Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Наилә Әүһәдиева юл фаҗигасендә һәлак иренә: «Барысы да шундый матур башланган иде...»

news_top_970_100
Наилә Әүһәдиева юл фаҗигасендә һәлак иренә: «Барысы да шундый матур башланган иде...»

Уфада яшәүче яшь җырчы Наилә Әүхәдиева социаль челтәрләрдә, фаҗигале һәлак булган ире Рөстәмгә багышлап, язма урнаштырган.

«Әлеге искиткеч матур фотоларны кую өчен 8 октябрь көнен көттек. Ситса туебыз, һәм без матурлар…

Бүген 17 сентябрь – синең кызыбыз белән мине калдырып китүеңә төгәл 1 атна узды…

Барысы да шундый матур башланган иде...

Кыска гына вакыт эчендә син мине үзеңнеке иттең, ә мин үз гомеремдә дә берәр кешене шулай каты яратырмын дип уйламаган идем. Минем өчен безнең туй – иң матур туй, безнең никах – иң матур никах булды, һәм боларның барысы да – синең тырышлык белән, матурым.

Бу ел эчендә безгә күп сынаулар аша узарга туры килде. Син мине көчле булырга өйрәттең, тик синсез түгел… Син минем өчен якын дус, яраткан ирем, абыем, хәтта минем тамашачым да идең.

Син берәр кая киткәндә, кайтыр вакытың җиткәнне минутлап көтә идем. Сине башка беркайчан да кире кайтмаячагыңны йөрәгемә ничек аңлатырга?

Кызыбызга синең нинди искиткеч кеше булганыңны аңлата алырмын, дип ышанам. Синең дәвамчың – кызыңны лаеклы итеп тәрбияләргә сүз бирәм.

Сине якты истәлегеңне йөрәгемдә мәңге сакланыр. Мин сине бик нык яратам», – дип яза Наилә шәхси сәхифәсендә.

Танышлары, дуслары җырчыга: «Аллакаем ярдәмеңнән ташламасын»;

«Бернинди сүз белән дә тынычландырып булмый. Аллакаем ярдәменнән калдырмасын, сабырлыклар бирсен»;

«Наилә, үзем дә шул ук хәлне кичердем. Иптәшегезнең урыннары җәннәттә булсын. Сабыегыз исән-имин генә булсын»;

«Кызыгыз хакына көчле булыгыз. Без барыбыз да бу дөньядан китәчәкбез. Һәр кешенең үз вакыты»;

«Бик кызганыч. Шундый яшьләр арабыздан китеп бара»;

«Аллаһы Тәгалә зур сабырлыклар бирсен сезгә, ирегезнең әти-әнисенә. Кызыгыз өчен булса да сынмагыз, сыгылмагыз. Көчле булырга тырышыгыз. Рөстәмнең урыннары җәннәт түрләрендә булсын, тирән кайгыгызны уртаклашам», – дигән сүзләр язып калдырганнар.

Әлеге авырны хәбәрне ишетми калганнар арасыннан: «Ирегез белән нәрсә булды?», «Инфарктмы?» – дип сорашучылар да бар.

Наилә Әүһәдиеваны ире Рөстәм Минияров юл фаҗигасендә һәлак булды. Машина бәреп, баш миенә җитди зыян килгән гаилә башлыгы, 1 атна комада ятканнан соң, мәңгелеккә арабыздан китеп барды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100