Сәламәтлеге чикле балалардан «Алтын алма» спектакле: зур җиңүгә китергән тырышлык үрнәге
Тинчурин театры канаты астында эшләп килүче студия – сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе 7 нче сезонын «Алтын алма» премьерасы белән төгәлләде. Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтовадан эксклюзив репортаж һәм рецензия.
Казанда гаҗәеп бер татар театры эшләп килә. Мөгаен, ул дөньяда тиңдәше булмаган бердәнбер шундый татар театрыдыр. Тинчурин театры канаты астында эшләп килүче сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе турында әйтүем. Соңгы елларда Тинчурин театры сәхнәсендә мине гаҗәпләндергән, сокландырган бердәнбер спектакль.
«Алтын алма» әкияте моннан 30 ел элек Тинчурин театрында куелган. Пьеса Шамил Фәрхетдинов тарафыннан 1996 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институты студентлары – хәзер Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әйдәп баручы артистлары – Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин өчен диплом спектакле итеп, махсус заказ белән язылган. Шул ук елны сәхнәләштерелеп, 5 еллап театр сәхнәсендә уйналган.
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе 2019 елда Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы белән оешкан. Ул Альбина Сәлимгәрәева оештырган «Во благо вместе» хәйрия фонды белән берлектә эшләп килә. Биредә төрле диагнозлы балалар (Даун синдромы, ДЦП һ.б.) театр уйныйлар.
Студия «Миһербанлылык», «Булмас димә – була шул», «Беренче театр» спектакльләре белән төрле фестивальләр һәм конкурсларның лауреатлары булган. Быелгы 7 нче сезонда театр 6 фестивальдә катнашып, шуның дүртесендә I дәрәҗәдәге лауреат булган.
Хәзерге вакытта «Могҗиза» студиясенә 20гә якын бала йөри. Спектакльдә барлыгы 15 бала, 3 әни һәм 1 әти кеше катнашты. Шәкертләрнең күпчелеге – Казан шәһәреннән, икесе Татарстан районнарыннан: Балык Бистәсе районыннан – Илшат Сөнгатуллин һәм Теләче районыннан – Айрат Якупов.
Спектакльнең куелыш җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Режиссер һәм сәхнә хәрәкәте педагогы – Салават Хәбибуллин. Сәхнә теле укытучысы – Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова. Куратор – Зөлфия Бәшәрова. Рәссам – Сәлимә Аскарова. Композитор – Чыңгыз Абызов. Музыкаль җитәкче – Ильяс Камал. Ут кую буенча рәссам – Илдар Шакиров.
Спектакль «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәме белән куелган. Фонд директоры – Айгөл Шәкүрова.
ххх
Сәхнәгә артистларның кайсыларын коляска белән алып чыгалар, кайсылары үзләре чыга. Алар һәр сүзне зур тырышлык белән әйтә, һәр хәрәкәтне тырышлык белән ясый. Аншлаг белән тулган Тинчурин театры залы, тын да алмыйча, сәхнәгә текәлгән. Алар 1 сәгать дәвамында әкият уйный. Сокландыргыч һәм тетрәндергеч 1 сәгать!
Әкият патша җибәргәнгә Гөлчәһрә сылуны эзләргә киткән Тазбашның маҗаралары һәм Гөлчәһрәне Үлмәсҗаннан коткаруы турында. Дөресрәге, Үлмәсәҗанны – Гөлчәһрәдән. Кыскасы, йөгерек телле бик күңелле әкият.
Артистлар буш сәхнәдә уйный. Инклюзив спектакль өчен сәхнәдә декорацияләр кирәкмидер, һәм алар юк та, чөнки сәхнәдә артистларга уйнар өчен иркенлек кирәк. Шуңа күрә декорацияне сәхнәнең арткы фонындагы анимацияле экран алыштыра. Сәхнәгә кайбер артистлар белән аларның ярдәмчеләре (ата-ана) дә чыга – алар коляска йөртә. Яшь артистлар үзләре дә, ярдәмчеләре дә – барысы да махсус тектерелгән костюмнардан. Киемнәр балаларга үлчәп тегелгән генә түгел, эскизлар балаларның сәламәтлекләренә бәйле үзенчәлекләрен дә искә алып ясалган. Балаларга образга керергә ярдәм итә торган, кигән саен киясе һәм сәхнәгә чыгасы килеп торган киемнәр.
Менә ак эшләпәле, ак костюмлы Әкиятче – Айрат Якупов. Менә Сабый патша һәм аның бертуганы Утырҗан. Патшаның ике апасы – Озынбикә һәм Кыскабикә. Алар патша энекәшләрен дә, Утырҗан энекәшләрен дә үз кулында, үз кубызына биетергә маташа – патша һәм аның туганы утырган коляскаларны этү дә аларга тапшырылган. Патшаны һәм аның туганын Азамат Шәфигуллин белән Эльнур Әкбәров уйный. Апалар – Хәния Гыйбадуллина һәм Эльвина Федотова. Ә инде патшаның йомышчысы – шаян егет Тазбаш ролендә Илшат Сәмигуллин.
Ак эшләпәле чибәр Әкиятче егет Гөлчәһрә сылу турында әкият сөйли, һәм Сабый патшаның апалары шул кызны энекәшләренә кияүгә алырга карар итәләр. Кем алып кайта кызны? Әлбәттә, Тазбаш. Китә Тазбаш. Бара, бара да урманда сандык таба. Эче тулы алтын-көмеш һәм күгәргән дага. Ә дага эчендә...
Дагада яшәүче тылсымче егетләр Агылый белән Тагылый роле Әмир Нуриев белән Илфат Мусинга тапшырылган. Хәтерем ялгышмаса, элек аны Тинчурин театры артистлары 1 итеккә 2 кеше аягын тыгып сикереп йөриләр иде кебек, монда андый трюклар ясалмаган, әлбәттә. Җалмавызлар да икәү – Эльза Емекова һәм Әлфия Чутаева...
Тазбашның дагадан чыккан Агылый белән Тагылыйны кире өйләренә озатып йокларга ятуы була, артыннан патша һәм аның яраннары килеп җитә. Гөлчәһрә сылусыз калудан куркалар чөнки. Карасалар – Тазбаш йоклап ята, янында бер сандык алтын. Алтынга ябышулары була – патша башына мөгез үсеп чыга. Мөгез әле бәланең башы гына икән, мөгез үсә-үсә, Җалмавызга әвереләсең икән. Моннан котылу юлы бер генә – Үлмәсҗан яшәгән утрауга бару. Гөлчәһрә сылу да шунда яши.
Үлмәсҗан ролендә – Анель Имамиев. Карачкы – Карина Кайданова. Гөлчәһрә сылу – Ралина Гатауллина. Биючеләр – Ралия Нигъмәтҗанова һәм Елизавета Чурикова.
Ярый, хуш, китте Тазбаш, Сабый патша һәм барысы да Үлмәсҗанның тылсымлы алтын алмасын эзләргә һәм, әлбәттә, Гөлчәһрәне коткарырга.
Алар бара торсыннар, ә без Үлмәсҗан яшәгән утрауга күчәбез. Үлмәсҗан дигәнебез – әкиятләрдәге Кощей Бессмертныйның татарчалаштырылган версиясе инде. Мескен Үлмәсҗан да, аның хезмәтчесе Карачкы да туйганнар Гөлчәһрәдән. Чөнки көйсез кыз акыру-бакырулары белән аларның яшәрлеген калдырмаган. Мескен Үлмәсҗан нигә үлемсез булуына үкенеп бетә алмый.
Үлмәсҗан ролендәге Анельның уйнавын сокланып карадым. Искиткеч талантлы егет. Җырлавы да, сәхнә хәрәкәтләре дә ипле, карап туймаслык. Хәзер Анель Казан дәүләт мәдәният институтында укый икән.
Кыскасы, Сабый патша һәм Тазбаш җитәкчелегендәге төркем килә Үлмәсҗан янына. Гөлчәһрә таләп иткәнгә Тазбаш белән Үлмәсҗан сугыша да әле. Җиңелгәненә сөенеп бетә алмый Үлмәсҗан – чөнки, кызны алып китеп, аны бу бәладән коткарачаклар бит... Ә юк, тегеләргә беренче чиратта алтын алма кирәк икән.
Менә сәхнәгә янып торган алтын алма чыгаралар, һәм барысы да теләкләрен әйтә. Менә шушы гаҗәеп мизгел өчен генә дә бу әкият нәкъ менә шушы студия өчен язылган кебек. Бу балаларның да, аларның әти-әниләренең дә, хәер, нигә аларның гына, һәркемнең, күңелләрендә теләк алмасы бардыр. Һәр персонаж алтын алма янына килеп теләген әйтә…
Менә шундый матур әкият һәм матур куелыш. Бу – балаларның да, аларны бирегә китереп йөрткән ата-аналарның да, әлеге балалар белән эшләүче команданың да зур җиңүе.
Игътибар: алар татарча уйный. Әйе, аларның күпчелеге – көндәлек тормышта русча сөйләшә торган балалар, бөтенләй рус теллеләр дә бар. Аларның бер өлешенә сәламәтлегенә бәйле рәвештә сөйләшү авыр бирелсә, икенче берләренә гомумән татарча сөйләшү авырдыр. Әмма алар, һәр аваз тамаша залына барып җитәрлек итеп, ашыкмыйча, сүзне җиренә җиткереп сөйлиләр. Барысы да аңлаешлы.
Әлфия Чутаева, Карина Кайданова һәм Эльнур Әкбәров белән тел мәсьәләсендә аеруча тырышкан. Егетләр-кызлар да тырышкан – алар һәр сүзне җиренә җиткереп татарча уйныйлар.
Әлбәттә, бу балаларның спектакль уйнавы – беренче чиратта тамашачы өчен спектакль тудыру максатыннан түгелдер. Беренчел максат – нәтиҗә түгел, иҗади эш процессы. Һәм шушы процесс аша үтеп, матур нәтиҗәгә ирешү. Алар өчен һәр репетиция – зур җиңүдер. Алар диюем, әлеге тамашаның артистлары гына түгел, аларның ата-аналары да, спектакльне тудыручы команда да – барысының да җиңүе. Спектакльне тудыручы командага саваплы эше өчен рәхмәт!
Салават Хәбибуллин әйтүенчә, яңа сезонда спектакль кабат уйналачак. Чөнки 2026 елда – «Алтын алма» спектакленең 30 еллыгы. Димәк, сәхнәдә аның беренче башкаручылары – театр артистлары белән бүгенге башкаручылар – студия артистлары очрашачак. Ниндидер бер гаҗәеп тамаша булыр төсле. Студиягә һәм оештыручыларга уңышлар!