Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшәми тигез мәхәббәт, я аерыла, я үлә»: Балтач журналистының ире махсус операциядә һәлак

Бу арада Балтачта махсус операциядә һәлак булган 5 егет белән хушлаштылар. Шуларның берсе – Фәнзил Шакиров – хезмәттәшебез, Балтач районының «Хезмәт» газетасы журналисты Зөлфия Шакированың тормыш иптәше. Хатынын яп-яшь килеш ялгызлык утына салып, ике баласын ятим итеп, әнисенең йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра булып китеп барган Фәнзил абый...

news_top_970_100
«Яшәми тигез мәхәббәт, я аерыла, я үлә»: Балтач журналистының ире махсус операциядә һәлак
Фәнзил Шакировның якыннары архивыннан. Тормыш иптәше Зөлфия, әнисе Рауза, энесе Фәнил һәм аның улы белән

«Редакциядә танышып, кавыштык. Бәхетебезгә бөтен коллектив сөенде»

Шакировларның тормышында газета редакциясе гомер буе бик мөһим урын алып тора. Зөлфия апаның бөтен күңелен биргән эше булу өстенә, тормыш иптәше – Фәнзиле белән таныштырган һәм кавыштырган урын да әле ул.

Фәнзил Норма һөнәр лицеен компьютер буенча белгеч булып тәмамлап килеп керде безнең коллективыбызга, – дип башлады Зөлфия апа сүзен. – Компьютерлаштыру башланган гына вакытлар, күбебез әле компьютерны белеп тә бетермибез. Бик мохтаҗ идек инде без ул вакытта ярдәмгә. Лицей гына тәмамлаган булса да, бу өлкәдә шулхәтле күп белә иде Фәнзил. Сабыр гына, ашыкмыйча, барыбызны да замана техникасы серләренә төшендерде ул. Өлкәнрәк буынга аеруча нык ярдәм итте инде. Башы шундый нык эшли торган, бик компетентлы, җаваплы, төгәл кеше иде.

Армиягә дә безнең редакциядә эшләгән чакта китте ул. Аны бергәләшеп көтеп алдык. Кайткач, үзенең тәртипле булуын тагын бер адымы белән дәлилләде. Ул киткәч, аның урынына бер кызны утырткан идек. Башка берәү булса, кайту белән үз урынына кереп утырыр иде. «Бу кыз балага тимисез», – диде Фәнзил, өзеп.

Әлбәттә, шундый җаваплы хезмәткәрне читкә чыгарып җибәрмәделәр. Корреспондент урынында эшләп торды. Җыелышларына да йөрде, язуын да булдыра иде.

Эшләгән чорда бер-беребезне ярата башлавыбызны сизми дә калдык. Арабызда мәхәббәт җепләре сузылды, кавыштык. Безнең өчен бөтен коллектив сөенде ул вакытта. Баш мөхәрриребез дә туебызга килгәч: «Минем бүген – иң шатлыклы көнем. Минем улым белән кызым кебек күргән балаларым кавыша бүген», – дип, куанычын яшермәде.

Ләкин журналистикада акча аз булганга, Фәнзил газетадан китәргә мәҗбүр булды. Бер яхшы оешмага йөк машинасын йөртүче булып эшкә урнашты. Урып-җыю чорында киткән иде, бик бәрәкәтле эшләде ул анда. Әти-әнисен ашлык белән кинәндерде, өйдәгеләр ул вакытта рәхәтләндереп мал-туарын асрады. Иремнең хезмәтенә күрә хөрмәте күп булды, дип әйтәсем килә, – ди Зөлфия апа.

Фото: © Фәнзил Шакировның якыннары архивыннан

«Балалар дип өзелеп торды»

Хәләл җефете Фәнзил абыйның үзенә гомер буе игътибарлы һәм ихтирамлы булуын кат-кат әйтте.

Безнең авыл Балтачтан ерак, кышкы салкыннарда туңып басып торырга туры килә иде. Ерак димәде, бензин күп китә димәде, тагын бер хезмәттәшем белән мине килеп ала, кайтарып куя. Аның өчен мөмкин булмаган эшләр юк иде.

Фәнзилнең хезмәт хакы алуы – безнең өебездә тере чәчкәләр булачак дигән сүз. «Ирең гел чәчәктән өзми сине», – дип, чәчәк сату ноктасында үземә дә әйтәләр иде. Тормышта акчасыз вакытлар да булды, андый чакларда «акча әрәм итмә» дигәнем дә булды. Бернигә карамыйча, чәчәк күтәреп кайта иде, – ди Зөлфия апа.

Фәнзил абый ике баласы – Иркә белән Иреккә карата да игътибарлы, яратучы әти булган.

Балаларны алып бармаган җире калмады Фәнзилнең. Диңгездә дә булдык, Татарстанның тарихи урыннарын аркылыга-буйга гиздек. Җәй җиттеме, Нократ, Идел елгасына шашлык пешерергә, су коенырга алып китә иде. Анда инде ашарларга пешереп, безне кайгыртып, рәхәтләндереп ял иттерә.

Фото: © Фәнзил Шакировның якыннары архивыннан

Соңгы елларда ирем транспорт компаниясендә ерак юлларга йөреп эшләде. Аның кайтуын балалар белән сагынышып көтеп тора идек. Ул яныбызда чакта Казаннан кайтып кермәдек. Әллә нинди рестораннарга алып кереп сыйлый, ял иттерә иде. Балаларны гел үзе ялт иттереп, кыйммәтле кибетләрдән генә киендерде. Балаларның туган көннәрен бик күңелле итеп, зурлап оештыра иде. Сизенгән кебек: «Бәлки, болай ук кирәкмәс, гел шулай оештырып булмас бит», – дип тә әйткәләгәнем булды.

Балалар дип өзелеп торды, үзенең якыннарын, минем әти-әнине хөрмәтләп яшәде. Үзе хастаханә юлларында да йөртте, – ди әңгәмәдәшем.

Зөлфия апа сүзләренчә, инде барысын да аңларлык яшьтәге улы белән кызы да әтиләрен мәңгегә югалтуларын аңлыйлар.

Балаларга бик авыр. Әтиләрен бигрәк яраталар иде. Алар, мин еламасын дип, күз яшен күрсәтмәскә тырыша. Мин үземне алар өзгәләнмәсен дип тотам. Иркә йокы бүлмәсендә гел уйланып утыра, балакаем… Улым да беркөнне көне буе үз бүлмәсеннән чыкмады. «Бер безнең гаиләгә генә түгел, ил белән килгән кайгы» дип аңлатырга тырышам. «Елый алганда елагыз», – дим, тыймыйм да. Әмма: «Әтиегез җебекләрне яратмады, көчле булырга кирәк», – дип әйттем.

Фәнзил төшенкелеккә бирелеп, «булмый» дип утырмый иде. Без аның белән: «Бөтен нәрсәне хәл итеп була, үлемнән генә котылып булмый», – дип әйтә идек. Чыннан да шулай икән…

Без үзебезгә дә, балаларга да бөтен әйберне бергә ала идек. Мин әле дә ул алган куртканы, ул алган сапогины киеп йөрим… Махсус операциягә киткәндә миңа күн тышлы матур көндәлек бүләк итеп китте. «Гомерең буе эшеңне яраттың, алга таба да шушы эшеңә тугрылыклы булып кал», – диде.

«Мине үлемнән алып калган кеше ничек үзе үлә алды икән…»

Армиядә булып кайткан, аннары 1 ел контракт буенча хезмәт иткән көчле Фәнзил абыйны мобилизациянең беренче дулкынында ук алып киткәннәр.

Повестка килгәч, төне буе кулын тотып, ялынып чыктым. «Бармый калу юллары бардыр, әйдә, эзлик. Ике балабыз бар бит», – дидем. «Без дә бармасак, кем бара анда», – диде.

Мин үземне аннан башка тормыш алып бара торган кеше дип уйламый идем. Башта төп йортта, аннан озак кына фатир арендалап яшәгәннән соң, үз көчебез белән тырышып-тырмашып йорт салып чыктык. Мин иремә шул дәрәҗәдә ышыкланып яшәгәнмен икән, дим. Хәтта ул махсус операциягә киткәннән соң да, 2-3 җөмлә булса да язышып, өй-хуҗалык буенча бөтен әйберне, бөтен киңәшне иремнән сорый идем, – ди ул.

Майда кыска вакытлы ялга кайтып киткән Фәнзил абый сентябрь аенда тагын кайту сөенече белән йөргән. Ләкин аларны өйләренә билгеләнгән вакытта җибәрмәгәннәр, аңа якыннары белән очрашу насыйп булмаган. Бик авырлык белән булса да, Зөлфия апа хәләл җефетен мәңгегә югалтуын аңлаган мизгелләрне искә алды.

Ут эченә кереп китәр алдыннан телефоннарын җыеп алдылар аларның. Аңа кадәр безгә шалтыратып, заданиегә китәчәкләрен әйтте. «Телефоннарны тапшырабыз» дигәч тә шикләндем мин. «Нигә алалар, кайда китәсез?» – дип кат-кат, үҗәтләнеп сорадым. Бәлки, үзе дә аңлап бетермәгән булгандыр: «Артык сораулар бирмә, зинһар», – гына диде.

Икенче көнне баш күтәрми эшли торган көнем булды. Өйгә соң гына кайттым. Телефонымны да кайткач кына карадым. Танышларымнан икешәр-өчәр кабул ителмәгән шалтырату тора. Ватсапта Фәнзилнең ротасындагы егетләрнең туганнары аралаша торган чатка керсәм, югалтулар хакында язганнар… Араларында иремнең позывное да бар…

Фото: © Фәнзил Шакировның якыннары арихвыннан

Башта ышанмадым, үлсә, военкоматтан хәбәр килер иде, дидем. Ул арада: «Син ишеттеңме, Зөлфия?» – дип, кайнанам шалтыратты. Аңа ни әйткәнемне дә белмим.

Әни килеп, безне 2 бала белән үзләренә алып кайтып китте. Ярый әни белән булдым. Аннан көч алып, берничә көн эчендә азрак үземне кулга алып, үзебезгә кайттык.

Беләсезме мин нәрсә аңладым: мондый хәсрәт кешене секундлар эчендә ега икән. Мин егыла торган кеше түгел. Егылсам да, торып басам! Ә бу хәсрәт мине санаулы секундлар эчендә хәл итте… Тормыш юлымда болай да бик күп борчулар кичерергә туры килде миңа… Инде Ходай тагын сынауларын бирә. Болай да җәрәхәтле йөрәгемдәге яра тагын да зурайды. Шул дәрәҗәдә өзелеп яратмасам, бәлки, бу дәрәҗәдә авыр булмас иде. Әни гел: «Артыгын яратма, йөрәгеңдә урын калдыр», – дип әйтә торган иде. Аннан: «Яшәми тигез мәхәббәт, я аерыла, я үлә», – дигән сүзләр дә бар бит. Барысы да дөрес сүзләр икән…

Без, хәтта, ачуланышкан вакытта, бер-беребезгә карамый идек. Карасак, үзеннән-үзе елмаеп җибәрәбез, ачуланышу онытыла.

Мин ковид башланган чорда бик нык авырдым. Хәтерләсәгез, өйгә, авырулардан куркып, чакырткан табиблар да килми иде. Мин үлемнән чак калдым бит ул вакытта… Коточкыч итеп, саташып, аңнарымны җуеп, температурам төшмичә авырдым. Фәнзил минем янәшәмнән китеп тормады. Венамны тапмаганга, кулның өске ягындагы кан тамырларыма, эчләремә уколлар салып, аякка бастырды ул мине. Күземә берни күренми, калтыранып, үләргә ятканда кочагыннан чыгармады. Үземә йога дип тә уйламады.

Мине шулай итеп үлемнән алып калган кеше ничек үзе үлә алды икән, дим. Үзенә-үзе ярдәм күрсәтә алмадымы икәнни, дип уйлыйм. Армиядә контракт буенча хезмәт иткәндә беренче ярдәм күрсәтүне бик җентекләп өйрәнгән булган ул. Гомумән, кулыннан килмәгән эше булмады иремнең, – ди Зөлфия апа.

Фәнзил абыйны 31 октябрь көнне туган авылына алып кайтып соңгы юлга озатканнар. «Хәзер төшемә кергәне юк», – дип, Зөлфия апа иренең җаны авылына кайтып, тынычлагандыр, дип өметләнә.

Үләренә берничә көн кала төшемә кергән иде. «Миңа рәхмәт хаты бирәләр», – дип сөенде. Фәнзил, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнде, шуңа булгандыр дип уйлыйм. Әле үзе исән чагында зират кырыенда чардуган белән әйләндереп алынган бер кабер күреп, сискәнеп уянып киткән идем. Ул кичне аның белән сөйләштек, тынычландым. Болай, Фәнзилне төшемдә күрү миңа гел бәрәкәт алып килә торган иде. Акча килеп ирешә, яки әйбәт хәбәр ишетәм. Шуңа аны төшемдә күрергә бик ярата идем.

Хәзер төшкә керми. Әни, туганнарыбыз белән бергәләп өчесен, җидесен үткәрдек. Гел каберенә барып йөрим, догалар укыйм. Мәчеттә гарәпчә укырга өйрәтәләр бездә, догаларымны дөрес укыр өчен мәчеткә йөри башлармын, дип ниятләп торам. Фәнзилнең үлеме дингә якынаерга бер сәбәп булгандыр миңа. Аны махсус операциягә озаткач та мәчеттә бик күп халык җыеп авыз ачтырган идем. Быел иремнең баш исәнлегенә дип тели-тели, бер көн калдырмый уразамны тоттым, тәрәвих намазларын укыдым.

Фәнзилем барыбыздан да риза-бәхил булып, тыныч йокласын, – диде Зөлфия апа.

«Улымны алып кайтып җирли алуыбыз өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтләр укыйм»

Баласын җир астына салып кую – ата-ана өчен гомер төзәлмәслек йөрәк җәрәхәте. Һәрберебез йөрәк җимешләребезне зур өметләр баглап, уңышларына сөенеп, үзебезгә терәк булыр дип үстерәбез. Фәнзил абыйның әнисе Рауза апа Шакирова да әлегә бу хәлләрнең чын булуына ышанып җитә алмаган кебек. Бу берничә көндә улының ашларын уздыру мәшәкатьләре белән йөреп кенә азрак онытылып торган.

Фәнзилемнең энесе белән яшь аермалары 1 яшь тә 2 ай гына. Игезәк балалар кебек дус, тату булып, бер-берсен яклап үстеләр. Фәнзил шук булса да, усал шук түгел иде. Тиктормас иде, көчле, хәрәкәтчән бала булып үсте. Нинди генә сорау килеп туса да, аны шул минутында ук, тиз генә хәл итә белү сәләте бар иде. Карарларны һәрвакыт тиз кабул итте. Мобилизация башланып повестка килү белән үк, Фәнзилнең беренче сүзе «барып кайтам әле» булды. Әйтерсең тиз генә бара да, бөтен нәрсәне хәл итеп, тәртипкә салып, кайтып та җитәчәк…

Безнең тирә-яктан да күпме кешеләрне кире борып кайтардылар, күпме егетләр качып калды. «Нигә син, улым?» – дип үзәгем өзелеп сорагач: «Без дә бармасак, кем барыр соң, әни», – дип кабатлады.

Улым зарлана торган кеше түгел иде. Анда киткәч нинди генә авыр вакытлары булмагандыр. Беркайчан да сыкранмады, «читен» дип әйткәне булмады. «Тамагыбыз тук, әни. Хөкүмәт ризыгы килеп җиткәнче суынып бетә. Шуңа күрә ипи генә алып калабыз да үзебез пешереп ашыйбыз», – дип әйтә иде. «Сез кайларда, нишлисез?» – дип кызыксынгач та: «Бер дә борчылма, әни. Эш юк әле, рәхәтләнеп йөрибез», – дип көлә иде. Хәрби хезмәтенең нечкәлекләре турында сөйләгәне булмады», – ди ана.

Фәнзил әнисе белән соңгы тапкыр 7 октябрь көнне языша, шуннан соң элемтәгә чыкмый башлый.

«Соңгы көнендә: «Барыгыз да исән-саулармы? Авыртмыйсыңмы?» – дип сорашты. Гадәттә, Фәнзил хәбәргә чыкканнан соң 2 көн тыныч йөрим дә, өченче көнендә тынгысызлана, хәбәр көтә башлый идем. Үзе язмаганда: «Минем улым кайларда йөри икән, исән-саумы икән?» – дип смс җибәрә идем. Күрше подразделениедән ерак туганыбыз Илнар исемле егет белән бик якын аралашты. Фәнзил шалтырата алмаган вакытларда, шуның аша да хәлләрен белешә идем.

10 октябрь – икенче киленебезнең туган көне. Телефон тотмаячагын искә алып, кунакка менеп киткәнче тагын бер яздым Фәнзилгә. Җавап килмәде… Исән калган дуслары сөйләвенчә, алар шул көнне ут эченә кереп киткәннәр инде. «Иртән без торуга бөтен хәрби техниканы тезеп бастырганнар иде», – дип сөйләделәр. Куркынычсызлык максатыннан телефоннарын да җыеп алганнар.

Бәрелеш вакытында кайбер иптәшләре окопка сикереп котылып калган булырга тиеш. Фәнзил командир иде, ул барысын да күзәтү өчен берьялгызы басып калган. Позывное «Шакир» иде улымның. «Шакир, сикер!» – дип кычкырдык, баш тартты», – ди иптәшләре», – ди Рауза апа.

Фото: © Фәнзил Шакировның якыннары архивыннан. Энесе Фәнил белән

Әни кеше улы белән соңгы тапкыр май аенда, Фәнзил кыска вакытлы ялга кайткач күрешкән.

Китәр алдыннан энесе белән икесен бергә бастырып, фотога төшереп калган идем. Башымнан: «Нәрсә булмас бу тормышта», – дигән уй сызылып үтте. Ләкин үлеп кайтыр дип уйламаган идем баламны… Чираттагы ялы сентябрь аенда булырга тиеш иде. Шул Илнар дигән иптәш егете кайтты, безнекеләрне, нигәдер, җибәрмәделәр… – дип сыкрана ана.

Рауза апа улының озаклап җир өстендә ятмавы, табып алып кайтулары, үз туган ягында җиргә иңдерелүе белән риза булуын әйтте.

Улымны шушында алып кайтып җирли алуыбыз өчен Аллаһы Тәгаләмә рәхмәтләр укыйм. Ярый кайта алды…Барып еларга кабере булса да бар, дибез. Тугызар ай хәбәре булмаган кешеләр бар бит үзебезнең якларыбызда да.

Моргка да үзем кердем, бар җире дә исәнме икән, дип (Рауза апа бу секундларда тукталып кала), аякларына кадәр тотып карадым… Митингтан соң өйгә алып төшеп, мөселманча итеп соңгы юлга озаттык…

Улымны җирләргә халык агылып килде. Аралашучан, ачык кеше булгач, дуслары да күп иде. Элекке эшләгән эшләреннән дә төркем-төркем дус-ишләре килде. Кемне генә алма, барысы да «Фәнзил бигрәк ярдәмчел иде» дип кабатлый. Күршедәге әбиләргә хәтле: «Бәрәңгеләребезгә кадәр кертеп биргән иде Фәнзил. Малаең бигрәк яхшы кеше иде», – диләр.

Шул булдыклы балам гүрләргә кереп ятты… Берни эшләр хәл юк, тәкъдиренә арабыздан шулай итеп китү язылган булган, күрәсең, – диде Рауза апа.

«Татар-информ» редакцияcе Фәнзил Шакировның якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Кадерле кешегезнең урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100