Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Украинада БТР куып киткән татар егете Фәнис Хөсәенов һәлак» – Булкайпан авылы башлыгы

news_top_970_100
«Украинада БТР куып киткән татар егете Фәнис Хөсәенов һәлак» – Булкайпан авылы башлыгы
социаль челтәрләр

Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис Хөсәенов һәлак булган. Бу авыр хәбәрнең дөреслеген «Интертат» хәбәрчесенә Фәнис Хөсәенов үскән Тәтешле районы Яңа Кайпан авылы да кергән Булкайпан авыл җирлеге башлыгы Флюр Зиннәтуллин раслады.

«Фәнис белән бергә яу кырына киткән егетләр белән элемтәгә кердек. Документаль раслау кәгазе булмаса да, алар бу хәбәрнең дөрес икәнлеген әйтте.

Җәсәден кайчан алып кайтып җиткерәчәкләре билгесез. Гадәттә, һәлак булган егетләрне Ростовтан Уфага кайтаралар. Бу юлы да шулай булырмы», – диде ул.

Флюс Зиннәтуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Яңа Кайпан авылында юлларны, Фәнис үскән өйнең ишегалларын чистартып, батырны җирләргә әзерләнәләр…

Фәниснең әнисе Фәридә ханым Хөсәеновага шалтыраттык. Ул исә: «Табуты кайтмыйча, улымның үлгәнлегенә ышанмыйм», – дип кенә әйтә алды.

Батырның үлеме турындагы сүзләр декабрь ахырында бер тапкыр таралган иде инде. Рәсми раслау булмаганга, әлеге хәбәрне кире кагып килделәр. Социаль челтәрләрдәге халык та моның чын булуына ышанырга теләмәде, Фәниснең исән-сау кайтып керәчәгенә өмет белдереп язды.

Фәниснең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсе хәтер тактасына әверелеп килә… Дуслары гына түгел, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә кереп, батырның әнисенә һәм туганнарына кайгы уртаклашу сүзләре яза, Фәниснең фотоларыннан ясалган видеороликлар куя.

Фәнис турында «Интертат»та зур язма дөнья күргән иде. Егет безгә үзенең кылган батырлыклары, якыннары турында сөйләде, махсус операция турындагы фикерләрен әйтте. «Җанымнан да артыграк яратам» дип, үзенең 3 яшьлек кызы турында да сөйләгән иде. 

Язма чыкканнан соң, Фәнис белән тавышлы смс алыштык. «Язманы укыдым, рәхмәт, әйбәт булган», – диде ул миңа.  «Исән-сау әйләнеп кайт, Фәнис», – дигән смсыма каршы: «Аллаһы Боерса, Аллаһы Боерса», – дип җавап биргән иде. Әнисе Фәридә ханымга да ул: «Маңгайга язылган язмыш, әни. Теләгеңне генә телә. Аллаһы Боерса, исән-сау кайтам», – дип әйткән булган. Гомерен озын итмәгән икән шул Ходай…

Фәниснең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Көр күңелле, шаян, курку белмәс Фәниснең урыны җәннәттә булсын.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Хокемэтебез анын батырлыгын ничек бэялэде??????
  • 6 гыйнвар 2023
    Исемсез
    АЛЛА БИРСА ИСЭН-САУ БУЛЫР! ЫШАНЫП КАЛЫЙК. АНДЫЙ БАХАДИР ЕГЕТ КАЙТМЫЙЧА КАЛМАС АЛЛА БИРСА! , КЭТЭБЕЗ!!!
  • 6 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ышанмыйм улгэненэ! Исэн ул, кайтып аллабоерса.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100