Камал театрында премьера: «Аналар улларын көтәләр». Үткәннәрдән кайтаваз һәм ностальгия

Камал театрының яңа бинасында зур залда беренче премьера чыкты – «Аналар улларын көтәләр» спектакле. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әлеге спектакльне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, театрның өлкән буын артистлары белән чыгарган. «Спектакль фашист илбасарларыннан илебезне азат итүдә катнашкан, һәлак булган солдатлар истәлегенә һәм аларның әйләнеп кайтуларын өзелеп көткән аналарга багышлана», – дип ачыклык кертә театр.
- Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Сергей Скоморохов, ут куючы рәссам – Тарас Михалевский, хореограф – Сәлимә Әминова.
«Аналар улларын көтәләр» («Әсәләр көтәләр улдарын») пьесасының авторы – башкорт драматургы, җәмәгать эшлеклесе Әсхәт Мирзаһитов. Тумышы белән Башкортстаның Туймазы районы Бикмәт авылыннан. Татар-типтәр авылында тууын, үз вакытында «Кызыл таң» газетасында эшләп алуын да истә тотсак, татар егете булгандыр, дип фаразлыйбыз.
Пьеса язылган 1974 елда ул Башкортстан Язучылар берлеге рәисе (1973-1988 еллар) була. Соңрак, 1980-1989 елларда, БАССРның Югары Совет Рәисе, аннан соң бу вазифаны Мортаза Рәхимов биләгән.
«Әсәләр көтәләр улдарын» драмасының премьерасы 1975 елның 8 маенда Гафури исемендәге башкорт драмтеатры сәхнәсендә булган. Спектакльнең куючы режиссеры – Рифкать Исрафилов, рәссамы – Галия Имашева, композиторы – Рим Хәсәнов, балетмейстеры – Хашим Мостаев.
Ә инде 1 елдан, 1976 елда, «Әсәләр көтәләр улдарын» спектакле өчен, автор Әсхәт Мирзаһитов, режиссер Рифкать Исрафилов, актрисалар Зәйтүнә Бикбулатова белән Гөлли Мөбәрәкова БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.
Ягъни, күренекле режиссер Рифкать Исрафилов та, автор үзе дә безнең Тукай премиясенә тиң дәрәҗәле премияне нәкъ шушы спектакль белән алган.
Димәк, Фәрит Бикчәнтәев дәүләт тарафыннан югары сәнгать әсәре дип танылган шушы әсәргә алынган. Бу пьесаның Татарстанда куелганлыгы билгеле түгел. Күчмә театрда (хәзерге Тинчурин театры. – авт.) авторның икенче бер әсәре куелган, ди, әмма анысы да татар театры тарихына берегеп калмаган булса кирәк. Әсхәт Мирзаһитовның исеме дә, дөресен әйткәндә, Башкортстанда яшәмәгән татар өчен киң даирәләрдә билгеле түгел.
«Аналар улларын көтәләр» – әсәрнең исеме пьеса язылганда да, бүген дә, гомумән, һәрвакыт актуаль. Аналар улларын Бөек Ватан сугышыннан да, Әфган җиреннән дә, Чечнядагы афәтләрдән дә, бүгенге хәл-әхвәлләрдә дә көтәләр. Әсәр патриотизм хисе белән сугарылган – патриотизм булган һәм бар, аның булуына ихтыяҗ зур. Арада 50 ел ятса да, дөнья үзгәрмәгән дә төсле – барысы да актуаль. Бер яктан шулай, әмма икенче яктан... әсәр үзе шул заманның сәнгать әсәре булып калган – бүгенге көн тамашачысы өчен ул кызыклымы? Һәрхәлдә, режиссер 50 ел элек язылган әсәрне сүтеп җыймаган, сүтсәң, таралачак бит ул, шуңадыр, ничек язылган – шулай куйган.
Вакыйгалар сугыш беткәнгә 30 ел тулган көннәрдә авылда бара. Тамашачы хозурына ярым әйләнә ясап куелган биек капка-коймалар эчендәге тыныч ишегалды тәкъдим ителә
Авыл Бөек Җиңү көнен каршыларга һәм туйга әзерләнә. Авыл яшьләре Илгизә белән Фоат өйләнешә. Димәк, ахирәтләр Шәфига белән Сафура туганлаша. Режиссер спектакльнең прологын этнографик итеп бизәгән – башкорт һәм татар фольклорындагы сөйкемле әбиләргә карап сокланабыз.
Спектакльдә 4 ахирәт ролендә Камал театрының өлкән буын актрисалары – Рузия Мотыйгуллина (Бибисара), Алсу Гайнуллина (Сафура), Фирая Әкбәрова (Хафаса) һәм Зөлфирә Зарипова (Шәфига) уйный. Урта буыннан Венера Шакирова (Зәлифә), Мәрьям Йосыпова (Гыйльминур). Колхоз рәисе Тайфур ролендә Минвәли Габдуллин, Исламгали – Илдус Әхмәтҗанов. Сәхнәдә Илдар Хәйруллинны да, Олег Фазылҗановны да, яшь буынны да күрәбез.
Өлкән буын артистларының үзара гөрләшеп йөрүләре шулкадәр күңелгә якын: тасвирлаган вакыйгалары да онытылып, аларның үзләрен карап утырганыңны тоеп, уңайсызланып китәсең. Ә вакыйгаларга килгәндә, күңелле туй әзерлекләре арасында шом да бар. Колхоз рәисе Тайфур күңелендә нинди сер йөртә? Аның укытучысы һәм дустының әнисе Бибисара нәрсә сизенә?
Әйе, күпме вакыт узса да, сугыш кайтавазы спектакль геройларының йөрәкләрендә тирән әрнү булып яши. Аналар һаман улларын көтәләр, хыялларында һаман алар белән очрашалар. Берсенең улы сугыштан исән-имин кайтып колхоз рәисе булса, икенчесенеке геройларча һәлак булган, өченчесенеке хәбәрсез югалган, дүртенчесенеке... хыянәтче булып чыга.
Әлбәттә, әсәргә вакыйгаларның алшартлары да, аяныч хәлләргә китергән сәбәпләр дә, тирән фәлсәфә дә салынмаган. Без 4 ахирәт тормышындагы 2 көнне һәм шул көннәрдә 30 ел төйнәлеп торган чишелешне күрәбез.
ххх
Шулай да Бөек Ватан сугышы темасына язылган меңләгән әсәр арасыннан Фәрит Бикчәнтәев сайлап алган бу әсәрнең үзенчәлеге нидә соң?
Әйтик, бу әсәр минем «ностальгия» дигән төймәмә басты – балачакта татар телевидениесендә мондый типтагы совет реализмын күрсәткән спектакльләр һәм телеспектакльләр байтак иде. Газета программасында татар спектакльләре башланасы вакытның астына сызып билгеләп куя идек тә (сайлану мөмкинлеге булмагач, ни күрсәтәләр, шуны караганбыз инде), гаилә белән җыелып карый идек – сагындырып, гаиләнең җылы кичләре искә төште. Үземне «Социалистик Татарстан» газетасының (хәзер «Ватаным Татарстан» дип атала) яки «Азат хатын» журналының (хәзер «Сөембикә» журналы) иске төпләмәләрен актарам кебек тойдым.
Икенчедән, тамашачы, бик рәхәтләнеп, өлкән буын артистлары уенын тамаша кыла ала – Аллаһка шөкер, театрда алар бар. Кайчан гына Камал театрында «бабайлар чуагы» иде – щепкинчылар сәхнә тота иде, инде бабайлар китеп бара, театрда «әбиләр чуагы» гына калып бара. Алары да аз уйный, дөресен әйткәндә. Шуңа күрә, дүрт әбиле патриотик әсәр табылган – уйнасыннар рәхәтләнеп. Спектакльдә башкортның легендар «Җиде кыз» уен-биюен шәхсән үзем тагын берничә тапкыр карар идем. Театрның өлкән буын актрисалары башкаруында гаҗәеп матур ул.
Әгәр кемдер яңа бинадагы зур сәхнәнең заманча мөмкинлекләрен күрергә теләп хыялланса, ул очрак түгел, бу спектакльдә яңа бинадагы зур сәхнәнең мөмкинлекләрен күрсәтү максаты куелмаган. Бу – ностальгия. Бары тик ностальгия... дип ышанасы килә.
«Без бу спектакль халкыбызның мәңгелек хәтеренә сәнгати һәйкәл булыр диеп өметләнәбез», – диелгән театрның аннотациясендә.
P.S.: «Аналар улларын көтәләр» спектакле Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилее уңаеннан да тәкъдим ителде.
6 июньдә – спектакль Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинның, 29 июньдә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗановның юбилейлары уңаеннан күрсәтеләчәк.