«Телевидениегә нигез салучыларның берсе – Флера Бикмурзинаның вафатын белми дә калдык»
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Тататарстанның халык артисткасы, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе режиссеры Бикмурзина Флюра (Флура) Габдрахман кызы вафат. Бу хакта мәгълүматны «Интертат»ка аның улы – «ТНВ» журналисты Тимур Бикмурзин раслады.
Журналист, «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов аны «татар телевидениесенә нигез салучыларның берсе» дип атады.
«Мин аның белән озак еллар эшләдем. Юллар «ТНВ» барлыкка килгәч кенә аерылды, ул ГТРК «Татарстан»да калды. Аның белән татарча информацион-сәяси «Атна» тапшыруын эшләү истә калды. Үзәк каналлардагы тапшыруларны өйрәнеп, татарча атналык аналитик тапшыру эшләдек.
Режиссер Флера Бикмурзина эшлекле шәхес иде. Мин аны бик хөрмәт иттем. Күп сөйләшми, гайбәт таратмый, хезмәттәшләре белән конфликтка керми, игелекле шәхес. Мөлаем, коммуникабель.
Аннары телевидениегә аның улы Тимур Бикмурзин килде. Аларның гаиләләре зыялы иде. Ул 1961 елда Камал театрыннан телевидениегә килгән. Ул анда йолдыз була алыр иде, ул шуннан телевидениегә килгән. Флера Бикмурзина – телевидениегә нигез салучыларның берсе.
Җәй аның ире үлгән икән. Хәзер үзе дә китеп барган. Кызганыч, беркем белми калды... Үзенең үтенече булгандырмы бу, игътибарсызлыкмы – беркем белмәде. Минем өчен бик зур «удар» булды», – диде Илфат Фәйзрахманов.
«Флера искиткеч кеше иде, күңеле ачык, аралаша белә, үткен фикер йөртә, һәрнәрсәгә заманча карашлы, мәгърифәтле. Вакыт җиле аңа кагылмый да төсле тоела иде: кыяфәтендә дә, үз-үзен тотышында да. Әле ул озак яшәр кебек иде. Карьерасын театрда эшләмәсә дә, остазлары Хөсәен Уразиков, Празат Исәнбәт аңа зур өметләр баглаган. Ул академия театрының «Король Лир» спектаклендә Корделия ролен башкарган, аны театрга эшкә чакырганнар, ә ул яңа барлыкка килгэн татар телевидениесенең башлангычлары сафына килгән. Бик матур тормыш корып, соклангыч уллар үстергән. Андый кешене югалту бик кызганыч, урыны җәннәттә булсын», – дип яза аның турында Эльмира Хамматова.
Флера Бикмурзина инсульт сәбәпле вафат булган. Илдар һәм Флера Бикмурзиннарның ике уллары – Ленар һәм Тимур бар.
«Әни минем өчен иң мөһим кеше – ул әни дә, профессиональ яктан укытучым да булды. Телевидениегә мине ул алып килде. Мин бәләкәй чакта ук аның янына телевидениегә йөри башлаган идем, ә инде үскәч, без бергә эшләдек. Мин ирешкән казанышлар – барысы да аның тырышлыгы. Бу – минем өчен көтелмәгән югалту булды. Аны дөрестән дә «татар телевидениесенә нигез салучыларның берсе» дип әйтеп була. Бу – йөз процент шулай», – диде Тимур Бикмурзин.
Тимур Бикмурзин 8 мартта әнисе хакында видеопрезентация әзерләгән булган.
Флера Бикмурзина Казанда, Самосырово янындагы мөселман зиратында җирләнгән.
Бикмурзина Флюра (Флура) Габдрахман (Гаптрахман) кызы 1939 елның 1 июлендә Әлки районы Иске Салман авылында туган.
Казан Зур драма театры каршындагы студияне (1961), Казан педагогия институтын (1968), Бөтенроссия телевидение һәм радиотапшырулар хезмәткәрләре институтын (Мәскәү, 1982) тәмамлый.
Актёрлык эшчәнлеген 1959 елда Татар академия театрында башлап җибәрә. Төп рольләре: Фирүзә («Умырзаялар», Ю.Әминов), Назирә («Киек каз юлы», А.Гыйләҗев).
1961 елдан Казан телестудиясендә режиссёр ярдәмчесе, 1974 елдан телевидение режиссёры, 1998 елдан мәгълүмат һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш режиссёры.
Бер үк вакытта 1964–1965 елларда телевидениедә татар телендә балалар өчен «Бергәләп җырлыйк» дигән музыкаль тапшырулар алып бара.
Казан телестудиясендә куелган спектакльләрдә баш рольләрне башкара: «Король Лир» телефильмында Корделия (У.Шекспир, режиссер В.Мурзин, 1964); «Сандугач сары булмый» телеспектаклендә Ана (Р.Батулла, режиссер Ә.Зарипов, 1989).
1980–1990 елларда Үзәк телевидение өчен ТАССРның иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни тормышын чагылдырган еллык йомгаклау тапшыруларын әзерли.
«Кеше һәм закон», «Сезнең позициягез», «Пропагандист һәм заман» һ.б. тапшырулар циклларын, шулай ук күренекле сәясәт һәм культура эшлеклеләре турындагы «Ихлас» видеофильмнар циклын гамәлгә ашыручы режиссёр.