Дамир Гыйсметдин турында иҗатташлары: «Язылмаган әсәрләр алып китә кешене...»
Язучы-сатирик, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Дамир Гыйсметдин 74нче яшендә бакыйлыкка күчте. Кичә, 5 ноябрь көнне, әнә шундый хәбәр килеп иреште.
«Интертат» мәрхүм турында истәлекләр туплады. Бик күпләр Дамир Гыйсметдинның шигырьләре көйгә бик җиңел салынуын билгеләп узды.
– Без аның белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә идек, без якташлар, икебез дә Чувашстаннан.
Тормышта җитди кеше кебек күренсә дә, ул күбрәк юмористик әсәрләр язды, «Чаян» журналында эшләде. Әсәрләре күп түгел, тик алар барысы да бик кызык, җиңел тел белән язылган. Аны укуы рәхәт. Ул җыр өчен иҗат итә торган шагыйрь булды, аның җырларын бик күп популяр артистлар башкара. Канададан кызы кайтканын көтү сәбәпле, иртәгә генә җирләнә, – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
«Журналдагы эш күләме бөтен энергиясен алгандыр, дип уйлыйм»
Язучы Камил Кәримов һәм Дамир Гыйсметдин «Чаян» журналы редакциясендә хезмәттәшләр булганнар.
– «Чаян»да эшләгән һәр кеше бертуганым кебек. Сәхнәдән дә әйткәнем бар: «Юмор язган кеше – минем «родной брат» ул». Дамир Гыйсметдин тыйнак кына булды, ашыкмыйча гына эшләде. Ул язучы булып туган, ләкин журналдагы эш күләме бөтен энергиясен алгандыр, дип уйлыйм.
Мин үзем дә, «Чаян»да эшләгәндә, язылмый калган әсәрләр күп булды. Роман да яза алмадым хәтта. Журнал эше вакытны бик ала ул: айга 4 сан чыга – 2 татарча, 2 русча, һәммәсендә без катнашабыз. Дамир Гыйсметдин, җиң сызганып, «Чаян»ны яратып эшләгән кеше, шуңа мин аның күңелендә бик күп әсәрләре язылмый калгандыр, дип уйлыйм. Бу инде – трагедия, әлбәттә, ләкин Дамир Гыйсметдин дигән шәхес бар. Мин аңа берлеккә кергәндә рекомендация дә яздым.
Язылмаган әсәрләр алып китә кешене. Ул йөрәктә таш булып утыра. Клапаннарга комачаулый башлый. Баш миенә кереп утыра. Язылмаган әсәрләр тынгы бирми, шулар кешенең сәламәтлеген кимерә, шуңа күрә талантлы кешеләрнең күбесе кыска гомерле, – ди Камил Кәримов.
«Нәкъ җыр өчен иҗат ителгән аның шигырьләре»
Җырчы Асылъяр сүзләрен Дамир Гыйсметдинов иҗат иткән «Сөю хакына» һәм «Үткәннәрне булмый яратып» җырларын башкара.
– Аның һәр шигыре – бер тарих. Кичерешләре йөрәк аша үткәрелгән булгандыр дип уйлыйм. Шигырьләренең тарихын белмәсәм дә, миңа шулай тоела иде. Ул җырлаганда ук сизелә, аның сүзләре җиңел истә кала иде. Бәйләнеш, мәгънә, эзлеклелек бар иде аның шигырьләрендә. Нәкъ җыр өчен иҗат ителгән аның шигырьләре.
Аларның Габдеразак Мингалиев белән – иҗади тандем. Алар бик күп матур җырлар иҗат итте. Мин баштан Габдеразак абый Мингалиев белән таныш идем, аннары «Сөю хакына» җыры аркылы Дамир абый белән таныштым. Ул Бөтендөнья татар конгрессында эшли иде ул чакта. Соңгы 1-2 елда элемтә булмады, аңа кадәр хәбәрләшеп тордык.
Дамир абый җырларын үзе тәкъдим итә иде. Ул минем «Үткәннәрне булмый яратып» дигән җырымны бик көтте. Шактый гына – 2-3 ел йөрде ул «сумкада». Аранжировкасын да ясаткан идем, ләкин тамашачыга чыгармадым, флешкада гына иде. Дамир абый «нишләп һаман чыгармыйсың» дип бик борчылган иде. Мин аңа: «Дамир абый, ошамый әле ул миңа», – дип әйтә килдем. Аннан җырны яздыргач, аңа җибәрдем дә, рәхмәтемне әйтер өчен, конгресска да барган идем, шунда бик шатланган иде. «Ярый әле алдагысын тыңлатмагансың, ярый әле хәзер яздыргансың, бу җыр өлгергән», – дип яратып кабул иткән иде.
Дамир абый матур җырлары белән татар җыр сәнгатен бик баетты, – ди Асылъяр.
«Үз юмор осталыгы, йомры сүзле булуы, тормышка карашы сокландыра иде»
Дамир Гыйсметдиновның «Күңелең сынмасын» исемле моңсу җыры Рөстәм Закиров башкаруында бик зур танылу алды.
– Дамир Гыйсметдин белән аралашып яшәдек. Татар конгрессында эшләгәндә, Кыргызстанга, Үзбәкстанга бергәләп барырга туры килде. Үз юмор осталыгы, йомры сүзле булуы, тормышка карашы сокландыра иде аның. Шигырьләре, дөньяга үзенең карашы белән стандарт булмаган кеше иде ул. Туган җанлы кеше. Әтиләре белән дә аралашырга туры килде, бик зыялы кеше.
Соңгы вакытта авырганын да белә идем, тик, барыбер, китәргә яшьрәк иде шул әле... Җылы хисләр генә калды аның белән аралашудан. Иртәгә – соңгы юлга озату кичәсе, шунда барырга иде.
«Күңелең сынмасын» җырына килгәндә, аны 1998 елда яздырдык. Җырның көй авторы Ваис Бәйрәмов тәкъдим итте аны миңа. Ул җыр халык арасында үзебез дә көтмәгән дәрәҗәдә бик популярлык казанды. Туганына аталып язылган җыр ул. Алар аны башта Закир Шаһбанга тәкъдим иткән дип беләм. Аннары Ваис Бәйрәмов миңа тәкъдим итте дә, безнеке уңышлы килеп чыкты. Иртәнге 4тә «Дулкын» радиосында яздырылган җыр ул. Аның сүзләренә тагын 5-6 җырым бар репертуарымда, – дип сөйләде Рөстәм Закиров.
«Яхшы җыр тиз туа ул»
Композитор Ваис Бәйрәмов Дамир Гыйсметдин белән уртак дистәгә якын җыры булуын әйтте.
– Яхшы кеше иде Дамир абый. Без аның белән җыр өлкәсендә күп еллар бергә эшләдек. 10га якын җырыбыз бар. «Кыр чәчәкләре юатыр...», «Төшләремә кердең», «Әнкәй» һәм башкалар. Аларны Рөстәм Закиров, Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева һәм башка җырчылар башкара.
«Күңелең сынмасын» җырының тарихына килгәндә, көтмәгәндә генә аның бертуган сеңлесенең ире үлеп киткән. Шул сеңлесенә багышлап язган җыр ул.
Яхшы җыр тиз туа ул. Сүзләрен мин алгач та, 1 сәгать эчендә язылды ул җыр. Шигырь укып карауга, шундук көй дә килеп чыкты. Без бу җырны аның белән уйлашып, Рөстәм Закировка бирергә уйладык. Иң беренче ул җырлады. Салават Фәтхетдинов та башкарды ул җырны, – дип уртаклашты Ваис Бәйрәмов.
Дамир Гыйсметдинны соңгы юлга озату иртәгә сәгать 10.00 да «Казан нуры» мәчетеннән булачак.
- Дамир Минсәгыйрь улы Гыйсметдинов 1949 елның 25 гыйнварында Чувашстанның Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә.
- 1971 елда ул Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
- 1975-1990 елларда «Чаян» журналында эшли.
- 2002 елдан ул – ТР Язучылар берлеге әгъзасы.
- 2003 елдан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара.
- 10 ел дәвамында Д.Гыйсметдинов «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек итә, хәбәрче булып эшли. Шул ук вакытта аның язмалары матбугат битләрендә дә дөнья күрә.
- Дамир Гыйсметдин укучыларга язучы-сатирик, шагыйрь һәм күпсанлы эстрада җырлары авторы буларак та яхшы таныш.