Тукай премиясен Тукайга бирмәделәр, фотографка һәм башкаларга бирделәр

Тукай премиясен Тукайга бирмәделәр, фотографка һәм башкаларга бирделәр. Әйе, хөрмәтле комиссия шулай карар кылган. Тукай премиясенең 2025 елгы лауреатлары: драматург Мансур Гыйләҗев, шагыйрь Раниф Шәрипов, фотограф Риф Якупов һәм «Иакинф» балет спектакленең иҗат төркеме.
Традиция буенча Тукай премиясе лауреатлары Шигырь бәйрәмендә халык алдына чыга иде. Хәзер, рәсми тантана үткәрелә башлагач, лауреатларны халык күрми. Быел да Шигырь бәйрәмендә халык алдына бары тик Мансур Гыйләҗев кына чыкты. Раниф абыйның хәле аңлашыла – ул, сәламәтлеге сәбәпле, анда йөри алмый, ул укучысы белән социаль челтәрләр аша актив аралаша. Калганнар шундый чарада чыгып күренү зарурлыгы хакында белсәләр дә, кирәк тапмаганнар, күрәсең. Менә шундый хәлләр!
«Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе мәшһүр, җәмгыять тарафыннан танылу тапкан, югары һөнәри осталыгы, авторлык стиле, яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы, Ватан һәм милли мәдәният үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (рәсем сәнгате, музыка, театр, цирк эстрадасы, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме, әдәбият белеме өлкәсендә фәнни ачышлар өчен бирелә» диелгән нигезләмәне алдыбызга куеп, шуның аша кандидатларны «иләсәк», иләктә бары тик «Казанга Тукай кайткан» спектакле генә калачак һәм Комиссия хәтта нигезләмәдә каралган 3 урынга да кеше таба алмаячак. Шуңа күрә «җәмгыять тарафыннан танылу тапкан» һәм «яңалыгы һәм үзенчәлеге белән аерылып торучы» дигән тасвирламаларга күз йомып, премия өлешчә «просто талантлы» кешеләргә бирелә.
Бөтен кандидатлар арасында иң күп тавыш җыйган кеше Мансур Гыйләҗев булган, диләр. Дөрестер – ышанам. Раниф Шәриповның җиңүе дә табигый, чөнки ул Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатура – Берлек кандидатурасы җиңүе – Ркаил Зәйдулланың йөз аклыгы.
Әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов әдәбият өлкәсендәге лауреатларның – драматург Мансур Гыйләҗев һәм шагыйрь Рәниф Шәрипов иҗатын болайрак билгеләгән:
«Рәниф Шәриповның «Ян, учагым!», «Күк һәм күңел йолдызлары», «Йорт иясе», «Мәңгелек сер», «Азатлык көне» китаплары үз укучысын тапкан иде. Соңгы чорда чыккан «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» җыентыклары бүләккә тәкъдим ителә. Ул – әйбәт лирик. Шигырьләрендә аеруча ике тема өстенлек итә. Берсе милли яшәеш мәсьәләләре белән бәйле булып, татар тарихы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге өчен борчылып яза. Туган телнең кулланышы, аны укыту, җәмгыятьтә кулланышы да әдипнең игътибар үзәгендә. Икенче җитди тема – яшәештәге социаль тигезсезлек, гаделсезлек белән бәйле. Шагыйрь тормышны матур итү теләге белән яза, һәрдаим рухи кыйммәтләрне яклап чыга. Яшәештәге битарафлыкка, күңел төшенкелегенә борчыла, укучыда өмет хисе уятырга омтыла. Әдәбияттагы классик традицияләрне дәвам итә.
Шулай да мин тавышымны Мансур Гыйләҗев кандидатурасына бирер идем. Бу урында аның драматург булуын да искәртеп үтим. Татар халкы, Аллага шөкер, театр ярата. Китап укучылар саны кимәгән вакытта театр язучы сүзен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен бик яхшы урын булып тора. Шуңа да алга таба театрның мәдәни тормыштагы урыны үсәчәк дип саныйм. Бүгенге көндә татар драматургиясендә өч авторны аерып куяр идем: Зөлфәт Хәким, Мансур Гыйләҗев, Илгиз Зәйниев.
Соңгы 25 елда драматурглардан бер Зөлфәт Хәким генә Тукай бүләгенә лаек булган (2009). Театрның бүгенгебездәге ролен тирән аңлаган хәлдә сәхнә әдәбиятының бер вәкиленә бирү кирәклеге дә калка бит, һәм ул Мансур Гыйләҗев була ала. Алдагы елларда Илгиз Зәйниев кандидатурасы да каралырга бик лаек дип уйлыйм.
Мансур Гыйләҗевнең бай иҗаты хәзерге татар драматургиясенең үсеш-үзгәреш үзенчәлекләрен, андагы табышларны билгеләргә ярдәм итә. Язучының реалистик һәм романтик сурәтлелекне шартлы-метафорик, символик, абсурд күренешләр, интертекстуальлек, мифологема һ.б. алымнар һәм чаралар белән баетып иҗат иткән әсәрләре, укучы-тамашачының рухи ихтыяҗларына җивап биреп, театр залларында меңләгән тамашачының күңелен яулый. Гомумән, М.Гыйләҗев – киләчәккә йөз тотып иҗат итүче драматург».
Кыскасы, бу ике исем, миңа калса, китап укый һәм театрга йөри торган татар күңелендә аз гына да шик уятмый. Ә менә калганнары...
«Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин.
Айрат Кашаев – чакырылган дирижер, Александр Полубенцев – чакырылган хореограф. Иакинф партиясен башкаручы Илнур Гайфуллин – Уфада хореография училищесы тәмамлап, 6 ел Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән егет, 2013 елдан бирле Казанда иҗат итә.
Айдар Кашаев гастрольләрдә булу сәбәпле килә алмаган. Бүләкне Александр Полубенцев белән Илнур Гайфуллин кабул итеп алды.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 2-3 елга яңа спектакль чыгара, яңа гасырда дип әйтик, 2 милли опера һәм 3 милли балет чыгарды: «Йосыф кыйссасы», «Алтын Урда» һәм «Иакинф» балетлары, «Шагыйрь мәхәббәте» һәм «Сөембикә» опералары. Аларның һәркайсы диярлек чыккан саен Тукай премиясен ала киләләр. «Салган саен алтын күкәй», әйеме?
Балет бит Рус православ чиркәвенең архимандриты, Шәрык белгече, сәяхәтче, Казан губерниясе биләмәләрендә чуваш гаиләсендә туган Иакинф (Никита) Бичурин турында булуын искә алсак, «Иакинф» балеты төркеме премиясенең толерантлык пункты өчен, татар әйтмешли, «суйган да каплаган».
Риф Якупов – фотограф. Камал театрының штаттагы фотографы. Димәк, театр үзе «Казанга Тукай кайткан» спектаклен – чын мәгънәсендә милли казаныш булган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылу тапкан, Камал театрының яңа бинасын ачкан әсәрен дәүләт премиясенә тәкъдим иткән. Шул ук вакытта аның фотографы, ниндидер юллар белән тәкъдим ителеп, ул премияне алды.
Риф Якупов – Кырым темасын актив яктыртучы фотограф. Актуаль темамы? Актуаль тема!
Ә сез Тукай дисез…
«Казанга Тукай кайткан» спектакле командасы Тукай премиясенә киләсе елда дәгъва итәр дигән өметтә калам. Чөнки бик күптәннән драма спектакленең Тукай премиясен алганы юк. Югыйсә, гел «өлеш» тә «өлеш». Эмиль Талиповның Тукае Тукай премиясен алсын иде инде.
P.S.: «Татар-информ»да Тукай премиясенең дәрәҗәсе турында матбугат конференциясе уздырганда, танылган журналист Мөршидә Кыямова: «Ул премия нишләп журналистларга бирелми?» – дигән иде. Фотографка бирелә икән, чыннан да, нигә журналистка юк? Хөрмәтле коллегалар, әйдәгез, киләсе елга бөтенебез Комиссияне заявкаларыбыз белән тутырып куйыйк. Фотографларга биргәнне журналистлар алардан киммени? Үзләре башлады, без гаепле түгел…
Белешмә: 2025 елгы Тукай премиясе кандидатлары түбәндәгеләр иде: Рафис Корбанов – «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияте җыентыгы өчен; Раниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен; Мансур Гыйләҗев – «Словарь любви» пьесалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен; «Казан Тукайга кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов; «Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
Чулпан Закирова – «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичәләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл» «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен; Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;
Юрий Гвоздь – «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен; Рөстәм Шәмсутов – «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен; Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.