Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлар фаҗигале һәлак булган табиб Рәсүл Буранов турында: «Яшь булса да, зирәк иде»

28 май көнне Казандагы билгеле остеопат Рәсүл Бурановны пычак белән кадап үтерү турында хәбәр таралды. 27 яшьлек белгечкә хатынының абыйсы һөҗүм иткән – нәкъ йөрәгенә 2 тапкыр кадаган. Бу хәбәргә беркемнең дә ышанасы килмәде. Күп кенә артистлар аның янына дәваланырга йөри торган булган. Алар истәлекләр белән уртаклашты.

news_top_970_100
Артистлар фаҗигале һәлак булган табиб Рәсүл Буранов турында: «Яшь булса да, зирәк иде»
Рәсүл Бурановның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

27 яшьлек Рәсүл Бурановның мәетен Казанның Коммунарлар урамында табалар.

Бу хәбәр Рәсүл Бурановның социаль челтәрдәге аккаунтында чыккач, күпләр ышанмаган. Моның булуы мөмкин түгел, аның аккаунты мошенниклар кулына эләккәндер, дип фаразлаганнар. Кызганыч, бу хәбәр дөрес булып чыга. Үтерүче пычакны корбанының йөрәгенә үк кадаган.

Остеопатны хатынының абыйсы – 35 яшьлек Тимур Әхмәтҗанов үтергән. Аны кулга алганнар, гаепләнүче үз гаебен таныган. Туганын пычак белән чәнчегәннән соң, ул аның машинасында ук китеп тә барган. Ул Рәсүлне хатынына карата кырыс булуда, аны гаиләсеннән читләштерүдә гаепли.

Табибның үлеме турындагы пост астында бик күп кеше бу хәбәргә ышана алмавын яза. «Миңа ярдәм иткән иде», «минем балама ярдәм итте», «барырга өлгермәдек» дип язалар. Ул авыр диагнозлы балаларны да кабул иткән. Буранов Кытай халык медицинасын кулланып эшләгән, утлы массажлар ясаган. Үзенең сәхифәсендә: «Сколиозны операциясез дәвалыйм», – дип язган. Эстрада артистлары да аның янында булган, күпләр кабат-кабат килгән. Табиб өендә кабул иткән, хатыны Ирада аның администраторы да булган. 

«Минем андый табибны бер дә күргәнем юк иде»

Җырчы Люция Мусина ул кешегә карата булган чиксез соклануы турында сөйләде. Табиб аларның гаилә дустына да әйләнгән булган. 

Искиткеч әйбәт кеше иде. Күңеле, җаны белән кешеләргә ачык булды. Нинди генә кешеләрне дәваламады! Ул үзендәге фотоларны безгә дә күрсәтте. Нинди генә кәкре-бөкре кешене дә төз итә белә иде.

Без аңа гаилә белән йөрдек. Инде дуслашып, туганлашып беткән идек. Кеше өчен үлеп китә торган кеше иде инде. Андый кешеләрнең китүе бик кызганыч. Ул әле кешеләргә күпме яхшылык эшләгән булыр иде. Бик авыр булды.

Минем андый табибны бер дә күргәнем юк иде. Мин арка, сөякләрне төзәтү буенча бик күп табибларга, остеопатларга йөрдем. Аның кебек дәвалаучыны беренче тапкыр күрәм. Аны тапкач, мин бик шатланган идем. Алданрак шатланып куйганмын икән. Әйтеп бетерерлек түгел, кызганыч.

Мин аның турында Төркиядә белеп кайттым. Анда массаж ясаучы кыз: «Казанда Рәсүл Буранов дигән бик яхшы табиб бар», – диде. Казанга кайткач, мин аны эзли башладым. Аның видеоларын күргәч, башта курыктым. Видеоларда сөякләрнең «шатыр-шотыр» килгәнен ишеткәч, «бармыйм, куркам» дидем. Алсу Фаракшина да аның янында булган, аннан сорадым. «Бар, бер куркынычы юк», – диде. Ул чыннан да җиңел эшли. Үзе кечкенә генә булса да, бик көчле иде. Барган саен сокландым. Аның яныннан чыгып китәсе килми иде. Ул һәр кешегә зур хөрмәт күрсәтә иде. Ул кадәр энергия булу өчен күңелең чиста, изге булу кирәк. Аның хатыны да бик ачык кеше, кешене зурлый, хөрмәт күрсәтә. Хатыны бик чибәр дә. 

Рәсүл күңелне күтәрә торган рәхәт кеше иде. Ул бик күп эшләгән. Ул үзе, ялгышмасам, 9-10 яшьтән үк эшли башлаган. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән талант булган инде. Кайбер кеше 100 ел эчендә дә ул кадәр эшли алмыйдыр. Шундый кыска гомерендә кешеләргә бик күп изгелек эшләгән, – дип сөйләде ул. 

Табиб Рөстәм Закировның туган көнендә аның балалары белән бергә җырлаган да булган. Аларга үзенең гаиләсе турында да сөйләгән. 

Беренче хатыныннан 3 баласы булуы турында сөйләгән иде. 3 малае белән фотоларын күрсәткән иде. Икенче хатынының баласын да үзенеке кебек кабул иткән. Ул фәлсәфә сөйли иде. Яшь булса да, бик белемле. Ул инде хыялы турында да сөйләгән иде. Картайган көнендә Төркиядә диңгез янындагы йортта яшәргә хыялланды. 12 июньдә туган көненә бөтен гаиләбезне чакырган иде. Мин аның үлеменә ышана алмадым. Бик кызганыч… – дип сөйләде Люция ханым.

«Яшь булуына карамастан, ул бик укымышлы, зирәк иде»

Пародияләр ясаучы Алсу Фаракшина аның янына 3 тапкыр барган булган. Башкаларга да киңәш итә торган булган.

Ул реклама ясарга чакырган иде. Беренче тапкыр баргач ошамаса, мин кабаттан бармас идем, ә мин шаккаттым. Аның янына барасы килеп тора. Ул кызыклы әйберләр сөйли. Мәсәлән, кан басымы күтәрелмәсен өчен бер ысул аңлаткан иде, бүген дә кулланып куйдым. «Безнең әби-бабайлар иртән торгач ач карынга шикәр комы белән чәй эчә торган булган, иртән ач карынга баллы чәй эчәргә кирәк», – диде.

Ул кешене тыңлый белә, эшен югары дәрәҗәдә башкара иде. Ул бик күңелле кеше булгач, кызык итеп видеолар да төшердек. Шат күңелле, тормышны ярата торган кеше иде. Ул балаларга бик ярдәм иткән. Миңа кадәр булган яки миннән соң керә торган клиентлары белән аралашкан булды, ераклардан килүчеләр дә бар иде. Кемгә барыйм икән, дип шалтыратсалар, мин аны киңәш иттем. Яшь булуына карамастан, ул бик укымышы, зирәк иде.

Беренче килгәндә, ул мине капка төбенә чыгып каршы алды. Шунда берничә эт йөгереп йөри иде. Ул аларныкы да түгел. «Менә алар монда килә, без ашатабыз, ишегалдына да керәләр», – дип әйтә иде. Хайван яраткан кеше кешелекле була инде. Ул аларны куып та җибәрмәде.

Күп кеше барырга өлгермәде, минем туганнар да барырга теләгән иде. Бик кызганыч. Бик яшь шул. Аның фикер йөртүеннән чыгып, үзенә 35 яшьләрдер дип уйлаган идем, ул бик яшь булган икән, – дип сөйләде Алсу Фаракшина.

«Үз үлеме белән китмәгәч, тагын да үкенечлерәк»

Җырчы, алып баручы Эльвира Фазлыева да аның янында булган. 

Ул бик ачык күңелле, изге кеше булып истә калды. Үз эшен бик әйбәт башкара иде. Кызым белән бәйле тарихны белгәч, ул миңа ярдәм итәргә тырышты. Психологик киңәшләр бирде. Барысын да тыныч кына аңлата иде. «Үткәннәр белән яшәргә кирәкми, вак-төяккә дә шатланып яшәргә кирәк», –  дип сөйли иде. Әле аның янына барырга җыенып йөри идем. 1 ай элек бардым, файдасын да күрдем. Ул бервакытта да игътибарсыз калдырмый, һәрвакыт барлык сорауларга җавап бирде. Физик көч белән дә, сүзләр белән дә дәвалый белә иде. Кешенең күңеленә керә белде. Күңел аша авыруларның тамырын белергә тырыша иде. Эшен күңелен биреп башкара иде. 

Бик шат күңелле кеше булгач, аның ниндидер проблемалары булырга мөмкин түгел кебек иде. «Тормыш бер генә бирелә, шатланырга кирәк», – ди иде, – дип сөйләде Эльвира Фазлыева.

Җырчы Зәринә Хәсәншина табибта 2 тапкыр булган. Аны аралашучан, ачык йөзле кеше итеп истә калдырган. 

 Бөтенесе белән аралаша торган бик ачык кеше иде. Аның белән дә дусларча рәхәтләнеп аралаштык. Мин 3нче сеанска да барырга тиеш идем, сузып йөрдем, ә хәзер...

Ул сөйләшергә бик ярата иде. Иҗат турында гел сорашты. Татар эстрадасын да яратып тыңлавын аңладым.

Аның янына 2 тапкыр барып та файдасын күрдем. Иңбашым сызлый иде, ул узды. Бөтен җирне «шакы-шокы» китергән иде. 

Ул башка артистлар, блогерлар белән дә эшли иде. Аның юмарт булуы да күренеп тора. Ул бит бик күп балаларга ярдәм иткән. Алар өчен бик зур югалту. Үз үлеме белән китмәгәч, тагын да үкенечлерәк, – диде ул.

 «Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире, язучы Гөлинә Шәйхи дә аның янына тагын бер тапкыр барырга җыенган булган. 

Ул фаҗига буласы көнне кич эштән кайтырга чыккач: «Аркам да авыртып тора, Рәсүлгә барырга кирәк әле», – дип уйладым. Шуны уйлап кына куйдым, бер машинада Рәсүлгә охшаган кешене күрдем. Күземә күренгән, дип уйладым. Кайтып җиткәч, социаль челтәрдә үлеме турында хәбәр чыкты, Зәринә дә язды. Мин шок хәлендә идем. Аның янына 2 ай элек барган идем. 

Ул бик сөйләшергә ярата торган, шук, шаян кеше, тик аның күзләрендә, карашында нидер бар кебек иде. Мин аны аңлата алмыйм. Менә, мәсәлән, кызларга карагач, беркатлы булуы күренеп тора, ә анда әрсезлек тә, кызу канлылылык та бар. Ул сөйләгәндә авызны ачып карап кына утырасың. Бик кызганыч, – дип сөйләде ул. 

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә була, дип язылган аның аккаунтында. Аны туган ягында – Кыргызстанда җирләргә телиләр.

Рәсүл Бурановның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100