Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВдагы «Нәсыйхәт» тапшыруы режиссеры Рифат Йосыпов вафат

news_top_970_100
ТНВдагы «Нәсыйхәт» тапшыруы режиссеры Рифат Йосыпов вафат

ТНВ режиссеры Рифат Вәкил улы Йосыпов вафат. Ул соңгы 20 елда «Нәсыйхәт» дини тапшыруның режиссеры иде. 

Бу хакта «Интертат»ка тапшыруның алып баручысы Ләйсирә Фазлыева әйтте. Аның әйтүенчә, Рифат Йосыпов көздән бирле авырып йөргән. Соңгы айда авыруы көчәйгән. Бүген кич исә вафат булган.

Рифат Вәкил улы 1961елның 12 апрелендә Казанда туган. Казан театраль училищесын тәмамлаган. 

1988 елдан 2022 елның сентябренә кадәр телевидениедә эшләде, соңгы 20 елда «Нәсыйхәт» телевизион тапшыруының режиссеры иде. Көз, сәламәтлеге белән проблемалар булу сәбәпле, телевидениедән эштән киткән булган. 

Рифат Йосыповның хатыны Фәридә шулай ук телевидениедә эшли. Аларның уллары Данил күптән түгел армиядән кайтты. 

Хушлашу иртәгә «Казан нуры» мәчетендә якынча 11.00-12.00 сәгать тирәсендә. Төгәл вакыты соңрак билгеле булачак.

Рифат әфәнденең урыны җәннәттә булсын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100