Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туфан Имаметдинов 4 елда Тинчурин театрында яңа милли театр булдырдымы – бары тик фактлар

Мәдәни күзәтүче Рузилә Мөхәммәтова

news_top_970_100
Туфан Имаметдинов 4 елда Тинчурин театрында яңа милли театр булдырдымы – бары тик фактлар

Театр сезоны дәвамында театраль җәмәгатьчелектә «Туфан Имаметдинов Тинчурин театрыннан китәчәк икән» дигән имеш-мимешләр актив йөри. Театр җитәкчелеге дә, Туфан Имаметдинов үзе дә бу сорауга ачыклык кертми.

«Иҗат кешеләре белән контракт күп вакытта 1 елга төзелә. Туфан Имаметдинов белән контракт срогының көнен төгәл әйтә алмыйм – ялгышуым бар. Аның белән әле утырып, аяк терәп сөйләшү булмады, ул сорауны үзенә бирсәгез яхшырак булыр. Аның эшенә килгәндә, ул тик утыра торган кеше түгел. Аның өстендә ГИТИСка әзерлек тә, монысын да эшләргә, тегесен дә эшләргә. Бәлки, халыкка театрдагы быелгы эшчәнлеге азрак күренгәндер, эчке эшләр кешегә күренми. Китү-китмәү турында аның үзеннән сораргадыр. Без әле элеккечә эшлибез», – диде Фәнис Мөсәгыйтов «Бәхет хакы» премьерасына багышланган матбугат конференциясендә.

Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов Татарстан Рәисенең татар зыялылары белән очрашуында

Фото: © фото: https://rais.tatarstan.ru

Шулай да, Туфан Имаметдиновның бу сезонда игътибарын башка проектка юнәлтүен һәм аңа зур өметләр баглавын күрәбез. «Без ГИТИСка шундый тәкъдим белән чыктык: бәлки, ГИТИС ректоры Заславский белән бергә Әлмәттә ГИТИСның резиденциясен ачарбыз – шундый теләк туды. Бу хакта «Татнефть»нең генераль директоры Наил Өлфәт улына да хат яздык. Заславский Әлмәткә килергә җыена – алдагы 2 ай эчендә без ул очрашуны оештырабыз. Бәлки, шундый мәйданчык барлыкка килер. Республикадан 7 режиссер ГИТИСта максатчан укый, тагын 3не әзерлибез. Без децентрализация дигән әйберне кирәкле дип табабыз. Бу – шуңа бер адым булачак дип уйлыйбыз. Эш бара...» – дип сөйләде ул Татарстан Республикасы Рәисенең татар театраль интеллигенциясе белән очрашуда.

Монысы – киләчәкне күзалллау. Ә без режиссерның Тинчурин театрындагы эшчәнлеген күздән кичерик. Театр эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүмат театр сайтыннан алынды.

Режиссер Туфан Имаметдинов Тинчурин театрында дүртенче сезонын тәмамлый – баш режиссер булып 2021 елның сентябрендә килгән иде.

«Җитәкченең бурычы – театрның иҗади йөзен, сәнгати брендын булдыру», – диде Ирада Әюпова 2021 елның 10 сентябрендә Туфан Имаметдиновны коллективка тәкъдим иткәндә. – Сезнең эшләргә бөтен мөмкинлекләрегез бар. Грантыгыз да бар. Театрда куелган спектакльләрнең музыкаль бизәлешен югары дәрәҗәдә тәэмин итә алырлык Ильяс Камал кебек шәхесләрегез дә бар», – диде ул. Артистларның барысының да үзләрен ача ала торган рольләре булуын теләде.

«Сез миңа кирәкме, мин сезгә кирәкме – үзем өчен шушы проблеманы хәл итмичә монда килә алмый идем. Без сезнең белән бу театрда 2 спектакль ясадык. Алдыбызда хәзер стратегия булдыру бурычы тора. Театр бик уңышлы урында утыра. Бу тирәдә консерватория, музыка, хореография, театр училищесы урнашкан, рәссамнар укый. Бөтен мәдәният белән бәйле кешеләр биредә яши һәм иҗат итә. Ә без алар белән азрак аралашабыз кебек. Элемтәләрне ныгытасы иде», – дип планнары белән бүлеште яңа баш режиссер Туфан Имаметдинов.

Февраль аенда ул «Интертат»ка беренче интервьюсын бирде. Үзенә беренче чиратта кризис-менеджер булырга туры киләчәген, командасы белән бергә милли үзтәңгәллегебез (идентичность) турында уйланачагын әйтте.

«Беренчедән, миссияне билгеләргә, икенчедән, миссия аша бурычларны, планны һәм репертуарны билгеләргә мөмкинлек бирә. Өченчедән, билгеләнгән стратегиягә туры килгән теге яки бу режиссерны яки башка иҗади затларны чакыра алабыз. Дүртенчедән, әлеге миссияне тормышка ашырырга булышачак учреждениеләр белән коллаборацияләр күздә тотыла. Болар – музыка училищесы, театр училищесы, сынлы сәнгать училищесы, консерватория… Ягъни, беренче чиратта сүз яңа спектакльләр турында түгел, ә барасы юлны билгеләү турында бара», – диде ул.

« – Минем сыйфатлы һәм күп итеп эшлисем килә – бик яшь үк булмасам да, әле максимализмым бар. Бу кабинеттагы кызыл диванга бер җирем белән ябышып, моннан сөйрәп чыгарганчы утырырга җыенмыйм. Минем хәзер бөтенесен максимум эшлисем килә. Күләмле итеп, файдалы итеп эшлисем килә. Тамашачыга да ошасын, театрның чикләрен дә киңәйтсен.

Туфан, тамырлар бит ул утыра-утыра үзе китә, аны сизми дә каласыңдыр.

Миңа калса, алдында перспективалар булмаган кеше генә диванга ябыша. Кешене каядыр чакырып торалар икән, ул, бу эш булмаса, икенчесе килеп чыгачагын аңлый. Иҗат бетсә, үзеңне бизнеста таба аласың».

«Күп кенә театрлар кая барганнарын белми, кармаланып кына атлый – бу шуңа ишарә. Биредә татар театрының тарихы күзаллана – 2022 елга килеп җиттек, ә кая барганыбызны белмибез, без һаман да сукыр, шуңа күрә гидыбыз да шундый».

«– Сезгә театрдагы миссиягезне үтәп, театрны сез күзаллаган хәлгә китерү өчен күпме вакыт кирәк?

Бер Президент срогы кирәк, дип уйлыйм. 4 ел! Мин бит иске Конституция буенча яшим.

Димәк, 4 ел эчендә Туфан татарга яңа милли театр төзеп бирәчәк.

Әйе».

4 ел эчендә Тинчурин театры кысаларында милли театр төзи алдымы? Әйдәгез, Тинчурин театрының соңгы 4 елдагы – ягъни, Туфан Имаметдинов баш режиссер булган чагындагы эшчәнлеген анализлыйк.

Туфан Имаметдинов, рәсми рәвештә баш режиссер булып билгеләнгәнче, театрда 2 премьера чыгарды: Илгиз Зәйниевның «Полиционер»ын һәм Мөдәррис Әгъләм шигырьләре буенча «Галәм. Әгъләм» шигъри спектаклен. «Полиционер», «Алкыш» фестивале кысаларында күрсәтелеп, чакырылган театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан тәнкыйтьләнсә, икенчесе әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова тарафыннан кискен тәнкыйтькә дучар булды. Аларның икесенең дә үз тамашачысы булды – каралды.

  • «Мин тәнкыйтькә күнеккән инде. Казанга кайтканнан бирле – гел тәнкыйть тә тәнкыйть. Иммунитет бар», – диде Туфан Имаметдинов галимнәр белән бер очрашуда соңрак.

Беренче сезон. 2021-2022 еллар. Туфан фикердәшләре-аркадашлары белән бик күп эшли

Туфан Имаметдинов баш режиссер булып башлаган 2021-2022 елгы сезонда театрның беренче премьерасы – Салават Юзеевның «Кияү урлау» комедиясе. Режиссеры – Регина Саттарова. Спектакль дәртле җыр-биюләр белән бара. «Тыйнак «Санта-Барбара»лы нәни блокбастерга рәхим итегез!» – дип чакырды театр тамашачыны. Бу – хәзергәчә театрны ашата торган комедия.

Ә үзенең баш режиссер буларак беренче премьерасы – Рүзәл Мөхәммәтшинның «Асылкош» музыкаль әкияте.

ххх

Туфан Имаметдинов эшчәнлеген үз командасын җыюдан башлады. Әйтик, театрның әдәби бүлегенә культуролог Энҗе Дусаеваны чакырды. Куючы режиссерлар итеп, үзе белән ТЮЗдан 2 актерны алып килде – Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин. Хәзер алар Туфан кураторлыгында ГИТИСта режиссерлыкка укыйлар. Энҗенең дә, Камил белән Илнурның да татар театрында даими эшләүдә бераз кыенлык тудыра торган бер генә проблемасы бар иде – татар телен начар беләләр.

Туфан Имаметдинов беренче сезонда ук театрга режиссерларны актив китерә башлады.

Мәсәлән, аның Татарстанга зур бүләге – Казанда туып-үскән һәм 20 еллап Венгриядә яшәгән Сәрдәр Таһировскийны туган иленә кайтара алуы. Декабрьдә Сәрдәр Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» трагикомедиясен чыгарды. Авторлар: Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина. Төп драматург – Сәрдәр үзе. Спектакльдәге төп рольне – Сәрдәрне – Фәрхәт Мөхәммәтҗанов (хәзер ул Мәскәүдә МХАТта укый) уйный.

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев үзенең моңарчы беркайда да куелмаган «Мәдинә» трагедиясен чыгарды.

Театр дөньяда беренче инклюзив бәби-спектаклен чыгарды. «Менә сиңа куш кулым» бәби-спектакльнең режиссеры – Алмаз Садриев.

ххх

Туфан Имаметдинов театрда мәктәп программасына кертелгән татар классикасын сәхнәләштерү эшен җайга салды. «Пушкин картасы» белән карый торган аз бюджетлы спектакльләр куела башлады. Андый спектакльләрне Илнур Гарифуллин һәм Камил Гатауллин куйды. Андый спектакльләр, стационардан бигрәк, төрле уку йортларында, район клубларында күрсәтелде.

Әйтик, Илнур Гарифуллин беренче сезонда ук Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын чыгарды. Дөрес, режиссер аны шактый заманчалаштырган иде. Аннотациягә караганда режиссер «Авангард татар театрының яшәргә хакы бармы?» дигән сорауга җавап эзли. Ягъни, консерватив карашлы Хәмзә бай беренче татар театрына түгел, ә авангард татар театрына каршы чыга.

ххх

Уңышсыз проектлар турында беркадәр мәгълүмат

  1. Туфан Имаметдинов әдәби бүлек мөдире Энҗе Дусаева белән берлектә төрки халыкларның борынгы хатын-кыз алиһәсе исеме белән аталган «Умай» лабораториясен башлап җибәрде.
  • Лабораториянең максаты – татар телендә 3 бер пәрдәле камера операсы булдыру. Темалары – татар хатын-кызы һәм мәгариф, хатын-кызның үз өстендә эшләве, хатын-кыз һәм татар язуы реформалары, тарихи җәрәхәтләргә дучар булган хатын-кыз язмышы.

«Ак яулык, зәңгәр шәл»

Фото: © Владимир Васильев

Лаборатория нәтиҗәсендә куелган эскизлар «Ал яулык, зәңгәр шәл» спектакле буларак, сезон ябылышында тәкъдим ителде (режиссерлар – Илнур Гарифуллин, Камил Гатауллин, Булат Минкин һәм Рамил Камалов). Спектакль «Алтын битлек» театраль премиясенең лонг-исемлегенә керде һәм экспертлар тарафыннан «2020-2021 еллар сезонының иң күренекле спектакле» буларак билгеләп үтелде.

  1. Тинчурин театрында танылган татар дизайнеры, модельер Наҗия Галимованың иҗади остаханәсе ачылуы да Туфан Имаметдинов һәм Энҗе Дусаева идеясе дип беләм.

Дөрес, ул зур уңыш казанмады: башта студия Тинчурин театрының колонналы залында урнашты, аннары музей почмагына күчте, аннары бөтенләй юкка чыкты. Хәзерге вакытта Наҗия ханым театрның җитештерү цехларының берсендә эшли. Соңрак Туфан кураторлыгында ГИТИСка укырга керде.

  1. Кәрим Тинчурин театры Габдулла Тукайның әдәби музее белән берлектә драматурглар өчен «Соф(т) татарча» театр лабораториясен башлап җибәрде. Лабораториянең максаты – татарча сөйләшүче робот катнашкан пьеса иҗат итү.

Билгеле булганча, Тукай музеенда экскурсияләр алып баручы Апуш исемле робот бар.

«Лабораториянең темасы – өлкән буын татар кешеләренең цифрлы техника һәм яңа технологияләр белән эш итү үзенчәлекләре һәм мөнәсәбәтләре. Пьесаны Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерәчәк. Спектакльнең премьерасы Тинчурин театрында аның яңа сезонында чыгачак. Ул Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Цифрлаштыру елына багышлана», – диелгән иде хәбәрдә.

Шул ук елны Туфан Имаметдинов проектлары быелгы Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итте. «Әлиф» берләшмәсе Тукай премиясенә «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «Һava», «Sak-sok», «Әлиф» спектакльләрен тәкъдим иткән иде. Режиссер белән берлектә әлеге премиягә «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, композитор Эльмир Низамов һәм хореограф Марсель Нуриев дәгъва итә. Кызганыч, премия егетләргә насыйп булмады.

ххх

Туфанның бер проекты уңышлы эшләп килә. Әлегә аның нәтиҗәсен фаразлый алмыйбыз, чөнки аңа вакыт кирәк.

Татарстан белән Россия театраль сәнгать институты – ГИТИС театраль режиссура өлкәсендә милли кадрларны укыту турында килешеп, милли режиссерлар әзерләнә башлады. Читтән торып белем алучыларның кураторы итеп, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карары белән Туфан Имаметдинов билгеләнде. 2022 елда башланган проект әлегәчә дәвам итә – Туфан ел саен теләге булганнарны ГИТИСка керү өчен әзерли.

«Минем төп максат – Татарстан театрларындагы режиссерларны укытып, аларны республика театрларында эшләргә калдыру. Әлеге курсларга башка төбәкләрдән килгән кешеләрне алмыйм, чөнки алар барыбер Татарстанда калмаячак», – дигән Туфан Имаметдинов бу хакта.

Хәзерге вакытта 7 студент белем ала. Алар Татарстан өчен кирәкле, кызыклы, файдалы кадрлар булырлармы – киләчәк күрсәтер.

Икенче сезон. 2022-2023 еллар. Туфан һаман да күп эшли

Тинчурин театрының Сәрдәр Таһировский (Венгрия) белән хезмәттәшлеге дәвам итә. Театр яңа сезонын ул сәхнәләштергән «Хан кызы Турандык» трагикомедиясе белән ачты. Спектакльнең премьерасы 15 сентябрьдә – Кәрим Тинчуринның туган көнендә тәкъдим ителде, һәм ул драматургның тууына 135 ел тулуга багышланды. Чакырылган режиссер Илсур Казакбаев Ркаил Зәйдулланың «Ашина» спектаклен чыгарды.

Туфан, әкренләп, үзенең җәмәгать эшлеклесе булуын да күрсәтә. Мәсәлән, Казанда ул вакыттагы Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобнаяның креатив яшьләр белән очрашуында милли спектакльләрне бәяләү проблемасын күтәреп чыга. «Театрларда милли телдә һәм милли мотивлар белән әсәр чыкса, аны шушы тирәлектәге кешеләр – театр тәнкыйтьчеләре дөрес бәяли алмый. Чөнки алар милли темадан ерак тора. Милли республикадагы милли театрларны бәяли алырлык экспертларны, театр тәнкыйтьчеләре барлыкка килсен өчен нишләргә кирәклеген белмим. ГИТИСта укытсак, нигезенә шул ук Европа фикерләве салынган була. Алар милли тематиканы анализлый алмыйлар», – дигән иде ул. Милли спектакльләр белән «Алтын битлек»кә үтү шанслары булмавын да искәртте. «Милли телдә куелган «Гамлет» катнашырга мөмкин әле. Ә инде Олонхо (Саха милли театры жанры. – авт.) кебегрәк милли жанр килсә, аны аңламаячаклар», – диде ул.

Бу сезонда Туфанның 2 укучысы бик актив спектакльләр чыгара башлады:

Режиссер Камил Гатауллин драматург Шамил Фәрхетдиновның «Тылсымлы арена» әкиятен, укучы балалар өчен язган «Татар теле – сәхнә теле» дигән спектакль-дәресен сәхнәләштерде.

Илнур Гарифуллин Нәкый Исәнбәтнең «Портфель» пьесасы буенча куелган «Аферист» сатирик комедиясен чыгарды.

Ә Туфан Имаметдинов үзе Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап «Идегәй» дастанын чыгарды. Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкарды.

«Идегәй» дастаны. Илнур Гарифуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Әмма спектакль татар интеллигенциясе тарафыннан җитди каршылыкка очрады. Режиссер Туфан Имаметдинов «Идегәй»не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлатса да, галимнәр генә «аңламады». Алар спектакль хаталарын күрсәтсә дә, ул әле дә репертуарда. Гәрчә сирәк күрсәтелсә дә.

Сезон азагына таба театр администрациясе, болай барса, традицион тамашачысын югалтасын аңлап алды булса кирәк. Зөфәр Харисов үзешчән драматург Ләйсән Әминованың пьесасы буенча комедия чыгарды. «Җыр-бию, шаярулар белән үрелеп барган «Яратам! Бетте-китте!» спектаклендә бетеп баручы авыл проблемасы да, мәҗбүри кушылган гореф-гадәт, йола күренешләре дә, сандыкларда гына сакланган халкыбыз тарихы да җитди урын ала», – диелгән аның аннотациясендә.

«Җилкәнсезләр»

Фото: © Владимир Васильев

Сезон азагында – июнь аенда – Туфан Имаметдинов тагын бер спектакль чыгарды: Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» драмасы. Спектакль, тамашачы сәхнәдә утыра торган итеп, кызыклы формада куелган иде. Рөстәм Гайзуллин «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана-2024» республика премиясенә лаек булды. Спектакль үзе «Золотой Трезини-2024» VII халыкара премиясенең «Алтын дипломы»на ия булды.

Өченче сезон. 2023-2024 еллар. Туфан Имаметдиновның театр эшчәнлеге «салулый» башлый

Бу сезонда театрда театр пиар өчен җаваплы урынбасар да, әдәби бүлек мөдире дә алышкан иде. Туфан Имаметдинов, Тинчурин театрының 90 еллыгы уңаеннан, труппаның өлкән буын артистлары белән «Ай, былбылым!» моңсу комедиясен (авторы – Шамил Фәрхетдинов) чыгарды. Спектакльнең үзен күрмәдем, «Казан» гаилә үзәгендә булган матбугат конференциясендә катнаштым.

Сүз уңаеннан, театр тагын бер комедия (Мансур Гыйләҗев «Көлмәгез, мин үләм») вәгъдә иткән иде. Аны да Туфан үзе куясы иде. Куймады.

Ул икенче әсәргә – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперына тотынды. Пьесаны Илгиз Зәйниевка заказ белән яздырган. Спектакльнең матбугат конференциясе Рәмиев исемендәге технопаркта урнашкан студиядә үтте, театрның пиар бүлеге, спектакльне яңа аудиториягә таныту өчен, блогерларны чакырып, беренче аларга күрсәтте. Спектакль «Театрның музыкаль йөрәге» фестивалендә (Самара) катнашып уңыш казанды.

Матбугат конференциясе

Фото: © Михаил Захаров

Туфан Имаметдинов кураторлыгында ГИТИСта укучы милли режиссерларның берсе Илнур Гарифуллин Гаяз Исхакый буенча «Җан Баевич» трагикомедиясен куйды. Әмма ул театрда озак бармады кебек, имеш-мимешкә кереп тормыйм.

Җәйге каникуллар өчен, театр артисты һәм Казан театр училищесының курс җитәкчесе Зөлфәт Закиров «Былтыр маҗаралары» интерактив спектаклен (авторы – Илфак Хафизов) чыгарды.

Дүртенче сезон. 2024-2025 еллар. Туфан Имаметдинов читкә карый башлады

Сезон Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров куйган «Таһир – Зөһрә» спектакле (пьеса авторы – Фәтхи Бурнаш) премьераcы белән башланды.

Аннары Илгиз Зәйниев труппаның 30га якын артисты катнашкан «Туган-тумача» (авторы – Илгиз Зәйниев) спектаклен чыгарды.

Кышкы каникуллардан соң Зөлфәт Закиров Әмирхан Еники хикәяләре нигезендә «Сезне Ватан онытмас» спектакль-дәресен чыгарды.

Аннары Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Наил Гаетбайның «Стоп, кода! Туй була!» комедиясен сәхнәләштерде.

Хәзерге вакытта Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев «Бәхет хакы» музыкаль спектаклен әзерли.

  • Авторы – татар шагыйрәсе Халисә Мөдәррисова. Бу – Гафури театры сәхнәсендә Фидан Гафаров уйнаган легендар әсәр, артистның соңгы спектакле. Ягъни, Фидан ага әсәргә үз исеме белән гомерлек пиар ясап китте.

Бу сезонда Сәрдәр Таһировскийның спектакль чыгарачагы турныда сүз булды – проект барып чыкмады булса кирәк.

Ә Туфан Имаметдинов үзе декабрьдә «Хыялга бер адым» бер сәфәр тарихы премьерасын (автор – Рөстәм Галиуллин) тәкъдим итте дә, шуның белән – шул.

  • Шәхсән мин бу спектакльне артистлар тарафыннан SOS дип кабул иттем.

ххх

Елның икенче яртыеллыгында Туфан нигә күренмәде, дисәгез, ул Әлмәттә үз кураторлыгындагы ГИТИС студентлары белән «Аркадаш» театраль фестивале кысаларында эскизлар лабораториясе чыгарып йөрде. Эшчәнлек алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта республика Рәисенең татар интеллигенциясе белән очрашуы вакытын Нурбәк Батулла сөйләде: «Туфан белән без оештырган иҗат төркеме спектакльләр, лекцияләр, очрашулар уздырып, зуррак проектларга да үсеп җитте – «Татнефть» инициативасы буенча театраль проект башлап җибәрдек. Проект «Аркадаш» дип атала, ягъни, аркага арка терәп эшләүчеләр. Ул 2 фестивальдән тора. Аның берсен – «Караш» яшь режиссерлар фестивален – мартта уздырдык. Безнең Татарстан өчен ГИТИСта максатчан укучы студентларыбыз – булачак режиссерларыбыз бар. «Татнефть» финанслары белән аларга спектакльләр чыгарырга мөмкинлек тудырдык. Спектакльләр региональ темага – Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә якларына багышланган иде. Шунда барып, тарихын өйрәнеп, шул тарихка нигезләнеп эшләгәч, антропологик театр фестивале, дия алабыз. Хәзер инде көз көне икенче фестивальгә әзерләнәбез – анысы үзебез ясаган эшләрдән торачак. Туфан Имаметдинов белән Эльмир Низамов Бакый ага Урманчега багышланган хор операсы ясыйлар...».

ххх

Тинчурин театры ни хәлләрдә яшәп ята, дисәгез, «15 июньдә безнең бу сезонның соңгы спектакле – сезонны ябабыз, һәм 24 июльдән яңадан спектакльләр башланачак. Безнең 31 августка кадәр репертуар әзер. Бу – җәй көне дә уйныйбыз, дигән сүз, килегез. Былтыр җәй көне эшләп караган идек – уңышлы килеп чыкты. Шуңа быел да җәй айларында спектакльләр уйнарбыз дип уйлыйбыз», – диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов. Әлегә шулай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100