Тинчурин театрында Туфаннан премьера – «Хыялга бер адым» яки артистлардан сәнгати SOS
Тинчурин театрында аның баш режиссеры Туфан Имаметдинов театрның быелгы сезондагы өченче премьерасын – «Хыялга бер адым» спектаклен чыгарды. Аның беренче тамашачылары арасында безнең мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтова да булды.
Татар театрының нигезендә торган легендар шәхесләребезнең берсе Кәрим Тинчурин ачлык вакытында алтмышлап артистны алып Үзбәкстанга юл тоткан һәм, шулай итеп, труппаны саклап калган – спектакль шул хакта. Чынбарлыкта нигезе булган һәм күпмедер дәрәҗәдә документальлеккә тарткан әсәрнең жанры «Бер сәфәр тарихы» (русча, ни өчендер, «Фантазия на тему») дип бирелгән.
Спектакльнең идея авторы – Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла. Чөнки спектакльнең идеясе моннан 1 ел элек театрда милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында Рабит Батулланың «Җимерелгән бәхет» пьесасын укудан башланган. Режиссер Туфан Имаметдинов театр тарихында яткан бу вакыйга белән кызыксынып, аны үзенчә күргән һәм, үз күзаллауларын бер җепкә тезеп бирү өчен, яшь драматургка мөрәҗәгать иткән. «Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесе аша танылып, Камал театрында «Көзге кайтаваз» дип аталган беренче спектакле куелган Рөстәм Галиуллин («Казан утлары» журналының баш мөхәррире) эшкә алынган. Режиссер тәкъдиме белән кат-кат эшләүләр, үзгәртелүләр, төзәтелүләр аша үтеп, артистларның теләкләре белән монологлар өстәлеп, яңа пьеса туган. Планлаштырылган вакыттан чигенеп-чигенеп булса да, спектакль дә 2024 елда чыгып өлгерде.
Аны карагач туган беренче уй – эх, театрның юбилеена өлгермәгән. Икенче уй – өлгерүе кирәкмәгәндер дә, Тинчурин исемен йөрткән театрның бу шәхескә беренче мөрәҗәгать итүе түгел, шуңа да даталарга бәйлелек кирәкмидер.
Спектакльне куючы команда турында берничә сүз. Әйткәнемчә, режиссер – Туфан Имаметдинов, куючы рәссам – Лилия Имаметдинова. Костюмнар буенча рәссам – Алия Гайнуллина. Композитор – Ильяс Камал. Хореограф – Марсель Нуриев. Ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.
Вакыйгалар поездда бара, дөресрәге, поезд вагонында бара, дип аңлыйбыз. Артистлар шат, бәхетле, шаяртышалар, бер-берсен «чеметтереп», кызыклы вакыйгаларны искә алалар. Шул ук вакытта аларның ач булуын да аңлыйбыз. Менә алар бер станциядә тарихи спектакльдән күренеш уйнап пирожкилар эшләп алалар да тәмләп ашыйлар. Тинчурин алар өчен пьеса яза башлый, роль бүлешәләр, репетицияләр дә башлана кебек. Баралар-баралар да, көннәрдән бер көнне, болар утырган вагонны запас рельсларга кертеп, өзеп калдыралар. Болар йоклаган арада паровоз башка якка китеп барган. Артистларның берсен уйнаган Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин персонажы, ачыргаланып: «Уяныгыз!» – дип кычкыра.
Җитешмәгән сәнгатилекне иҗтимагый лозунглар белән капларга яраткан режиссерлар өчен бу табигый алым – Туфан да шушы алымны кулланган. Эштән соң спектакль карарга килеп, черем итеп киткән тамашачы өчен дә уңайлы – артистның ачыргаланып кычкыруына уянып та китәсең, ул арада беренче пәрдә дә бетеп куя, димәк, ялт кына сикереп торып, буфет һәм бәдрәф тирәсенә озын чират тезелгәнче барып җитеп була. Артистларның ач бүреләр улап йөргән далада утырып калу куркынычын күрсәткәндә урынсыз шаяртуым өчен гафу үтенеп, дәвам итәм.
Поездлар да үтми, җитмәсә, бер актер авырып ята, су да бетеп килә. Нишләргә? Артистлар башта бер йотым су өчен талашалар да, бер өлеше, күтүмкәләрен күтәреп, станциягә таба җәяүләп чыгып китә. Чыгып китәр алдыннан Кәрим Тинчуринга карата булган үпкә-сапкыларын саллы итеп селкеп салалар. Мин бу вакытта Кәрим Тинчуриннан нинди дә булса адым, һичьюгы бер көчле монолог көткән идем. Булмады, ни кызганыч. Әмма кеше кадерен, кеше гомеренең кыйммәтен күрсәтә алган бу эпизод әйбәт – хәтта бер кеше генә авырып ятканда да, лидер аны калдырып китә алмый.
Шуннан соң, озак кына итеп, Рөстәм Гайзуллин персонажының үлү процессын күзәтәбез. Озаклап, тәмләп «үтерде» режиссер актерны. Сумочкасында кульяулыгы булмаганнар йөгереп кенә кибеттән яки даруханәдән кәгазь салфетка алып керә алырлык вакыт узды. Акча түләп килгән килеш бер мышкылдатып елап та кайтмагач... Усал шаяртсам да, матур эпизод уйлап тапкан драматург: актер егет актриса кызга гашыйк, әмма яратуын әйтә алмаган, соңгы мизгелләрендә Мифтах белән Зәйнәп гашыйклар эпизодын уйнап, егет шушы кыз кулында елмаеп җан бирә. Режиссер, драматург һәм Рөстәм Гайзуллин белән Әдилә Хәсәнова «копилкасына» миннән дә бер бөртек күз яшен кабул итеп алыгыз. Рәхмәт!
Кайбер режиссерлар, әйтер фикер күп булгач, спектакльне кыскарта алмый интегәләр, ә монда, киресенчә, фикри бушлыкны Гайзуллинның ыңгырашуы белән капладылар да куйдылар.
Аннары «аренага» спектакльнең төп «арысланы» – Артем Пискунов чыкты. «Барысына да мин гаепле», – дип ачыргаланды, сандыкларны тибеп аударды. Заһидәсе аны тынычландырды. Әмма героебыз берни дә эшләмәде.
Кыскасы, азактан вагонны икенче бер паровоз эләктереп китте, алдагы станциядә теге китеп баручыларны очраттылар. Труппа яңадан кушылды һәм «урррррра!» алга! Финалда артистлар Кәрим Тинчурин язган пьеса буенча репетиция ясый башлыйлар, төп рольне уйнаучы Кәрим Тинчурин, уйналган спектакльнең персонажы булып, шкафлар өстенә менеп баса, алдагы эпизодта без инде Тинчуринның монумент булып басуын күрәбез. Өстәге экранда әлеге вакыйгаларны аңлатып һәм Тинчуринның репрессияләнүе турында мәгълүмат үтә. Бу – финал.
Әмма премьераны беренче көнне тамаша кылучыларга башка финал да насыйп булды. Легендар Равил Шәрәфиев Туфан Имаметдиновка искиткеч бер финал ясап бирде, һәм шушы финал хакына мин «Хыялга бер адым» спектаклен 1 көн эчендә 2 тапкыр каравыма сөенеп бетә алмыйм.
Равил Шәрәфиев, спектакльдән соң сәхнәгә күтәрелеп, театр музее өчен Заһидә Тинчурина бүләк иткән тәлинкәне тапшырды. «Шундый авырлыклар күреп, фидакярләр корган театр ул – татар театры. Аларга җиңел булмаган, безгә – театрны төзеп бетергәч уйнаучыларга – җиңелрәк туры килде. Безне поездлардан да төшереп калдырмадылар, самолетында да очтык», – диде ул, артистларны котлап. «Минем дә күңелем тулды, Кәрим абый», – диде ул, Кәрим Тинчурин ролен башкарган актер Артем Пискуновка мөрәҗәгать итеп.
Равил Шәрәфиев Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә ханым белән 10 ел аралашып яшәве, аңа ярдәм итеп торуы турында әйтте. «Бервакыт Заһидә ханым миңа кытай вазасы бүләк итмәкче иде. Карыйм – янәшәсендә китек тәлинкә тора. «Монысын үзегезгә калдырыгыз – кемгә дә кирәк булыр. Ә бу тәлинкәне чыгарып атарлар, бирегез аны миңа», – дидем. Заһидә апа: «Кәрим ул тәлинкәне кибеттән китек көе алды, – диде. – Мин тәлинкәнең китеген утыртып куярлык итеп кистердем», – дип сөйләде ул. «Тинчурин театры Кәрим Тинчурин һәм шул чор артистлары турында спектакль чыгара, дигәч, мин аны шушы театрга бүләк итәргә булдым. Тәлинкә китек булса да, безнең җаныбызны ялгый торган истәлек булып калсын», – диде Равил Шәрәфиев.
Китек тәлинкәне башта театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов кабул итеп алды. Аннары Равил Шәрәфиев Тинчурин ролен башкарган Артем Пискунов кочаклап котлап, тәлинкәне аның кулына тапшырды.
Бер тәкъдим: бәлки, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка, Равил Шәрәфиев белән шартнамә төзеп, аның спектакль саен театрга килеп, шул ук тәлинкәне бүләк итүен тәэмин итәргәдер. Бөек артистыбыз берничә тапкыр килгән арада, театрның берәр актеры, Равил Шәрәфиев булып киенеп, тәлинкә бүләк итәргә өйрәнеп җитәр, бәлки. Тамашачыны театрга китерү өчен «все средства хороши».
Җәмәгать, мин сезгә, нечкәлекләргә тукталмыйча гына, эчтәлекне сөйләп чыктым. Спойлер бирдем, дип уйламыйм, монда спойлерлык әйбер юк – аерылып чыгып киткән артистларны чүл бүреләре дә кумый, монда калганнарын бандитлар да кереп куркытмый, үтерешмиләр дә, суешмыйлар да, үбешмиләр дә, чишенмиләр-киенмиләр дә, югалмыйлар да, табылмыйлар да...
Әйе, «экшн» юк, әмма артистларның матур тел белән үзара шаярышуларын, артист тормышының кайбер эчке мизгелләрен күрәсе килгән кеше өчен матур күренешләр байтак – драматург язганны режиссер аша үткәреп, артистлар таланты һәр тамашачыга китереп җиткерә ала. Текстлар да йотылып калмады – шәхсән миңа сүзе сүзгә ишетелде. Артистлар үз тавышлары белән идарә итә белә – үз залларының мөмкинлекләреннән чыгып, ишетелерлек итеп сөйлиләр.
Артистларның йөзләрен һәм күзләрен генә күреп җиткереп булмады – ни пычагыма һаман төтәтәләр соң ул төтенне Туфан Имаметдинов спектакльләрендә?! Нигә куючы рәссам Лилия Имаметдинова белән режиссер Туфан Имаметдинов һаман күзгә төтен җибәрә? Туфан чыгарган «Идегәй»дә шул хәл иде, «Җилкәнсезләр»дә дә, инде килеп, «Хыялга бер адым»да да. Нәрсә яшерәсез ул төтендә? Күрсәтегез миңа һәр артистның йөзен, елмайганда сызылып узган һәр җыерчыгын, ачыргаланып кычкырганда яшьләнгән һәм елмайганда очкынланган күзләрен.
Артистлар бертуктаусыз диярлек әйләнгән сәхнәдә ничек түзеп беткәннәрдер, сәхнәнең туда-сюда әйләнеп торуында аларның түгел, тамашачының башы әйләнә башлады бугай. Аңладым бит инде поезд вагоны булуын, нигә һаман әйләндерергә соң аны?
Туфан Имаметдинов – үзенчәлекле режиссер. Формалар режиссеры. Кече форматлы спектакльләр режиссеры. Ул вакыйгаларны берләштереп, анализлап, чор картинасын тудырмый, ә бәлки, киресенчә, эпизодны гына алып, шуны үстерә. Ә эпизод я үсә, я үсми – әче камыр куйган шикелле, чүпрә иске булса яки җылы җитмәсә, күперми бит камыр. Туфан Имаметдинов Түбән Кама татар дәүләт театрында, бер шигырьдән (Сәгыйть Рәмиев «Таң вакыты») тулы бер спектакль чыгарып, театрга фестивальдән фестивальгә йөрү мөмкинлеге тудырды, Тинчурин театрында зур әсәрнең кайбер эпизодларын гына алып – «Идегәй» дастаны, Мөдәррис Әгъләм шигырьләреннән сюжетка корылмаган шигъри спектакль белән зыялылар каршылыгын тудырып, бераз (бик әз генә) мәдәни тормышны селкетеп алды. Туфанның төрле дәрәҗәдә уңыш казанган проектлары күп. Әмма алар берсе дә зур масштаблы, киң колачлы сәхнә әсәрләре түгел. Аларга андый максат куелмаган.
Туфан һәр артист белән зәркән хезмәте башкаручы режиссер түгел. Ул үз алдына андый максат куеп эшләми – суга ыргытып йөзәргә өйрәткән шикелле, артистны сәхнәгә ата: йөзеп чыгамы актер, юкмы? «Хыялга бер адым» спектаклендә йөзеп чыктылар, әлбәттә, әмма һәрберсе үзе белгән алымнарны кулланып, үзе күргән ярга йөзде. Ә тамашачыга һәрберсенең үзенчә йөзүе түгел, бөтенесенең куелган бер ноктага таба йөзүе кирәк иде түгелме? Мин нечкә режиссура аша узган ансамбль күрмәдем.
Алтмышлап татар театры артисты утырган вагонның далада утырып калуыннан матур метафора ясап, зур масштаблы спектакль чыгарып булыр иде кебек тоела. Формалар түгел, тирән эчтәлек спектакле булырлык вакыйга түгелмени бу? Артистларның барасы адресларына барып җитеп, әлеге вакыйганы спектакль итеп куюларын күрсәтеп булыр иде, мәсәлән, яки далада ниндидер куркыныч вакыйгаларга очрап, шулар аша исән калуларын күзәтә ала идек. Чыңгыз Айтматовның «Пегий пес, бегущий краем моря» повесте белән рухланып, мәсәлән. Болар минем хәзер башка килгән тәкъдимнәр түгел – таныш-белеш төркемләп җыелып фикер алышудан чүпләп алган тәкъдимнәр. Үзең язмаганда киңәш биреп утыру – зерә рәхәт ул.
Тагын бер темага тукталыйк: персонажларның прототиплары темасы. Кәрим Тинчурин (Артем Пискунов) һәм Заһидәнең (Лилия Камалиева) прототиплары аңлашыла, әлбәттә. Башкаларын фаразлап карарга була. Нәгыймә (Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәләхова) дигәнебез – Нәгыймә Таҗдаровадыр (1888-1947) – зур рольләр уйнавы белән дә, баш киеме дә охшаш. Әсгать (Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов) дигәнебез – Әсгать Мәҗитовтыр (1900-1946) – пьесалар да языштыра, диелгән, спектакльдә дә андый факт күрсәтелә. Тик без Әсгать Мәҗитовны күренекле актрисабыз Вера Минкинаның ире дип беләбез. Рөстәм Гайзуллин гәүдәләндергән Мифтах дигән персонажыбыз тамашачы күз алдында вагонда үлде инде, шуңа да прототибы Мифтах Әпсәләмов (1885-1927) дияргә уңайсыз, башка Мифтахны да белмим. Әшрәф (Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова) дигәнебез – тәгаен Әшрәф Синәевага (1892-1925) туры килә, чөнки мондый исемле хатын-кызлар бик юк бит инде. Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева гәүдәләндергән Фатыйма образын Ильская (1902-1984) дияргәме-юкмы? Әллә вакытында төп рольләрне башкарып, 20нче елларда картаеп киткән актрисаларыбыз да бармы? Фатыйма Ильскаяның биографиясендә «Ташкент татар театрында эшли» дигән юллар бар барын. Хәмит исемле персонаж (Татарстанның халык артисты Рамил Минханов) Хәмит Колмәмәтме (1895-1942) әллә Хәмит Үтәгәновмы (1903-1938)? Зөләйха (Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина) персонажы – Зөләйха Богдановамы (1886-1950)? Зәйни (Айдар Фәтхрахманов) – Зәйни Солтановмы (1892-1952)? Зәйнәп исемле актрисаны (Әдилә Хәсәнова) тапмадым. Юк димим, мин тапмадым.
Спектакльдә шактый зур урын алып торган костюмер Гөлсем ханым персонажы бар. Аны, шәп иттереп, Татарстанның халык артисты Сәкинә Минханова башкара. Безнең татар театрының башлангыч чорында ике данлыклы Гөлсем бар дип беләбез. Берсе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гөлсем Болгарская (1891-1968. Ире – актер Хәмит Колмәмәт), икенчесе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гөлсем Камская (1901-1975. Ире – татар артисты Гали Ильясов). Әгәр болар берсе дә түгел икән, нигә ул костюмершага татар театры тарихында калмаган башка бер исем кушмадыгыз соң инде? Бәдерниса, дип мәсәлән, чөнки театр тарихында Бәдернисалар булганын һәм алга таба булачагын белмим.
Бу сорау Рөстәм Галиуллинга дияр идем дә, ул персонажларны прототиплар белән тәңгәлләштерүгә каршы булуын әйтә. Әмма театр мондый тәңгәлләштерүнең күздә тотылуына каршылык күрсәтми. «Анда катнашучылар – чын актерлар. Исемнәре документларда бар, һәм без аларны кулландык. Әмма параллельләр эзләмик», – диде Туфан Имаметдинов, журналистлар сорагач. Ә Рабит ага Батулла «ошаган-ошамаган» дип бәяләп карамаска киңәш итте: «Спектакль – сәнгать әсәре», – диде.
Рабит ага Батулла дигәннән, идея авторы булса да, беренчел текст авторы булып бу спектакльгә идея бирсә дә, аның исеме програмкада булмау бераз гаҗәпләндерде. Югыйсә, програмка бик җентекләп төзелгән, хәтта татар театры өчен татар телендә язылып, татарча куелган спектакльнең текстына синхрон тәрҗемә өчен техник тәрҗемә ясаучының исеме дә күрсәтелгән.
Програмка дигәннән, башта да яздым – жанрның русча һәм татарчасының тәңгәлсезлегенә игътибар итегез. Татарча «Бер сәфәр тарихы» рус телендә «Фантазия на тему» булып киткән. Алай да ярыймыни? «Тарих» сүзе русча «фантазия» сүзенә тәңгәл килә дип әйтергә теләмисездер ич?
Ярар, барысын да йөреп-сөреп чыгып, Кәрим ага Тинчурин образына килеп җиттек. Бу роль Артем Пискуновка тапшырылган. Шуннан башлыйк – Артемның Тинчурин роленә беренче алынуы түгел. Тинчурин театрында 2017 елда куелган, прототибы Кәрим Тинчурин булган «Соңгы әсәр» спектаклендә Сөләйман Тимербаев ролендә Артем Пискунов иде.
Белешмә: Татар классик драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел уңаеннан аның исемен йөрткән театр юбилейга әдипнең иң соңгы әсәре – «Утыз өч көн» автобиографик новелласына нигезләнеп эшләнгән «Соңгы әсәр» спектаклен сәхнәләштерде. Театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин әлеге әсәрне сценарий авторы Илһам Гали белән архив материалларына нигезләнеп эшләгән. Спектакльнең татар зыялылары тарафыннан уңай бәяләнүе турында язмалар интернет киңлекләрендә бар.
Сүз уңаеннан, Тинчурин турында чыгарган «Соңгы әсәр» спектакле – Рәшит Заһидуллинның бу театрдагы соңгы әсәрләренең берсе иде.
7 елдан соң, театрның үзендә дә, тормышыбызда да шактый үзгәрешләр булганнан соң, Артем бу образга нинди багаж белән әйләнеп кайткан соң? Аның беренче бүлектәге шомлы тынлыгын һәм икенчесендәге агониясен ничек кабул итәргә? Пискуновны спектакльдә катнашкан актерларның берсе итеп кенә күрүчеләр «биреп җиткерә алмады» дип тә бәяләргә мөмкин. Чыннан да, без сәхнәдә үзебез күрергә теләгән рухи лидерны күрмәдек. Ни өчен күрмәдек? Беренчедән, Пискунов алдына андый максат куелганлыгы күренмәде. Икенчедән, Пискунов күрсәтелгән шартларда шәхеснең көчсезлеген, хәлсезлеген ачык күрсәтә алды. Монда инде һәркем үз параллельләрен үткәрергә хокуклы. Өченчедән, Пискунов кына түгел, бөтен артистлар уенында да, Ленин язганча, «Верхи не могут, низы не хотят» күренә. Бу – аларның сүзсез генә SOS диюеме?
Гомумән, бу труппа үзенең күпне булдыра алуын Илгиз Зәйниев куйган «Туган-тумача» белән дә күрсәтте бит инде. Тагын кайсы театрда бар атна саен аншлаг була торган шундый җитди спектакль? Монысы сүз уңаеннан гына иде.
Дала уртасында калган труппа – татар театрының бүгенге халәтеме? Аерым бер театрның халәтеме? Әллә, програмкада күрсәтелгәнчә, фантазия генәме?
Нинди нәтиҗә ясыйбыз? Театрга килегез, җәмәгать! Театр ул – бөтен кеше бер әйберне күрә дигән сүз түгел: мин шулай күрдем, сез башкача күрерсез, бәлки. Иң мөһиме: теге чор артистлары турында бу чор артистлары уены каралырга лаек.