Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Профессор Ләйсән Абдулхакова фаҗигале һәлак булды: «Диләрә Тумашеваның яраткан кызы иде»

​​​​​​​31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова фаҗигале һәлак булды. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның бертуган апасы.

news_top_970_100
Профессор Ләйсән Абдулхакова фаҗигале һәлак булды: «Диләрә Тумашеваның яраткан кызы иде»

Диләрә Гариф кызы Тумашева... Казан университетының татар филологиясен тәмамлаган меңәрләгән студентлар күңелендә зыялы галимә, үрнәк шәхес буларак кереп калгандыр. Аның кызы Ләйсән Равил кызы Абдулхакова (Тумашева), шулай ук, хатын-кызның затлылык өлгесе иде, дип искә алды аның турында якыннары.

31 июльдә Алтай Республикасының Чемал районында трассада 20 турист, шул исәптән 2 бала булган Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелеште. Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобус пассажиры Ләйсән Абдулхакова һәлак булды. Ул ире Рөстәм Абдулхаков белән ял итәргә килгән булган. Исән булса, 25 сентябрьдә Ләйсән Равилевнага 69 яшь тулыр иде…

Диләрә Тумашевага багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция

Фото: © Хәнисә Алишина

Юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2 шофер да тикшерү узган һәм аек булган, дип язды «Комсомольская правда».

Алтай Республикасының Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, HINO йөк машинасының 55 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыгып, микроавтобусның ян өлешенә бәрелә. Микроавтобуста Татарстаннан, Самара һәм Мәскәү өлкәләреннән Таулы Алтайга ял итәргә килгән туристлар – барлыгы 20 кеше: шофер, гид һәм 18 турист, шул исәптән, 2 бала була. Туристлар төркеме Чечкыш шарлавыгын карарга экскурсиягә барган булган. 2 автомобильнең йөртүчесе дә аек булган. Ассенизатор автомобилен йөртүче – авариядә гаепле дип шикләнелгән ир – юлга терлек чыгуын, шул сәбәпле каршы полосага керүен әйткән. Җинаять эше кузгатылган.

Фото: Эчке эшләр министрлыгының Алтай Республикасы буенча матбугат хезмәте

Авариядә 6 кеше тән җәрәхәтләре ала, 1 кеше һәлак була… Һәм ул һәлак булучы – Ләйсән Абдулхакова…

«Ләйсән Равилевна белән хушлашу чарасы иртәгә Казан федераль университетының физика институты (физфак) бинасында 10.00 сәгатьтә була», – диде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе деканы Фәнүзә Тарасова.

«Ләйсән Равилевна, урыныгыз оҗмахта булсын! Туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Затлы нәсел варисы Алтайда авариядә һәлак булды. Бик кызганыч, ышанып булмый», – диде КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова.

Авариягә сәбәпче булган дип шикләнелгән автомобиль

Фото: © Фото: Эчке эшләр министрлыгының Алтай Республикасы буенча матбугат хезмәте

Казан федераль университеты: «Фән өлкәсендә зур югалту»

Лев Толстой исемендәге Рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбенең гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы мөдире Елена Горобец, университет җитәкчелеге, студентлар һәм фән хезмәткәрләре өчен бу – зур югалту, диде.

Диләрә Тумашевага багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция

Фото: © Хәнисә Алишина

– Ләйсән Равилевна – интеллигент кеше. Университетта үз эшен һәрвакыт яхшы дәрәҗәдә башкарды. Ләйсән Равилевнаның аспирантлары фәнни хезмәтләрен бик уңышлы яклады, ул аларның барысын да әниләре кебек, кайгыртып торды. Бик күп дәресләр алып барды, конференцияләрдә катнашты. Бөтен дөньядагы хезмәттәшләре аны яратты һәм хөрмәт итте.

Ул гомере буе университетта эшләде, дисәң дә була. Пенсиягә чыккач, без аның белән аралашуыбызны дәвам иттек, ул университет эшчәнлеге белән хәбәрдар иде, яшьләр белән киңәшләшеп торды, – диде Елена Анатольевна.

«Тумашевлар – зыялы гаилә иде»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре докторы Гөлинә Гыйлаҗетдинова Ләйсән Равилевна белән бергә эшләгән булган:

Тумашевлар гаиләсе Нәкый Исәнбәт белән.

Фото: © Хәнисә Алишина

– Ләйсән Равилевна докторлык диссертациясен билгеле галим, атаклы профессор Виталий Марковта язды һәм бик уңышлы яклады. Ләйсән Равилевна ул вакытта Казан дәүләт университетының Рус теле һәм рус теле белеме тарихы кафедрасында эшләде. Әнисе Диләрә ханым Тумашева озак еллар Казан университетының тарих-филология факультеты деканы булды.

Мөнәсәбәтләребез бик яхшы иде, коллега буларак, бик җаваплы, җитди кеше булды. Докторлык диссертациясен яклаганда да ул миңа теләктәшлек белдерде. Бервакыт ул мине документка кул куярга өенә дә чакырды. Тумашевлар – зыялы гаилә иде. Пандемия вакытында бертуган энесе Айдар Равилевич вафат булды. Ләйсән Равилевнаның уллары да – бик тәрбияле, акыллы балалар.

Фото: © Хәнисә Алишина

Бу – безнең барыбыз өчен дә зур югалту. Мин әле дә шок хәлендә, бу хәлгә ышанып бетә алмыйм, бик кызганыч, – диде галимә.

Фото: © Хәнисә Алишина

Фәнзилә Җәүһәрова: «Дачада ут күршеләр булып яшәдек»

Татарстанның баш фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова һәм Ләйсән Абдулхакованың дачалары күршедә генә булган.

Фото: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

– Ышанасы да килми! Дөньясын шундый ипле, гаиләсенең төп күчәре булып, балаларына, оныкларына гаилә җылысы биреп, шул рәхәтлекне тудырып яши иде.

Бик кызганыч, дөнья читендә юл һәлакәтендә гомере өзелер дип, кем уйлаган?.. Затлы нәселнең затын тотып яшәгән гыйлемле галимәбезнең рухлары шат була күрсен. Ләйсән Равилевнаны күбесе Казан дәүләт университеты профессоры буларак белә. Без аны Диләрә Гариф кызы Тумашева һәм Равил абый Тумашевның кызлары буларак та беләбез.

Без – Диләрә Гарифовналар белән дачада күршеләр, татарча әйтсәк, ут күршеләр булып яшәдек. Аралашып, хәл белешеп яшәдек.

Бөтен бакча күршеләре аңа «Ләйсән» дип кенә эндәшә иде. Ләйсән Равилевнаның ире Рөстәм Абдулхаков – медицина фәннәре докторы, гастроэнтеролог. Алар – бик белемле, зыялы гаилә. Уллары Сәйяр һәм Аяз күз алдында үсте, аларны бала чагыннан ук беләбез. Сәйяр мәктәптә укыганда фортепианода бик яхшы уйный иде. Хәтерлим: Рөстәм Абязовның оркестры белән солист буларак чыгыш ясаган иде. Татарча тормыш иткән гаилә буларак беләбез. Балалары да ачык, ихлас. Сәйяр Абдулхаков – шулай ук табиб, танылган гастроэнтеролог.

Ләйсән җир ярата торган кеше иде. Җир белән бергә матурлык та яратучы иде. Ләйсән Равилевна бакчада гөлләр һәм декоратив агачлар үстерде. Беркемдә дә булмаган гөлләр Ләйсәндә булды. Галимә буларак, төрле илләргә конференцияләргә йөрде. Кая гына барса да, фәнни китаплар белән бергә төрле үсентеләр алып кайта иде. Шуңа Ләйсәннән калган гөлләр күбебездә бар, аларны саклап үстерәбез. Лаеш районындагы йортын да гөлбакча итте.

Диләрә Гарифовна, Равил абыйларның җир кишәрлеген сатып алдык. Ул йорт шул килеш тора, анда Ләйсән көйләгән тәртип. Равил абыйлардан калган китаплар, Ләйсәннән калган челтәрләр эленгән, чистартып, юып куйган килеш тора. Хәзер инде берсен дә алмаштырасы килми. Бик аяныч, бу хәбәрне авырлык белән кабул иттем. Авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Кызганыч, бик үкенечле үлем. Ышанасы да килми, – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Фәнүзә Нуриева: «Көтелмәгән авыр хәбәр, зур югалту»

КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры Фәнүзә Нуриева:

Фото: © Хәнисә Алишина

– Алтайдан Ләйсән Равилевнаның фаҗигале үлеме хакында хәбәр иттеләр. Ләйсән Равилевна минем һәм Диләрә Гарифовна Тумашеваның күпсанлы укучылары өчен бик якын кеше иде, чөнки аның гаиләсе һәм балалары белән якыннан аралаштык. Диләрә Гарифовна – остазыбыз, безне еш кына өенә консультацияләргә чакыра иде. Аларның гаиләсе, балалары белән без якыннан таныш идек. Ләйсәннең үлеме – минем өчен бик зур кайгы.

Татар филологиясе үсешенә зур өлеш керткән академик Диләрә Тумашева һәм аның тормыш иптәше – режиссер Равил Тумашев балаларын татар мәдәнияте һәм теленә мәхәббәт белән үстерделәр, чөнки алар искиткеч зыялы гаилә иде. Кызлары Ләйсән Равилевна рус филологиясе өлкәсен, аның тел тарихы юнәлешен сайласа да, татар теле белеме өлкәсендәге фән казанышларын яхшы белә иде. Рус лингвистикасында танылган һәм абруйлы галимә рус теле тарихы кафедрасы мөдире булып эшләде, диссертацияләр яклау советы рәисе дәрәҗәләренә ирешкән галимә белән гомумлингвистик һәм татар теленә караган мәсьәләләр турында фикерләшергә, аның төпле киңәшләрен алырга мөмкин иде. Әле менә соңгы вакытта булган Себер татарларына бәйле мәсьәләләргә бәйле үз карашларын әйтеп шалтыраткан иде.

Ләйсән Равилевна ире – медицина фәннәре докторы Рөстәм Аббасович белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Үзара бер-берсен аңлап, хөрмәтләшеп яши торган, сокландыргыч матур парлар иде. Уллары, оныкларының уңышларына куанып яшәде, соңгы елларда үзен тулысынча якыннары, гаиләсенә багышлады. Оныгы Аделина белән бик горурланып, телефоннан аның татарча җырлавын тыңлата иде. Аралашуда Ләйсән Равилевна шулкадәр җылы, гади, хәлгә керә ала торган олы җанлы шәхес иде. Әти-әнисенең мирасын бик кадерләп саклый, аларның хезмәтләрен мәңгеләштерү юнәлешендә зур өлешен кертә иде. Әле июнь аенда гына әбисе, беренче татар хатын-кыз режиссеры Кәшифә Тумашеваның йөз еллык юбилеена туган авылы Балтач районы Нөнәгәр авылына музейга кайткан идек. Ләйсән Равилевнаны белгән күп кеше, якыннары өчен бу – авыр фаҗига, зур югалту. Якыннары, туганнарына сабырлык телим, – диде Фәнүзә Нуриева.

Дания Сәлимова: «Аның аналитик акыл тирәнлегенә сокландык»

КФУның Алабуга институтының рус теле һәм рус әдәбияты кафедрасы профессоры Дания Сәлимова Ләйсән Равилевнаның итәгатьле, зирәк кеше булганын әйтте.

Казан федераль университетының 2 корпусының 11 катында мемориаль такта ачылу көнендә. Татар филологиясе, тарих һәм Көнчыгыш телләре факультеты.

Фото: © Хәнисә Алишина

– Без бер вакытта укымадык, мин Казан дәүләт университетының тарих факультетында аның бертуган энесе Айдар белән бер курста укыдым. Соңрак, Ләйсән Равилевна кафедра мөдире, рус теле буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча совет рәисе булгач, тыгыз аралаштык. Конференция һәм семинарларда докладларын тыңлап, аның аналитик акыл тирәнлегенә сокландык.

Ул гомере буе рус телен укытты, шул ук вакытта әти-әнисе – Диләрә Тумашева һәм Равил Тумашевның фәнни һәм идея-сәнгать кызыксынулары предметы булган татар теленә мәхәббәт һәм хөрмәтне саклады, – диде галимә.

Хәнисә Алишина: «Өчесен дә июль ае алып китте...»

Филология фәннәре докторы, профессор, тел галиме Хәнисә Алишина Ләйсән Абдулхакова белән бик тыгыз элемтәдә булган:

Оныгы Аделина белән

Фото: © Хәнисә Алишина

– Ләйсән Равилевна – минем фәнни җитәкчем Тумашева Диләрә Гарифовнаның кызы. Пандемия вакытында аның бертуган энесе Айдар Тумашев коронавирустан вафат булды. Кызганыч, иң яхшы кешеләрне июль аенда озатабыз. Диләрә апа, улы Айдар да июль аенда киттеләр. Инде Ләйсән Равилевна да, уйламаганда-көтмәгәндә, июльдә фаҗигале төстә вафат булды.

Без аның белән 1988 елдан таныш. Диләрә Гарифовнаның яраткан кызы иде ул. Ләйсән Равилевна Казан университетының рус филологиясе бүлеген тәмамлады. Укыган вакытта да бик тә тыйнак иде, шуңа күрә дә кайбер кеше Ләйсән Равилевнаның профессор кызы икәненә ышанып бетә алмады. Гомере буе тыйнак кеше булды. «Безнең кебек патриархаль гаилә бүтән юк», – дип әйтә иде Диләрә Гарифовна. Чөнки үзе, ире – Равил абый, ерак туганнары Рәфига апа, уллары Айдар, кызлары Ләйсән, аның ире Рөстәм Аббасович, ике уллары – Сәйяр һәм Аяз – барлыгы 8 кеше Кремль урамындагы 4 бүлмәле фатирда яшәделәр.

Равил абый, Диләрә апа пенсиягә чыккач та укытып йөрде. Равил абый – мәдәният институтында, Диләрә апа Казан университетында укытты. Ләйсән Равилевна рус филологиясе өлкәсендә – борынгы славян теле, рус теленең тарихи грамматикасы һ.б. фәннәрне укытты. Дәрәҗәсе зур, тирән белемле кеше иде.

Улы Сәйяр – медицина фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты, оныгы – Аделина. Икенче улы Аяз – юрист.

Без Ләйсән Равилевна белән 40 елга якын дус идек, һәрвакыт аралашып яшәдек. Диләрә Гарифовна 2006 елда вафат булды. Диләрә апа бик төгәл кеше булды, 80 яшенә кадәр яшәде. 5 ел урын өстендә ятты, хәтере дә начарланган иде... Төмәндәге институтның татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире буларак, «Тумашевские чтения – Тумашева укулары»н үткәрә башладым. Конференция үткәннән соң басылып чыккан җыентыкларны Ләйсән Равилевнага җибәрә идем. «Жизнь замечательных людей. Диляра Тумашева – выдающийся тюрколог XX столетия» дигән китап та чыгардым. Бөтен чыккан китапларын җибәрә бардым. Безне Ләйсән Равилевна белән Диләрә апа Тумашева берләштерде. Бик күп тапкыр бергәләп конференцияләрдә дә катнашкан идек, – дип искә алды ул.

Шәкертләре: «Таләпчән, стипендиядән мәхрүм итә торганнардан да түгел иде»

Ләйсән Абдулхакованы шәкертләре дә юксына, сагынып искә ала. Олы Әтнәдән Миләүшә Хафизованы ул Казан университетында рус морфологиясе фәненнән укыткан булган.

– Бик гади, кешелекле, студентларга карата таләпчән дә, бер үк вакытта начар билгеләр тезеп, стипендиядән мәхрүм итә торганнардан да түгел иде. Диләрә апаның кызы икәнен дә баштарак белмәдем әле, холкы белән йомшаграк иде, – диде ул.

К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең директор урынбасары Гөлсинә Зыятдинова да Ләйсән Равилевнаны тыйнак, студентларга хөрмәт белән карый торган укытучы буларак истә калдырган:

– Без аны Диләрә Гарифовна кызы булган өчен дә ихтирам итә идек. Зыялы нәсел баласы, – диде ул.

Улы Сәйяр белән.

Фото: © Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

  • Ләйсән Равил кызы Абдулхакова (Тумашева) – тел белгече, профессор Диләрә һәм режиссер Равил Тумашевлар гаиләсендә 1954 елның 25 сентябрендә туа. 1976 елда Казан университетын тәмамлый. 1976-1981 елларда Казан университетының рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы аспиранты, 1988-2007 елларда – ассистент, доцент, 2007-2011 елларда рус теле һәм тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2011-2013 елларда рус теле һәм славян тел белеме тарихы кафедрасы мөдире, 2013-2015 елларда рус теле һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры булып эшли.
  • 2015 елның сентябреннән – рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасы профессоры. Уку-укыту эшчәнлеге вакытында тарихи-лингвистик цикл дисциплиналарын укый: борынгы славян теле, рус теленең тарихи грамматикасы, рус әдәби теле тарихы, рус әдәби теленең грамматик нормалары тарихы һ.б. буенча махсус курслар алып бара. Рус теле тарихы мәсьәләләренә багышланган кандидатлык диссертацияләрен уңышлы яклаган аспирантларга җитәкчелек итә. Россиядә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Калининград, Петрозаводск, Саратов һ.б.) һәм чит илләрдә (Будапешт, Варна, Загреб, Краков, Познань, Прешов, Рига, Рим) халыкара фәнни конференцияләрдә катнаша.
  • 2007-2011 елларда Казан университетының филология факультетының Гыйльми советы әгъзасы була. 2013-2017 елларда – Казан университеты каршындагы докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча совет рәисе. 2023 елның 31 июлендә вафат була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100