Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башмагым». Камал театрында премьера: «иске башмактан» яңа туфли ясап карау кыйссасы

Камал театрының Татарстан урамындагы бинасында Таҗи Гыйззәт либреттосы һәм Җәүдәт Фәйзи музыкасына «Башмагым» музыкаль комедиясенең премьерасы булды. Бәлкем, театрның бу бинада соңгы премьерасыдыр – алай булса кызганыч, ә бәлки, алга таба яңа премьералар да булыр. Алдагысын бер Аллаһ белә, әмма ул безнең бу бина белән хушлашасы килмәвен күрәдер.

news_top_970_100
«Башмагым». Камал театрында премьера: «иске башмактан» яңа туфли ясап карау кыйссасы
фото: Салават Камалетдинов

«Татар академия театры тарихында беренче тапкыр Таҗи Гыйззәт либреттосына Җәүдәт Фәйзи тарафыннан музыка иҗат ителгән «Башмагым» музыкаль комедиясе куелды. Вакыйгалар Казан шәһәрендә бара. Ул ХХ гасыр башын һәм бүгенге көнне колачлый. Бусагада – Сабантуй...» – дип кызыктыра театр бу спектакль белән үз аннотациясендә.

Шулай да, тамашачы буталмасын өчен, ачыклык кертүне тиеш дип табам. Әйе, Таҗи Гыйззәт либреттосына Җәүдәт Фәйзи тарафыннан музыка иҗат ителгән «Башмагым» музыкаль комедиясе академия театры сәхнәсендә беренче мәртәбә куелды. Ләкин 1926 елда «академия театры» исемен алачак, 1939 елда Камал исеме биреләчәк театрда «Башмагым»ның Хәбибулла Ибраһимов язган варианты куелганы бар.

Башкорт милли музыкаль театрның алтын фондын тәшкил иткән «Башмагым» һәм «Җизнәкәй» комедияләренең авторы Хәбибулла Ибраһимов – драматург һәм композитор, утызлап җыр авторы. Күп кенә халык җырларын эшкәрткән. Төрле елларда Башкорт драма театрының музыкаль бүлеген җитәкләгән.

Салих Сәйдәшев биографиясендә шундый юллар бар: «1922 елда Казанга кайтып, яшь музыкант укуын дәвам итә. Татар дәүләт драма театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижер булып эшли башлый. Казанга кайтып, театрда эшләве, татар әдәбияты, татар сәнгате эшлеклеләре белән якыннан аралашуы талантлы композиторның иҗат үсешенә уңай тәэсир ясый. Ул бөтен күңеле белән композиторлык иҗатына бирелә. Сәйдәшевнең театр өчен беренче хезмәтләре: К.Тинчуринның «Казан сөлгесе» комедиясенә, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасына, X.Ибраһимовның «Башмагым» комедиясенә язылган музыкасы искиткеч уңышлы булып чыгалар. Шул көннәрдән алып, театрның бөтен спектакльләре Сәйдәшевнең музыкаль оформлениесе белән куелалар». Димәк, кайдадыр «Башмагым»ның Салих Сәйдәшев версиясе бар, әйеме?

1942 елда Татарстанда Опера һәм балет театрында «Башмагым»ның бөтенләй башка варианты – Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзи хезмәттәшлегендә туган спектакль чыга.

Әсәрнең сюжеты Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» исемле пьесасына нигезләнгән. Таҗи Гыйззәт үзе моны түбәндәге сүзләр белән аңлата: «1941 елның ноябрь ахырлары иде, бөтен көнбатыш якларыннан Казанга эшелон-эшелон булып завод-фабрикалар күчеп киләләр... Хәзерге Татар дәүләт академия театры эвакопунктка әйләндерелде. Татар театры Зур театрда атнага берничә спектакль бирә. Опера театры бөтенләй эшләми. Шәһәрдә күңелсез. Кичләрен урамнарда ут юк, караңгы, йөреп булмый. Шундый кичләрнең берендә Җәүдәт Фәйзи миңа килде. «Таҗи абый, болай булмый бит инде, халыкның күңелен күтәреп аласы иде... Менә миндә иске «Башмагым» дигән бер әсәр бар, бу килеш ул, әлбәттә, эшкә аша торган әсәр түгел. Әгәр дә син шуннан миңа либретто язып бирсәң, мин музыкаль комедия язар идем», — ди. ...Мин аңа язарга вәгъдә бирдем һәм тиз арада эшләп тә бетердем. Шулай итеп «Башмагым» комедиясе туды». (Мин ничек артист һәм драматург булдым // Совет әдәбияты. 1955. № 9. 87-88 б.)

Әлеге спектакль турында 1942 елның апрель санында тәнкыйтьче, тәрҗемәче Абдулла Гомәр болай язган:

«Татар дәүләт Опера һәм балет театры бу елгы язны яңа жанрдагы яңа постановка белән «Башмагым» дигән музыкаль комедия белән каршылады. Татар сәнгате тарихында беренче тапкыр буларак, оперетта жанрын һаман да әле аншлаг белән баруында дәвам итә. «Башмагым» комедиясенең бер караганда артык яңа нәрсә булып тоелмавы да мөмкин. X.Ибраһимов тарафыннан язылган шушы исемдәге комедияне татар театры да эшләнгән, һәм музыкаль һәм драматургик яктан шактый бөтен булган бу әсәрнең постановкасын тамашачы масса бик җылы каршылады, һәм бу спектакль, дистәдән артык кабатлануга карамастан, һаман да аншлаг белән баруын дәвам итә.

«Башмагым» комедиясенең бер караганда артык яңа нәрсә булып тоелмавы да мөмкин. Х.Ибраһимов тарафыннан язылган шушы исемдәге комедия татар театры сәхнәсендә моннан күп еллар элек баруын хәтергә төшерергә һәм «ул инде үтелгән этап» дигән җиңел генә нәтиҗә ясарга теләүчеләр дә табылуы мөмкин. Без монда ачык итеп әйтергә тиешбез: Таҗи Гыйззәт либреттосы буенча композитор Җәүдәт Фәйзи эшләгән бу музыкаль комедия X.Ибраһимов әсәреннән бик нык аерыла, ул бөтенләй яңа әсәр булып яңгырый». Аларны бергә бутарга һич мөмкин түгел. Таҗи Гыйззәт элекке комедиядәге лирик һәм сатирик моментларны үстереп, яңадан эшләп, сюжеттан барлык артык моментларны чыгарып ташлаган, һәм нәтиҗәдә яңа һәм бөтен бер әсәр туган. Бу музыкаль комедия мораль ягыннан гаять түбән булган бозык татар баеның комсызлыгын, аның түләп алырга тиешле вексельләре исәбенә үзенең кызын сатуга кадәр җитүен күрсәтүче ачы сатирага әйләнгән.

«Башмагым» музыкаль комедиясе – ул иске, черек дөньяга ачы сатира. Хезмәт ияләрен эксплуатацияләү, алдау аркасында гына ишәп килгән, үзенең шәхси иминлеген саклап калыр өчен теләсә нинди пычраклыкка барырга хәзер торган Кәрим бай, акча капчыгы булган Себер бае Гафур әфәнделәр, Җиһан карчыклар һәм башкалар болар барысы да бүгенге тамашачыда үзләренә һәм комсызлык, һәм гомумән бөтен каралык, искелек дөньясына тирән нәфрәт тудыралар, тамашачы алардан мәсхәрәләп көлә. Ә саф көлү, чын күңелдән көлү ул безнең совет халкы өчен хас булган яхшы һәм кирәкле бер тойгы. Мондый саф көлүне уята торган әсәрләрнең безгә һәркайчан да кирәклеген беркем дә инкар итә алмас. …«Башмагым» музыкаль комедиясе – татар совет операттасын тудыру юлында уңышлы бер этап».

«Башмагым»ның әлеге варианты берничә мәртәбә Тинчурин театрында, бер мәртәбә Кариев театрында куелды.

Камал театрының музыкаль сәнгать җитәкчесе, театр оркестрының баш дирижеры Данияр Соколов Опера театры архивыннан спектакльнең симфоник партитурасының тулы оригиналь версиясен тапкан. Мөгаен, шушы версия әлеге музыкаль спектакльне сәхнәгә чыгаруга нигез булгандыр. Ягъни, Камал театрының әлеге спектакльгә алынуының идея авторы Данияр Соколов булгандыр, дип фаразлыйм. Спектакль барышында берничә тапкыр артистлар оркестр чокырындагы Данияр Соколовка «Мунирович» дип дәшеп алдылар – шундый үзенчәлекле «капустниклы алым».

«Башмагым», әлбәттә, тирән фәлсәфәгә, катлам-катлам тирәнлеккә ия булган спектакль түгел. Барысы да гади: моннан 84 ел элек язылганча, «мораль ягыннан гаять түбән булган бозык татар баеның комсызлыгын, аның түләп алырга тиешле вексельләре исәбенә үзенең кызын сатуга кадәр җитүен күрсәтүче музыкаль комедия». Финалда мәхәббәт җиңә. Әсәр шушы хакта... ахрысы инде...

Спектакльне чыгару өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев туплаган команда бүгенге көн югарылыгыннан 100 ел элек язылган әсәргә карый һәм аңларга тырыша. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, акчага бар нәрсәне дә сатып алып була, дип йөрүче Себер бае – ул котсыз капкорсак түгел, ә стильле итеп киенгән бик «текә» босс. Бүгенге караштан – үзе теләгән кешесенә өйләнер өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли торган кыю студент егет Галимҗан, затлы интеллигенция вәкиле түгел, бай кызы артыннан йөреп маташкан, «сәнәктән көрәк булган» булган бер егет кәмәше. (Әллә Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров кына шундыйга әйләндердеме Галимҗанны? Ә бәлки, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин белән Айгөл Гардисламова пары бөтенләй башка спектакль чыгарганнардыр (соңрак бер карыйсы булыр. – авт.). Җиһан карчык – үзендә фатирда торган егеткә бай кызы алып биреп үзенә хәерле картлык тәэмин итүче чая карчык, совет заманында бәяләнгәнчә «бай хатыннары арасында төрле йомышлар үтәп, төрле хәйләләр белән көн күрүче» карчык кына түгел. Шул карчык, әвеш-түеш китереп, бай кызын укытучы егеткә кияүгә бирә – шуның белән шул. Ике бай көлкегә кала – тагын бер кат шуның белән шул!

Кыскасы, тегеләй әйләндерсәң дә, болай болгасаң да, тотып селкесәң дә, бу әсәрдән ниндидер тирән мәгънәләр алып булмый. Миңа калса, монда бары тик тамашачыга эстетик ләззәт кенә биреп була. Торырга мөмкин бит фатир почмагында ата-бабадан калган антиквар шәмдәл – шуның кебек.

Фәрит Бикчәнтәев шушы шәмдәлне эшләтеп карарга җөрьәт иткән – шунысы өчен дә афәрин! Әсәрнең бушлыгын сәхнә бизәүче рәссам – матур витражлар белән, костюмнар буенча рәссам яшьләрнең күлмәкләрен «кислотный» төсләр белән бизәгән. Музыкаль бизәлешкә килгәндә, театр оркестрының баш дирижеры Данияр Соколов, яхшы музыкаль инструментлар белән коралланган 40 кешелек оркестр белән идарә итеп, тамашачыга музыкаль ләззәт бүләк итә. Яшьләр ду китереп биеп тә алалар, тик ни кызганыч, хореография бик зәгыйфь, биюләрне яшьләрнең энергетикасы гына коткара алмый, курьер букчасы аскан егетләр биегәндә, сәхнәгә карамас өчен, күзләрне яшерәсе килә. Әйе, курьерлар – бүгенге тормышыбызның бер кисәге, алар урам тулы, алар яннан сызгыртып узган саен, тапталмый калуыбыз өчен шөкер итеп яшибез. Ә сез моны тормышның бер проблемасы дип сәхнәгә күтәрдегезме соң әллә? Ой, гафу итегез, читкәрәк киттем.

Спектакльгә декорацияләрне Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов ясаган. Костюмнар буенча рәссам – Сергей Геннадьевичның укучысы, Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленә костюмнар ясап «Алтын битлек» театр премиясен алган рәссам Марина Марьянич. Яктылык буенча рәссам – Тарас Михалевский. Хормейстер – Марат Яхъяев. Хореографлар – «Дорога в город» бию коллективы җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар.

Камал театрында музыкаль спектакльләр һәрчак булып торды, күп булмаса да, һәрвакыт яхшы вокаллы артистлар булды. Театрның үзендә бетебрәк торганда, читтән чакырып, әйтик, Винера Ганиеваны китереп булса да җырлаттылар. Заманында Наил Әюпов, Флера Хәмитова кебек матур тембрлы, гаҗәеп моңлы тавышлы җырчы артистлар бар иде. Аларны Әсгать Хисмәт, аның артыннан Равил Төхфәтуллин кебек яхшы вокаллы талантлы артистлар алыштырды. Театрда гаҗәеп матур тавышлы Ләйсән Рәхимова, халыкчан вокалы белән залны әсир итәрлек Олег Фазылҗанов эшли. Яшьләрдән профессиональ тавышы Рәйхан Габдуллина, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров бар. Театрның стажерлары арасында да профессиональ музыкаль белеме булган яшьләрне алганнар, шуларның берсе – Айгөл Гардисламова.

Бу «Башмагым»да профессиональ югарылыкта җырлый алырдай артистлар бишәү: Сәрвәр ролендә Рәйхан Габдуллина белән Айгөл Гардисламова, Галимҗан – Раил Шәмсуаров белән Ришат Әхмәдуллин, Җиһан карчык – алыштыргысыз (икенче составы юк һәм була да алмый) Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова. Ләйсәннең тавышы көче опера арияләренә дә җитә, рэпка да «теше үтә».

Калган артистларга килгәндә, җырлый белүчеләре дә, «колакларын аю таптап ук үтмәсә да, бераз тиеп киткәннәре» дә бар. Әмма бу да табигый, чөнки драма театры турында сүз бара.

Спектакльдә Кәрим бай ролендә – Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Радик Бариев, ул уйнаганда дежавю булган кебек булып китә – «Банкрот»тагы Сираҗетдин түгелме соң бу, дип уйлап куясың. Аның хатыны Фәхрия ролендә – Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова. Зыя бай ролендәге Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдуллин биредә кызы һәм улы белән бергә уйный: кызы Рәйхан – Сәрвәр. Улы күмәк күренешләрдә. Ирхан Казан театр училищесында быел Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлый.

Инде финалга бер сорау – спектакль нинди аудиториягә куелды? Өлкән буынга дисәң, өлкән буын Опера театрында Руслан Дәминовның харизмалы Галимҗанын хәтерли, әлеге хәтерне курьер букчасы аскан «авыл тилесе» амплуасын алган Раил Шәмсуаров берничек тә алыштыра алмый. Яшь буынга дисәң, бу әсәр беренчедән, яшьләр өчен аларга интернет аша ачылган дөньядагы күп төрле контентка конкуренция була аламы, икенчедән, татар милли драматургиясенә хөрмәт уятачакмы? Ә бәлки, ул безнең Музыкаль театр дигән пафосыбызга җавап итеп, сәнгать әсәре булырлык классик әсәрләребез юклыгын ачып күрсәтү булгандыр.

«Башмагымның башы башка,

Зиннәтләнгән асыл ташка.

Көн дә кисәм аштан ашка,

Тиз тишелер табаннары».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100