Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәйниев: «Татарстан урамындагы бинабызның Камал театрына калуын теләр идем»

Драматург, режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев Камал театры директоры буларак беренче интервьюны «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтовага бирде.

news_top_970_100
Илгиз Зәйниев: «Татарстан урамындагы бинабызның Камал театрына калуын теләр идем»
фото: Владимир Васильев, Рамил Гали/архив

Театр ачылуга багышланган матбугат конференциясендә әйтелеп бетмәгән кайбер темалар биредә ачыла.

Кызык һәм кызганыч инде, әйеме, Илгиз, фәлсәфи темаларга җәелеп сөйләшә алырлык кешедән административ-оештыру эшләре турында сорашырга туры килә. Ркаил Зәйдулла белән дә ремонт-подвал темаларына сөйләшеп утырган идек. Сиңа да журналистларның парковка турындагы сорауларга җавап бирергә туры килә. Ни өчен катлаулы чорында Камал театрын җитәкләү эшен нәкъ менә сиңа тапшырдылар? Үзеңә ничек аңлаттылар?

Мине чакырдылар да, «театрга шулай кирәк, республикага шулай кирәк» диделәр. Шул гына! Баш тартып карадым, барып чыкмады. Остазым Фәрит абыйга, министр Ирада Хафизҗановнага каршы килә алмадым. Шуннан артыгын аңлатып тормадылар.

Минемчә, бу – элеккеге җитәкчелектән канәгать булмаудан түгел, психологик адым. Театрның җаваплы вакыты. Яңа җитәкче килгәч, килгән кеше дә, булган команда да гайре табигый көч куеп эшли башлый. Чөнки һәркем үзенең биредә булырга хаклы икәнен исбат итәсе килә. Шуңа мин моны – барыбызны да селкетеп, уятып җибәрер өчен эшләнгән эш, дип саныйм.

Дөрестән дә, уйлап карасаң, мәдәният өлкәсендә кадрлар белән проблема бар. Берәр театрда үзгәреш ясыйм дисәң, чынлап та, кемне куярга аптырарсың. Шулай да миңа ошый бу үзгәреш, аның кайчан да булса шулай булачагына ышана идем. «Әкият» курчак театрында быелга проблема юктыр – барысы да әзердер, анда ышанычлы башкарма директор Илфат Ганиев бар. Алга таба анда кеше эзлисезме? Читтәнме, әллә театрдан «үсеп чыгарга» да мөмкинме?

«Әкият»тә әлегә үзгәрешләр булмый.


Камал театрының Татарстан урамындагы бинасын театрның «Тарихи сәхнә»се итеп калдыру мөмкинлеге караламы? Каралса, театр моны күтәрә алачакмы?

Күчеш чорында әлегә 2 бинага эшләячәкбез, Алла теләсә. Күчеш чорында. Шунда үзебезгә дә, республика җитәкчелегенә дә күренер инде – без үзебез «сөйри алабыз» дип тапсак, республика җитәкчелеге шулай кулайрак дип тапса, мин, әлбәттә, ул бинаның Камал театры бинасы булып калуын теләр идем

Театрның алга таба эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә син юнәлешләрегез турында сөйләдең, әйеме? Минемчә бер юнәлеш җитми – әдәбият. «Камал-китап», мәсәлән. Әйтик, мин Шәрык залын нәкъ менә шигърият залы дип күрәм. Бу юнәлеш турында уйладыгызмы-уйламадыгызмы? Бәлки, Язучылар берлеге кызыксынмагандыр, бәлки, сез ризалашмагандыр. Әллә мин дөрес уйламыйммы – әдәбият монда аерым юнәлеш була алмыймы?

Мин анда, әлбәттә, бөтен юнәлешләрне атап үтмәдем. «Камал-әдәбият» юнәлеше булачак, Алла теләсә. Татарстан китап нәшрияты белән дә сөйләшү булды. Татар әдәбиятының презентациясе, әдәби кичәләр дә булачак.

Әдәбият темасын дәвам итеп, китап сату булачакмы? Сувенирка арасында яки театр китаплары гына түгел, китап сату ноктасы, яки китаплы кафе/буфет?

Китап сату булачак. Ул булырга тиеш. Ләкин аны «сине кертәм, сине кертмим» дип эшләп булмый, «торги» аша кем җиңә – шул керәчәк. Кәгазь эше шактый күп анда.

Камал театры оркестрының киңәюе турында хәбәр ителде. 40 кешелек оркестр – җәмәгатьчелекнең «Музыкаль театр»/ «Музыкаль-драма театры» теләгенә сезнең һәм республика җитәкчелегенең җавабымы?

Театрның оркестры һәрвакыт булды, ләкин ул аз составта булгач, бөтен музыканы да уйный алмый иде, шуңа күрә ул бар да кебек, юк та кебек. Оркестрның эшендә чикләр булмыйча тулысынча эшли алсыннар өчен, читтән музыкантлар чакырту матавыклары чыкмасын өчен, оркестр шундый зурлыкта булсын, дигән карарга киленде – мондый составта алар җәелеп эшли ала. Ә музыкаль-драма юнәлешенә килгәндә, ул театрда гел бар иде, хәзер менә «Башмагым» музыкаль спектакле чыгып килә.

Син билгеләгән юнәлешләрнең «Камал-белем» юнәлешеннән башкасы татарча буладыр дип өметләнәм. «Камал-белем» юнәлеше буенча эш ничек тора? Чөнки белем бирүгә юнәлтелгән «Нәүрүз» форумы русча бара, һәм аның объектив сәбәпләре бар.

Әйе, белем бирү юнәлеше – тел ягыннан иң авыры. Тамашачыларга белем бирү мәсьәләсендә бигрәк тә. Кызыклы һәм заманча булган ничә татарча лекция таба алырбыз икән?.. Бу юнәлештә башта без татарча тырышып карыйбыз. Аннары, аң-белемне кайсы телдә алу да начар булмас, дигән фикердә калып, кайбер кызыклы лекцияләрнең русча булуы да мөмкиндер.

Камал театрының яңа бинасы концепциясендә тагын бер юнәлеш буларак, Татарстан театрларының иң кызыклы проектларын сезнең сәхнәгә китерү мөмкинлеге юкмы? Димәк, тагын бер юнәлешне – «Камал-кунак» юнәлешен тәкъдим итәм. Теманы дәвам итеп, Татарстан театрларыннан гастрольләр өчен сәхнә сораулар кердеме әле? Татарстан театрларының спектакль күрсәтүе, акча мәсьәләсен алсак, башка арендаторлар белән бер хокукта караламы?

Башка театрларның Камал театры сәхнәсендәге гастрольләре элек ничек булган – шулай булачак. Аларның электән үк шартлары бүтәнчә булган һәм шулай булачак, Алла теләсә.

Читтәге театрлар темасын дәвам итеп, тагын бер сорау. Сине күп театрлар спектакль куярга көтә иде. Бу килешүләр барысы да өзелдеме?

Әйе, дөрестән дә, күп кенә театрларда мин куярга тиеш идем. Хәзер аларның барысыннан да баш тартырга туры килде. Драматург буларак кына берничә эшне калдыра алдым, әмма анысында да күбесеннән баш тартырга туры килде.

Фәрит Бикчәнтәев мине Камалга спектакль куярга чакырган иде, дидең. Нәрсә куячак идең һәм кайчан куячаксың?

Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетына үзем уйлап чыгарган либретто буенча хореограф Сәлимә Әминова белән спектакль куярга тиеш идек. Башта шул әкият нигезендә дип уйлаган идек, аннары музыкасын калдырып, элеккеге либретто темасыннан ерак китеп, башка әйбер уйлап чыгарырга, дигән фикер бар иде. Ләкин аның бер сәхнәсен булса да эшләп, тикшереп карарга кирәк иде. Хәзер әлегә кайчан ничек икәнен әйтә алмыйм. Уйлыйм. Татар театрында ул иң зур проблема инде – әсәр табу.


Ничек инде табу? Үзең язмыйсыңмыни?

Үзенекен куя, диячәкләр.

Беренчедән, димәячәкләр, чөнки син – бүген генә яза башлаган кеше түгел, беренче номерлы драматург; икенчедән, дисәләр ни; өченчедән, нишләп халык турында начар фикердә – дияләр-димиләр...

Халык турында мин гел әйбәт фикердә, спектакль әйбәт булса, тамашачыга барыбер кем язган булуы.

Димәк, икенче вариант – берничә кеше «дисә», шуннан ни була. Яңа бинада театрның дәүләт планы нык арттымы?

Әлегә, бу сезонда, быел элеккеге план белән эшлибез. Премьералар саны гына артачак. Драма юнәлешендә генә 9 премьера булачак.

9 премьера ул яңа елга кадәр һәм синең «Су анасы»н белән Никита Кобелевның Орхан Памук әсәрен куюын кертепме?

Айдар Җаббаров куелышында Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әсәре, шулай ук, Александрийский театрының сәнгать җитәкчесе Никита Кобелевны кертеп, әйе.

Театр (бинасы) җәй көне ял итәчәкме? Труппа ничек ял итәчәк – бөтенесе бергәме, бүленепме?

Ял турында уйлыйбыз. Ничек ял итәргә – бергәме яки бүленепме, дип тә уйлыйбыз. Әле генә төгәл җавап бирә алмыйм. Ничек тә ял итәрбез инде, Алла теләсә.

Фәрит Рәфкатович ГИТИСка курс җыячак. Анда син дә укытачаксыңмы? Тарта алганга төйиләр бит.

Юк, укытмаячакмын. Анысын да алсам, үләм ич мин. Кызганычка, аңа вакытым юк.

Син «Әкият» курчак театрына килгәндә алдыңа максатлар куйган идең һәм аларны 4-5 елда үтәп чыктың. Бу юлы үз алдыңа максатлар куйдыңмы? Һәм үзеңә аларны үтәү өчен күпме вакыт бирәсең?

Әлегә мин ул максатларны барлауда. Әкияткә мин әзерлек белән килдем. Камалда төп максат – шул юнәлешләрне бер-беренә комачауламый торган итеп эшләтеп җибәрү һәм шул юлда традицияләрне югалтмау.

Миңа синең «Әкият» курчак театрының юбилеенда әйткән сүзең ошады – труппага арка белән баса аласың, чөнки беркем дә аркаңа атмаячагын беләсең. Биредә дә шушы сүзләрне кабатлый аласыңмы яки күпмедер вакыттан кабатлый алачакмын дип уйлыйсыңмы?

Тукай шигырендә халык турында әйткән кебек: Камал зур ул, киң ул. Биредә ситуация башкачарак. Шулай да аркам белән басарга курыкмыйм. Аркама атырга теләүчеләр табылса да, аларның кулларына шапылдатып сугучы икенчеләр дә җитәрлек булыр, дип саныйм! Мин бу театрда тудым, монда үстем, театр өчен шулай кирәк булып чыкса, монда юк булырга да әзермен, Камал театры һәммәбездән дә зуррак.


Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 4 март 2025
    Исемсез
    Афәрин, Илгизгә! Затлы, өметле, тыйнак кеше! Күзләр яшьләнде хәтта. Бина Камал театрына калырга тиеш!
  • 4 март 2025
    Исемсез
    Илгиз Зәйниев: «Татарстан урамындагы бинабызның Камал театрына калуын теләр идем» Менә ичмасам фикер! Шушы сүзләрне ишетергә хыялланып яшәдем. Салават та шунда ук август саен концертларын куяр, башка җырчыларга да юл ачылыр иде, юбилей чаралары дисеңме - Илгиз Зәйниев чын кеше икән!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100