Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яльчикта һәлак ана белән 2 бала хакында: «Ходай аларга ни өчен мондый җәза бирде икән...»

29 июль көнне Мари Элдагы Яльчик күлендә ял итүчеләр коточкыч гарасатка юлыкты. Кызганыч, табигать бәла-казасының корбаннары да бар. Ял үтү урынында палаткаларына агач авып 8 кеше, шул исәптән 3 бала үлде. “Интертат” фаҗига корбаннары - ике кечкенә сабые белән һәлак булган Гөлнара Сәлимованың якыннары белән аралашты.

news_top_970_100
Яльчикта һәлак ана белән 2 бала хакында: «Ходай аларга ни өчен мондый җәза бирде икән...»
социаль челтәрләр

«Соңгы шимбә киче...»

Узган ялларда баш күтәреп булмаслык эссе көннәр яшенле яңгырлар, көчле давыл белән алышынды. Гарасат халыкка бик зур зыян салды. Кызганыч, табигать бәла-казасы кеше гомерләрен дә аямады. Соңгы мәгълүматлар буенча, 29 июльдә чыккан давыл нәтиҗәсендә, Идел буе федераль округында 10 кешенең гомере өзелгән, 76 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Фото: © социаль челтәрләр

Татарстаннан гарасат аркасында 9 кеше һәлак булган. Лаеш районында ялда чакта 14 яшьлек кыз бала үлгән, дип язган идек.

Һәлак булучыларның 8е – 29 июль көнне Мари Элдагы Яльчик күле яр буенда ял итүчеләр. Алар Татарстанның Питрәч һәм Яшел Үзән районнары кешеләре булган. Фаҗига корбаннары арасында әле яши генә башлаган 3 сабый да бар…

Яльчик – «Мари Чодра» милли паркы эчендә эчендә урнашкан зур, матур күл. Казаннан артык ерак булмау сәбәпле, әлеге «табигать могҗизасы»н татарстанлылар да үз итә. Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, ул көнне дә күл буена халык агылган гына. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да Яльчикта 29ы көнне 500дән артык машина булуы билгеле.

Фото: © социаль челтәрләр

Безнең халык «булмас әле» дип кул селтәргә, барысын да Ходайга тапшырырга ярата. МЧСтан давыл чыгу ихтималы турында кисәтү смслары килсә дә, чалт аяз, эссе көн халыкны күл буена тартып китерә. Һава торышы кичкә таба кисәк үзгәрә – бозлы яңгыр яварга тотына. Көчле давыл күтәрелеп, фаҗига килеп чыгуына сәбәп була. Җил озын-озын агачларны сындыра башлый. Алар палаткалар, ял итүчеләрнең машиналары өстенә ава….

Бу хәлләрдән соң интернетта туристларның автомобиль регистраторына төшерелгән видеосы таралды. Аннан күренгәнчә, давыл санаулы мизгелләр эчендә күтәрелгән. Башта машина тәрәзәсенә шак-шок килеп боз ява башлый. Агачларның чайкалуыннан җилнең көчәйгәннән-көчәя баруы аңлашыла. Кайтыр юлга кымшанган бер машинаның алдына юан-юан агачлар авып төшә. Алар полоса белән кисеп барган кебек тагын-тагын сыналар.

Видео буенча фикер йөртсәк, боз яуганнан соң агачлар сына башлаганчы нибары 2 минут вакыт узган. Кеше гомерләрен мизгелләр хәл иткән. Ни булганын аңышырга өлгермәгән туристлар палаткалар, машиналар эченнән чыгып җитешә алмаган... Эш атнасын йомгаклап, матур табигать белән хозурланырга, көч җыярга килүче 8 кеше өчен әлеге шимбә киче соңгысы булып чыга.

Давыл корбаннары – Гөлнара Сәлимова һәм аның 2 баласы турында: «Тормышның тәмен белеп яшәргә өлгерми калды»

Һәлак булганнар арасында Питрәчнең Көек бистәсендә яшәгән Гөлнара Сәлимова да бар. Ул бирегә ире Ринат, 2 яшьлек кызы Ясминә һәм нибары 2 айлык кызы Сафия белән килгән була. Сәлимовлар табигать кочагына гаилә дуслары белән кузгалалар. Агачлар ава башлаган мизгелдә гаилә палатка эчендә утыра. Гаилә башлыгы исән – ул бүгенге көндә авыр хәлдә хастаханәдә ята. Тормыш иптәше Гөлнара белән ике баласы, кызганыч, котылып кала алмый.

Гөлнара тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районыннан. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, Гөлнара Казанга юл тота. Татарстан Фәннәр академиясендә халык иҗаты бүлегенең гыйльми хезмәткәре булып эшли, диссертация яклый. Декретка киткәнче, Казан кооператив институтында эшли.

Ире Ринат белән дә Гөлнара Казанга килеп урнашкач таныша.

Стәрлебашта да, Питрәч районының Көек авылында да бүген кайгы көне. Якыннары сүзләре белән әйткәндә – «өч фәрештәне» иртәгә Стәрлебашка алып кайтып соңга юлга озатачаклар. Авылда аның газиз әнисе һәм 40 яшьлек хаста апасы гомер кичерә. Себергә китеп эшләп йөрүче бертуган энесе дә апасы һәм кечкенә туганнары белән хушлашырга өлгерү өчен кайтыр юлга чыккан инде.

Гөлнараның әнисе ягыннан туганнан туган сеңлесе Илүзә Сөләйманова Гөлнараны бары тик яхшы яктан гына искә алды.

«Фәрештә кебек барлык кешеләргә карата мәрхәмәтле, гел елмаеп кына торучан, бер сүз белән әйткәндә, искиткеч кеше иде ул апам.

Бик яшьли әтисез калды…Үзем дә әтисез үскән бала буларак, Гөлнараның хис-кичерешләрен бик яхшы аңлыйм.

Булачак ире Ринат белән Гөлнара Казанда табышкан иде. Араларыбыз ерак булу сәбәпле, Ринат белән еш аралашырга туры килмәде безгә. Ләкин апам аны ошатып сайлаган икән, мин ышанып әйтә алам – бик яхшы кешедер.

Ринат белән апам 2020 елда туй уздырдылар. 2021 елда – Ясминәбез, ә быел кечкенә Сафия дөньяга килде.

Фото: © https://vk.com/id78653295

Сәяхәт итәргә яраттылар, дип тә әйтә алмыйм… Дөресен генә әйткәндә, алар әле ныгытып тормышының тәмен белеп яшәргә дә өлгерми калдылар… Әле моннан берничә ай элек кенә ипотекага фатир алганнар иде. Балалар бөтенләй яши генә башлаган килеш мәңгелеккә күзләрен йомды. Кечкенәсенә нибары 2 ай бит… Аллаһы Тәгалә аларга ни өчен мондый җәза биргән икән…

Яңа туган Сафияне бик күп туганнарыбыз күрергә өлгерми калды. Үзем дә алар янына барып, кечкенә туганым белән танышырга өлгерми калуым өчен бик нык үкенәм.

Гөлнараның әнисе Рима апага, абыйсына ничек авыр икәнен күз алдына китерүе дә кыен. Балаңны, ике оныгыңны берьюлы югалт әле син… Ринатның да хәле бик авыр. Ул аңына килсә ярар иде дип, көн-төн дога кылабыз…

Барыбызга да бу коточкыч хәлләрне үткәреп җибәрергә Ходай көч бирсә иде… Бүген Гөлнара белән сабыйларны Башкортстанга алып кайтачаклар… Энесе кайтып җитү белән үк фәрештәләребезне соңга юлга озатачакбыз», – диде Илүзә.

«Күрәчәкләренә каршы табигатькә чыгып киткәннәр»

Гөлнараның яшьлек дусты, студент елларында танышып, хәзер дә аралашып яшәгән иптәш кызы Гөлгенә Хәлиуллина сүзләренчә, авыл балалары булгач, Гөлнара да, ире Ринат та табигатьне бик яратканнар. «Бу хәерсез көнне дә күрәчәкләренә каршы табигатькә чыгып киткәннәр инде алар», – ди Гөлгенә.

Аның сөйләвенчә, Гөлнара ачык йөзле, мәрхәмәтле, бик тә яхшы кеше булган. «Ире Ринат белән дә бер-берсен хөрмәт итеп, яратышып яшәделәр. Гомерләре генә бик кыска булды шул Гөлнарамның. Аның кебек яхшы кешеләр бик сирәк бу дөньяда… Аның белән дуслаштырганы өчен Ходайга гомер рәхмәтле булачакмын…» – ди ул.

Фото: © https://vk.com/id78653295

«Әлеге хәбәрне ишетеп, барыбыз да шок халәтендә калдык»

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов:

«Бу – коточкыч зур фаҗига. Әлеге хәбәрне ишетеп, без барыбыз да шок халәтендә калдык, дип әйтер идем. Гөлнара 2014 елда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, безнең институтка аспирантурага керде. Аның кандидатлык темасы тылсымлы татар әкиятләренә багышланган иде.

Фото: © Олег Хисамовның шәхси архивыннан

Бик тырыш кыз иде, темасына да кереп китеп, җентекләп өйрәнгән иде. Бездә эшләгәндә халык иҗаты бүлегендә хезмәт куйды. Томск өлкәсе, Арча, Башкортстанның Стәрлебаш районнарына фәнни экспедицияләргә дә барды. Халык иҗат әсәрләрен туплау һәм анализлау белән шөгыльләнде. Тормышлары үзгәрү сәбәпле, безнең институттан китте. Соңгы елларда Казан кооператив институтында эшләде», – диде Олег Хисамов элекке хезмәттәше турында.

Фото: © Олег Хисамовның шәхси архивыннан

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чын күңелдән Гөлнараның әнисе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгаләнең аларга күркәм сабырлыклар бирүен тели.

«Әнисе: «Берәү генә дә түгел, өчәү бит алар, Ходаем», – дип үкси-үкси елый»

Гөлнараның Стәрлебаштагы күршесе (исемен әйтмәвемне үтенде) сүзләренчә, Гөлнара соңгы тапкыр туган якларында узган җәйдә торып киткән.

«Гөлнара тырыш, акыллы, эшкә дә бик шәп кыз иде. Укыган вакытта да, бәби тапканчы да әнисе янына гел кайтып йөрде. Баласы кечкенә чакта бик кайта алмады. Авырлы чакта да андый ерак юлларга чыкмады. Узган ел җәй көне кызы Ясминә белән бик озаклап торып киткәннәр иде. Шушы урамнардан коляска этеп йөргәннәре бүгенгедәй күз алдымда тора. Әрәмнәр булды авылыбызның бер дигән кызы.

Гомерсез булган инде бәбекәем. Минем балалар белән бергә уйнап үскән бала ул Гөлнара. Без урамыбыз белән бер гаилә кебек яшибез. Шулхәтле кыен бу хәбәрдән безнең барыбызга да… Әле шушы фаҗига буласы кичтә җыйнаулашып капка төбендә утырдык. Әнисе: «Кияү Гөлнара белән оныкларны 15 август көнне кайтарып куя. Азрак торып китәчәкләр. Ике яшь бала белән авыр инде аңа, азрак булышыр идем, ял иттерер идем үзен», – дип утырды.

Гомумән, Гөлнараның бик куанычлы вакыйгалар белән сөенеп йөргән көннәре иде. Май башында кечкенәләре Сафияләре туды бит инде. Аннан 1 ай да узмады яңа фатир алдылар. Әнисе белән бергәләп куанышкан идек Гөлнараның матур итеп яшәгәненә. Ходай шулай язгандыр инде.

Фото: © https://vk.com/id78653295

Рима апа икенче оныгын күрергә өлгердеме соң?

Ул Гөлнара бәби тапкач та аларга барып, атна-ун көн торып кайткан иде. Бәби табу йортыннан каршы алып, азрак бәби карашып кайтты әнисе. Гөлнара кайта алмаганда әнисе гел чыгып китте инде, ничек түзсен күрешмичә әни йөрәге.

Әнисенең хәле бик авырдыр инде…

Әнисенә шимбә төнендә хәбәр иткәннәр. «Берәү генә дә түгел, өчәү бит алар, Ходаем», – дип үкси-үкси елый инде. Без гел янәшәсендә, үзебезчә терәк булырга тырышабыз да, аның белән генә хәлен җиңеләйтеп буламыни. Дарулар, уколларда гына тора.

Гөлнараның энесе еракка китеп эшләп йөри. Ул да кайтырга чыкты Сахалиннан. Иртәгә кичкә генә кайтып җитәчәк. Гөлнараларны бүген төнлә алып кайтып җиткерәчәкләр. Энесен көтәрләрме, иртәгә төшкә кадәр җирләрләрме инде, белмим… Бүген әле үзем эштә булгач, хәлләрен белешә алмадым…

Әниләренең теләге буенча, Гөлнараны да, сабыйларны да авылга алып кайтырга булганнар. Баласын читтә калдырасы килми шул бер кешенең дә. Әниләре янәшәсендә ятсыннар дип, сабыйларын да Гөлнара белән бергә куячаклар, – дип сөйләде ул.

Гөлнара белән ике баласын туган ягына алып кайту һәм җирләү өчен интернетта матди ярдәм җыялар. Акчаны : 4276 0600 1429 2828 (Сбербанк) номеры буенча, Гөлнараның әнисе Рима Фәрит кызы исеменә күчерергә мөмкин.

Яшел Үзәндә дә бүген давыл вакытында һәлак булган кешеләрне җирләгәннәр. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.

Ике ир-ат һәм бер хатын-кыз ял иткән палаткалар ауган агачлар астында кала. Бу вакытта алар белән бер палаткада булган балаларга зыян килми. «Агач ике янәшә торучы палатка өстенә ауды. Бер палаткадагы гаилә, икенчесендәге ир-ат һәлак... Барысы да бик тиз булды, нәрсәдер эшләргә, ярдәм итәргә өлгерә дә алмый калдык», – дип сөйләгән бу хакта телеканалга вакыйгалар шаһите.

Давыл вакытында җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның ире Илсур белән кызы Сәфинә һәм башка туганнары да Яльчик күле буенда ял иткән. Аларның могҗиза белән генә исән калулары турында язган идек.

Давыл башланганчы Яльчиктан китеп өлгергән гаилә турында түбәндәге язмада:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100