Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлеме сәбәбен полиция тикшерә» – яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат

news_top_970_100
«Үлеме сәбәбен полиция тикшерә» – яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат
Социаль челтәрләр

Кичә яшь җырчы Динар Рәхмәтуллин вафат булган. Интернетта таралган мәгълүматның дөреслеген «Интертат» хәбәрчесенә аның якын туганы Диана Раимбекова раслады. 

Якыннары әлегә Динарның үлеме сәбәбен сөйләргә теләми. «Полиция тикшерә», – диде Диана.  

Динарны иртәгә туган ягы Башкортстанның Янаул шәһәрендә җирләячәкләр. Диана сүзләренчә, Динарның җәсәден бүген Казаннан Янаулга алып кайталар. 

Динарның дусты, продюсер, «Тайпан» төркемен оештыручы Роман Сергеев Динарның үз көче белән күтәрелгән артист булуын әйтте. «Безне иҗат һәм бер үк юнәлештәге җырлар язу бәйли иде. Аның белән әле шушы көннәрдә генә трек яздырдык. Планнарыбызда әле бик күп җырлар яздыру иде. Әзер проектларыбыз да калды. Ләкин без аларны Динар истәлегенә дөньяга чыгарырбыз, туганнары каршы килмәс, дип уйлыйм», – диде ул.

Романга да дустының үлеме сәбәбе билгеле түгел.  «Студиядә үлгән, дигән сүзләр дә йөри. Көн дәвамында барысы да билгеле булыр дип уйлыйбыз», – диде Роман. «ВКонтакте» төркемендә, танышлары студиядә мәетен тапканнар, дип язалар.

Динар Рахматуллин рус телендә җырлый иде. Аның «Мама», «Снова день, снова ночь» дигән популяр җырлары бар. Аның «Тик Ток» аккаунтына ярты миллионга якын караучы язылган. 

Динар Рахматуллинның үлеме турында рәсми мәгълүмат булмау сәбәпле, танышлары әлегә кадәр моңа ышана алмыйлар. 

Динарның туганы халыкка мөрәҗәгать иткән. Ул бу хәлнең хайп булмавын, мондый әйбер белән шаяртырга ярамаганлыгын әйтә. 

Динар Рахматуллинның популяр җырлары: 

«Снова день, снова ночь»

«Мама»

Социаль челтәрләрдә Динарның иҗатын яратучылар җырчының ни сәбәпле вафат булуы белән кызыксына, күбесе «причина смерти» дип сорый. Төрле фаразлар язучылар бар, әмма әлегә рәсми мәгълүматлар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100