Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макеевкада Самара өлкәсенең Мулла авылы имамы һәлак булган

news_top_970_100
Макеевкада Самара өлкәсенең Мулла авылы имамы һәлак булган
http://samtatnews.ru/

Макеевкада Самара өлкәсе Елхов районы Мулла (Мулловка) авылы имамы Ирек Насыйров һәлак булган. Бу хакта Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ирек Насыйров «Нур» мәдрәсәсендә дини белем алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, туган Мулла авылына кайтып, мәчеттә имам булып эшли башлаган. Илдә өлешчә мобилизация башлангач, Ирек Насыйров та чакыру алган һәм махсус операциягә Донецк өлкәсенә җибәрелгән.

1 гыйнварга каршы төндә Донецк янындагы Макеевка шәһәрендә Россия хәрбиләре ракета һөҗүменә дучар ителде. Кызганыч, һәлак булган 89 солдат арасында Мулла авылы имамы Ирек Насыйров та бар», – дип хәбәр итә «Самара татарлары» сайты.

Ирек Насыйровны җирләү урыны һәм вакыты турында соңрак хәбәр ителәчәк.

 

Фото: © http://samtatnews.ru/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100