Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Позывной «Татарин»: «Яшьләрне патриотик тәрбияләүне беренче урынга куябыз»

Кариев театры «Позывной «Татарин» дип аталган документаль драма чыгарды. Спектакль махсус хәрби операция шартларында гаилә мөнәсәбәтләре һәм ил куркынычсызлыгы өчен һәркемнең шәхси җаваплылыгы хакында – программада төп тема шулай билгеләнгән. Спектакль прогонын журналистларга күрсәттеләр.

news_top_970_100
«Позывной «Татарин»: «Яшьләрне патриотик тәрбияләүне беренче урынга куябыз»
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Позывной «Татарин» дип аталган документаль драма журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Җәмил Сәлимгәрәев пьесасы буенча куелган. Пьеса театр заказы буенча махсус язылган. Җәмил, теманы белгән кеше буларак, башта консультант буларак чакырылган, әмма, тора-бара, үзенә автор булырга туры килгән. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов җитәкчелегендә, шулай итеп, яңа пьеса иҗат ителгән, аннары ул спектакль булып җитешкән.

  • Спектакльнең рәссамы – Булат Ибраһимов. Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин. Пластика буенча режиссер – Артур Шәйдуллин. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов. Автор пьесаны русча язган, тәрҗемәче – Илфак Хафизов.

Спектакльнең сугыш сәнгате буенча консультанты да бар – Тимур Сабитов, Россиянең сугыш сәнгате мастеры, каратэның барлык төрләре буенча спорт мастерына кандидат, кара пояс иясе. Хәрби киңәшче – Рушан Сәлахов, хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар туганлыгы» төбәкара иҗтимагый оешма җитәкчесе урынбасары, Казан бүлеге җитәкчесе.

«Позывной «Татарин» – махсус хәрби операция һәм шул шартлардагы тормыш турындагы беренче татарча спектакль. Кариев театры – татар театрларыннан беренче булып шушы темага сәхнә әсәре чыгарган коллектив.

Спектакль татар телендә бара, әлбәттә, әмма хәрбиләр күрсәтелгән өлешендә алар русча аралаша: бу – чынбарлыкка якынрак булсын өчен шулай күрсәтелгән, ә татар егетләре, җыелгач, үзара татарча сөйләшәләр.

«Позывной «Татарин» – катлаулы сюжетлы һәм күп линияле әсәр түгел. Театр бер гаилә мисалында сәнгати чаралар аша мондагы һәм андагы тормышны күрсәтү омтылышы ясый. Әмма болар – бәйнә-бәйнә язылган тормыш китабы түгел, ә бәлки, газета хәбәрләре кебек, тормыш эпизодлары. Авторы Җәмил Сәлимгәрәев – журналист, аның документаль әсәр язуы, бер яктан журналистлыгыннан булса, икенче яктан, аның биографиясендә махсус хәрби операция дә булган. Шунлыктан төп герой Илһам да күпмедер дәрәҗәдә авторның үзе кебек кабул ителә. Әсәрдәге гаилә матавыкларын төп герой тормышына бәйләп карамыйча, әлбәттә. Илһам ролен башкаручы Айрат Шамс үз героен, миңа калса, күпмедер дәрәҗәдә автордан күчергән – аз сүзле, чәчрәп чыкмый торган тыныч холыклы, уй-хисләрен эченә яшерә белә торган егет.

Алдан әйтелгәнчә, бер гаилә язмышы күрсәтелә. Гаилә Тынычлык бистәсендә (Казан янындагы Мирный бистәсе) яши. Гаилә башлыгы Шәүкәт – хәрби хәрәкәтләрдә булган һәм хәрби бурычын тормышының бер өлеше итеп күргән кеше (2 составта Илнар Низамиев һәм Илфат Камалиев уйный) – махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Аның улы Илһам да әтисе юлын сайлаган, әмма ул әтисенә ачулы, чөнки әтисе гаиләсенә хәбәр бирми, шулай итеп, гаиләсен борчулардан сакламакчы. Ата белән улның хәрбиләрнең ял вакытында очраклы гына очрашуы – спектакльнең кызыклы, пластик яктан да профессиональ куелган өлеше. Ул атасына кочагын җәеп түгел, ачу белән ташлана – бу аның атасының гаиләсенә хәбәрләр язмыйча хезмәт итүенә протесты, мөнәсәбәте. Ә егетнең үзенең нечкә күңеле хәрби хезмәттә дә катмаган – ул өенә кәгазь хатлар яза. Ә атасы хәтта смс та юлламый. Очрашу нәтиҗә бирә – атадан гаиләгә хат килә.

Спектакль антрактсыз сәгать ярым бара. Аның байтак өлеше 3 хәрбинең – Илһам, Виктор һәм Сәетнең танкта хәрби бирем үтәүләрен күрсәтүдән тора. Илһамны «Татарин» дип атыйлар – спектакль исеме шуннан. Без экипажның 3 егетенең үзара дусларча мөнәсәбәтен, бер гаилә кебек яшәвен күрәбез.

«Минемчә, экипаж бер гаилә була ала. Авырлыклар узганда вакыйгалар берләштерә, мин аны туганлашу дип саныйм», – диде Сәет ролен башкарган Искәндәр Низамиев.

Сәхнә уртасына танк буларак кабул ителергә тиешле вагонеткага охшаш конструкция урнаштырылган. Алар танкист шлемы белән шуның эченә кереп утыралар да, рельслар буйлап, конструкцияне алга-артка йөртәләр. Ә 3 хәрби арасында җитәкче булган Виктор ролендәге Муса Камалов өзлексез команда биреп кычкыра да кычкыра.

Әлеге спектакльгә багышланган матбугат конференциясендә театрның баш режиссеры (спектакль режиссеры) Ренат Әюпов бу әсәрне кино итеп төшерергә мөмкинлеген кат-кат ассызыклады. Бәлки, егетләрнең танкта хәрби бирем үтәүләрен чын танкта кино итеп төшереп, экраннан гына күрсәтергә кирәк булгандыр. Чөнки карап торышка шактый кыйммәткә төшсә дә, әлеге конструкция һәм аның кулланылышы көтелгән эффектны бирми. Ни өчен без рельслар буйлап йөргән «транспорт чарасын» нәкъ менә танк дип уйларга тиеш – егетләр үзе әйткәнгәме? Бу танк конструкциясен ясау һәм егетләрне озак вакыт танкта күрсәтү ни бирә – аңлашылмады. Спектакльнең нигезен тәшкил иткән төп вакыйгалар, борылышлар танк эчендә бармый ләбаса. Әйе, без егетләрнең батырлыгын, дуслыгын, чыдамлыгын күрәбез. Әгәр моны күрсәтү өчен әлеге конструкция кирәк булган икән – хәерлесе.

Ә егетләрнең өчесенең дә (Айрат Шамс, Муса Камалов, Искәндәр Низамиев) йөзләре «киношный» – алар сәхнә декорациясенең бер өлеше буларак кызыклы формада урнаштырылган экраннарда зурайтып күрсәтелә. Сүз уңаеннан, режиссер Ренат Әюповның кино төшерү тәҗрибәсе бар, һәм бу спектакльне куйганда ул әлеге тәҗрибәсен һәм осталыгын оста кулланган.

Анда шундый хәлләр барганда, бистә халкы гуманитар ярдәм җыя. Шушы җәмәгать эше иреннән хәбәр юклыктан сыгылып төшкән ананы тормышка кайтара. Ә Илһамның энесе Фәнис (Инсаф Хәләүтдинов һәм Рәүф Шакиров) дроннар ясый. Шушы дронын сынаганда, анда урнаштырылган камера ялга кайтып килүче Илһамны күрсәтә...

Спектакльдә патриотизм турында пафослы монологлар юк – барысы да болай да аңлашыла һәм хәрәкәттә күрсәтелә. Спектакльдә тискәре геройлар да юк. «Тискәре образлар – үзебездә, тискәре образлар – тегендә, тискәре образ – мохиттә, атмосферада – аны материальләштерергә кирәкми. Бу очракта без сәхнәгә неофашистларны да чыгара алмыйбыз, бу – безнең вазыйфага бөтенләй туры килми», – диде Ренат Әюпов, ни өчен шундый форма сайлануын аңлатып.

Спектакльнең пластикасы һәм музыкасы кызыклы уйланылган. Ниндидер шом да бар, моң да бар, позитив та бар анда. Кызыклы образ/символ – спектакльдә композитор берничә урында «Бөрлегән» татар халык җырын кулланган.

«Бу җырны егетнең әтисе җырлаган һәм баласына тапшырган – шулай итеп, җыр буыннан-буынга күчә. Бөрлегән сытылса, шәмәхә-кызыл төс күрәсез. Кызыл төс – тормыш төсе. Бу очракта «Бөрлегән» мәхәббәт җыры гына түгел, гаскәриләрнең мәхәббәт өчен, гаиләсе өчен, иле өчен көрәшү символы итеп алына, аларны алга алып баручы ритуал кебек кулланыла. Композитор Зөлфәт Вәлиуллиннан шушы җырны куллануын сорадым», – диде Ренат Әюпов, «Берлегән» җыры сайлануы тарихын аңлатып.

Театр директоры Илнур Гайниев, махсус хәрби операция темасына куелса да, бу спектакль хәрбиләр өчен булмавын кат-кат ассызыклады.

«Без, яшь тамашачы театры буларак, балаларны, яшьләрне патриотик тәрбияләүне беренче урынга куябыз. Спектакль шушы нияттән сәхнәләштерелде. Бу әсәргә тотыну – коллектив өчен зур җаваплылык. Андагы егетләребезнең чын халәтләрен актерларыбыздан зур көч таләп итә. Спектакль яшьләргә кызыклы булырга тиеш дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, күгебез аяз, тыныч тормышта гомер итәбез. Ә махсус хәрби операциядә нәрсә булганын күз алдына китерә алмыйбыз. Шундый әсәрләр аркылы булса да, аларның шушы атмосфераны аңлауларын телибез. Төп максат – шушы», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100