Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йолдыз Нигъмәтуллина белән хушлашу: «93 яшьтә булса да, сафтагы галим иде»

Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, Казан университеты профессоры Йолдыз Нигъмәтуллина вафат булды. Күренекле галимә белән Казанның 12нче хастаханәсе моргында хушлаштылар.

news_top_970_100
Йолдыз Нигъмәтуллина белән хушлашу: «93 яшьтә булса да, сафтагы галим иде»

Йолдыз Нигъмәтуллина – күренекле татар язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Сталин репрессияләре корбаны Галимҗан Нигъмәтинең кызы.

Галимә белән хушлашырга филология һәм мәдәниятара багланышлар институты хезмәткәрләре, профессор, доцентлар, Йолдыз Галимҗан кызының дуслары һәм туганнары җыелган иде.

«93 яшьтә булса да, сафтагы галим иде», – диде аның турында Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Миңа Йолдыз Галимҗановна белән бергә эшләргә туры килмәде. Тик, филолог буларак, аның хезмәтләре белән студент чорыннан ук таныш. Мин бер генә мәртәбә озаклап аралаштым аның белән. Туган көннәренең берсендә хезмәттәшләр белән өенә бардык. Шунда бик озаклап, бик рәхәтләнеп аралашып утырдык. Аның өендә дә фән мохите иде.

Ул Татарстан, Россия генә түгел, дөнья күләмендәге танылган шәхес. Соңгы көннәрендә дә, коллегаларына шалтыратып, «әйдәгез, шулай итеп эшләп карыйк» дип киңәшләр биргән. 93 яшьтә булса да, сафтагы галим иде. Фән өчен бик зур югалту, – дип сөйләде Рәдиф Рифкать улы.

Ул Йолдыз Галимҗановнаның исемен фәнни-гамәли конференция оештырып мәңгеләштерәчәкләрен әйтте.

Институтта Йолдыз Галимҗановнаның студентлары белән бергә эшлибез, алар аның эшен дәвам итәләр. Киләчәктә аның хезмәтләрен өйрәнеп, аерым чаралар оештырырга уйлыйбыз. «Нигъмәтуллина укулары» булырмы, конференция итеп эшләрбезме. Киләсе елның апрелендә аңа 95 яшь туласы иде. Шунда аңа багышланган фәнни-гамәли чара оештырырбыз, дип уйлыйм, – диде ул.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Университеттан киткәч, аңа аралашу җитмәде»

Остазлары белән хушлашырга дип, Йолдыз Нигъмәтуллинаның шәкертләре дә килгән иде. «Килү белән, өстәл артына утыртып, чәй чыгара иде», – дип искә алды филология фәннәре докторы, профессор Альбина Саяпова.

Йолдыз Галимҗанованы мин студент елларыннан беләм. Ул минем диплом эшемнең оппоненты булды. Без диплом яклаганда бик авыр еллар иде, күп авторлар тыелган заман. Кайбер кызларны, дипломнары язылып бетте дигәндә генә, яклауга үткәрмәделәр, һәм аларга имтиханны телдән бирергә туры килде. Минем дә диплом эше белән авырлыклар килеп чыкты. Ул авыр хәлдән мине Йолдыз Галимҗановна коткарды.

Аспирантурада укыган елларда да, педагогика институтында эшләгән елларда да мин һәрвакыт аның «цензурасы» аша үттем. Минем мәкаләләремне, диссертация, фәнни эшләремне беренче булып Йолдыз Галимҗановна укыды. «Нинди юлны сайладың – шуның буенча барырга кирәк», – дип әйтә иде. Ул фәннең «авангарды» иде. Аны бөтен Россиядә, Көнчыгышта, Балтика илләрендә дә беләләр иде.

 

Фото: © Абдул Фарзан. Альбина Саяпова – уңнан беренче.

Искиткеч, ачык, гади кеше. Мәкаләңне тотып, аның янына килсәң, ул иң беренче итеп өстәл артына утырта, чәй куя иде. «Йолдыз Галимҗановна, кирәкми инде», – дисәң, «Юк, мине әни: «Башта өстәлгә чәй белән ипи куй, аннары гына сөйләш», – дип өйрәтте», – ди торган иде.

Без аның белән тормыш турында сөйләшә идек. Тормышында авыр чаклар булганын да беләм. Ул аларны җиңде, һәрвакыт оптимист булды. Беркайчан да чирләре, бигрәк тә картлык, үлем турында сөйләми иде. Шуңа күрә мин аның юклыгына ышана да алмыйм. Ул минем өчен исән. Төне буе күз алдымнан да китмәде. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Филология фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Карпеева:

Йолдыз Галимҗановна – легенда. Беренчедән, бу гаиләнең тарихы безнең илнең язмышы белән бәйле. Йолдыз Галимҗановнаның үткән юлы – корыч ныгу белән бер. Шул характеры фәндә дә, тормышта да күренде.

10 еллап элек миңа, профсоюз аша, ветеран укытучылар, галимнәр белән аралашырга туры килде. Шунда ул минем кулымнан тотты да: «Мин бик тә сезнең миңа килүегезне телим», – диде. Күрәсең, миңа карата аерым ышаначы булган. Университеттан киткәч, аңа аралашу җитмәде. Аның бик тә сөйләшәсе, кеше белән аралашасы килде. Күп кенә идеяләре дә шул диалоглар вакытына туа иде. «Сез ничек уйлыйсыз? Минем шундый-шундый фикерем бар», – дип сорый, киңәшләшә иде.

Яз белән бергә ул да «чәчәк ата» иде. «Без шопингка барабыз. Мин үземә киемнәр сайлаячакмын», – дип әйтә иде. Аның һәрвакыт ниндидер яңа кием киясе килде, чәчләрен дә матурлап торды. Конференциягә килгән галимнәр белән очрашуларга да ныклап әзерләнә иде.

 

Фото: © Абдул Фархан

Миләүшә Хәбетдинова: «Милләтенә хыянәт итмичә, гомер буе татарлыгы белән горурланып яшәде»

«Бик ягымлы, зур культуралы кеше иде. Беркайчан үпкәләмәде. Ул «порода»дан килә. Фәннилек тә нәселдән килә», – ди Йолдыз Галимҗан кызы турында филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.

Йолдыз апа белән мин фәнни җитәкчем – Альбина Саяпова аркасында таныштым. Аспирантурага кергәндә: «Миләүшә, әгәр дә Казанның танылган әдәбият белгече Йолдыз Нигъмәтуллинаның милли эстетик идеал үзенчәлекләре турындагы хезмәтен өйрәнә алсаң, мин сине аспирантурага алам», – диде. Шул хезмәте белән ул 60нчы елларда – милләтләрне юк итү эшен башкарган заманда һәр мәдәният, һәр халыкның мәдәни эстетик кыйбласы булуын һәм аны юк итәргә ярамаганлыгын раслап чыккан. Ул милләтенә хыянәт итмичә, яраклашмыйча, гомер буе татарлыгы белән горурланып яшәде. Татарча матур итеп, җиренә җиткереп сөйләште.

 

Фото: © Абдул Фархан

Дөнья кысаларында татар әдәбиятын өйрәнә башлагач, Кытай, Япония, Европа илләрендә әдәбиятны Йолдыз апаның комплекслы методикасы буенча өйрәнгәннәрен белдем. Ул СССРның фәнни академия группасын да җитәкләгән. Аның монографияләре дөнья күләмендә танылды. Йолдыз Галимҗановна янына чит илдән дә күп галимнәр, үзенең укучылары киләләр иде. Шундый хөрмәткә лаек булырга кирәк бит.

Казаннан бер галим дә ул кадәр танылуга ирешмәде. Ул бердәнбер «йолдыз» булып калды. Аны һәркем хөрмәт итте. Мин аңа багышлап язылган «Йолдыз» дигән шигырьләр беләм. Аныкы кебек бай тел, фәнни аппараты да кабатланмас, бер докторда да юк ул.

Диссертацияне яклагач, мин артык фән белән шөгыльләнмәдем. Фәнни җитәкчемнән шундый гадәт калды: нәрсә язам, шуны Йолдыз апага барып күрсәтә идем. Аяз абый турында язган һәр язмамны Йолдыз апага алып килә идем. Ул мине һәрвакыт куанып кабул итте. «Син докторлык диссертациясе якларга тиешсең, чөнки татар әдәбиятына синең үзеңчә, кабатланмас караш», – дип, мине гел канатландырды.

 

Фото: © Абдул Фархан

Мин бик бәхетле, чөнки минем ике Йолдыз апа булды. Бер яктан – Йолдыз Галимҗановна, икенче яктан – Йолдыз Нәкыевна. Алар соңгы минутларына кадәр безнең милләтебезнең йолдызлары, үрнәк булып калдылар. Миңа әйтәләр: «Ник син тып-тын гына утырмыйсың, бөтен кеше тыныч кына утыра, битарафлык күрсәтә», – диләр. Мин аларга карыйм да, «ничек инде мин тыныч утырам, ничек инде мәдәниятемне, халкымны яклап чыкмыйм» дим. Алар нинди авыр чорда да мәдәнияттән баш тартмаганнар, – дип сөйләде Миләүшә Хәбетдинова.

«Чын татар зыялысы иде»

Күренекле галимә белән хушлашырга филологлар гына түгел, институтның башка кафедра хезмәткәрләре дә килгән иде. КФУның И.А.Бодуэна де Куртенэ исемендәге рус теле һәм мәдәниятара коммуникация югары мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина Йолдыз Галимҗан кызын «чын татар зыялысы» дип искә алды.

 

Фото: © Абдул Фархан

Зур шәхес, мөгаллимә. Ул минем күңелдә чын татар зыялысы булып калды. Искитәрлек шәхес, зыялы татар хатын-кызы. Аның сөйләшүе, татар җанлы булуы, шул ук вакытта чит ил әдәбиятларын белүе дә – сирәк күренеш. Без Йолдыз Галимҗановна белән 90нчы елларда таныштык. Аларда кунакта булганым булды, чәйләр эчтек. Аның өе дә бик пөхтә, матур. Аның китаплары белән кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен якладым. Мәдәниятләр диалогы – аның иҗатының төп темасы иде, – дип искә алды Резеда Мөхәммәтшина.

Гамәли лингвистика кафедрасы доценты Рауза Колшәрипова:

Зур галим, төрле өлкәдә кызыксынулары булган шәхес. Укытуга яңа алымнар кертә иде, мәсәлән, картограммалар. Ул һәр яңалыкны зур кызыксыну белән кабул итте. Соңгы елларда «татар әдәбиятында һәм татар сәнгатендә» дигән тема белән шөгыльләнде. Мин ул эшчәнлекне искиткеч дип саныйм. Андый тирән белемнәрне өйрәнү һәркемгә дә бирелми.

Без аның белән 70нче еллардан бирле таныш. Мин – лингвист, Йолдыз Галимҗановнаның студенты та түгел, тик ул безнең һәммәбездә үзенә зур хөрмәт уятты. Ул үзе янында лингвистларны да, рәссамнарны дә, гомумән, бик күп өлкә вәкилләрен туплый алды.

Мәрасимдә Йолдыз ханымның килене – энекәшенең хатыны да бар иде. Ул галимәнең аш-суга да оста булуын әйтте.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Аның өе һәрвакыт җылы булды, аңа кунакка килүе дә рәхәт иде. Аш-суга оста булды, бик тәмле итеп пироглар пешерә иде. Берәр бәйрәм булса, аңа барганда, бик тәмле булачагын белеп бара идек. Аннан гел бер тортның рецептын сорыйсым килә иде, нишләптер, барып чыкмады. Кеше сөйләгәнне игътибар белән тыңлый иде, беркайчан да битарафлык күрсәтмәде», – дип бүлеште ул.

Йолдыз Нигъмәтуллинаның дусты Лариса ханым да аңа соңгы арада игътибар җитмәвен әйтте. «Соңгы арада «оныттылар» дип борчылуы сизелә иде. Йолдыз Галимҗановна, сөенегез, сезнең бөтен коллегаларыгыз монда, алар сезне ярата, хәтерли. Мин сезнең белән таныш һәм дус булуыма чиксез шат һәм рәхмәтле», – диде ул.

 

Фото: © Абдул Фархан

Мәрхүмәне Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр. Урыны оҗмахта, караңгы гүрләре якты булсын!

Нигъмәтуллина Йолдыз Галимҗан кызы 1929 елның 29 апрелендә Казанда туа. 1951 елда Казан Дәүләт университетының тарих-филология институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген кызыл дипломга тәмамлый.

Арча педагогия училищесында, аннары Казан кинопленка техникумында укыта. Шул ук вакытта рус теле һәм әдәбияты буенча аспирантурада белем ала.

1957 елдан рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасында эшли, 1962 елда кандидатлык диссертациясен, 1971 елда докторлык диссертациясен яклый. 1974 елда профессор исемен ала.

ТАССР һәм РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе, Казан Дәүләт университетының Атказанган профессоры, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, ТР Дәүләт премиясе, ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманчы исемендәге пермиясе, Казан Дәүләт университеты премиясе иясе.

 

Фото: © Абдул Фархан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100