Тинчурин театрында – премьера: Әмирхан Еники хикәяләре аша үтеп, җитдиләнү тарихы
Тинчурин театры чираттагы спектакль-дәресен чыгарды. Бүген ул көндез журналистларга һәм укытучыларга премьера алдыннан тәкъдим ителсә, кич тамашачы премьераны карый алачак. «Сезне ватан онытмас» спектакль-дәресе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган.

Тинчурин театры Әмихан Еники хикәяләре буенча спектакль-дәрес чыгарды. 1 сәгать 15 минут барган 1 пәрдәлек мелодрама язучының Бөек Ватан сугышы темасына багышланган 3 әсәрен – «Бала», «Кем җырлады?» һәм «Ана һәм кыз» хикәяләрен берләштергән. Инсценировка авторы – драматург һәм артист Шамил Фәрхетдинов.
Быелгы ел Россиядә һәм Татарстанда «Ватанны саклаучылар елы» булу уңаеннан театрлар да бу темага актив алына. Театрларның сәнгать җитәкчеләре, әдәби бүлекләре һәм режиссерлары татар әдәбияты классикларының сугыш һәм сугыш чорына багышланган әсәрләрен барлыйлар, аларны өр-яңадан йөрәк аша уздыралар. Әйтик, Чаллы театры Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» повесте буенча спектакль чыгарды. Шул ук әсәр мотивлары буенча Буа театры да үз спектаклен сәхнәләштерде. «Әкият» татар дәүләт курчак театры Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры» әсәрен куйды. Башка театрларда да бу тема бар һәм булачак.
Тинчурин театры сугыш турында иң нечкә хисләргә кагыла торган хикәяләр авторы Әмирхан Еникине сайлаган һәм үзенең «Пушкин картасы» өчен куллана торган яраткан форматына алынган – спектакль-дәрес. Инсценировка мәктәптә ватанпәрвәрлек дәресе форматында эшләнгән. Югары класс укучылары Бөек Ватан сугышы чорын искә алалар һәм хикәяләрне сәхнә күренешләре итеп уйныйлар.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Әмирхан Еникинең бик эчтәлекле хикәяләрен бергә кушып ясалган спектакль килеп чыкты. Ул спектакльдә Бөек Ватан сугышы чоры да күзаллана һәм бүгенге көнебез дә чагылыш таба. Бу сугышның нинди афәт китерүен күрәбез».
Спектакльнең режиссеры Зөлфәт Закиров: «Спектакль-дәрестә Әмирхан Еники хикәяләрен җанландырып кына калмыйбыз, һәр 3 хикәя тулаем аерым әсәр булса да, без аны бүгенге яшьләрнең сугыш темасын күзаллавын күзәтеп берләштердек».
«Бала». Әмирхан Еникиның алгы позициягә китеп барган рота сугышчысы Зарифның немец бомбага тотканда югалып калган баланы анасына илтеп тапшыруы турындагы хикәясе барыбызга ук булмаса да, күбебезгә таныш бит инде. Шушы хикәянең мәктәп укучылары тарафыннан уйналуын уйнаган артистларны тамаша кылдык.
«Кем җырлады?» Монысын да хәтерлисездер: «Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә 2 эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе – тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе – фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде».
Сүз уңаеннан, бу хикәя Әмирхан Еники хикәяләрен берләштереп куелган «823 километр» фильмына да кертелгән иде.
«Ана һәм кыз». Үлем түшәгендә яткан ана һәм анадан улының үлеме хәбәрен яшерергә тырышкан Рәхиләне искә төшердегезме? Артистлар язучының: «Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!» – дигән сүзләрен кабатлыйлар.
Инсценировка авторы яшь буын вәкиле буларак 4 укучыны алган – ватанпәрвәрлек темасына гына түгел, гомумән, тормышка җитди караган Мәрьям, Алсу һәм Рөстәм, алардан шаянлыгы белән аерылып торган гап-гади бүгенге үсмер Айнур. Укытучы ярдәмендә алар Әмирхан Еники хикәяләре аша үтеп, тагын да җитдиләнеп чыгалар. Балалар өчен бу хикәяләр – үзенчәлекле портал. Аның аша үткәч, тормышның кадере тагын да артырга тиеш кебек.
Укытучы ханым татар әдәбиятының классик хикәяләре аша ватаныбыз безгә Әмирхан Еникилар заманында да, хәзер дә кадерле булуын аңлата. Балалар да «ә» дигәнгә «җә» дип торучы марионеткалар гына түгел, үзләренчә әсәрне анализлыйлар. Әйтик, ни өчен язучы «Кем җырлады?» хикәясендә яралы солдат белән аның сөйгән кызы Таһирәне очраштырмый? «Кайдан таптыгыз бу кадәр җитди балаларны?» – дип сорыйсы да килә.
Режиссер Зөлфәт Закиров та, рәссам Сәлимә Аскарова да язучы тасвирлаган күренешләрне балалар карашы аша уздырган. Декорацияләрдә дә, хикәяләрне инсценировкалауда да балалар самимилеге чагыла. Спектакльнең балалар ясаган рәсемгә охшатылган афишасында да шушы самимилек бар.
Нигәдер спектакльне озынрак иткәннәр – анысы бераз сорау тудырды. Спектакль-дәрес икән, 45 минутка сыйдыра алмасалар да, 1 сәгатьтән арттырасы түгел иде инде. Әмирхан Еники әсәрләренә мөкиббән әдәби эстетлар өчен матур тамаша булса да, алар язучының энҗе кебек тезелгән матур җөмләләрен рухи канәгатьләнү алып рәхәтләнеп тыңласалар да, төп аудитория бит – «Пушкин картасы»на ия мәктәп укучылары. Бүгенге укучылар арасында Әмирхан Еникиның тасвирлауларын аңлый торган укучылар күпме – әйтә аласызмы? Максат бит – аларга профессиональ артистлар башкаруында матур тамаша гына күрсәтү белән чикләнми, ә бәлки, Әмирхан Еники кебек язучыбыз турында мәгълүмат һәм аның классик әсәрләрен җиткерү, ватаныбыз белән бергә телебезгә карата да мәхәббәт тәрбияләү.
Ягъни, режиссер белән инсценировка авторы бирегә, тыгызлап, барысын да сыйдырган: әдәбият дәресе дә, ватанпәрвәрлек дәресе дә, театр студияләре өчен мастер-класс та – барысы да бер йомарламда. Тик бер зал баланы сәхнәдәге 5 артист 1 сәгать 15 минут дәвамында бер йодрыкта тота алырмы? Гәрчә хикәяләрнең – күзгә яшь китерә торганнары, ә артистларның иң сөйкемле сөяклеләре сайланса да…
Әмирхан Еникинең энҗедәй тезелгән текстын кыскартыгыз, дисәм, мине әдәбиятыбыз сакчылары (Аллага шөкер, алар бар әле) «чәйнәп йотачак», ярар, кыскартмагыз! Әдәби телне бөтен нечкәлеге белән аңлап бетермәсәләр дә, Әмирхан ага әсәрләре аша татар әдәбиятына гашыйк булачак балаларыбыз, дигән өмет белән яшик.
Спектакльдә 2 составта театрның яшь артистлары Альбина Гашигуллина, Эльвина Кәримова, Зәринә Сафина, Әдилә Хәсәнова, Эдурад Никитин, Илмас Насретдинов, Булат Зиннәтуллин, Айдар Фәтхрахмановлар уйный. Укытучы ролендә – Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова һәм Диләрә Фәттахова.
Спектакльнең музыкаль җитәкчесе – Ильяс Камал, хореограф – Салават Хәбибуллин, хормейстер – Алия Хәмзина.
Әлеге спектакль февраль-март айларында Яшел Үзән, Чистай, Кайбыч, Васильево мәдәният йортларында, Түбән Кама яшь тамашачы театрында, Чаллының «КамАЗ» мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.