Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы театрында премьера: «Без 41нче ел балалары», яки Дөньяга күзләр ачылганда...

Чаллы театры Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» повесте буенча спектакль чыгарды. Премьера театрда 3 көн рәттән аншлаг белән үтте. Аның беренче көнендә язучының варисы Гәүһәр Хәсәнова белән бергә безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да булды.

news_top_970_100
Чаллы театрында премьера: «Без 41нче ел балалары», яки Дөньяга күзләр ачылганда...
фото: Чаллы театрының матбугат үзәге тәкъдим иткән фотолар. Д.Таҗиев фотолары

«Без – 41нче ел балалары» – Мөхәммәт Мәһдиевнең иң популяр әсәрләренең берсе.

Белешмә: Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» дип исемләнгән беренче повесте 1968 елны дөнья күргән. Әсәрне иҗат итү тарихы Мөхәммәт Мәһдиевнең Гаграда иҗат йортында язучы Рафаэль Мостафин белән әңгәмәсеннән башлана. Нәкъ менә шул вакытта Мәһдиев Мостафинга төрле кызыклы хәлләр сөйли. Мостафин аларны хикәяләр итеп язарга киңәш бирә. Нәтиҗәдә, кайчандыр автор үзе укыган Арча педучилищесының рухын һәм атмосферасын чагылдырган повесть туа. Повестьта Хәлил Фәтхиевич буларак бирелгән рус теле укытучысы образы чын шәхескә – татар журналисты һәм педагогы Хәлим Искәндәровка нигезләнгән.

Белешмә: Педагог, журналист Хәлим Искәндәров – тумышы белән Башкортстанның Кыйгы районы Арыслан авылыннан. 1926 елда Томск педагогия техникумында, 1927 елда Мәскәүдә Асадуллаев мәктәбендә эшли, 1929-1934 елларда Мәскәү Шәрык халыклары коммунистик университетында татар теле һәм әдәбияты укыта. Бөек Ватан сугышы елларында Арча педагогия училищесенда уку-укыту бүлеге мөдире, рус теле укытучысы була. 1948 елда Совет хөкүмәтенә каршы эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына, 1956 елда аклана.

Әсәрнең театр һәм кино тарихы: 2012 елда «Без – 41нче ел балалары» әсәре буенча әдәби спектакльне театрның ул вакыттагы яшь артистлары Резеда Сәләхова, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров һәм Илфак Хафизовлар белән Рәшит Заһидуллин куйган иде. Моннан берничә ел элек «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы» кысаларында «Татаркино» әлеге әсәр буенча фильм төшерде. Сценарийның авторы – Әлфирә Мәһдиева, режиссеры – Әмир Гәлиәскәров, продюсеры – Миләүшә Айтуганова.

Быел Буа театры һәм Чаллы театры да шушы әсәргә алынган. Буа театрында чакырылган режиссер Дима Огородников әлеге әсәр буенча «Баязитова» спектаклен чыгарды, ягъни, повестьтан бары тик Баязитова исемле кыз линиясе аерып алынган. Спектакль 1 сәгать чамасы бара, ди. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова һәм театр белгече Нияз Игъламов та булган.

Чаллы театры әсәрне мөмкин кадәр киң колачлап, 3 сәгатьлек зур масштаблы спектакль чыгарган.

Әсәрдә вакыйгалар сугыш елларында бара. «Анда ашаталар, ипи карточкасы бирәләр» дигән хәбәргә кызыгып килгән авыл балаларының, укып, дөньяга күзләре ачылуын, зур тормышка аяк басу процессын күрәбез.

  • «Бар шундый малайлар – атна буе юк-барны ашап яшиләр дә шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытында авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?»

Сәхнәгә алгы планда агач басмалар корылган, басмалар артында, безгә киләчәккә юл күрсәтеп, Ленин бабай һәйкәле тора. Өстә тәрәзә – анысы бу балаларның дөньяга күз салуыдыр. Рәссам – театрның баш рәссамы, ГИТИС студенты Ләйсән Хөсәенова. Композитор – Рөстәм Гайнетдинов. Ут куючы рәссам – Денис Иванов. Хормейстер – Әнәс Фәйрушин.

ххх

Менә без, берәм-берәм, укытучыларның дәресләрен һәм балаларның дәрескә мөнәсәбәтен күрәбез. Әлбәттә, күпләрнең хәтерендә сакланган «ата кара тараканның кан әйләнеше» темасына багышланган дәресне дә тамаша кылабыз. Рус теле укытучысы Хәлил Фәтхиевич (Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров), зоология укытучысы Исмәгыйль абый (Эдуард Латыйпов), музыка укытучысы (ТРның атказанган артисты Энҗе Шиһапова), немец теле укытучысы (ТРның атказанган артисты Равил Гыйләҗев) дәресләрен күрәбез, Галиев абыйның (Руслан Ибраһимов) студентлар белән концерт куюын карыйбыз – аларның кишер, шалкан һәм башка яшелчә булып җырлауларын кинәнеп күзәтәбез. Мәхәббәт күренешләре дә тыйнак кына кергән.

Күз алдында балаларның зур дөньяга күзләре ачылуы процессы бара. Аларның холык-фигыле дә күз алдында, әсәргә ипләп кенә фольклор да сыйган. Без, кайда гына эшләсә дә, кемнеңдер кеше булып калуын һәм кемнеңдер кеше була алмау рәвешен дә күрәбез.

Әйе, Мөхәммәт ага әлеге классик әсәрендә авыл малайларының дөньяга күзләре ачыла баруы турында язган, режиссер Олег Кинҗәгулов та малайларның дөньяга күзләре ачыла баруы турында документаль дип әйтерлек куйган. Әмма «темасы» бер тирә булса да (Яхинаның Мәһдиевне укыганы булдымы икән?) бу инде – «Зулейха открывает глаза» кебек беллетристика түгел, бу – югары сәнгать, бу – чын әдәбият.

Шулай итеп, Мөхәммәт Мәһдиев каләменнән төшкән һәм вакыт сынавын узган энҗе бөртекләреннән Олег Кинҗәгулов, нечкәләп, үз калейдоскобын җыйган.

Спектакльдә бит әле вакыт чикләре дә бар – режиссерның һәр эпизод өчен үзе белән үзе «җан талашканы» күренеп тора. Шулай да 3 сәгатьтән дә кыскарак тота алмаган. Әмма, руслар әйтмешли, «оно того стоит», җәмәгать. Кирәкмәгәнрәк булып тоелган өлешен алып ат, дип, Олег миннән сораган булса да, берсен генә дә кыскартырга алынмас идем.

Режиссерның рәсем укытучысы эпизодын кыскартуы да кызганыч әле. Хәтерләсәгез, «иң халыкчан» җире: «...журналда Әркәшәгә «икеле» куйды. Аннан рәсем дәфтәренең битен ертып алды да, йомарлап, мич артындагы утыннар арасына ыргытты. «Натуралист» Әркәшә, кып-кызыл булып, түбән карап утырды. Ахырдан гына билгеле булды: ул, айгыр рәсеме ясаганда, бераз чаманы югалтып җибәргән икән». Кыскасы, спектакльдә айгыр рәсемен күрергә өметләнмәгез, яме. Алгарак китеп әйтим – авыл кешесенә урманга барырга ярамавы турында да Зарифуллин абыйсына мунча ләүкәсендә утырган килеш сөйләми, гәрчә Мәһдиев шулай язса да.

Дәресләрдән тыш, Гыйззәтуллинның училищедан качып, кабат әйләнеп кайту тарихын, Баязитованың товар поездында Әгерҗегә кайту тарихын да күрәбез. «Кайсы эпизодның ничек бирелгәнен көтеп алып карадым», – диде Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова.

«Хәлил Фәтхиевич ролен кем уйный икән? Шунысы бигрәк тә кызык», – диде ул спектакль алдыннан. Бу роль Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәровка тапшырылган. Театрның харизматик актеры елмайтып та, моңсуландырып та уйный аны.

Спектакльдәге 9 баланың берсе – Мөхәммәт Мәһдиев үзе. Шуңа да Мәһдиев ролендәге Марсель Мөсәвировка башкалар белән дәрестә утырырга да, автор булып сөйләргә дә туры килә. Зарифуллин – Инсаф Һидиятуллин, Әлтафи – Фирдүс Сафин, Гыйззәтуллин – Руслан Әюпов, Баязитова – Зөлфия Галиуллина, Нина – Алинә Мөхлисова, Гадилә – Гүзәл Шамагсумова, Сабира – Алсу Сәгыйдуллина. Болары барысы да – театр артистлары. Әркәшә Пермяков ролендә – Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте студенты Эмиль Гыйбадуллин.

Сүз уңаеннан, премьерага Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте укытучысы Людмила Рыбакова да килгән иде. Ул студентларның укуын театр белән бергә алып баруын куәтли. Ә студенты көллият йөзенә кызыллык китермәде – театрның тәҗрибәле актерлары белән бер ансамбль булып уйнады. Хәтта ата кара таракан турында «керәшен халык җырын» да җырлап бирде, вәт!

Казан театр училищесын тәмамлап быел театрда беренче сезонын уйнаучы Инсаф Һидиятуллинга да мактау сүзләрем бар. Зөлфәт Закиров курсын тәмамлаган егет ул. Сүз уңаеннан, гаҗәеп талантлы курс – Кариев театрының һәм Тинчурин театрының иң перспективалы яшь артистлары да шушы курстан. Өчесе Чаллы театрының бизәге булачак, димәк, Алинә Мөхлисова һәм Гүзәл Шәмәгсумова да шушы курстан. Кызлар спектакльдә Нинаны һәм Гадиләне уйный. Дөрес, алгы планда егетләр булгач, «тасраеп» алгы планга чыкмадылар, әмма һәркайсының хәтердә калырлык үз эпизодлары бар иде – булдырдылар!

Гыйззәтуллин ролендәге Руслан Әюповка да игътибар иттем. Аның иҗатында быел Мөхәммәт Мәһдиев елы бугай. Чөнки язучының «Кеше китә – җыры кала» әсәре буенча телесериал төшерелә. Биредә Русланга зур гына роль тигән, һәм быел аңа җәйдән бирле кино локацияләре булган Теләче, Әтнә тирәсен урап йөрергә туры килде.

ххх

Спектакльдә финал кебек күренеп, тамашачыны «алдаштырган» бер урын бар. Малайлар-кызлар диплом алып таралышалар. Шул вакыт аларның олы тормышка басар алдыннан монологлары бар. Шушы урында кайбер тамашачы кесәсеннән гардероб номерогын кабалаштырып ала. Әмма бу – финал түгел әле. Спектакльнең иң нечкә, йөрәкне өзгеч урыны шуннан соң башлана. Зарифуллин авылына кайта, анда аны әтисе вафатыннан соң бушап алган өй каршылый. Менә шатлык – абыйсы сугыштан кайта. Ике егетнең уфалла арбасына черек агач төяп кайтканда, каравылчы Гайфи агай белән очрашып, аларга утынны кире илтеп бушатырга килүен укуы да җиңел түгел иде. Ә биредә Гаффан солдат (Разил Фәхертдинов) белән Зарифуллинның (Инсаф Һидиятуллин) урманчы Гайфи (Татарстанның халык артисты Рафик Каюмов) белән диалогын тыңлаганда дөньям онытылган, хәтта ул күренешләрне фотога да төшерелми калган. Дөньяның бу ягы да бар ул, Зарифуллин! Йә, кайсыбыз Зарифуллин түгел – кайсыбыз очратмады бу дөньяда Гайфиләрне?!

Ххх

Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов иҗатында минем иң яраткан спектаклем: Шамил Идиатуллинның «Шәһәр.Нокта.Брежнев» – шушы 4 сәгатьлек спектакльне бер тында 2 тапкыр карап чыкканым бар. Мин ул спектакльне режиссер иҗатының «ключевой» моменты дип саныйм. Миңа калса, «Без – 41нче ел балалары» – чираттагы «ключевой» әсәр. Ребрендинг ясалган Чаллы театрының үсеш юлындагы әһәмиятле бер спектакль – шулай уйлыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100