news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Театрларда ни хәлләр: әйбәте дә, гайбәте дә – кем китә дә кем килә, ни куя да ни җуя...

Татарстанның татар дәүләт театрлары әкренләп сезон тәмамлап ялга таралыша башлады. «Интертат» театрларның сезон уңышларын (һәм уңышсызлыкларын) барлады.

news_top
Театрларда ни хәлләр: әйбәте дә, гайбәте дә – кем китә дә кем килә, ни куя да ни җуя...
фото: Салават Камалетдинов, Рамил Гали, Владимир Васильев, "Татар-информ"/архив

Быелгы театр сезонның иң зур яңалыгы – Камал театрының Такташ урамындагы яңа бинага күченүе. Көтелгән булса да, театр аны көтелмәгән хәл итеп кабул итте кебек. Чөнки театр яңа бина өчен яңа спектакльләр, грандиоз шоулар әзерләмичә, гадәти итеп күчте дә куйды.

Сезонның төп интригасы – Камал театрының Татарстан урамындагы бинасы белән ни булачак – һаман да интрига булып кала бирә. Икенче интрига – Айдар Җаббаров Тинчурин театрының баш режиссеры булачакмы – анысы да интрига булып кала бирә. 4 ел Тинчурин театрын җитәкләгән Туфан Имаметдинов, хыялына ирешеп, үз театраль мәйданчыгын булдыра алачакмы – монысы да интрига. Исегездә булса, аның Тинчурин театрында соңгы чыгарган спектакле «Хыялга бер адым» – күпне вәгъдә итүче исем бит.

Бөтен интригалар чылбыр кебек бер-берсенә бәйләнгән. Әйдәгез, Татарстандагы татар театрларын берәм-берәм барлап чыгыйк.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры

3000 кешелек авылда иҗат итүче Әтнә дәүләт театрыннан башлыйк. Театр Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте буенча җомга көн кич белән сезонын япты да икенче көнне Абаканга очты. Биредә ул «Ай тотылган төндә» спектакле белән Милли театрлар фестивалендә катнашты. «Татарстаннан байтак театрлар катнашырга теләк белдергән, безне сайлаганнар», – диде, горурланып, Ленур Зәйнуллин. Аннан алда гына театр шул ук спектакль белән Сыктывкардан кайтты – биредә Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашты һәм Рәзилә Шәрифуллина «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә лауреат булды.

Бу сезонда театр Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» (режиссер – Рамил Фазлыев), А.П. Чеховның «Тәкъдим» (режиссер – Дамир Сидеев), ГИТИС белән уртак проект буларак, Островскийның «Яшен» (режиссер Анастасия Кудиярова) һәм алда телгә алынган «Остазбикә» (режиссер – Дамир Сидеев) спектакльләрен чыгарды. Гәрчә театрның баш режиссеры булса да, гәрчә әсәр федераль проектлар планына керсә дә, Рамил Фазлыев, өлгермәү сәбәбе белән, «Остазбикә»не чыгарудан баш тарткан, ди. Чөнки ул сезон азагында Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектаклен чыгарып йөрде. Хәтта «Рамил Фазлыев Тинчурин театрының баш режиссеры булырга тели» дигән сүз-гайбәт тә ишетелеп китте.

Театр җитәкчелегендә үзгәреш булмаса да, Әтнәнең үзендә глобаль үзгәреш булды – хәзер Әтнә районы Башкарма комитетын Рөстәм Хисамиев җитәкли. 1991 елдан Әтнә районы администрациясе башлыгы, 2005 елдан Әтнә муниципаль районы башлыгы булган Габделәхәт Хәкимов белән сезон ябылу тантанасында очраштык. Иң театр яратучы район башлыгы (иде) ул!

Буа дәүләт театры

Буа шәһәрендә иҗат итүче дәүләт театры бу сезонны «И.О.» җитәкче белән эшләде. Вакытлыча директор вазифаларын башкаручы итеп, театрның баш инженеры Раил Вәлиев билгеләнгән. Тамашачы буенча директор урынбасары – Рәис Яруллин.

Алдагы сезонда өр-яңа бинага күченгән театр бу сезонда ничектер актив мәдәни тормыштан читләште кебек күренде. Бу – гаҗәп тә түгел, Буа театрын бар итүче, аның җаны, моторы Раил Садриевның бүгенге көне турында төгәл мәгълүмат юк, барысы да яхшы булсын, дигән изге теләктә.

Ә инде театр эшчәнлегенә килгәндә, май аенда гына «Буйдаклар» музыкаль комедиясе (режиссер – Ленар Минемуллин) чыкты. Бу сезонда Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» нигезендә куелган «Баязитова» спектакле чыгуы турында хәбәр булды (режиссер – Дмитрий Огородников). Сезон башланганда Булат Гатауллин Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» хикәясе буенча «Гөлҗамал» спектаклен чыгарды. Театр үзе гастрольләргә «Мишәрем-шикәрем», «Кодалар-кодачалар» кебек комедияләр белән йөрде. Яңа гына «Большие гастроли» бөтенроссия гастрольләр программасы кысаларында Якутиягә барып, татар телендә «Шобага», рус телендә «Небесный тихоход» спектакльләрен күрсәтеп кайтты. Театр яши, ничек яшәүләрен үзләре беләдер. Бездән тагын бер кат изге теләкләр.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры

Түбән Кама театры бу сезонын баш режиссер Лилия Әхмәтова белән эшләде. Ел дәвамында матур гына аңлашып эшләделәр кебек.

Түбән Кама театрында Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев – «Әниләр һәм бәбиләр» (Туфан Миңнуллин пьесасы) драмасын, Гафури исемендәге Башдрамтеатр артисты һәм режиссеры Фиргат Гарипов «Әлепле артистлары» (Аманулла пьесасы) комедиясен чыгарды. Лилия Әхмәтова үзе Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Борһан йорты» спектаклен сәхнәләштерде.

«Борһан йорты»

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Күпмедер дәрәҗәдә яңа сезон планнары да бар. Айдар Җаббаров башкорт язучысы Таһир Таһировның «Галия» повесте буенча спектакль әзерли башлаган.

  • «Таһир Таһиров» псевдонимы белән башкорт язучысы, журналисты, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан обкомының идеология буенча секретаре булган Таһир Ахунҗанов иҗат иткән.
  • Таһир Таһировның «Галия» повесте буенча Гафури театрында Рифкать Исрафилов тарафыннан шул исемдәге спектакль куелган. Әлеге спектакль төп рольләрдә Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева уены белән тарихта калган. Композитор – Рим Хәсәнов, рәссам – Таң Еникеев. Гафури театрында премьерасы 1983 елда булган.

Лилия Әхмәтова үзе – Гаяз Исхакыйның «Көз» повесте буенча драма чыгармакчы. Тинчурин театрына баш режиссер итеп алып куймасалар... Хәер, алып куйсалар да чыгарыр инде ул чыгарасын.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры

Минзәлә театрында яңа директор Фаяз Хизбуллин беренче сезонын тәмамлады. Әйе, сезон башланыр алдыннан гына Илнур Гайниев Кариев театрына билгеләнгәч, Минзәлә театрына Фаяз Хизбуллин билгеләнде. Моңарчы театр дөньясында булмаган кеше өчен җиңел булгандыр димим. Җитмәсә, театрның баш режиссеры юк. Элек театрның баш режиссеры булган Дамир Сәмирханов театрдан китте, берара баш режиссер булган Булат Бәдриев театрда эшли, ләкин баш режиссер түгел. Җиңел булмаса да, театр тыныч кына эшләп чыкты кебек – ул-бу ишетелмәде. Театрның Мәскәү гастрольләреннән дә яхшы кайтавазлар килде. Репертуарга килгәндә, Булат Бәдриев яңа сезонда Чехов хикәяләре буенча «Кыйпылчыклар» спектаклен һәм ТР Театр әһелләре берлеге грантына Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» комедиясен чыгарды. Чакырылган режиссер Марсель Мәхмүтов үз командасы белән Гоголь пьесасы буенча «Өйләнү» спектаклен сәхнәләштерде. Театр сезонын Зиннур Сөләйманов куйган «Икесен дә яратам» комедиясе белән япты.

Әлмәт татар дәүләт драма театры

Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдәр Тагировский театрда беренче премьерасын – «Йорт» иммерсив спектаклен чыгарды (авторы Равил Сабыр). Бу – 3 тапкыр килеп 3 тапкыр 3 сюжетны карап була торган гаҗәеп спектакль. Май аенда әлеге спектакльне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады һәм уңай бәя бирде.

Комедия яратучылар өчен Динар Хөснетдинов Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Җиләкле җәй» комедиясен, Дима Огородников Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча «Нечкәбил» комедиясен, Зиннур Сөләйманов «Сөюгә сусаганнар» мюзиклын чыгарды. Халык бик яратып йөри, диләр.

Тагын бер кызыклы премьера – Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» пьесасы режиссер Алибәк Омирбекулы куелышында «Явыз» спектакленә этәргеч булган. Бу спектакль киң массалар өчен булмаска да мөмкин, миңа калса, ул театр ярата торган югары зәвыклы тамашачыны күздә тота. Болар – зур сәхнәдәге төп куелышлар. Театрда әле кече зал, арт-пространство да бар – алар да тамашачысыз тормый.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры

Чаллы театрында җитди үзгәрешләр юк. Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның театр киләчәге буенча күзаллаулары бар кебек күренә. Театрның башкарма директоры Рәсим Хаҗиев, әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева белән тандемда эшен дәвам итә.

Театр бу сезонда Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме?», Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» мелодрамаларын чыгарды. Олег Кинҗәгулов үзе Мөхәммәт Мәһдиевның «Без кырык беренче ел балалары», Нәфыйк Яһудинның «Атлы казаклар» романына нигезләнгән «Алтын алка» (пьеса авторы – Айгөл Әхмәтгалиева) спектакльләрен чыгарды. Тагын бер кызыклы проект – Рүзәл Мөхәммәтшин шигырьләренә нигезләнгән «Мин кем әле?» моноспектакле. «Хәл бу ки» проекты кысаларында күренекле композитор Салих Сәйдәшев турында спектакль чыкты.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

Кариев театры яңа директор Илнур Гайниев җитәкчелегендә беренче сезонын уздырды. Ел башында театр «Куркак батыр» (Әхмәт Фәйзинең «Аучы мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнеп Лилия Гыйбадуллина инсценировкасы, режиссер Илсур Казакбаев), «Шайтан. Егет. Кыз» (режиссер – Булат Гатауллин) спектакльләрен чыгарды – болар театр планына алдан кергән проектлар. Фәнис Кәлимуллин юбилеена «Умырзая» спектакле сәхнәләштерелде. Бу – бөек җырчы Рәшит Ваһаповка багышланган спектакль.

Сезонның икенче яртысында театр май аена кадәр җаваплы премьерага әзерләнде һәм май аенда Җәмил Сәлимгәрәевның «Позывной «Татарин» спектакле чыкты. Декорацияләре буенча фикер йөртсәк, шактый кыйммәтле сәхнә әсәре.

Хәзер театр Илнар Низамиев юбилеена «Без бит авыл малае» пьесасы буенча спектакль әзерли.

Театр, ниһаять, «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең яңартылган концепциясен булдырды һәм аны 26 апрель көнне ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында тәкъдим итте.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Тинчурин театры бу сезонда 6 премьера чыгарды. «Таһир Зөһрә» (автор – Фәтхи Бурнаш, режиссер – Зөлфәт Закиров), «Туган-тумача» (автор һәм режиссер – Илгиз Зәйниев), «Хыялга бер адым» (автор – Рөстәм Галиуллин, режиссер – Туфан Имаметдинов), «Сезне Ватан Онытмас!» (хикәяләр авторы – Әмирхан Еники, автор – Шамил Фәрхетдинов, режиссер — З.Закиров), «Стоп, кода! Туй була!» (автор – Наил Гаетбай, режиссер – Зөфәр Харисов), «Бәхет хакы» (автор – Халисә Мөдәррисова, режиссер – Р.Фазлыев). Җиденчегә Тинчурин театры карамагындагы «Могҗиза» студиясенең «Алтын алма» әкияте (Шамил Фәрхетдин пьесасы). Гаҗәеп энергетикалы спектакль – яңа сезонда килеп карарга киңәш итәм.

Тинчурин театры тиздән режиссерсыз калырга мөмкин: контракт срогы тулгач, Туфан Имаметдинов театрның баш режиссеры вазифасыннан китә, дип сөйлиләр. Ул бу сезонда «Хыялга бер адым» спектаклен чыгарды. Бу – татар театрының башлангыч чорларын тасвирлаган спектакль булса да, Туфан Имаметдиновның үз халәтен дә ачып бирә кебек. Яз көне аның Әлмәттә «Караш» яшь режиссура лабораториясен чыгаруын, көзгә «Аваздаш» фестивале оештырылачагын искә алсак, режиссер хыялына бара. «Караш» лабораториясе һәм «Аваздаш» фестивален берләштергән «Аркадаш» проекты аның хыялына нигез булачак. Ә хыялы – Әлмәттә ГИТИС резиденциясе. Әлеге проектны алар – Туфан Имаметдинов белән Нурбәк Батулла – 26 апрель көнне ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында тәкъдим итте. Хәзер ГИТИС ректоры Григорий Заславскийның Әлмәткә килүе көтелә. Әйбәт идея! Шулай итеп Туфан Имаметдинов мәдәни тормышның Казанда гына төйнәлүенә «каршы чыгып», Татарстанда «Татнефть» ярдәмендә мәдәни децентрализация ясарга җыена.

Идея әйбәт, бик әйбәт. Әмма бер сорау мөмкинме? Ә ни өчен нәкъ менә Әлмәт? Ой, мин аңлыйм, анда – «Татнефть». Әйе, мәдәният белән нефть кушылгач, гаҗәеп коллаборацияләр туарга мөмкин. Ләкин бит Әлмәттә 3 театр бар – берсе Әлмәт дәүләт театры, «Аулак» шәһәрлеләр театры («Театр горожан»), «Легкие крылья» урам театры. «Аулак» театры – традицион куелышларга катнаша булмаган социаль театр. Ягъни, Әлмәттә театрның төрле форматы бар. Ә менә нефтьле төбәкләрдән Азнакайда, Баулыда, Лениногорскида, халык театрларыннан тыш, башка театрлар юк. Шуңа күрә Туфан һәм аның командасына иҗат өчен мәйданчык шушы шәһәрләрнең берсендә бирелсә, менә дигән децентрализация булыр иде.

Тинчурин театры Камал театрының тарихи бинасына күчәчәк, Айдар Җаббаров театрга баш режиссер итеп чакырылган, дигән сүзләр йөри. Тинчурин театры җитәкчелеге Татарстан урамындагы театр бинасын да барып караган, ди инде, янәсе. Тинчурин театры командасы август аенда Салават Фәтхетдинов концертларын чыгарырга да булышачак икән, диләр.

Айдар Җаббаров күчәме-юкмы – билгесез. Ә менә Тинчурин театрында Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәре буенча спектакль чыгарырга җыена, ди. Чөнки театр шушы әсәр буенча грант сораган.

Әмма мин әле һаман да Татарстан урамындагы бинаның Камал театрына калачагына өметләнәм. Илгиз Зәйниев та Камал театр директоры буларак биргән беренче интервьюсында бу бинаны калдырырга теләвен әйткән иде, хәзер фикере үзгәргәнме-юкмы – белмим. Иң мөһиме – татар дөньясына калсын иде Татарстан урамындагы бу бина. Тинчурин театры бинасын да татар дөньясында калдырасы килә. Чөнки Казанның ул ягында татар нокталары аз, Тинчурин театры да, Язучылар берлеге. Сәйдәш музее, дисезме? Анда татарча чаралар бармы ул, сүз уңаеннан соравым?

Тинчурин театры бинасының реставрация проекты бар – бинаны төзекләндереп, зурайтып бирсеннәр дә, рәхәтләнеп яшәсен иде шунда театр. Парковкалары да бар, үз җылылык системалары да, гримерныйлар гына җитми…

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Камал театрына килгәндә, хәзер аның сәнгать җитәкчесе – Илгиз Зәйниев, баш режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары – Илфир Якупов, тамашачы буенча урынбасары – Ранис Сәхибуллин, маркетинг һәм PR буенча урынбасары – Илшат Латыйпов... Труппа да үсә-зурая – Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган 15 артист, 10лап стажер алынды, яңа гына Кариев театрыннан Искәндәр Низамиев та алынган, ди. Кариев театрының күпме репертуары җимерелә, һәм аны Әюпов яңа артистка яраклаштырырга тиеш була икән. Хәер, Искәндәр урынына әтисе Илнар Низамиев та кереп уйный аладыр – 50 яшь димәссең, нык күренә әле.

Театрның премьераларына килгәндә, Айдар Җаббаров Резеда Гобәева белән тандемда «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» байопик-спектаклен чыгарды. Аскар Галимов Гадел Кутуй әсәре буенча «Тапшырылмаган хатлар» спектаклен сәхнәләштерде. Фәрит Бикчәнтәев үзе Җәүдәт Фәйзи һәм Таҗи Гыйззәт тандемында туган «Башмагым» музыкаль комедиясен, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Аналар улларын көтәләр» спектаклен куйды. Яңа бинаның Көнчыгыш залында «Мең дә бер кичә» спектакле, бөтен сәхнәләрне һәм фойены берләштергән «Театр.Җиһан» спектакль-променады (режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова-Нурель) чыкты. Яңа бинадагы беренче премьера булган «Сары елга» спектаклен онытып торам икән әле.

Быел Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакле Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. Әмма комиссия әгъзалары Тукай премиясен Камал театрының фотографына бирделәр...

Татар театр дөньясы өчен позитив яңалык: быел Казан театр училищесында Лилия Әхмәтова курс җыя, Алабуга мәдәният көллиятендә Олег Кинҗәгулов курс җыя. Ә Фәрит Бикчәнтәев ГИТИСта татар артистлары һәм режиссерлары төркеме җыя. Болар барысы да бюджет төркемнәре. Хәзерге вакытта документлар кабул ителә башлады.

Театр дөньясында төрле низагларга килгәндә, татар фольклоры геройларын «үзенеке итеп», «Әкият» курчак театрыннан «Су анасы» спектакле өчен акча таләп итүче оешма мәсьәләсендә әле нәтиҗәләр чыгарылмаган. Регина Саттарованың «Кияү урлау» комедиясен куйган өчен Тинчурин театрыннан акча сорарга маташуы да үткәндә калды кебек. Драматург Равил Сабырның драматурглары игътибар җитмәүгә чаң сугуы да игътибарсыз гына үтеп китте...

Әлегә шулар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар