Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Флера Сөләйманованы соңгы юлга озату: Халыкның күңел тәсбихеннән асыл төймә өзелеп төште

Бөек шәхесләрне җирләгәндә, эпоха китә, дип кабатларга яратабыз. Китте бугай... Флера апа Сөләйманова соңгысы булгандыр кебек. Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы соңгы юлга озату мәрасименнән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Флера Сөләйманованы соңгы юлга озату: Халыкның күңел тәсбихеннән асыл төймә өзелеп төште
Абдул Фархан

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы соңгы юлга озату мәрасиме җырчының үзе кебек затлы, пафоссыз һәм халык мәхәббәте белән сугарылган иде. Халык шулкадәр күп иде – Флера апаны соңгы юлга озатырга килүчеләр белән Мәрҗани мәчете ишегалды тулды.

Гаҗәеп тыйнак, кешелекле Флера апа үзе киткәндә җитәкчелекне, җәмәгатьчелекне сүгәргә яратучыларга сәбәп тә калдырмыйча китте кебек. Нигә Филармониядән озатылмый, диючеләр булган бугай булса кирәк – андыйларга Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җавап бирде: мәчеттән дөресрәк, диде. Мәрҗани мәчете – шәһәребезнең йөзек кашы, Флера апа халкыбызның йөзек кашы булган кебек. Тегесен алмый китте, монысын бирмәделәр, диясе килүчеләр булса, җырчылар өчен гамәлгә куелган иң затлы премия – Илһам Шакиров премиясе быел Флера Сөләймановага бирелде. Әйе, соң. Флера Сөләймановага хәтта Татарстанның халык артисты исеме дә соң – исеме легендага әверелгәч кенә бирелгән. Анысын да Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин даулап алган. Нигә шулай – бу сорау «китеп барган эпоха» җитәкчеләренә.

Флера Сөләйманова вафатына некролог та Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев имзасы белән чыкты.

Флера апаны озату вакыты җәмәгатьчелек җомга намазын укып чыккан вакытка туры китереп билгеләнгән иде. Филармония залында озатылса, әлбәттә, җыры яңгырап, фотосы елмаеп торыр иде. Бүген ул җырлар һәр кешенең күңелендә яңгырап торгандыр.

Соңгы юлга озату мәрәсимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. «Флера апа татар сәхнәсендә казах теленнән тәрҗемә ителгән «Әниемә» җыры белән килеп керде. Аналарга булган мәдхия халык күңеленә кереп 50 елдан артык яшәп килә. Флера Сөләйманова дигәндә, әлбәттә, күңелдә шушы җыр яңгырый», – дип, чыгышын җырчының «визит карточкасы» булган җыр белән башлады ул. Минем янәшәдәге ханымнар җырчыны бер җырга гына бәйләп куюга ризасызлык белдереп алды.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Флера апабыз – калын китап язарлык бай тормыш юлы узган шәхесебез. Ятимлек ачысын күреп үскән, сәхнәгә беренче адымнарын Казанда да түгел, Казахстанда ясаган. Актүбәдә танылып, Казахстан филармониясендә эшләп, аннан Ульяновскига кайтып, шуннан соң гына монда кайтып, филармониядә эшләп киткән асыл затыбыз. Җәмәгать, һәрберебезнең вакытлары санаулы һәм кадерле. Вакытыгызны шушы чарага багышлап, хөрмәт белән монда килгәнсез. Туйга 2 тапкыр чакыргач бар, үлек өстенә чакырмыйча кил, дигән. Монда килгән минутларыгыз, минемчә, гомер исәбенә дә кермичә, үзегезгә бүләк булыр.

Флера апаның балаларына рәхмәт әйтәсе килә – карап, тәрбияләп, шушы көнгә җиткерделәр. Флера апаның язмышын яхшы беләбез – яхшылык җирдә ятмый, яхшылык белән кайта. Авыр туфракларың җиңел булсын, Флера апа, керер җәннәт ишекләрең киң булсын».

Казахстанның Казандагы генераль консулы Ирлан Исхаков: «Мин монда очраклы кеше түгел. Бу хәбәрне ишеткәч, килергә тиешмен, дип уйладым. Флера апа Казахстан белән Татарстан арасында илче булган. Флера апа татар халкына казах халкы белән бәйле булган иҗат җимешен җиткерә алган».

«Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов: «Флера апа белән бәхилләшергә вакыт тапканыгыз, җыелып килгәнегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт! Флера апа филармониядә булса да, безнең өчен ул радионыкы булды һәм шулай калачак та. Шундый гыйбрәтле тормыш юлы узган якты күңелле кеше генә әни турындагы җырны бәгырьгә үтәрлек итеп башкара аладыр. Без Флера апаның якты истәлеген аңа тап төшермичә сакларбыз. Бүген дә безнең эфирда аның җырларыннан төзелгән концерт яңгыраячак. Алга таба да безнең бай фондыбыздагы җырлары халыкка җиткерелеп барачак. Без тулы бер чорны озатабыз – ни кызганыч. Тормыш кануннары аяусыз – бөекләребез бакыйлыкка күчә тора.

Быел Флера апабыз Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты булды. Аллага шөкер, Кадим Назирович, сез аңа ул бүләкне илтеп бирә алдыгыз. Урының җәннәттә булсын, Флера апа!»

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова: «Бу – безнең өчен зур югалту. Мин Флера апа белән оччрашуны хәтерлим. Без, бер төркем булып Мәскәүдә укыган, үзебезне күрсәтәбез, дип килгән кешеләр, Флера апаны ишеткәч, әле аның дәрәҗәсенә барып җитәргә ерак икәнен аңладык. Бу чыннан да шулай. Флера апаның эченнән моң агыла иде, ул башкарган аһәңнәр башка кешедә башкача яңгырый. Аның тавышы беркайчан да бетмәде. Без зур югалту кичердек. Урыны оҗмахта булсын!»

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров: «Җәмәгать, дүртлекнең соңгысы китеп барды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов һәм Флера Сөләйманова, дип белә идек, аларны тыңлап үстек. Сәхнәгә килеп кергәч тә шушы дүртәүнең абруен аңлап алдык.

Флера апа белән соңгы елларда да гел аралашып тордык, бергә эшләдек. Без аның белән бер бригада булып матур гына эшләдек тә. Сәхнәләргә чыкканда миңа 4-5 җыр җитә, дисә дә, халык сорагач алтыны, җидене, сигезне җырлап керә. И үзе сөенә иде. Бер дә араларыбыз өзелмәде. Кичә иртәнге 7дә улы Булат: «Әниебез китеп барды бит», – дип хәбәр итте. Балалары аны: «Ул – безнең әниебез», – дип яшәделәр.

Татар сәнгатендә Флера апа кадәр мәгълүматлы кеше бармы икән?! Бөтен җырның авторын да, сүзләрен дә шундук әйтеп бирә иде. Ул татар сәнгатенең һәр әсәренә, һәр адымына битараф булмаган кеше иде. Флера апаны гел телевизордан күрсәтеп торалар, Аллага шөкер, гел шулай күренеп торыр, дип уйлыйм. Оҗмах ачкычлары насыйп итсен аңа».

Сәхнә ветераннарының «Илһамият» иҗат төркеме җитәкчесе Хәйдәр Сафин: «Без 2014 елдан башлап 70тән артык концерт оештырдык. Флера апа, олы яшьтә булуга карамастан, бик теләп бара иде, чөнки үзен халык көткәнен белә иде. Аның – халык белән, халыкның аның белән очрашасы килә иде. Ижау каласында Флера апа легендар «Әниемә» җырын җырлагач, бер ир кеше алдында тезләнеп чәчәк тапшырды. Икенче бер концертта 1100 кешелек зал шул җырдан соң торып басып, 10 минут алкышлады. Флера апа, безгә рәнҗеп китмә, без сине күңелебездә мәңге сакларбыз».

Флера Сөләйманованың җәсәде янында җәмәгатьчелек белән соңгы намазны Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов укыды.

Флера Сөләйманованың җәсәден Курган зиратына алып киттеләр. Ул биредә күренекле сәнгатькәрләр җирләнгән аллеяда җирләнде.

Озату мәрасимендә яңгырамаган, әмма әдәбият һәм сәнгать әһелләренең күңелендә калган сүзләр минем диктофонга язылды.

Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров: «Без башлап килгән артистлар чагында Флера апа кебек шәхесләр белән сәхнә артында сөйләшеп утырсаң гына да – җырчы кеше өчен үзе бер вакыйга бит инде. Татар җыр сәнгатенә ни дәрәҗәдә тугры булып хезмәт итеп була – ул безгә шуны күрсәтте. Чиста күңел белән, сәхнә артында ыгы-зыгысыз, татар хатыннарына хас булган тыйнаклык белән сәхнәдә үз эшен башкарып, йөрәк җылысын милләтенә бүләк итеп яшәде. Шуның белән ул безнең кебек яшьләргә зур үрнәк».

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов: «Флера апа белән сәхнәдә беренче тапкыр янәшә басып торуга 20 елдан да артыграк вакыт узган. Аның Тинчурин театрында булган 60 яшьлек юбилеенда данлыклы «Арча егетләре» ансамбле катнашты. Мин алар составына ялгыш кына эләгеп (андагы егет аягын сындыргач, минем белән алыштырдылар) шунда Флера апа белән бер сәхнәдә басып торган иде. Флера апаның ире Габделхак абый да безнең Арчаныкы булып чыккан иде – шул хәтердә. Соңрак, Казанда филармониядә эшли башлагач, Флера апа белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганда, аның шулкадәр итагатьле, аз сүзле, изге җанлы кеше булуын күрдем. Аны озату җомгага да туры килүе очраклы түгелдер, дим».

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина: «Җырчылар арасында Флера апа моңлы җырчы гына түгел... моңлы җырчылар күп безнең... моңы һәм җыр сүзләре белән ул халыкны агартучы булды. Просветитель! Ул үзеннән соң килгән безнең буынга да үрнәк булды. Шөкер, язмалары радиода да, телевидениедә дә бар, аны сәхнәдә күрмәгән яшь җырчылар шуларны тыңлап үрнәк алсыннар иде. Ничек булырга кирәген күрсеннәр! Ул тыйнаклыгы, сабырлыгы белән безгә үрнәк булды. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да үз-үзен тотышы белән, яшәеше белән зур үрнәк булып калды. Ул «Әниемә» җыры белән бөтен төрки дөньяны тоташтырды. Бу җырны бөтен төркиләр җырлый. Ул аны берләштерүче мирас итеп калдырды. Рухлары шат булсын, караңгы гүрләре якты булсын!»

Тукай премиясе лауреаты, язучы Камил Кәримов: «Җыр бит ул – халык байлыгы. Бер үк җырны берничә кеше җырларга мөмкин. Флера Сөләйманова җырлаган җырны теләсә кем җырлый алмый. Хәзер җырчы җырлый башласа, «Кем соң әле бу?» дисең, белеп булмый, ә Флера апа «Һай» дип җибәрүгә таныйсың. Безнең авыл урамының багана башында репродуктор бар иде. Шунда Флера апа җырлый башласа, кая барганыңны онытып, тыңлап бетерә идек. Аны һәр авыл үз җырчысы диячәк. Ул – чын мәгънәсендә халык җырчысы!»

Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин: «Бик күп концертларда булдык – филармониянең «Илһамият» төркемендә дә бергә йөрдек. Флера апа кебек матур ханымны әле очратканым булмады. Аның үз характеры иде. Бервакытта да кычкырып йөрмәде, кеше сөйләмәде, кешенең яхшы ягын гына күрә иде. Андагы моңның бездә күренгәне юк. Күңелдә бик матур булып калды».

Шагыйрь Рәмис Аймәт: «Халыкның күңел тәсбихеннән бер асыл затлы төймәсе өзелеп төште... Бу – безнең Флера апабыз. Габдулла Тукай шигърияттә ничек халыкчан булса, Салих Сәйдәшев музыкада ничек халыкчан булса, Флера апа, нәкъ шулар кебек, җыр сәнгатендә халыкчан җырчы иде. Ул халык арасыннан сөзелеп чыккан җырчы иде. Бер караганда киң диапазонлы тавышы да юк кебек иде, ләкин халык йөрәген яулар өчен киң диапазонлы көчле тавыш та кирәкми икән, иң мөһиме – йөрәктән чыккан булуда, йөрәк аша үткәреп халыкка җиткерә белүдә икән хикмәт.

Халыкчанлык дигәннән, Габдулла Тукай: «Халык җырлары ул иреннәр яфрак калынлыгында гына ачылып җырланырга тиеш», – дип яза. Флера Сөләйманова Габдулла Тукайларның әманәтен алар теләгәнчә башкарды».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100