Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында мелодрама: «Бәхет хакы» – әзер пиарга ябышып...

Тинчурин театрының чираттагы премьерасы – «Бәхет хакы» музыкаль спектакленең беренче тамашачылары арасында безнең мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

news_top_970_100
Тинчурин театрында мелодрама: «Бәхет хакы» – әзер пиарга ябышып...
фото: Тинчурин театрының матбугат үзәге

Тинчурин театры чираттагы премьерасын – «Бәхет хакы» музыкаль спектаклен чыгарды. Пьеса авторы – Башкортстанда яшәүче татар шагыйрәсе Халисә Мөдәррисова. Режиссеры – Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Әсәрне театрга Рамил Фазлыев тәкъдим иткән. Композитор – Марат Әхмәтшин. Рәссам – Екатерина Горшкова. Хореограф – Ләйсән Вәлиәхмәтова.

Шулай итеп, Тинчурин театрының баш режиссеры Әлмәттә үз кураторлыгындагы ГИТИС студентлары һәм үз фикердәшләре белән ике өлештән торган фестиваль оештырып йөргәндә, Әтнә театрының баш режиссеры, Тинчурин театрына килеп, Гафури театрының легендар спектаклен куеп китте. Ул вакытта Әтнә театрында Тинчурин театрының баш режиссеры кураторлыгында булмаган ГИТИС студенты спектакль чыгарды. Организмда кан әйләнеше һәм табигатьтә су әйләнеше кебек, Татарстанда менә шулай театрларда режиссерлар әйләнеше бара.

«Бәхет хакы» – Гафури театрының репертуарында 12 елдан артык аншлаг белән барган, барлыгы 199 тапкыр уйналган кадерле спектакле, легендар Фидан Гафаровның театрдагы визит карточкасы. Гафури театры аны Казанга гастрольләргә килгән саен алып килә һәм аншлаг белән күрсәтә иде, Казан тамашачы аншлаг белән карый иде. Фидан абый тик утырып кына торса да халык караячак иде аны. Караганым булды минем әлеге спектакльне, мин караганда, әле Фидан ага белән бергә Нурия Ирсаева да уйнады, соңрак аны башка актрисалар алыштырды, дип беләм.

Кем белә, бәлки, Фидан ага Казанга премьерага да килгән булыр иде. Әмма премьера чыкканчы, апрель аенда, без легендар актерыбызны мәңгелеккә югалткан идек шул. Гафури театры әлеге спектакльне май аенда экрандагы Фидан Гафаров белән уйнаган...

«Безнең бу спектаклебез – Фидан Гафаровка зур хөрмәт күрсәтүебез булсын! Фидан абый, мәрхүм, китеп барды. Ул уйнаган спектакльне, өзмичә, без дәвам иткән кебек булсын. Минем спектакльне Гафури театрында караганым юк иде, артистларыбыз да күрмәгән. Фидан абый алдында баш иябез – ул бөек артист. Ул аны үзенчә уйнагандыр. Бездә ул рольдә Зөфәр Харисов, ул үзенчә уйнар», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов премьерага багышланган матбугат конференциясендә.

Әйе, Тинчурин театрында үзенчә куелган, үзенчә уйналган өр-яңа спектакль барлыкка килгән. Музыкаль бизәлеш тулысынча композитор Марат Әхмәтшинга тапшырылып, спектакль өр-яңа җырлар белән чыккан. Режиссер профессиональ эшләгән: кайда елыйсы, кайда нәфрәтләнәсе, кайда хисләнәсе, кайда онытылып җыр дулкынында тирбәләсе икәнлеге бар да уйланылган, артистлар профессиональ – җырлыйлар да, бииләр дә... Ике сәгать ярымда, «галопом по Европам» дигәндәй, бер кешенең һәм аның тирәлегенең язмышларын уйнадылар да чыктылар.

Спектакльнең жанры – музыкаль мелодрама. «Мелодрама мелодрамская» дип бәяләде бу жанрга исе китми торган яшь буын вәкиле. Әмма алай бәяләүчеләр күп булмас. Күпчелек тамашачы бу әсәрне «тәгәрәпләр китеп» караячак. Карасыннар рәхәтләнеп – әйткәнемчә, спектакль режиссура ягыннан профессиональ куелган, җыры да, биюе дә бар, мышкылдап елап алырга да мөмкин, декорацияләр дә камил, костюмнар да матур, бар да бар, кыскасы.

Декорацияләр һәм костюмнар буенча рәссам – Екатерина Горшкова, ГИТИС студенты. Декорацияләр берничә планлы итеп эшләнгән. Алгы планда – карт Зариф фатирын, арткы планда без урта яшьләрдәге эшлекле Зарифның фатирын һәм кабинетын күрәбез. Башкорт версиясендә әйләнмәле сәхнә кулланылуын хәтерлим, Фидан аганың ак рояльдә уйнавы искә төшә – интернетта видео кисәкләре дә бар. Биредә арты белән торган цифрлы пианино иде ахры, әмма карт Зариф анда бераз гына баскалап алды. Ягъни башкорт версиясендәге ак рояль янәшәсендәге мәгърур артистны җыйнак кына цифрлы пианино янындагы җыйнак кына зирәк татар карты имиджындагы артист алыштырган.

Кыскасы, легендар артист уйнаган таныш әсәр булмаса, мин режиссер Рамил Фазлыев һәм аның командасының эшен мактар да мактар идем, бәлки. Мелодрама өчен әйбәт кенә инде. Әмма мин бу әсәргә башка күзлектән карадым, гафу итегез, чагыштырып... Башкача булмый. Аллага шөкер, хәтерем бар бит әле.

Әйтик, режиссерның кастингы мәсьәләсендә шәхсән миндә сораулар туды. Режиссер төп герой Зарифны өчкә бүлгән: яшь Зариф – 35 яшьлек Артем Пискунов, урта Зариф – 40 яшьлек Илнур Байназаров, карт Зариф – 69 яшьлек Зөфәр Харисов. Зарифның дусты Булат гомере буе янәшәсендә булса да, анысын 2 генә артист уйный. Яшь Булат – 23 яшьлек Илмас Насретдинов, урта Зариф һәм карт Зариф янында Булат булып 49 яшьлек Ирек Хафизов йөри. Әлбәттә, режиссер артистларның алмашыну вакытын җырга бәйләп бик күркәм итеп куйган: персонаж җырлый-җырлый картая – җыр яңгырап торганда башта Артемны – Илнур, аннары Илнурны Зөфәр абый алыштырды.

Арткы планда яшь Зариф – Артем Пискунов, алгы планда – урта яшьтәге Зариф – Илнур Байназаров.

Фото: © Тинчурин театрының матбугат үзәге

Китеп баручысы – урта яшьтәге Зариф – Илнур Байназаров, алгы планда – карт Зариф аркасы – Зөфәр Харисов

Фото: © Тинчурин театрының матбугат үзәге

Ни өчен Илнур Байназаров карт Зарифны уйный алмый? Миңа калса, уйный алыр иде.

Зөфәр Харисов «Кеше китә – җыры кала» телесериалы барган вакытта популярлыкның югары ноктасында булса да, аның персонажы Шәйхи картның кайбер эпизодларын, мәсәлән, карчыгыннан алган хатны укытуын, Җиңү көнне каланчага менеп чаң кагуын тетрәнеп карасам да... юк, җәмәгать, мин Зөфәр абыйны Фидан Гафаров белән тәңгәлләштерә алмадым. Әйе, мин аңлыйм, тәңгәлләшергә тиеш тә түгел, чөнки бу – башка театрда башка режиссер куйган бөтенләй башка спектакль. Әмма мин бит бу әсәрне Фидан абый белән караган кеше. Фидан абый уйнаган рольне Зөфәр абый белән кабул итә алмавым – минем гаебемме?

Ә менә консерватория белемле, затлы вокаллы Илнур Байназаровны кабул итәр идем, бәлки. Аның ниндидер мәгърурлеге бар. Мөгаен, мин аны вокалы өчен генә булса да кабул итәр идем, чөнки бит персонаж – җырчы. Әллә композитормы? Әллә театрда сәнгать җитәкчесеме? Режиссермы? Директормы? Төп герой Зариф үзе әйткән Яшьләр музыкаль театрын ачтымы, ачмадымы? Без спектакль дәвамында Зарифның сөйгән кызын да, беренче хатынын да, икенчесен дә күрәбез. Үзенең кем булуы гына аңлашылып бетми. Чыннан да, кем язмышын карап мышык-мышык утырды соң бер зал тамашачы? Гафури театрында Фидан Гафаров уйнаганда мондый сорау тумый иде, биредә туа, гафу итегез!

«Бәхет хакы» – бестселлерны ике сәгать ярымда укып чыгуга, яки сериалның җыештырылган вариантына тиң. Әсәргә кешенең тулы бер гомерен сыйдырганнар – монда аның уңышы да, тавышы да, табышлары да, югалтулары да... Ахырдан мелодраманың югары ноктасы булган... Ой, юк, спойлер була, әйтмим.

Мелодраманың тагын бер аңлашылып җитмәгән урыны бар. Зарифның авылда сөйгән кызы Заһидә кала. Егет шәһәрдә укып йөргәндә, кыз бала трактор арбасыннан егылып (әйе, ул заманда арбаларда мәктәпкә йөрү табигый иде) башын имгәтеп җүләрләнә, әмма башка әгъзаларына зыян килмәгән булып чыга, гафу итегез, сәламәт бала таба. Нәрсә, Зарифның әнисе тугызга кадәр саный белмиме әллә: «Башы киткән кызга кем бала ясады», – дип сөйләнә. Әгәр ул айларны санап, баланы үз малае ясаганны белсә, җүнле ана булса, ни дә булса эшләр иде, һичьюгы улын сүгәр иде, пәрәмәч-өчпочмак белән генә мәш килмәс иде. Татарстанның халык артисты Ләлә апа Миңнуллинага (икенче составта – Татарстанның халык артисты Зөләйха Хәкимҗанова) җүнсез ананы уйнарга туры килгән булып чыга, ә ул яхшы ана образы ясап йөри тамашачы алдында.

Мелодрамага тотынгансыз икән, автор исән бит – тамашачыда сорау калмаслык итеп тоташтырып бетерергә иде инде бөтен боҗраларны.

Ххх

Спектакльдә катнашкан яшь буын артистларына миннән бер гөлләмә комплимент – шәп уйнадылар егетләр-кызлар. Хореограф Ләйсән Вәлиәхмәтова куйган биюләрне ут яндырып биеделәр дә, зәгыйфь кенә әсәр булса да, менә дигән итеп уйнадылар да. Егылып хәтерен югалткан Заһидәне башкарган Эльвина Кәримова һәм стерва Альбинаны уйнаган Зәринә Сафина – Тинчурин театрының байлыгы. Үзе Зариф тирәсендә буталып йөргән һәм аңа башта кияүгә чыккан, аннары авыр вакытта ташлап киткән Әминәне Альбина Гашигуллина башкара, урта яшьләрдәге Әминәне дә башкарыр иде ул, мөгаен. Әмма режиссер Альбинаны картайтырга җөрьәт итмәгән, урта яшьләрдәге Әминә ролендә – Татарстанның халык артисты Резеда Төхфәтуллина. Ә инде спектакльнең үрнәк гаиләсе – Булат белән Гөлфиназ ролендә Гөлчәчәк белән Ирек Хафизовлар. Урта яшьләрне дә, картлыкны да уйныйлар. Килен – каенана туфрагыннан ярала, дигәндәй, яшь Гөлфиназны Хафизовларның килене Әдилә Хәсәнова башкара. Әле бары тик начар гына булып күренергә тиешле дирижер Эдуард та бар – Зөлфәт Закиров башкара.

ххх

Шулай да «режиссер нигә бу әсәргә алынган» дигән сорау кала бирә. Мелодрама кирәк икән, андый мелодрамалар буа буарлык, социаль челтәрләрдә «Мин сине шундый сагындым» кебегрәк төркемнәрдә андый сюжетларның исәбе-хисабы юк – ал да яз, яз да куй!

Ә инде театрга әзер пиарлы әсәр алып килеп, тиз генә тамашачы яратачак спектакль кую... ничек дип әйтим икән... режиссерның кеше чалган корбанга атланып оҗмахка кермәкче булуы түгелме? Тинчурин театры – ул үз легендар артистлары булган бай тарихлы, затлы театр, башкалар легендасыннан пиар ясап йөрмәсә дә...

Куелган икән инде, тамашачы карасын рәхәтләнеп! Матур җырлар тыңлап кайтып китәрсез.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 27 май 2025
    Исемсез
    Рузилэне яратып укыйбыз, шэп яза
  • 26 май 2025
    Исемсез
    Гафури театры белән ярышу һәм аннан өстен чыгу бу куелышта барып чыкмас шикелле.
  • 25 май 2025
    Исемсез
    Ой, акыллы баш та инде үзең, Рүзилә!!! Көлдем рәхәтләнеп... Ә спектаклне күреп ләззәтләндем!
  • 25 май 2025
    Исемсез
    Никтер критик залда да бертуктаусыз Фидан абый дип торды...бу бик ук дэрес тугел,,чэнки 200 гэ якын бала ( олимпиада укучылары)алдында Зэфэр абыйларны кимсету кебек янгырады...
  • 25 май 2025
    Исемсез
    Тинчурин театрына йөрүче барлык тамашачы да карамады бит Фидан уйнаганны. Чагыштырып утырырга жирлек юк. Карасыннар рәхәтләнеп. Тинчурин театры тамашачысы гел мелодрама карап ияләшкән инде ул. Кем генә куйса да.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100