Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин кем әле?» – Әйе, син кем әле театрга килеп шигырь дә тыңламаска?

news_top_970_100
«Мин кем әле?» – Әйе, син кем әле театрга килеп шигырь дә тыңламаска?
фото: Рузилә Мөхәммәтова

«Мин кем әле?» – Чаллы татар дәүләт театры шигъри моноспектакль чыгарды. Шигырьләр авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер – Зөлфия Галиуллина. Артисты һәм инсценировка соавторы – Физалия Габидуллина. Без – шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев һәм алар белән бергә мин – Рүзәл Мөхәммәтшин «арбасына» утырып, моноспектакль карарга Чаллыга килдек.

Нәрсәгә килдемме? Беренчедән, мин Чаллы театрын яратам, чөнки аның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның бирегә «акча эшләргә» түгел, «эшләргә» килүен күрәм. Ул чыннан да эшли, һәм, әкренләп, эшенең нәтиҗәсе күренә. Икенчедән, мин биредә Айгөлнең ничек әдәби театр ясавын күрәм. Аның дәрәҗәсендә татар әдәбиятын белгән кешеләр татар театрларында күп түгел. Өченчедән, Рүзәлнең шигъриятен яратам, ул – бүгенге көндә беренче номерлы шагыйрь, ярар, ярар, киң итеп алып, беренче бишлектә, диик. Дүртенчедән, мин Физалияне шәхес буларак һәм профессионал буларак хөрмәт итәм. Аның белән мин «Кеше китә – җыры кала» телесериалын төшергәндә таныштым. Аның ни дәрәҗәдә сабыр һәм үз эшен җентекләп башкара торган кеше икәнен күреп сокландым. Бишенчедән, яхшы яшь команда белән нишләп әле Чаллыны урап кайтмаска?!

Спектакль театрның Кече залында үтте. Алтмышлап урынга исәпләнгән зал шыгрым тулы иде. Болар – билет алып килгән тамашачы, чит-читләргә үз табуреткалары белән театр артистлары урнашкан.

Спектакль бик үзенчәлекле иде. Авторлар традицион юлны сайламаган. Рүзәл шигырьләреннән тупланып, алар төрле фикерләрне җилем итеп бер-берсенә ябыштырып ясалмаган. Ягъни, монда шагыйрь үзе һәм шигырьләре беренчел түгел. Беренчел – актриса һәм аның иҗат вә иҗатчылар турындагы уйланулары. Шушы уйланулар Рүзәл шигърияте белән үрелеп, катлаулы конструкция барлыкка китерелгән.

Юк, бу ниндидер салмак, уңайлы кичә түгел: әйтерсең лә без, 60 кеше, зур көймәгә утырып, Идел буйлап экскурсиягә чыгып киттек. Әмма суга кергәч тә Рүзәл шигырьләренә оеп, дулкыннарда иркәләнеп тыныч кына йөзәргә туры килмәде, дулкын безне уңга-сулга чайкый башлады, диярсең, һәм ул давыл байтакка сугылды. Физалиябез үзе дә 40-45 минутлык спектакльдә меңгә төрләнде: бер карасаң, ата-ана тәрбиясе алган җитди кыз, икенче карасаң, урам шалапае, өченче карасаң – усал педагог, дүртенче карасаң... Шигырьләрне дә үзе теләгәнчә тарткалый да суккалый, болгый да йолыккалый. Шулай итеп иҗат төркеме иҗат газапларын тасвирлаган һәм, газаплана-газаплана, үзе куйган сорауларга җавап эзләгән. Моноспектакльнең герое Физалия үзе идеме, әллә аның уены аша Айгөл Әхмәтгалиева күзләрендә артистлар чагылышымы? Бу – артист тормышы, киңрәк алсак, иҗатчы турында өч хатын-кыз – язучы Айгөл, режиссер Зөлфия һәм актриса Физалия күзаллавымы?

Кыскасы, иҗатчы кызларыбыз, Рүзәл шигырьләрен йолыккалап, үзләренең мозаикасын төзегәннәр. Ягъни, Рүзәл – мамыгын үстереп бирүче генә, мамыкны сугып, тукыма ясап, аннан күлмәк тегеп киючеләр – Чаллы театры кызлары үзләре. Рүзәлдән – шигырь һәм чәчәкләр.

Рүзәл Мөхәммәтшин: Мин автор дип үземне генә атый алмыйм, Айгөл апа миңа бик әйбәт ярдәм иткән. Мин үзем сәхнәдә булгач та бу кадәр борчылмый идем. Ул туфлиләрен салып куйгач, мин дә ботинкамны салыйммы әллә, дип уйлап куйдым. Ул итәген төшергәндә нишләргә белмәдем. Ләкин иҗат төркеме тапкан җавап миңа ошый. Мин аның белән килешәм.

Йолдыз Миңнуллина: Мин бу спектакль дәвамында бик бай рухи кичерешләр дөньясында яшәп алдым. Физалия: «Син кем әле?» – дигәндә, балачакка да кайтып килдем. Безне дә урамда гопниклар туктатып, шулайрак сорыйлар иде. Мин бу сорауга җавап бирә аламмы? Мин, бәлки, аңа җавап бирергә тиеш тә түгелдер. Бәлки, мин һәр иртәне яңача, яңа халәттә уянырга тиештер, дигән уйлар да килеп китте. Мин спектакль дәвамында, син үзең турында күбрәк сөйләсәң иде, дип теләп утырдым. Миңа спектакльдә Физалиянең үз исеменнән сөйләве ошады, Рүзәл булып кыланмады. Үз тормышындагы хәлләрне дә сөйләр, дип уйладым. Аңлавымча, спектакль кысаларында импровизация дә булды, бәлки, алар тора-бара тагын да ниндидер юнәлеш алып китәр. Бу башлангычыгыз бик кызык.

Лилия Гыйбадуллина: Минем нигә тегеләй, нигә болай диясем дә килми, биредә һәрнәрсә үз урынында. Миңа Физалия бик ошады. Андый күлмәк миндә дә бар иде. Безнең максат бит инде халыкка шигырь укыту, шигырь укуны кайтару, һәм бу – шуның бер формасы. Моның өчен рәхмәт иҗат төркеменә, рәхмәт театрыбызга. Мондый кичәдән соң Рүзәл, идеалда, автограф биреп, түр башына утырып, китапларын сатып я таратып утырса иде. Аның бу шигырьләре тупланган яңа китабы булса иде. Бәлки, ул берзаман булыр да. Бу – кармак салу, мавыктыру, ымсындырып алу. Шигырьне китаптан укыйсы килә. Физалиячә күргәннән соң, хисләрне үзеңчә яңартасы килә. Бу, миңа калса, яшьләр өчен бик кирәкле спектакль.

Мин спектакль барышында үземне гаепләргә дә, гаепләмәскә дә белмичә, куркып, чыннан да, мин кем әле, дип утырдым. Иң ахырдан матур җавап ишеттем: «Мин – ыштансыз сабый», – дип куя. Балачакта бирелгән сораулар бүгенге көндә кабат кайтып төште. Бүген дә сорауларыбыз күп, һәм, күпме генә казынсак та, аларга җавап табып бетерә алмыйбыз. Чынлап торып уйландырдыгыз, рәхмәт сезгә!

Тамашачыдан да байтак фикерләр яңгырады. Мәсәлән, Гали Акыш исемендәге лицей директоры Фирдүсә Әюпова, спектакльне мактаса да: «Миңа Рүзәлнең шигырьләре җитмәде», – диде.

«Моноспектакль – авантюра страшная», – диде Олег Кинҗәгулов «Мин кем әле?» спектакленнән соң. Чаллы театрына шушы авантюрага алынуы өчен афәрин! Чаллы театры иң әдәби театр була алуы белән хөрмәткә лаек.

Чаллы театры Рүзәлгә бик кызыклы сюрприз да ясаган. Дөресрәге, театр һәм 79 нчы лицейның 2 укучысы тарафыннан көтелмәгән бүләк. 11 класс укучысы Зиннур Әхмәтвәлиев һәм 8 класс укучысы Солтан Сәхәбетдинов шагыйрьнең берничә шигырен рус теленә тәрҗемә иткән. Театр аны, китап формасына китереп, Рүзәлнең үзенә бүләк итте.

Моңарчы театрның татар классикларын яктырткан «Хәл бу ки» проекты бар иде. Анда Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Фатих Кәрим кебек легендаларыбыз турында мәгълүмат бирелсә, театр, алар белән генә чикләнмичә, бүгенге шагыйрьләр белән дә актив эшли. Сүз уңаеннан, театр репертуарына кермәсә дә, Лилия Гыйбадуллина иҗаты буенча да шигьри спектакль әзерләнгәне булды.

Театр сайлаган юлыннан бара – спектакльләрне нигездә проза, поэзия кебек әдәби жанрлардан тудыра. Бу театрда шигърият бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100