Яльчикта һәлак Айрат Хәялиев турында: «Аллаһы Тәгалә үзен алса да, кызын саклап калган»
«Ул көнне шаярыштык, көлештек, чәй эчтек, су кердек. Менә шундый шат килеш күңелләребездә калыр инде икесе дә», – ди якыннары Яльчик күле буендагы давылда һәлак булган туганнар Айрат Хәялиев белән Линар Вахитов турында. Мәрхүмнәрнең туганнары «Интертат»ка әлеге куркыныч көн вакыйгаларын сөйләде.
Инде ничә көн татарстанлылар Яльчик күлендә булган фаҗига шаукымында яши. Узган ялларда Мари Элның иң популяр ял итү урыннарының берсе булган Яльчик күлендә гарасат булды. Кызганычка, давылның корбаннары да бар. 29 июль киче 8 кеше (шуның 3се – балалар) өчен бик аяныч тәмамланды.
«Берсенең дә Көмеш күлгә кадәр барып йөрисе килмәде, Яльчикта тукталырга булдык»
Яшел Үзәннән Айрат Хәялиев белән Линар Вахитовлар да ял итәргә барып әҗәлләрен очратырбыз дип, һич кенә дә уйламаганнардыр.
Мондый хәлләр килеп чыгар дип, башыбызга да килмәде, – ди ул куркыныч көнне үзе дә Яльчикта булган мәрхүм Айрат Хәялиевның бертуган энесе Азат Хәялиев. – Һава торышы яхшы булганда табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Мари Эл республикасына быел өченче тапкыр баруыбыз. Моңа кадәр Көмеш күл (Серебряное) янында туктала торган идек. Бу юлы да абый белән дусларыбызны шунда барырга үгетләдем. Көмеш күл Яльчиктан ераграк, аңа кадәр тагын 20 чакрым тирәсе барырга кирәк. Палаткалар, әйберләрне җыйнаганчы шактый вакыт узды, без барып җиткәнче караңгы төшә башлады. Берсенең дә Көмеш күлгә кадәр барып йөрисе килмәде, Яльчикта тукталырга булдык, – дип сөйли ул.
«Палатканың тамбур өлешенә өч агач ауган… Айрат белән Линар шунда булган»
Азат белән абыйсы Айрат, өченче буын туганнары Линар һәм Казаннан килгән дуслары составындагы 9 кешелек компания туплана. Төнне дуслар Яльчикта уздыра. Шимбә көне дә су коенып, балык тотып, кызынып, бик күңелле уза. Ә кичкә таба давыл куба... Тик абыйсы һәм туганының үлеменә китерәчәк гарасат башланганны Азат ишетми – ул аерым палаткага йоклап, ял итеп алырга дип кереп китә.
Яңгыр ява башлау белән, барысы да зур палаткага кереп качканнар. Ике ягында икешәр кешелек «бүлмәләре» бар ул палатканың, ә уртасында тамбур. Өстәл-урындыкларны да тиз-тиз палатка эченә ташыганнар. Һава торышы бозылырга чама белән 2 сәгать кала йокларга кереп киткән идем мин. Азрак ял итәрмен дә, торып чыгармын дип уйладым. Ул вакытта күк йөзе чалт аяз калды, кояш кыздырды, – ди ул.
Азат җил дулый башлаганны да, кешеләр кычкырышканны да ишетми, тирән йоклаган. Ауган агачларны пычкы белән кискән тавышка гына уянып китә.
Мин чыкканда, безнең палатка янына халык җыелган иде инде. Бөтен җирдә агач ботаклары ята. Палатканың тамбур өлешенә өч агач ауган… Айрат белән Линар шунда булганнар. Айратның кызы палатканың уң бүлемендә калган, агачлар ул урынга төшмәгән. Аңа гомумән зыян килмәгән, сыдырылган урыннары гына бар.
Тиз-тиз палатка эченнән үзләре чыга алырлык кешеләрне чыгарырга тотындык. Нык имгәнүчеләргә «ашыгыч ярдәм» килгәнче кагылмыйча тордык. Иң начары – «ашыгыч ярдәм» машиналары, агачлар ауган юллар, яңгыр сулары тулган чокырлар булу сәбәпле, фаҗига урынына бик озак килеп җитә алмады. Тулы приводлы, «ЗИЛ» кебек көчле машиналар гына үтеп керә алды ул урыннарга. Бер кызны «ашыгыч ярдәм» машинасы каршысына «ЗИЛ»га салып алып киттеләр.
Безнең белән булган дусларыбызның өчесе хәзер РКБда дәвалана, берсе – шәһәр хастаханәсендә. Тагын берсен, хәле стабиль булганга, хастаханәдән чыгардылар инде, – ди ул.
«Айрат белән Линарның җәсәден моргка үзем алып кайттым»
Өсте-өстенә ауган агачлар аша катафалклар да урман эченә үтеп керә алмый… Азатка Линар белән Айратның җәсәдләрен моргка үз машинасына салып алып кайтырга туры килә…
Дусларыбызны хастаханәгә озаткач, Айрат белән Линар янында коткаручылар белән мин генә калдым. Тикшерүчеләр үз эшләрен тәмамлаганнан соң, катафалк белешә башладык. Аларның монда кадәр килеп җитә алмаячагы көн кебек ачык иде. Машинаның утыргычларын җәеп, Айрат белән Линарның җәсәден моргка үзем алып кайттым. Коткаручыларның машинасы янәшәмнән барды.
Туганнарымны коткару мөмкинлеге юк иде. Судмедэскпертиза әйтүенчә, икесенең дә үлеме мизгел эчендә булган… Агач Линарның умырткасына, Айратның башына төшкән. Ул агачлар шулкадәр зур... Зыян күрмәгән дустыбыз палатка эченнән чыгу белән агачларны күчермәкче булып тотынган. Хәтта аңа ярдәмгә килгән ир-атлар белән дә күтәрә алмаганнар. Әйберләребезне алырга дип, кичә фаҗига урынына бардык. Безнең палаткага 40 ар метрлы агачлар ауган икән. Давыл агачларны полосасы белән шырпы сындырган кебек сындырып барган, – ди Азат.
«Безнең палатка өстенә 700 килограммлы агач төшкән»
Азат Хәялиевка соңыннан дуслары давылның ничек башланганын сөйләгән. «Без өстәл артында утыра идек. Кинәт кенә яңгыр коярга тотынды. Без өстәлләрне алып палаткага кердек. Башта агачлар чайкала башлады, аннары җиргә бик күп ботаклар очып төште. Җил көчәйгәннән көчәя барды һәм агачларны аударырга тотынды. Без палатканың ишекләрен тотып тордык», – диләр.
Алар барысы да палатканың ачык ягыннан күлгә таба карап торганнар. Ә агачлар арттан авып төшкән. Күргән булсалар, бәлки, барысы да чыгып котыла алган булыр иде.
Коткаручылар да мондый галәмәтне үз эш тәҗрибәләрендә беренче тапкыр күрүләрен әйтте. Өермә бүрәнкә кебек булып килгән. Башка кешеләр һәлак булган урыннарны да карадык. Анда диаметры яртышар метр булган агачлар ауган. Безнең палатка өстенә 700 килограмм агач төшкән, күз алдына китерегез. Әйберләребезне алыр өчен, ул агачларны пычкы белән кистек. Шуннан соң да бүрәнәләрне күтәреп читкә атуы авыр әле, – ди ул.
Линарны 30нчы, Айратны 31нче июль көнне Яшел Үзәндә соңгы юлга озатканнар.
Ул көнне шаярыштык, көлештек, чәй эчтек, су кердек. Менә шундый шат килеш күңелләребездә калыр инде икесе дә. Үләчәкләрен тоемламаганнардыр алар.
Ә менә бу көнне безнең белән Яльчикка тагын берничә дустыбыз барырга тиеш иде. Аларны, нигәдер, хатыннары җибәрмәде. Минем очрашып йөри торган кызым да соңгы минутта гына кире уйлады, – диде Азат.
Айрат Хәялиев турында: «Кызы өчен яшәде, кызы аның тормышының мәгънәсе иде»
Хәялиевлар гаиләдә 3 бала үскән. Тагын 1 сеңелләре бар. Әти-әниләре күптән вафат инде. Абыйсы Азат өчен терәк һәм иң якын дус булган.
Абый бик тә изге күңелле, ачык йөзле кеше иде. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була иде. «Юк» дип әйтүне белмәде. Күрешмичә калган бер генә көнебез дә булмый иде аның белән.
Кызганыч, тормыш иптәше белән гаилә тормышы барып чыкмады. Тик кызы өчен җанын бүлеп бирергә әзер булды ул. Кызы да гел «әтием-әтием» дип кенә торды, – ди Азат.
Айрат – уңышлы эшмәкәр булган, аның металл сату-алу буенча берничә ноктасы эшләгән.
Туганнан туганы Наилә Азгар Айратның бөтен туганнары өчен иң яхшы, иң юмарт абый булуын әйтеп үтте.
Бизнесы гөрләп барды. Кызыннан да, «племяник»ларыннан да беркайчан да акча жәлләмәде. Мораль яктан да, акчалата да гел ярдәм итеп торды. Бик изге күңелле иде. «Айрат абый» дип кенә тордылар аңа барыбызның да балалары, – ди күз яшьләрен тыя алмыйча Наилә ханым. – Атна саен диярлек дуслары, Азатның сыйныфташлары, икенче, өченче буын туганнарыбыз белән җыелышып табигатькә чыгалар иде алар. Бу фаҗига алдыннан да Ильинкада сеңелләренең гаиләсе белән ял иткәннәр.
Кызы хакына яшәде, Ясминә аның яшәвенең мәгънәсе иде. 11 ел ул аны калактан гына ашатмады инде, «кызым-кызым» дип кенә торды. Алар һәрвакыт бергә булдылар. Үзе барган бер генә җирдән дә калдырмады. Бу көнне Аллаһы Тәгалә үзен алса да, кызын саклап калган. Айрат соңгы елларда нык авырды, инсульт та кичерде. Барысын да кызы хакына җиңеп чыккан иде.
Бала бу хәлләрне үз күзләре белән күреп торган, бик авыр кичерә. Айрат гаиләсе белән 1 ел Кырымда торып кайткан иде. Бөтенләйгә шунда күченмәкче дә булдылар. Тормыш иптәшенең әнисе авырый башлагач, барысы бергә кире кайттылар. Евпаториядә якын дуслары калды. Шул дуслары әнисе белән Ясминәне ял итәргә Кырымга чакырган. Шушы көннәрдә китәләр, бала шунда азрак онытылмасмы, – диде Наилә ханым.
Линар Вахитов турында апасы: «Гаиләбез өчен үлеп торды»
Линар Вахитов турында бертуган апасы Гөлнара Сөнгатуллина:
Линарыбыз бик тыйнак, акыллы егет иде. Гаиләбез өчен үлеп торды.
Әти-әниләргә бу фаҗига турында шунда булган дуслары шалтыратып әйтте... Әни аеруча авыр кичерә, нибары 41 яшендә баласын гүргә салып куйды бит…
Линар зәркан остасы булып эшләде. Безнең бабайлардан килгән һөнәр бу. Борынгы бабайларыбыз гомер-гомергә зәрканчылар булган. Әнинең энесе дә ювелир. Ул әлеге шөгыльгә Линарны да өйрәтте.
Энем табигатьне, походларга йөрүне яратты. Эзләүчеләр отряды әгъзасы булып торды. Бөек Ватан сугышы елларында билгесез югалган солдатларны эзләү эшендә катнаша иде.
Энебезне шулай фаҗигале югалту бик аяныч», – диде ул.
Искә төшерәбез, 29 июльдә чыккан давыл нәтиҗәсендә, Идел буе федераль округында 10 кешенең гомере өзелде, 76 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Һәлак булучыларның 8е – 29 июль көнне Мари Элдагы Яльчик күле яр буенда ял итүчеләр. Алар арасында 3 бала да бар…
Вакытсыз, фаҗигале төстә арабыздан киткән фаҗига корбаннары туганнарының авыр хәсрәтен уртаклашабыз. Якыннарыгызның каберләре нур белән тулсын, урыннары охмахта булсын. Мондый авыр кайгыларны Ходай Тәгалә беребезгә дә күрсәтмәсен.