Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камал театрында үзгәреш: «Сәнгать + җитәкчелек» – Илгиз Зәйниевка өстәмә эш йөкләнде

news_top_970_100
Камал театрында үзгәреш: «Сәнгать + җитәкчелек» – Илгиз Зәйниевка өстәмә эш йөкләнде
Фото: © «Татар-информ»

Камал театрында кичә кадрларга бәйле бер үзгәреш булды. «Нәүрүз» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Камал театры директоры Илгиз Зәйниев журналистлар алдында театрның сәнгать җитәкчесе вазифасында чыгыш ясады. Моны журналистлар очраклы гына белде – чөнки спикер «табличкасында» аның вазифасы «Камал театрының сәнгать җитәкчесе» дип язылган иде.

Камал театры, 22 май 2025 ел

Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

«Башта ничек килешенгән иде – шулай булды: 15 майдан мин сәнгать җитәкчесе. Устав буенча хәзер театрның сәнгать җитәкчесе бар. Сәнгать җитәкчесе – ул сәнгать өчен дә, финанслар өчен дә җаваплы кеше», – дип шәрехләде Илгиз Зәйниев журналистларга.

Театрның яңартылган уставы буенча, хәзер Камал театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры бар (директор юк – ред.иск.). Сәнгать җитәкчесе театрны гамәлгә куючы орган булган министрлык тарафыннан билгеләнә. Илфир Якупов – сәнгать җитәкчесенең беренче урынбасары. Фәрит Бикчәнтәев – театрның баш режиссеры.

Устав буенча театрның юридик адресы – Һади Такташ урамы, 74 нче йорт.

Сәнгать җитәкчесе административ-хуҗалык эшчәнлеген дә тәэмин итә, театрның эш планын да билгели, театр репертуарын раслый, спектакльнең эскиз-макетларын раслый, чыгару срокларын билгели… Кыскасы, театрның иҗади эшчәнлегенә бәйле бөтен мәсьәләләрне хәл итә. Уставта аның спектакль чыгару-чыгармау ихтыяҗы турында сүз юк. Анысы – намус эше, дип аңлыйбыз.

Театрның сәнгать советын да сәнгать җитәкчесе җитәкли, баш режиссер бу очракта аның урынбасары булып тора. Баш режиссер да гамәлгә куючы вәкаләтләренә ия булган орган, ягъни, министрлык тарафыннан билгеләнә.

Баш режиссер яңа куелышлар буенча, спектакльләрне яңартканда һәм репертуардагы спектакльләрне күрсәткәндә сәнгати персонал һәм артистлар белән иҗади җитәкчелек итә, стационарда һәм гастрольләрдәге спектакльләрнең сәнгати дәрәҗәсен тәэмин итә…

Камал театры, 22 май 2025 ел

Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Уставтан аңлашылганча, Фәрит Бикчәнтәев хәзер театрның сәнгати ягына җаваплылыктан өлешчә азат. Ул җитәкчелекне шәкертенә тапшырып, бары тик чиста иҗат һәм педагогика белән шөгыльләнә ала. Быелдан башлап Фәрит Рәфкатович ГИТИСта укыта башлый – димәк, ул үзенең күп вакытын педагогикага багышлый ала. Быел аның актерлык-режиссерлык остаханәсенә курс җыела. Алар читтән торып укыячак һәм күп вакытларын остаз янында театрда уздырачаклар. Сессияләрен Мәскәүдә бирәчәкләр. Хәзерге вакытта театрда консультацияләр бара.

Быел Фәрит Рәфкатович Казан театр училищесында курс чыгарды – алар тулысы белән Камал театрына эшкә алыначак. Моннан тыш театрда ул сайлап алган стажерлар эшли. Кыскасы, баш режиссерның үзен аксакалларча тулысынча диярлек педагогика багышларга мөмкинлеге бар.

Илгиз Зәйниев әлегә алдагы планнары турында сөйләми.

Камал театрына яңа сулыш, яңа караш кирәклеге көн кебек ачык иде. Әмма яңа сулыш белән яңа караш – ул яңа бина гына була алмый. Илгиз Зәйниев труппаны бер йодрыкка туплап, академия театрын бөеклектә калдыра/күтәрә (театрның бүгенге халәтен ничек билгеләвегезгә карап, үзегезгә ошаган фигыльне сайлагыз) алырмы?

Димәк, бүгенге көндә Камал театрында «тулы комплект». Почти... Чөнки баш режиссер бар икән, чираттагы режиссерлар да булырга тиеш. Әлегә безнең Айдар Җаббаров кына бар. Хәер, моңарчы Казан ТЮЗында эшләгән Лилия Әхмәтҗанова да хәзер Камал театрында режиссер булып эшли, тиздән аның бу театрдагы беренче эше – спектакль-променад чыгачак.

Ә Айдар Җаббаров мәсьәләсендә әлегә ачыклык юк. Алга таба ул Тинчурин театрын кабул итеп алырмы? Ой, әле аның баш режиссеры булып Туфан Имаметдинов саналганда, анысын фаразлап бетереп тә булмый. Әллә Айдар әлегә ирекле иҗатчы юнәлешен сайлап, шул исәптән, Камал театрында һәм башка театрларда спектакльләр чыгаруын дәвам итәрме?

Илгиз Зәйниев «Алтын битлек»ле иткән «Әкият» татар дәүләт курчак театрын ни көтә? Илгиз Зәйниев бу сезонда курчак театрында «Белоснежка һәм җиде гном» әкияте буенча спектакль чыгара, дип ишеткән идем...

Ә бүген Татарстанның бердәнбер «Алтын битлек»ле режиссерын – Илгиз Зәйниевны туган көне белән котлыйбыз!

P.S.: Илгиз Зәйниев Камал театрына директор булып килгәч беренче интервьюны «Интертат»ка биргән иде. Әлеге әңгәмәдән бер сорау һәм бер җавап:

Миңа синең «Әкият» курчак театрының юбилеенда әйткән сүзең ошады – труппага арка белән баса аласың, чөнки беркем дә аркаңа атмаячагын беләсең. Биредә дә шушы сүзләрне кабатлый аласыңмы яки күпмедер вакыттан кабатлый алачакмын дип уйлыйсыңмы?

Тукай шигырендә халык турында әйткән кебек: Камал – зур ул, киң ул. Биредә ситуация башкачарак. Шулай да аркам белән басарга курыкмыйм. Аркама атырга теләүчеләр табылса да, аларның кулларына шапылдатып сугучы икенчеләр дә җитәрлек булыр, дип саныйм! Мин бу театрда тудым, монда үстем, театр өчен шулай кирәк булып чыкса, монда юк булырга да әзермен. Камал театры һәммәбездән дә зуррак...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100