Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакытсыз вафат хирург Рөстәм Гайфуллин турында хезмәттәшләре: «Көне-төне эшләде»

21нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Фәизович якты дөньядан китте. Ул җитәкче булган вакытта РКБ яңартылды, кабул итү-диагностика бүлеге төзелде, стационарда капиталь ремонт үткәрелде, перинаталь үзәк төзелде, пациентларга ярдәм итү өчен «Ансат» вертолеты сатып алынды, бавыр күчереп утырту буенча беренче операция ясалды.

news_top_970_100
Вакытсыз вафат хирург Рөстәм Гайфуллин турында хезмәттәшләре: «Көне-төне эшләде»
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте

Узган төндә 56 яшендә Казанның 21нче сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллинның якты дөньядан китүе турында коточкыч хәбәр килеп иреште. «Татар-информ» агентлыгының шәхси чыганагы мәгълүматы буенча, Рөстәм Гайфуллинның гомере ялда вакытта кан китүдән өзелгән.

«Сәламәтлек саклау системасының чын профессионалларының берсе, 21нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Рөстәм Фәизович якты дөньядан китте», – дип хәбәр итте Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин министрлыкның рәсми сайтында.

«Рөстәм Фәизович үз эшенең чын остасы иде, сәламәтлек саклау тармагының талантлы оештыручысы, үз эше өчен янып торучы. Аның тормыштан китүе – Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен зур югалту», – диде Марсель Миңнуллин.

«Интертат» Рөстәм Гайфуллинның хезмәттәшләреннән мәрхүм турында якты истәлекләрне туплады.

«Республика хастаханәсенең күп кенә табиблары өчен ул – остаз һәм дус»

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев:

Рөстәм Фәизович һөнәри гомеренең күп өлешен Республика клиник хастаханәсенә багышлады – ул биредә 25 ел эшләде. Рөстәм Фәизович, хирургтан башлап, Татарстанның әйдәп баручы клиника җитәкчесенә кадәр юл узды. Аның җитәкчелегендә РКБ яңартылды, кабул итү-диагностика бүлеге төзелде, стационарда капиталь ремонт үткәрелде, перинаталь үзәк төзелде, пациентларга ярдәм итү өчен «Ансат» вертолеты сатып алынды, бавыр күчереп утырту буенча беренче операция ясалды, яңа операцияләр гамәлгә кертелде һәм башка бик күп эшләр.

Рөстәм Фәизович – бик ярдәмчел, үз эшенең остасы, кайгыртучан табиб. Республика хастаханәсенең күп кенә табиблары өчен ул – остаз һәм дус. Әле июнь аенда гына без хастаханәнең 70 еллык юбилеен IT паркта «Медицинада куркынычсызлык» фәнни конференциясендә билгеләп үткән идек. Шаяртып та алдык, киләчәккә планнар һәм хатирәләр белән уртаклаштык. Ә бүген аның турында үткән заманда сөйләргә туры килә. Рөстәм Фәизовичның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу – барыбыз өчен дә вакытсыз югалту.

«Көне-төне эшләгәнен хәтерлим...»

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәге директоры Ростислав Туишев:

Бу – чыннан да минем өчен дә коточкыч хәбәр. Беренчедән, ул миннән 18 яшькә кечерәк. Минем өчен ул – гел яшь, актив, белдекле, укымышлы кеше. Төрле кешеләр бар: Рөстәм Фәизович гел тыйнаклыгы белән аерылып тора иде. Дмитрий Лихачев дигән академик «интеллигент» дигән сүз белән атаган иде. Интеллигент ул – аз урынны биләп торучы. Рөстәм Фәизович чыннан да кеше төркемендә аз урынны биләп торды, беркайчан алгы сафка ыргылмады, ләкин, тырышып, бик күпне башкарган кеше. Ул Республика хастаханәсенә килгәч, бик авыр чорга туры килде – иске клиниканы яңарттылар, капиталь ремонт уздырылды. Көне-төне эшләгәнен хәтерлим, гел шунда булырга туры килде аңа, каршылыклар, авырлыклар да күп булды, тик ул һәрвакыт тыныч холкын саклап кала белде, үзе тирәдәгеләрне борчымады. Бу – зур сәләт.

Бүген иртән эндоскопия хирургиясенә нигез салучыларның берсе профессор Чугунов белән сөйләшкән идем. «Ул бит минем беренче бригада иде...» – ди, алар, бергәләп, Россиядә беренче эндоскопик операцияне башкарган. Ул – хирург та, оештыручы да. Алар гаиләләре белән шушы өлкәдә бит. Тормыш иптәше Гөлнара Ренатовна да – дәвалау идарәсе башлыгы. Бу – катлаулы тармакларның берсе. Әлеге гаилә тандемы республика сәламәтлек саклау тармагы үсешенә йөз тота иде. Татарстан лидер булуында Рөстәм Фәизовичның өлеше зур булды. Бик якты, ачык күңелле кеше иде. Бүген аның турында сөйләве дә авыр. Зур югалту.

21нче поликлиника да – сырхауханәләр челтәрендә алдынгы оешма. Пациентлары бик күп. Һәркайсы йөрәк аша уза. Бик күпләрнең гомерен коткарып калган кеше. Иң мөһиме – эшне дөрес итеп оештыра белү, ә бу – хирург булуга караганда да кыен.

Фото: © Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

Казанның 18нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Резеда Мансурова:

Үз эшенең чын остасы, беркайчан беркемне кире какмады. Бар кешегә булышып, проблемаларны хәл итеп, кешелекле, олы йөрәкле кеше иде. Бик кызганыч. Янәшә поликлиникалар булгач, бер-беребезгә булышып эшләдек. Поликлиника эше буенча гел киңәшеп тордык. Рентген, башка берәр җиһаз ватылса да, «сиңа җибәреп торыйм әле» дисәм дә, кире какмады. «Борчылмагыз, хәл итәрбез», – дип кенә җавап кайтара иде. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Зөфәр Насретдинов:

Мин 90нчы елларда Республика хастаханәсендә хирургия буенча 2 ел ординатура узган идем. Шул вакытта ул – интернатурада. Бик күпләр арасыннан ул миңа сәләтле кеше, талантлы хирург булып истә калган. Пөхтә, ипле, җаваплы. Хирургия бүлегендә бергә эшләдек, кичектергесез хирургиядә бергә кизү тордык. Аннары мин инде Чаллыга киттем, ул калды. Хастаханә җитәкчелеге дә шул вакытта ук аңа игътибар иткән дип беләм, тиктомалга гына анда калдырмаганнар инде аны.

Рөстәм Гайфуллин җитәкләгән поликлиниканың матбугат хезмәте белән элемтәгә чыктык, тик әлегә мәрхүмнең хезмәттәшләре, коточкыч хәбәрдән тетрәнеп, нидер әйтер халәттә түгел, дип җавап бирделәр. Поликлиниканың сайтында исә, коллектив кайгыруын белдерә һәм Рөстәм Фәизовичның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре җиткерә, дип язылган.

Республика клиник онкологик диспансерның баш табибы урынбасары Илсур Шәймәрданов:

Рөстәм Фәизовичны күптән беләм. Беренчедән, без бер вакыттарак укыдык: ул – 1966, мин 1967 елгы. Мин аны РКБ хирургы, аннары баш табиб урынбасары булган чагыннан яхшы хәтерлим. 2010-2018 елларда, сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләгән вакытта, ул республиканың иң төп, җитди клиникасын җитәкләде. 8 ел андый хуҗалык белән җитәкчелек итү оештыру сәләтеннән башка булмас иде. Без аны җаваплы, кешелекле, намуслы табиб буларак беләбез. Нинди генә вазифада булса да, җаваплылыгы, планлаштырган эшне башкара белүе күренеп тора иде.

Татарстанның барлык онкологлары, Республика онкодиспансер коллективы исеменнән Рөстәм Фәизовичның гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен белдерәм. Бу – ул идарә иткән поликлиника гына түгел, республиканың бөтен сәламәтлек саклау идарәсе өчен зур югалту.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Телеграм каналында: «Гаиләсенә, якыннарына, Татарстанның бөтен медицина берләшмәсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Бик талантлы табиб, акыллы җитәкче, позитив, шат күңелле кеше, бик яхшы ир, әти һәм дусның гомере өзелде. Меңләгән кешенең йөрәгендә Рөстәм Фәизович турында якты истәлек сакланачак! Урыны җәннәттә булсын!» – дип язып калдырган.

  • Рөстәм Гайфуллин 1966 елның 6 сентябрендә Казанда дөньяга килгән. 1989 елда «дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан медицина институтын тәмамлаган. 1990 елда – интернатура, хирургия, 2014 елда Казан дәүләт медицина академиясендә сәламәтлек саклауны һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеген оештыру буенча профессиональ әзерлек узган.
  • 1989-1990 елларда – Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге табиб-интерны. 1990-1993 елларда – Казанның 18нче хастаханәсенең үлекле хирургия бүлеге хирургы. 1993-2006 елларда Республика клиник хастаханәсенең хирургия бүлеге табибы. 2006-2010 елларда – Республика хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары. 2010-2018 елларда – Республика клиник хастаханәсенең баш табибы. 2018 елдан – 21нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы.
  • ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» Күкрәк билгесе, ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, «Татарстанның атказанган табибы» Мактаулы исеме, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Президенты Рәхмәтенә лаек кеше.

Рөстәм Гайфуллин белән бәхилләшү урыны һәм вакыты соңрак билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100