Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камалда театраль сәфәр: Ибн Фадланнан башлап постижёрга (парик ясаучы белгеч) кадәр

Камал театры сезонның җиденче премьерасын – «Театр.Җиһан» спектакль-променадын чыгарды. Спектакль премьерасын журналистыбыз да тамаша кылды.

news_top_970_100
Камалда театраль сәфәр: Ибн Фадланнан башлап постижёрга (парик ясаучы белгеч) кадәр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Камал театры тамашачысына бер залга түгел, 4 залга да сыймыйча, фойеларны да колачлаган яңа спектакль тәкъдим итте. «Променад», «иммерсив», «театраль сәяхәт яки сәфәр» дип әйтә алабыз аның жанрын – кемнең ничек җаны тели, шулай атасын!

«Театр.Җиһан» дип аталган спектакль-променадның максаты – спектакльгә килүчеләр мәгълүматны бина киңлеге буйлап кына түгел, тарих тирәнлеге аша да алалар. Гасырлар аша үтеп бүгенге көнгә килеп җиткән профессиональ театрның борынгы формаларына күз салалар. Тамашачы хозурына 1) төрле составларда театрның йолдызлары (Искәндәр Хәйруллин, Фәнис Җиһанша һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев), 2) театрның яшьләре чыга – алар күп һәм барысы да матур.

Сәгать ярым эчендә тамашачы Камал театрының яңа бинасындагы 4 залда булып чыга – монысы горизонталь сәяхәт. Шул ук вакыт эчендә тарих төпкеленә чумып, Болгар илендә Ибн Фадлан күреп тасвирлаган театрлардан башлап, халык уеннары аша үтеп, «Сәйяр» труппасы тарихы аша үтеп, бүгенге көнгә килеп чыга – монысы инде вертикаль сәфәр.

ххх

«Театр.Җиһан» спектакль-променады – яшь режиссер Лилия Әхмәтҗанованың (Нурель) Камал театрындагы беренче театраль эше. Бу – аның озаклап-тәмләп эшләнгән эше, чөнки променад эшләнә башлавы турында байтактан әйтә башлаганнар иде. Инсценировка авторы – «Алтын битлек»ле драматург Динә Сафина. Русча язылган текстны Алмаз Борһанов тәрҗемә иткән.

  • Лилия Әхмәтҗанова белән Лилия Сафинаның уртак эше «Заманча «Демидов утары» театраль резиденциясендә бара: күренекле татар хатын-кызлары – Сорбонна университетын тәмамлаган, беренче татар математигы Сара Шакулова, беренче кызлар гимназиясе ачкан Фатиха Аитова, татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ композитор Сара Садыйковага багышланган «Табу» спектакле – иҗатчы кызларның уртак хезмәте. Бәлки (мөгаен), Камал театры җитәкчелеге шушы спектакльне күреп, Лилия Нурельне (Әхмәтҗанова) эшкә чакыргандыр.

ххх

Спектакль-променадка килгән тамашачыны фойедагы регистрация утраучыгы янында каршы алалар. Наушниклар тәкъдим ителә. Наушникны бөтен кешегә дә алырга киңәш ителә, чөнки ул тәрҗемә өчен генә түгел, ә алып баручыдан арттарак калган очракта да бөтен сүз ишетелсен өчен кирәк.

Спектакль дәвамында тамашачыны Әсхәт абый озатып йөри. Чынлыкта да театрда андый кеше бардырмы-булгандырмы – белмим, драматург сценарие буенча ул – гомере буе үзе дә, хатыны да шушы театрда эшләгән һәм театрның бөтен яшерен почмакларын белгән персонаж. Әсхәт абый ролен башкарган артистка экскурсия-спектакль-променад дәвамында барлык локацияләр белән таныштыру да, тамашачыны күз уңында тоту да, тамашачының уңайлылыгы турында да кайгырту да йөкләнгән.

Әсхәт абый ролен театрның күренекле һәм тәҗрибәле актерлары – Тукай премиясе лауреаты, театрның «визит карточкаларының» берсе Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның халык артисты һәм артист-блогер Фәнис Җиһанша, быел «Кеше китә – җыры кала» телесериалында төп рольне уйнап рейтингы күккә ашкан Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев башкара.

Ә инде театрның төрле локацияләрендә татар театрының үсеш баскычларын театрның яшь артистлары – Фәрит Бикчәнтәев курсын яңа тәмамлаган яшь артистлар һәм театрның стажерлары башкара – алар барлыгы 20ләп кеше.

Бөтен локацияләрне берләштергән урын – театр фойесының «юллар чатында» торган, үзе үк тылсымлы тартмачык та, үзе үк ябулы арба (кибитка) да булган хикмәтле бер конструкция. Аның пәрдәсе ачылып, аннан Ибн Фадлан да, татар театрының беренче рәссамы Сабир Яхшыбаев та, театр тегүчесе Галия апа да килеп чыга. Әлеге арба-тартмачыкта театрның реквизитлары да, 90 нчы елларның иске компьютеры да, тегү машинасы да бар. Барысын да ачып һәм тотып карарга да ярый. Артистларны түгел, реквизитларны.

  • Спектакльнең рәссамнары – Сергей Скоморохов һәм аның укучысы Марианна Марьянич. Хореограф – Сәлимә Әминова. Композитор – Әлфит Фәрхәтшин. Медиа-контент рәссамы – Филипп Замахаев.

Татар театры тарихын Ибн Фадлан язмаларыннан башлап, Шәрык әкиятләрен дә кертеп, Сабантуйлар аша узып, «Сәйяр»га килеп җитеп... аннан туп-туры Камал театрының бүгенгесенә «сикереп» тамаша кылдык.

Театрның ерак тарихы Көнчыгыш залында башланып, фойеда Терегуловларның өй театрын, Камера залында – бүгенге профессиональ театрның башында торган Ильяс Ашказарский, Габдулла Кариев һәм башкалар тарихын, Универсаль залда – биредә озак эшләгән театр хезмәткәрләре тарихын (!) һәм 2 театр тәнкыйтьчесенең диалогын, Зур залда – бүгенге театрда спектакль алды мәшәкатьләрен күрәбез. Бу, әлбәттә, спектакль-променадның нык кыскартылган схемасы. Чынлыкта аны театрның артистлары озаклап-тәмләп уйныйлар.

Спектакль-экскурсия дәвамында Әсхәт абыйга ияреп йөрисең-йөрисең дә, азактан театрның вәгъдә ителгән бернинди серле почмакларын күрмәвеңә аптырап каласың. Югыйсә, кызыклы гына эпизодлар да бар, тамаша заллары гына түгел, балконнар да «эшли». Әмма нәрсә җитми соң?

Менә шул вакытта 2017 елда, Фәрит Бикчәнтәев һәм Нияз Игъламов идеясе белән, Рүзәл Мөхәммәтшин инсценировкасы буенча Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган «Дәрсе гыйбрәттер театр...» театраль сәяхәте искә төшә. Камал театрының Татарстан урамында тарихи бинасының бөтен серле почмакларын күрсәткән гаҗәеп бер театраль тамаша иде ул. Яңаны һәм әйбәтрәкне куя алмагач, бәлки, анысын гына яңартырга – яңа бинага яраклаштырырга кирәк булгандыр.

«Театр.Җиһан»ның миңа калса проблемасы бер генә – текстта. Ул бик буталчык, интернеттан ни табылган – шуны җыеп кораштырып бирелгән кебек.

Әллә соң ясалма фәһем генә маташтырып бирдеме икән соң ул текстны?

Беренчедән, театр яңа гына яңа бинага күченде, димәк, Әсхәт абый озак еллар дәвамында Татарстан урамындагы тарихи бинаның бөтен почмакларын белгән бит инде. Инсценировкада кайсы бинада баруы турындагы бу документальлек искә алынмаган. Ә менә азактан театрның техник хезмәткәрләре турында документаль мини-фильм тәкъдим ителә. Янәсе, Ибн Фадлан караган тамашадан башлана да, татар профессиональ театрын булдырырга хыялланган «Сәйяр» труппасы артистларын карыйбыз да, бүгенге театрның гример-постижер-столяр-помреж һәм башкалары белән төгәллибез. Кайда соң монда мантыйк?

Гомерләрен театрга багышлаган театр хезмәткәрләре турында видеокүренешләр миңа һәм театрның сәхнә артын белгән кешеләргә кызык та кебек инде, ә менә театрның сәхнә артын белмәгән гап-гади тамашачыга кызыкмы икән? Бу – Камал театрының юбилей кичәсендә чакырылган кунакларга тәкъдим итеп була торган контент, минемчә. Ә билет сатып алып килгән тамашачыга нигә икәнен аңлап бетерә алмыйм. Кыскасы, бу видеоконтент – «башка операдан», хөрмәтлеләрем!

Икенчедән, спектакльнең бер рус телле өлеше бар – 2 тәнкыйтьче, «постмодернистик кошмар» дия-дия, рус телендә театрны тәнкыйтьли. Театрның рус телле (һәм тәмәке пыскытучы) 2 ханымга үпкәсе булып, шуны эчләрендә тота алмадылармы соң? Хәтерлим, бервакыт Туфан Имаметдинов һәм аның шәкерте Илнур Гарифуллин «Беренче театр» пьесасы буенча спектакль чыгарып, аның финалында Хәмзә байны һәйкәл итеп бастырып, алып баручыдан: «Без бүген бирегә бар гомерен театрга аяк чалуга багышлаган, үзе дә үрелеп буй җитмәслек югары сәнгать турында хыялланган танылган тәнкыйтьче Кыеккаләмовка һәйкәл ачырга җыелдык», – дип әйттергәннәр иде. Монда инде, беркем дә аңламый кала күрмәсен дип, тәнкыйтьчеләрне русча ук сөйләттерделәр.

Болары – спектакльнең, алып ташласалар да, гомуми эчтәлегенә зыян килми торган өлешләре. Әмма, миңа калса, бу да спектакльне коткара алмас кебек. Искәндәр Хәйруллин/Фәнис Җиһанша/Илтөзәр Мөхәммәтгалиев урынына хет легендар Равил Шәрәфиевне китереп куегыз, хет баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзе озатып йөрсен, аңа карап кына нур кермәс төсле кебек тоела.

Ә театрның яшьләре шәп! Талантлылар, матурлар, нурлылар, яктылар, җанлылар, бөтерчек кебек хәрәкәтчәннәр – яхшы режиссер кулында яхшы спектакльләр чыгарырга ажгырып торалар да бит…

Әлеге спектакльне чыгаручы хөрмәтле команда! Әгәр сезнең үрнәк өчен яхшы театраль сәяхәт/спектакль-променад/иммерсив спектакль күрәсегез килә икән, яхшының нинди булуын республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановтан сорап карамыйсызмы соң – ул күптән түгел генә Әлмәт театрында баш режиссер Сәрдәр Тагировский куйган «Йорт» иммерсив спектаклен карап кайтты. Менә ул – спектакль дисәң дә спектакль! Драматургия өчен «Алтын битлеге» булмаса да, драматург Равил Сабыр шәп язган аның пьесасын!

Бәлки, алга таба уйнала-уйнала, ниләрдер төшеп калып, ниләрдер өстәлеп, спектакль үсәр, камилләшер: театр бит ул – тере организм. Дөрес, әлегә театрның җәйге афишасында «Театр.Җиһан» спектакле күренми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100