Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миңа ярдәм итмәгез инде. Калдырыгыз» – Татар активисты Азамат Бердиев һәлак булды

Әстерхан егете Азамат Бердиев махсус хәрби операциядә һәлак булган. Ике метр буйлы, көр тавышлы хәрби егетне туган ягында, үзенең васыяте буенча, бабасы янында җирләгәннәр. Бердиевлар гаиләсендә ике бала һәм аларның икесе дә Азамат исемле. Бәләкәй Азаматны гаилә уллыкка алган. Бу да зур Азаматның теләге булган.

news_top_970_100
«Миңа ярдәм итмәгез инде. Калдырыгыз» – Татар активисты Азамат Бердиев һәлак булды

Аның турында сөйләгәндә, «Азамат» һәм «балалар» сүзләре һәрвакыт бергә яңгырады. Озын буйлы, көр тавышлы хәрби егет шундый бала күңелле булган. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре арасында да аны белмәгән кеше юктыр, чөнки ул үзе дә активист егет иде.

Тумышы белән Азамат Әстерхан өлкәсе Ярлы Түбә авылыннан. Июнь аенда 27 яшен тутырган егетне 7 августта туган авылында җирләгәннәр. Азаматның әтисе – шул җирлекнең башлыгы. Фаил абый Бердиев авырлык белән генә, әкрен генә улы турында сөйләде. Өзек-өзек сүзләр тыныч кына яңгырады.

«Баламны даладан табып алып кайттым»

Кечкенәдән шат күңелле, ихлас булды. Балаларны яратты, балалар да аңа тартылды. Спортта һәрвакыт актив иде. Безне – әти-әнисен, әби-бабасын яратты. Улым олыларны һәрвакыт хөрмәт итте. Бала вакытында ук уенчык солдатлар белән уйный иде. Мин аны патриот итеп үстердем. Мәктәптә укыган вакытта ук дуслары күп булды. Яхшы укыды. Ул барысына үзе иреште. «Бервакытта да минем өчен башкалардан сорама. Үзең мине патриот итеп тәрбияләдең», – дия иде.

Махсус хәрби операция зонасында булганда, мин аның белән аралашып тордым: «Улым, йөрәгемә авыр. Бәлки, кайтырсың», – дидем. «Мин хезмәттәшләрне ничек калдырыйм? Күзләренә ничек карыйм? Алар миңа ышана», – диде.

Улым яралангач, дуслары аның янына килгән. «Егетләр, миңа ярдәм итмәгез инде. Калдырыгыз. Башкаларга булышыгыз. Әтигә әйтегез, бабай янына җирләсен», – дип калдырган. Үзе әйткәнчә, бабасы янына җирләдек. Ракета һөҗүменә эләккәннәр. Дусларын коткарырга, ярдәм итәргә ашкынган. Үзе дә каты яраланган. Миңа элеккеге командиры шалтыратты. «Гафу итегез, балагызны саклый алмадык», – диде. Мин балам артыннан Запорожьега бардым. Баламны даладан табып алып кайттым, – диде ул.

«Җан авыртуы һәм бушлыкның нәрсә икәнен беренче тапкыр аңладым»

Ростовка кадәр Азаматның әнисе Татьяна апа да барган.

Мин ышанмадым. Яраланган дип уйладым. «Балам яраланган гына, ул исән», – дидем. Барып күргәч кенә ышандым. Карарга авыр иде. Гәүдәсе дүрт көн кояш астында да яткан, тиз генә алып чыга алмаганнар. Мин баламны бик яратам. Мин бу авырлыкны тыныч кабул итәргә тырышам, улым өчен.... Кичә янына бардым. Еламаска сүз бирдем. Беләсезме, 48 ел эчендә җан авыртуы һәм бушлыкның нәрсә икәнен беренче тапкыр аңладым.

Мин зиратка барырга курка идем. Кичә улым янына бардым. Беренче тапкыр күңелдә тыныч иде. Минем табигатьнең төрле халәтен күргәнем бар, тик мин анда беренче тапкыр бер күренешне күрдем. Еракта яңгыр ява, ә монда болыт артыннан кояш чыгып тора. Аның нурлары бөтен күккә чәчрәп тарала. Улымның каберенә туп-туры кояш нурлары төшә. Азамат мине шулай каршы алды. Ул белә бит, миңа куркыныч булмасын, дигәндер, – дип сөйләде әни кеше.

Бердиевлар гаиләсендә 2 бала һәм аларның икесе дә Азамат исемле. Бәләкәй Азаматны гаилә уллыкка алган. Бу да зур Азаматның теләге булган. Өйдә «Азамат» һәм «Азаматик» булган.

Азамат берничә тапкыр хастаханәдә ятты. Анда һәрвакыт балалар йортыннан килгән балалар була иде. Ул аларның һәрберсен алып кайтырга тели иде. Дүртенче тапкыр операция ясаганнан соң: «Әни-и-и, монда бер малай бар. Исеме дә минеке кебек», – ди. «Азаматмы?» – дим. «Ну мин бит Азамат. Әни, кил», – диде. Мин хастаханәгә бардым. 13 яшьлек озын улым, 2,5 яшьлек бәләкәй баланы тотып чыкты. Мин шаккаттым: ул бала безгә охшаган. Балам бәләкәй Азаматны юындырган, өс киемнәрен алмаштырган. Көндезге йокы вакытында бәләкәй бала йокларга Азамат янына килә башлаган. Андагы халык ишек тәрәзәсеннән ике Азаматның бергә йоклаганын карап тора икән. Шулай итеп, без икенче Азаматны да алып кайттык.

Ул балалар һәм хайваннарны нык яратты. Кибеткә барган җиреннән, ипи алырга да онытып, 9 көчекне ияртеп кайткан иде. Ул тегендә булганда да эт, песи фотоларын җибәреп ятты. Су баскан вакытларда песи, этләрне коткарган. Алар белән бергә йоклаган, – дип сөйләде Татьяна Бердиева.

Әни кеше үзен нык тотарга тырышты. Татьяна апа үзенең «десантник әнисе» исемен йөртүен яхшы аңлый. Ул Азаматның балалар бакчасында, мәктәптә укыганда иң тырыш, актив һәм тәрбияче-укытучылар яраткан бала булуын сөйләде. Кечкенәдән туганнары алдында чыгышлар ясаган. Ул вакытта ук әти-әнисе балада оратор, җитәкче сыйфатлары булуын аңлый.

Суворов училищесында укыганда, Азамат чирләде. Дәваланыр өчен режим тоту кирәк иде. Үзегез аңлыйсыз, анда режимны саклап булмый. Баламны алып китәргә булган идек. Командиры әтисен һәм мине чакырып алды: «Мин бөтен шартларыгызны кабул итәргә әзер, тик мондый курсантны алып китмәгез», – диде. Безнең өчен баламның сәламәтлеге мөһим иде, шуңа алып киттек. Беләсезме, бөтен җирдә шулай иде. Азамат бөтен җирдә иң яхшысы булды. Мәктәптә ата-аналар җыелышында гел аны мактаганга миңа кыен да булып куя иде. Балам махсус хәрби операциядә дә үзен шулай күрсәткән. Мин аны белеп тордым, гаҗәпләнерлек урын юк иде. Мин улым белән горурланам. Азаматик абыйсын югалтуны бик авыр кичерде, елый. Мин аның янында еламыйм, тынычландырырга тырышам, – дип сөйләде ул.

Былтыр яз көне Азамат яраланып кайткан булган. Уразаның беренче көнендә яңадан киткән. Туган ягына исән-сау әйләнеп кайту язмаган. Бүген аның өчен уздырганнар. Азаматның әти-әнисенә никах укыган, Азаматка исем кушкан мулла егетне соңгы юлга да озаткан.

«Буе озын, тавышы калын – чын хәрби, ә күңелендә – бала»

Азамат «Идел» яшьләр үзәгенең бик күп проектларында катнашкан. Үзенең булачак тормыш иптәше белән дә Татар яшьләре көнендә танышкан. Төмән кызы Лилия белән былтыр гына никахлашканнар. Үзәкнең элеккеге җитәкчесе (хәзер «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры) Ләйсән апа Сафина да Азамат турында күз яшьләре аша сөйләде.

Мин «Идел»дә эшләгәндә, Азамат балалар сменаларына әйдаман булып килә иде. Әстерхан балалары бик шук, тиктормас, күп энергия сорый торган отряд була. Азамат алар белән килсә, бернинди проблема булмаячагын белә идек. Балалар аны бик яратты. Ул Татар яшьләре көннәрендә бик актив булды. Шулай милли тормышка чумды.

Мин хәтерлим: ул лагерьга планетарий алып килде. Балаларга күрсәтергә дип, бушка Әстерханнан зур сумка күтәреп килде. Ул шундый бала җанлы иде, аңлыйсыңмы. Буе озын, тавышы калын – чын хәрби, ә күңелендә – бала. Ул Казанга килгән саен хәл белергә кереп чыга иде. Былтыр җәй көне без аның белән күрештек. Аның белән бөтен әйбер турында сөйләшеп була иде, бик ачык кеше булды. Аның һәрвакыт үз фикере булды, тик бервакытта да үз позициясен тавыш күтәреп дәлилләмәде. Сүз белән, тыныч кына җиткерә белде. Ул бик күп укыды, спорт белән шөгыльләнде, кадакка баса иде, былтыр мине дә чакырды, барып җитә алмадым. Ул устав, намусның нәрсә икәнен белә торган чын хәрби, патриот иде, – дип искә алды Ләйсән апа.

Лилия белән бер-берсенә шундый туры килгәннәр. Әле генә бергә яши башлаганнар, барысы да яхшы булырга тиеш кебек иде… Азамат Лилия турында һәрвакыт бик матур, җылы итеп сөйли иде. Бик кызганыч. Ишекне ачып кереп: «Сәлам, апа!» – дияр кебек, – дип сөйләде ул.

«Чын егет кеше иде»

Кичә соңгы юлга озату мәрасименә Сарытаудан Реналь Иксанов та барган. Ул да активист егет.

Азамат бөтен кеше белән уртак тел таба белде. Бер ай, ярты ел, бер ел аралашмыйча торганнан соң да, кичә генә аралашкан кебек сөйләшеп була иде. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде, телефон аша да киңәшләрен бирде. Ул Сарытауга миңа кунакка килгән иде. Ашыгыч эшләр килеп чыгып, миңа Ульяновск өлкәсенә барырга кирәк булды, бер сүзсез шунда минем белән барды. Ул шундый дус иде.

Әле ышанып бетеп булмый. Беркем дә ышана алмый. Аны озатырга килүчеләр бик күп иде, меңнән артык кеше булгандыр. Аның янында һәрвакыт кеше күп иде, хәзер дә үз тирәсенә күпме кешене җыйды, – диде ул.

Күп еллар «Идел» яшьләр үзәгендә эшләүче Динар Шәймарданов та Азамат турында «балаларны яратты» диде.

Ул 2018 елларда идел Яшь татар лидеры мәктәбенә килде. Беренче көннән үк дуслашып киттек. Бик ачык егет иде, һәрвакыт битендә елмаю булды. Яхшы оештыручы иде, үз артыннан кешене ияртә белде. Кирәк вакытта чараларны да алып барды, кирәк вакытта бии дә иде. Сменаларда бервакытта да балаларга тавыш күтәргәнен ишеткәнем булмады. Тыныч кына аңлата белә иде. Шундый искиткеч, рәхәт, җылы кеше булды. Аның белән аралашу рәхәтлек бирә иде.

Бервакытта да конфликтка кермәде. Азамат үз фикерен әйтә, кеше фикерен тыңлый белә иде. Сүзен һәрвакыт үлчәп сөйләде. Әйткән сүзен үти торган чын егет кеше иде. Махсус хәрби операция зонасында булганда да аралашып, хәлләрне белешеп торды. Анда булуына карамастан, чаралар белән кызыксына иде, – дип сөйләде ул.

Азаматның баласы калган. Ул баласы һәм энесе өчен җанын бирергә әзер әти һәм абый булган. Азамат Бердиевның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100