Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия Герое, татар егете Алмаз Сафин турында: «Ул бүтәнчә булдыра да алмас иде»

Бүген тагын бер татар егете Россия Герое исеменә лаек булуы турында хәбәр ишеттек. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстаннан старшина Алмаз Сафинга, үлгәннән соң, Россия Герое исемен бирү турындагы карарга имза куйган.

news_top_970_100
Россия Герое, татар егете Алмаз Сафин турында: «Ул бүтәнчә булдыра да алмас иде»
Башкортстанның рәсми порталыннан

Башкортстанның Әлшәй районы Раевский авылында туып-үскән 37 яшьлек Алмаз Сафин 14 гыйнварда махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Старшина Сафин җитәкчелегендәге взвод батальон составында төп һөҗүм участогында оборонаны тоткан.

Бик каты бәрелеш вакытында дошман, үтеп керә алмагач, безнең позицияләргә минометлардан ата башлый. Сафин каты яралана, әмма барыбер команда бирүне дәвам итә. Ул шәхсән үзе Украина Кораллы көчләренең 5 хәрбиен юк иткән. Моннан тыш, 2 бронемашина, танк һәм Украинаның якынча 50ләп хәрбие юк ителгән, дип язды «Татар-информ».

Алмаз Сафин – тәҗрибәле хәрби. Контракт белән хезмәт иткән. Сириядәге хәрби вакыйгаларда да катнашкан. Хатыны, 3 баласы белән Новосибирскида яшәгәннәр.

«Җирләү Раевский район үзәгендә булачак»

Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин әйтүенчә, Әлшәй районыннан чыккан, Украинада һәлак булган егетләрнең менә инде бишенчесен җирләргә әзерләнәләр.

– Бик авыр хәлләр. Әлбәттә, ничек кенә кыен булмасын, ул егет белән горурланабыз. Әтисе мәрхүм, әнисе исән. Әнисенең бертуган сеңлесе Зилә Чупова хакимияттә район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.

Җирләү Раевский район үзәгендә булачак. Мәете әле Луганскида, Ростовка алып кайталар, аннан без барып алабыз. Соңгы юлга зурлап озатуның сценарие әзерләнә. Күп якташлар, артистлар – Әнвәр Нургалиев, Альфред Якшимбетов, Илдар Хәкимов кайтырга теләк белдерделәр. Аларга соңрак – датасы билгеле булгач хәбәр итәбез.

Татарстаннан, дигәч, сүз уңаеннан искә төште, әле җәй көне контракт буенча хезмәт иткән бер егетне алып кайтып җирләделәр. Чаллыда яшәгәннәр алар, әнисенең туган ягына алып кайтып күмделәр.

Гомумән алганда, геройлар саны буенча безнең Әлшәй районы Башкортстанда беренче урында. 9 СССР Герое, 1 Тулы Дан ордены кавалеры бар, бер Россия Герое бар иде, менә Алмаз – икенчесе, – дип сөйләде Дамир Мостафин.

Каһарманнарның хәрби батырлыгы турында мәгълүмат күп булса да, һәрвакыт аларның балачагы, шәхси тормышы турында да күбрәк беләсе килә. Зилә Чупова белән элемтәгә кереп, тирән кайгыларын уртаклаштык.

«Россия Герое исеменә аптырамыйбыз да»

– Россия Герое исеменә аптырамыйбыз да, шундый малай иде бит ул безнең. Холкы белән герой ул, үз илен шулкадәр яратып яшәде. Кичә, әле Указ чыкканчы, Герой исеме бирелүен ишеткәч тә, туганнардан беребез дә гаҗәпләнмәде: ул бит инде Алмаз, бүтәнчә була да алмый, дибез. Кичә үлеме турында хатынына хәбәр иткәннәр, ул безгә шалтыратты.

Әтисе иртә үлде Алмазның, әнисенә бер ярдәмче булып калган иде. Армиядән кайткач: «Бер атнага гына кайттым, армиядә калам, ул – минем тормыш», – диде. Шуның кадәр иленә тугры булса да булыр икән! Патриотлык хисләре балачактан аның. Алмаз 1985 елгы, минем кызым 1986 елгы. Апа-энекәш кебек үсте алар, Алмаз гел бездә булды. Балачагында спорт – җиңел һәм авыр атлетика белән шөгыльләнде, чаңгыда әйбәт йөрде, гер күтәрде. Беркайчан авырмады. Физик яктан бик чыныккан егет иде.

Алмазның олы абыйсы Динислам, апасы Динара, Алмаз – гаиләдә иң кечесе иде. Әнисенең бөтен өмете шул төпчегендә иде. Пенсиягә чыккач, кайтырга нияте бар иде Алмазның. «Күңел барыбер тарта», – дия иде.

Олы улына 15 яшь, аннары 10 һәм 6 яшьлек кызлары бар. Әнисе Новосибирскига кунакка барып йөрде. Үзе дә елына 1-2 тапкыр отпускыга кайта иде. Шул вакытта да бөтен туганнарын йөреп чыга иде, киң күңелле кеше булды. Безнең заманда сирәк хәзер андыйлар.

Былтыр августта балалары белән отпускыга кайткан иде. Әнисе каршында әйтмәде инде, ләкин безгә, көлеп кенә, «мин Украинага китәм», ди. «Анда нишләп йөрисең, балаларың бар, уйлама да», – дим. «Юк, Сириягә барып кайттым, үз илемне ничек якламаска», – ди. 3 баласы бар, бармыйча да кала ала иде. Юк, тәки барган. «Мин хәрби, бу – минем тормыш, һөнәр, барысы да әйбәт, саклаучы фәрештәм бар, әти мине күрә. Әти батыр булуымны теләде. Алайса монда сезне, кызларны, кем яклар? Мин анда барам, берегез дә белмәячәк», – диде.

Чынында да шулай булды. Без аның анда икәнен төгәл белмәдек, болай сизенә генә идек, әнисе дә белмәде. Безнең балалар белгән, ә безгә сөйләмәгәннәр.

Әнисе дә елый хәзер: «Ник яралы килеш анда яткан? Ник китмәгән ул урыннан, үлмәс иде», – дип өзгәләнә. «Ул эшен ахырга кадәр җиткермичә китми дә, бүтәнчә булдыра алмый, Алмаз бит инде ул, аны үзгәртеп куеп булмый бит», – дип юатабыз апаны.

Ике метрлы ир-ат бит ул. Шулхәтле аю кебек баһадир гәүдәле малайны да үтереп булгач инде… дип аптырыйм. Шулай да була икән...

Иртәгә балалары белән хатыны кайтачак. Алмазны монда җирләячәкбез. Хатыны да: «Ул үзе барырга теләде. «Берәр нәрсә була калса, Башкортстанда җирләгез», – дип, гел шаярып әйтә иде, ди. Хәрбиләрнең анкетасында да «Башкортстанда күмәргә» дип язылган. Бу атнада алып кайтырлар инде аны. Озакка сузылмас, дип өметләнәбез, – дип уртаклашты туганы турында истәлекләре белән Зилә ханым.

Район башлыгы Дамир Мостафин һәм Зилә ханым Алмаз Сафинның татар милләтеннән булуын әйттеләр.

«Бөтен гамәлләрен миллиметр, сантиметрына кадәр уйлый торган кеше иде ул»

Алмазның хәрбилек сыйфатларын уч төбендәге кебек күргән хезмәттәшләре аның турында сөйләп туя алмый.

Элекке хезмәттәше, дусты Әкбәр 2019-2020 елларда Новосибирскида бергә хезмәт иткәннәрен әйтте. Әкбәр, хезмәт срогы чыккач, туган ягына кайта, Алмаз, контракттагы хәрби буларак, хезмәтен дәвам итә. Новосибирскида гаилә кора. Әкбәр Алмаз белән соңгы тапкыр 2 ел элек күрешкән.

– Ул Раевкага отпускка кайтканда, очраша алмадык шул. Минем Уфада эштә чагыма туры килде. Хәрби операция зонасына сентябрьдә барып эләккән. Ул анда киткәч тә, элемтәдә тора алмадык.

Шактый якын кеше иде ул минем өчен, туганнан да кадерлерәк, якынрак кешеләр була бит, менә ул шундый иде. Иң яхшы кеше, дип әйтә алам. Физик һәм рухи яктан бик көчле, бөтен гамәлләрен миллиметр, сантиметрына кадәр уйлый торган кеше иде ул.

Армиядә чакта мине дә тәрбияләде, мин аңа шуның өчен бик рәхмәтлемен. Башкортстаннан армиягә киткән егетләргә булдыра алганча ярдәм итте, үзеннән тәрбия кертергә тырышты. Рәнҗетүгә юл куймый, гел яклый иде.

Кырыс кебек күренсә дә, хәрбиләргә хас булмаган йомшак күңеллелек тә бар иде аңарда. Мәрхәмәтле кайнар йөрәк, салкын акыл һәм чиста куллар – бу сүзләр аның турында. Дзержинский сүзләре аңа бик туры килә. Эшен ахырына кадәр җиткергән, яраланган килеш тә көрәшен дәвам иткән бит.

Мәхәббәт хакимлек иткән гаиләдә үсте ул. Әнисен, апасын беләм аның. Әнисе Гүзәл апа улын гел кайгыртты, тик Алмаз абый шундый нык кеше иде, мин гел, аның өчен кайгырасы да юктыр, дип ышанып яшәдем, – дип уртаклашты дусты.

«100 процент соңгы сулышына кадәр көрәшкән, яраланудан да курыкмаган»

Якташы Вадим Рамазанов Алмаз Сафин белән, шулай ук, бергә хезмәт иткән. Ул Геройны «бик абруйлы, тәҗрибәле кеше иде» дип бәяләде. «Новосибирск югары хәрби команда училищесында хезмәт итте, анда бөтен институт белә аны», – диде.

– Ул мине үз ротасындагы хезмәткә армиягә алды. Аның турында нинди җылы сүзләр әйтеп була – бөтенесен әйтәсе килә. Чын ир-ат, сүзендә тора торган кеше иде ул.

Россия Герое исемен дә тиктомалга гына бирмиләр. Мин инде аларның анда ниндирәк шартларда нәрсә булганын күз алдына китердем, ул 100 процент соңгы сулышына кадәр көрәшкән, яраланудан да курыкмаган. Ватанын ярата иде, Ватаны өчен көрәште. Холкы, рухы шундый иде аның, куелган бурычны бернигә карамастан үти торган кеше. Безне дә шундый булырга өйрәтте. Бу кеше – минем остазым. Минем олы юлга аяк басуымда мөһим роль уйнады, холкымны чыныктырды, тормыш бурычларын үтәргә өйрәтте.

Гел ярдәмчел, киң күңелле булды. Новосибирскида яшәсә дә, башка егетләрне алырга дип, Башкортстанга командировкага кайтканда, һәрвакыт шалтырата иде. Төрле чакырылышлардан бөтен хезмәттәшләрне бергә җыярга тырышты. Социаль челтәрләрдә группалар төзеп, шунда барыбызны өстәп, «егетләр, күмәк, бердәм булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк» дип өнди иде.

Соңгы тапкыр октябрь аенда Телеграмда сөйләштек. Махсус хәрби зонага хезмәткә чакырсалар, үзең белән нәрсә алырга кирәклеген, үзеңне ничек тотарга икәнен – бөтенесен аңлатып язды. Ул холкы, асылы белән чын командир иде. Бик кызганыч аны югалту. Бик яхшы кеше иде, – дип искә алып сөйләде Вадим Рамазанов.

«Авылда үскән татар малайлары бүтәнчә булдыра алмый»

Җырчы Әнвәр Нургалиев та, җирләү концерт көненә туры килмәсә, якташы булган батырны соңгы юлга озатырга кайтырга исәпли.

– Батырлык, каһарманлык – гади авыл егетләренең канында бар ул. Авылда эшләп үскән балалар холкында «кеше артына качу» дигән әйбер юк.

Татармы, башкортмы – анысы мөһим түгел, үзебезнең мөселман егетенең Герой булуы зур горурлык хисе уята. Тәтешле егетен җирләделәр, ул да лаек, дип уйлыйм Герой исеменә. Фәнис тә батырлык кылган бит инде. Безнең авылда үскән татар малайлары бүтәнчә булдыра алмый.

Татар, башкорт егетләре күп бит анда, үз энекәшем – апамның малае да марттан бирле шунда. Аны отпускыдан озаттым гына әле. Чистайдан бер егет белән БТРда бергә йөриләр. Армиядән соң торып калды ул шунда. Аңа 37 яшь. Калугада гаиләсе, 2 малае бар. Украинада шушы хәлләр башлангач, «әйдә, туганым, кайтарам берәр ничек» дигән идем. «Юк, – дип, берничек ризалашмады, – күпме егетләр ятып калды шунда, аннары гомер буе үземә карый алмаячакмын», – ди. Ә болай авыр, ди инде, сугыш җиңел була алмый. Соңгы вакытта тәэмин ителеш әйбәт, киемнәр китерәләр, ашарга җитә, диде. Төрлечәдер инде шартлар, сугыш – курорт түгел инде ул, – ди Әнвәр Нургалиев.

Башкортстанның рәсми порталында Алмаз Сафин турында тулырак мәгълүмат чыккан.

Алмаз Сафин махсус хәрби операциядә узган елның 30 сентябреннән катнашкан. Быел 14 гыйнварда оборона бәрелешләре барышында, десантниклар оборонасын өзү максаты белән, дошман үз резервларын Кременная районына чыгара, гаскәрләрне яулап алырга исәпли. Старшина Сафин җитәкчелегендәге парашют-десант взводы дошман һөҗүме урынында оборона позицияләрендә нык тора. Старшина кыска вакыт эчендә күзәтү оештырып, үз кулы астындагыларга бурычлар куеп, оборона оештыра.

Күзәтү барышында Сафин, беренче булып, дошман резервлары алга чыгуын күреп ала, үз буйсынуындагы хезмәттәшләренә ут ачарга вакытында команда биреп, бу хакта рота командирына җиткереп, дошманның кинәт кисәк һөҗүменә киртә куя, оборонада булганнар үз позицияләренә вакытында баса. Бәрелеш вакытында старшина Сафин авыр яралана, ләкин урынын ташлап китмичә, үз кулы астындагылар белән идарәне һәм дошман якка атуын дәвам итә.

Каршы як берничә тапкыр десантникларны үз позицияләреннән бәреп төшермәкче була, ләкин кискен каршылыкка очрап, зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр була.

Старшина Сафин җитәкчелегендә десантниклар 1 танк, 2 бронемашина, Украина Кораллы Көчләренең 50ләп хәрби хезмәткәрен юкка чыгара. Бәрелештән соң алган җәрәхәтләреннән Сафин һәлак була. «Россия Героена Мәңгелек Дан, аның турында якты хәтер күңелләрдә мәңге сакланыр!» – дип язалар аның турында социаль челтәрләрдә.

Алмаз Сафинның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100