Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Галиев: «Айсыз атың мактама, елсыз хатын мактама» диләр, Лилия эш күрсәтсен әле!

news_top_970_100
Рөстәм Галиев: «Айсыз атың мактама, елсыз хатын мактама» диләр, Лилия эш күрсәтсен әле!
фото: Солтан Исхаков, Рамил Гали

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры сезонын яңа баш режиссер белән башлап җибәрде – әлеге вазифага Әлмәт кызы Лилия Әхмәтова билгеләнде. Театр җитәкчелеге Лилиягә нинди өметләр баглый, Лилия театр эшчәнлегенә үзгәрешләр кертергә җыенамы? Театрны нәрсә көтә? Түбән Кама театрына «Әлепле артистлары» спектакленең генераль прогонын карарга килгәч, спектакль алдыннан, без директор Рөстәм Галиев һәм баш режиссер Лилия Әхмәтова белән шул хакта әңгәмә корып алдык.

Рузилә Мөхәммәтова: Рөстәм абый, төп соравым – яңа режиссердан нәрсә көтәсез? Лилияне китерү Мәдәният министрлыгы тәкъдимедер.

Рөстәм Галиев: Лилияне мин 3 ел элек сайлаган идем инде. Аны монда китерү турында үз фикеремне әйттем, бу хакта Нияз Игъламов белән дә сөйләштек. Нияз Лилиянең үзе белән сөйләшкән, Лилия: «Килмим», – дигән ахрысы. Икенче тапкыр Лилия турында сүз кузгаткач: «Аны Тинчурин театрына куялар ахрысы, ул кадрлар резервында икән», – диделәр. Тагын тукталып калды. Быел да «режиссер кирәк» дигән фикер калкып чыкты: «Ике вазыйфада бик озак утырасыз», – дип тә әйттеләр. Мин тагын үз күзаллауларымны әйттем. Ирада Хафизҗановна белән сөйләшеп, Лилия кандидатурасына тукталдык, һәм мин, министр яныннан чыккач, Лилиягә шалтыраттым. Ул: «Уйлап бетерәм», – диде.

Минем баш режиссер урынына Лилиядән башка вариантларым да юк иде. Бу яктан булган режиссерлар да юк бит. Айдар Җаббаров килми, Дамир Самирханов Минзәләдә «янды». Шулай итеп, мин Лилиядә тукталдым.

Нәрсә көтәмме? Көтү дигән әйбер юк, теләк кенә бар: иҗат кешеләре булып, матур спектакльләр куеп яшик. Дөресен әйткәндә, бу театр минем балам бит инде. 1989 елдан бирле бер бүлмәдәге бер урындыктан башлап бөртекләп җыелган театр! Лилия бу коллективны матур итеп кабул итеп алсын да биредә җылылык белән эшләсен! Театрга шатлык китерсен! Түбән Кама театры яшәсен! Театр яшәсә, мин дә яшәрмен. Бу театр яшәмәсә, миңа да бик авыр булыр. Мин һәрвакыт изге теләктә.

Лилия – ул җиңел генә кеше түгел. Аңа ярарга җиңел булмас, мин яраклаша торган кеше дә түгел. Лилия нәрсә яраганны-ярамаганны үзе аңлап, театрны җитәкләп, иҗат белән шөгыльләнеп китә алса, бик шат булыр идем. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры милли рухын югалтмасын иде. Мине, дөресен генә әйткәндә, һәрвакыт миллилектә гаепләделәр. Мин беренче көненнән бирле аңа шуны тукыйм: «Өйрән бу театрны!» – дим.

Бервакыт бер директор алган идем. «Эшләргә өйрән!» – дидем. «Әй белмиләрдер инде», – ди бу. Эшләп карады да китте. Өйрәнү гаеп эш түгел. Мин-минлек белән башласаң, ул мин-минлек кешене бетерә. Театр дөньясына кискен адымнар ясамыйча, әкертен генә керергә кирәк.

Рузилә Мөхәммәтова: Алайса, сез, үзегез теләп, хатын-кыз режиссер китергәнсез. Безнең татар театры дөньясында 3 кенә билгеле хатын-кыз режиссер бар бугай: Кәшифә Тумашева, Зәкия Туешева һәм Лилиябез. Хатын-кыз режиссерның нинди дә булса үзенчәлеге бармы, ничек уйлыйсыз?

Рөстәм Галиев: Бик дөрес әйтәсең, тарихта сирәк күренеш ул. Әйе, Туешева 100 яшенә җитеп, Әлмәт театры режиссеры даны белән вафат булды. Ул Әлмәт театрында артист булып башлаган кеше. Матур иде, атлап йөрүләрендә дә интеллигентлык иде. Мин үзем уйнадым заманында ул куйган спектакльләрдә. Ул куйган «Тиле яшьлектә» Зөлкарнәй Фәттахов роле белән Мәдәният министрлыгының «Елның иң яхшы роле» номинациясендә премия алдым. Ул вакыттагы премия бүгенге «Тантана»дан артык иде. Празат Исәнбәт җитәкчелегендәге комиссия театрдан театрга спектакль карап йөриләр иде. Минем актер буларак шаулаган вакытым иде. Режиссерлыкка китеп кенә әрәм булдым. Лилия хәзер: «Синнән актер ясыйм», – дип вәгъдә бирде дә булмас инде...

Лилия Әхмәтова: Нишләп булмасын? Әле бит Чеховның «Дядя Ваня»сы бар.

Рөстәм Галиев: «Булмый синнән!» – дип, аннан да куып чыгарырсың әле.

Лилия Әхмәтова: Аны мин куймыйм бит, Мәскәүләр куячак.

Рөстәм Галиев: Үзебезнең татар «Дядя Ваня»сы булсын иде ул.

Сорауга килгәндә, хатын-кыз режиссерлар мәсьәләсе җиңел генә сорау түгел. Кәшифә Тумашева турында да күп укыдым, алар, чыгып китеп, авыл клубларында да репетицияләр ясап йөргәннәр. Алар шул эпоханың башында тора. Килеп басты хәзер шундый замана – Лилия дигән кызыбыз ни күрсәтер!

Рузилә Мөхәммәтова: Хатын-кыз режиссурасы аерылып тора, дип уйлыйсызмы?

Рөстәм Галиев: Заманында мин аны «А зори здесь тихие» спектаклен куярга чакырган идем, чөнки, чыннан да, хатын-кыз язмышын хатын-кыз режиссер нечкәрәк тоя, дип уйладым. Килде, эшләде. Бу – безнең театр өчен зур эш булды, мин нормаль кабул иттем. Спектакльләрнең җитешкән-җитешмәгән якларын Нияз Игъламов карасын, минем эшем юк. Без ул спектакль белән Казанга фестивальгә дә бардык. Анда Лилия коллективны: «Начар уйнадыгыз», – дип сүгеп чыгып киткән.

Лилия Әхмәтова: Артистлар янына: «Нигә болай начар?» – дип кергән идем, алар: «Премьерадан соң 1 генә тапкыр уйнадык», – диделәр. Ә бит 8 ай үткән иде.

Рөстәм Галиев: Әлегә мин артыгын бернәрсә дә әйтә алмыйм. «Айсыз атың мактама, елсыз хатын мактама», – дигән борынгылар. Лилия эшен күрсәтсен – шуннан әйтербез сүзебезне.

Рузилә Мөхәммәтова: Сорау Лилиягә. Театрга нәрсә алып киләсең? Портфолиоңны сорамыйм, театрга китергән уй-хыялларың?

Лилия Әхмәтова: Бүгенге көндә театрга тамашачы җыярга кирәк. Репертуарны яңартырга кирәк. Яңа таләпләр нигезендә куя алырлык материал кирәк.

Рузилә Мөхәммәтова: Монысы гомуми сүз булды. Хәзер нәрсә куярга җыенасың?

Лилия Әхмәтова: Әлегә Гаяз Исхакыйның «Көз»е дип торам. Әле лаборатория дә эшлисебез килә. Чөнки бу театрның аны эшләгәне юк, беренче тәҗрибә булачак. Әле аның кайчан булачагын әйтә алмыйм. Сөйләшүләрне Рөстәм абый үзе алып бара. Лабораториягә Булат Минкин, Динә Сафина тексты һәм алда әйтелгән «Дядя Ваня» алыначак. «Дядя Ваня» – Рөстәм абый теләге. Ул аның күптәнге хыялы дип ишеткән идем.

Рөстәм Галиев: Әйе, мин аны театрның Кече залына гына качып, эксперимент итеп эшләрбез дигән идем, инде зурайтып җибәрәсе була. Мин лабораторияләрдә катнашмыйм инде, алдан ук әйтеп куйдым.

Лилия Әхмәтова: «Дядя Ваня» сезнең теләк белән сайланды бит.

Рөстәм Галиев: Сайланса инде... 2025 елга лаборатория өчен акча вәгъдә иттеләр. Белмим, кайчан бирерләр.

Лилия сүзен «тамашачы» дип башлады. Бүгенгесе көндә Казан театрларында гына күп тамашачы бардыр. Дөресен әйтим, бүгенге көндә периферия театрларына тамашачы тупларга бик авыр. Казанга барсак та, Уфада да спектакльләребез тулы залларда үтә, бик зур күрсәткечләр белән кайтабыз.

Безнең театрның юлы башкалардан бераз үзгәрәк бит. Без экспериментларга бирелмибез, «фестивальщиклар» түгел...

Рузилә Мөхәммәтова: ...дип әйтте яңа гына зур фестивальдән уңыш белән кайткан Рөстәм Галиев (Түбән Кама театры Кудымкар шәһәрендә үтүче «Сообщение» театр фестиваленнән 2 диплом белән кайтты. – авт.)

Рөстәм Галиев: Хәзер бөтенесенең телендә «фестивальный спектакль» дигән әйбер бар.

Рузилә Мөхәммәтова: Ул кеше карамый торган әйбер, диюегезмени?

Рөстәм Галиев: Әйе. Шуны күздә тотып әйтүем иде. Лилиянең безнең тамашачыны тирән аңлавын гына телим. Алайса режиссерлар «Мин куйсам – «Маска»га», «Мин куйсам – «фестивальный» дип тотыналар. Менә Уфадан Фиргат Гарипов килеп «Мәхәббәт кошлары»н куйды. Шулкадәр рәхәт спектакль! Халык агыла.

План күп бит – шуңа комедия куйдырам. Планны нык арттырдылар, баш күтәрерлек тә түгел. Репетиция ясарга да вакыт юк, план үтәп. Стационар план да бар, гастроль планы да бар.

Рузилә Мөхәммәтова: Алга таба үзегез спектакльләр куячаксызмы?

Рөстәм Галиев: Юк, мин әле генә үземнең театрда куярга җыенмыйм. Хәер, куярга җыенган бер спектаклем бар – мин аны Лилиягә әйтеп куячакмын. Әлегә Лилия куйсын. Ә башка театрларда, бәлки, куярмын, чөнки үзе театрымнан бераз бушыйм – чакырып торалар. Хәзер бит инде минем гомер узып бара...

Рузилә Мөхәммәтова: ...дип әйтте яшь хатын белән яшәүче Рөстәм Галиев.

Рөстәм Галиев: Яшерен-батырын түгел, Рузилә, яшем бар бит инде. Киләчәктә театрның директоры да, режиссеры да бүтән булачагын белеп эшләдем, мин җүләр түгел. Театрны «мин-мин» дип тотып ятканым юк. Режиссерны күптән куясы идек, киләсе дигән кешеләр килмәде. Без өстерәдек тә өстерәдек. Альберт килгән иде, берне куйды да качты. Башкортстаннан берне китергән идем, анысы да булмады... Лилия дә безгә хәзер генә килеп эләкте. Нәрсә куярга хыяллануымны Лилиянең үзенә генә әйтермен әле.

Лилия Әхмәтова: «Дядя Ваня» түгелмени?

Рөстәм Галиев: Юк, анысында актер буларак уйнар идем. ...яшь бара инде. Әкертен генә театрны бирергә кирәк. Мин сизәм вакыт җиткәнне.

Рузилә Мөхәммәтова: Рөстәм абый, Лилия күп идеяләр белән килгәндер. Килгәч тә утырып сөйләшкәнсездер. Аның бөтен идеяләре тормышка ашырыла алырлык кебекме? Әллә «күктә очамы»?

Рөстәм Галиев: Күктә оча. «Хотелкалары» күп. Әлегә төпле фикерләре әзрәк.

Рузилә Мөхәммәтова: Ягъни, аксакалларча аз-азлап өйрәтәчәксез.

Рөстәм Галиев: Һичшиксез. Аны өйрәтергә кирәк. Ул әле конкретлашмаган. Тегендә куя, монда куя... Каядыр куйдырып та бетермәгәннәр, дип ишеттем (Рөстәм Галиев Әтнә театры белән вакыйганы күздә тота булса кирәк. – авт.). Монда ул «тирән итеп чумып», театрны үзенеке итеп эшләсен иде.

Рузилә Мөхәммәтова: Монысы Лилиянең үзе күзаллаган театрга хыянәт итмәве дип аңлыйм. Әтнә театрында «Старший сын» спектакле проблемасы миңа таныш. Дәвам итик: сезнең театрда аның һәм сезнең барлык теләкләрне тормышка ашырырга труппада кеше җитәме? Артист халкы килеп-китеп йөри бит ул.

Рөстәм Галиев: Әйе инде. Оныттырма әле, Лилия, Казанда театр училищесын тәмамлаган бер кызны очраттым – кафеда ашарга китерде. Илдар Хәйруллин курсында укыган. «Нишләп театрда эшләмисең?» – дим. «Казаннан китәсе килмәде», – ди. «Кил безгә!» – дидем. Казанда шуны күр әле – телефоннарын бирермен.

Театрга егетләр кирәк! Бәлки, Казан театр училищесында курс җыяргадыр, дип уйлыйм. Лилия белән бу хакта да уртага салып сөйләшәсе бар.

Рузилә Мөхәммәтова: Ягъни, аларны җыйганда ук, Түбән Кама театрына кайту шарты куелачакмы?

Рөстәм Галиев: Әйе, Лилия аларны Казанда җыеп үзе укыта һәм безнең театрда эшләтә ала. Әлмәт театрында Фәридә Исмәгыйлева да бер курсны алып кайтып, көчлеләнеп китте бит.

Казан театр училищесында шул курсны оештыра алсак, яхшы булыр иде. Без аны бер эшләп караган идек. Физалия Гыйниятуллиналар – шул курсныкылар. Аларның кызларыннан дүртесе хәзер Әлмәт театрында эшли.

Лилия Әхмәтова: Безгә дигән кызлармы?

Рөстәм Галиев: Әйе, безнең театр өчен дип укыган кызлар алар. Лилия, әлегә син Казанда вакытта бу – бик яхшы эш булыр иде.

Лилия Әхмәтова: Әйе, әйбәт булыр иде.

Рөстәм Галиев: Мин Лилия өчен зур таяныч булырмын, дим. Хәленнән килгәнчә мине аңласын гына – без бергә барырбыз. Мин скандал ясап йөри торган кеше түгел, дөрес итеп аңларга гына кирәк.

Безгә беркем дә булышмый, бу театрны синең белән миңа икәү бергә өстерәргә кирәк була. Алай әйткән, болай әйткән кешеләргә таянып булмый, син дә мин эшлисе. Безнең өчен репертуарны да беркем ясамый, тамашачыны да беркем дә тутырмый.

Рузилә Мөхәммәтова: Тамашачы саны буенча быелгы дәүләт планыгыз туламы?

Рөстәм Галиев: Тутырабыз, әйе.

Рузилә Мөхәммәтова: Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Җәй көне үк тутырып куйдым», диде.

Рөстәм Галиев: Казан театрларында без эшләсәк, без булыр идек. Сез кызык кына! Сезне – журналистларны да сүгәсе бар. Безгә бит «ата малы» калмады. Без бит юктан... уйлап кара... 1989 елда 3 бүлмәдән театр ясадык. Җиңел түгел иде. Хәзер инде монда эшләсеннәр рәхим итеп – «ата малы» кала. Безгә ул «мал» калмады, нульдән булдырдык. Шуңа күрә, язган вакытта, театрларны чагыштырмагыз! Казанга барып планны үтәп кайтабыз. Үткән ел Камал театрында аншлаг белән уйнап, планны үтәп кайттык. Безгә артист табуы да бик авыр, ә Казанда артистларның «каймагы» җыелган. Чагыштырулар ясаганда журналистлар моны уйласыннар иде. Әле дә җаен чыгарып эшлибез.

Бер елны без Казанда 11 көн Камал театрын тоттык. Кайткан төшебезгә безнең театрга бер режиссер билгеләделәр. Шул вакыт артистлар эштән китә башлады. Мин шәһәрдә «Җүләрләр» дигән театр ачтым да театрдан киткән артистларны яңадан җыйдым. Шулай итеп артистларны саклап калдым. Режиссерлар алар театрны таркаталар да китеп баралар. Театрны торгызырга мине кабаттан чакырып алдылар.

Рузилә Мөхәммәтова: Рөстәм абый, читләтеп кенә: «Театрны тарката күрмә, Лилия», диде. «Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» булды.

Рөстәм Галиев: Әйе, мин бернәрсәне дә юкка гына сөйләмим.

Лилия Әхмәтова: Рөстәм абый, артистлар авызыннан бу сүзне ишеттем инде: «Сез безне эштән куасыз икән», – диделәр. Каян чыккан сүз икән ул? Менә бөтенегез алдында әйтәм: минем авыздан андый сүз чыкмады. Лилия Әхмәтова артистларны куарга җыенмый – язылсын диктофонга.

Рөстәм Галиев: Кем әйтә андый сүзне?

Лилия Әхмәтова: Без артистларны кусак, кем уйный театрда?!

Рөстәм Галиев: Театрда гайбәт күп була. Әмма беркайчан Рөстәм Галиев андый сүзне әйтмәс. Бу – пычраклык кына.

Лилия Әхмәтова: Нәрсә генә булса да, мин театр яклы. Труппа лагерьларга бүленә калса да, мин берсенә дә кермәячәкмен, театр яклы булам, театрга ничек яхшы – шулай итәм.

Рөстәм Галиев: Мин беркайчан да шикаять белән кергәннәрне тыңламадым. Андыйларга: «Эшең юкмы әллә?» – дим. Театрда беркайчан да сүз йөртмәдем. Син ишетмә дә андый сүзләрне. Театрда сугышлар ничек башлана? Шулай башлана – директор белән режиссер арасына «ут төртүчеләр» бар. Андый пычраклыклар була...

Лилия Әхмәтова: Театрда тормыш кызыклырак булсын өчен «тырышалар».

Рөстәм Галиев: Андый «сугыш» булмасын өчен, театрда төрле сүзләрне тыңламаска кирәк. Мин беркайчан да тыңламадым. Авызыма суккан кебек була торган сүзләр кереп әйтәләр иде – игътибар итмәскә тырыштым. Аларны тыңласаң, театрда үч куулар башланырга мөмкин. Артистларга үч итәргә ярамый.

Лилия Әхмәтова: Иҗат булган театрда андый нәрсәгә вакыт калмыйдыр ул.

Рөстәм Галиев: Әй, сөйлисең дә инде...

Рузилә Мөхәммәтова: Театр күрмәгән шикелле сөйләп тора, име?

Рөстәм Галиев: И Аллам, сөйләп тә куя. И-и-и-и...

Рузилә Мөхәммәтова: Хәтта мин дә беләм алай гына була алмаганын.

Рөстәм Галиев: Була алмый, әлбәттә. Алдыңда «Лилия» дисәләр, артыңда...

Рузилә Мөхәммәтова: …«фәлән» диләр.

Рөстәм Галиев: Басып торганда, артыңда 4 «штык» торганын сизәсең. Гомер буе шулай. Шушыны белеп торган килеш театрны алып бара алсаң – була. «Авызга сугучы»ны да, «штык терәүче»не дә кичерергә кирәк, пычрак сүз әйтүчесен дә ишетмәмешкә салышырга кирәк.

Рузилә Мөхәммәтова: Лилиягә кабинет бирдегезме әле?

Рөстәм Галиев: Юк әле. Яңа елдан соң дип вәгъдә иттем. Бирәбез, Алла бирса. Әллә «кабинетым юк» дип әйтеп өлгердеме?

Рузилә Мөхәммәтова: Юк әле. Менә хәзер сорадым.

Лилия Әхмәтова: Мин әле кабинет сорамадым да бугай... Ә, сорадым икән... Сез: «Юл аркылы», – дидегез.

Рөстәм Галиев: Мин башка төрле әйттем. Безгә юл аша булган элеккеге балалар бакчасы бинасын бирәләр. «Постановка төркемнәрен шунда күчерәбез дә, сиңа монда кабинет булачак», – дидем. Интригалар шулай туа инде – бер-береңне ишетмәүдән. «Юл аркылы» дигән сүзне журналистка әйтсәң, ул «Рөстәм Галиев яңа режиссерны шулай каршы алган икән» дип уйлаячак.

Рузилә Мөхәммәтова: Сезгә яңа бина өстәп бирәләрмени?

Рөстәм Галиев: Әйе, урын җитми бит. Шушы яңа бирелгән бинада цехлар урнашачак. Лилиягә монда матур, уңайлы кабинет булачак.

Рузилә Мөхәммәтова: Ярар, иҗат турында сөйләшик. Директор буларак, Лилиягә нинди жанрлар кирәклеген әйттегезме?

Рөстәм Галиев: Мин алай әйтмәячәкмен. 2 драма булса, 1 комедия кирәк була, дигән фикерне генә әйттем. Әлегә аның планында комедияләр юк.

Рузилә Мөхәммәтова: Лилия, нәрсәләр куярга җыенуың турында сөйләшә башлаган идек тә, читкә киттек.

Лилия Әхмәтова: Гаяз Исхакыйның «Көз»ен һәм Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты»н.

Рөстәм Галиев: Безнең аңарчы планга кергән Чеховның «Дядя Ваня» һәм Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» бар иде. Бер комедия кирәк булыр инде.

Рузилә Мөхәммәтова: Лилия, планда комедияң бармы?

Лилия Әхмәтова: Булат Минкин пьесасы дип торам. Әмма аңарчы лаборатория буламы-юкмы икәнен белергә кирәк.

Рузилә Мөхәммәтова: Театр репертуары белән таныша башладыңмы әле?

Лилия Әхмәтова: Карап чыктым.

Рөстәм Галиев: Репертуар искерә дә инде ул. Әкертен генә репертуар алышына инде ул.

Рузилә Мөхәммәтова: Репертуардагы иң «карт» спектаклегез нинди?

Рөстәм Галиев: Безнең театр белән бер яшьтәге спектаклебез – «Яшьлек белән очрашу». «Ак тәүбә, кара тәүбә» дә өч буынны алыштырды. Репертуарны яңарту мәсьәләләрен алга таба Лилия үзе карар.

Рузилә Мөхәммәтова: Спектакльләр куярга яңа режиссерлар чакыру күздә тотыламы? Кемнәрне?

Лилия Әхмәтова: Әйе, һичшиксез. Сер булып калсын...

Рузилә Мөхәммәтова: Яратмыйм шул сүзне.

Лилия Әхмәтова: Мин хәзер әйтсәм, сез язып чыксагыз, ул режиссерны башка театрлар алданрак чакырырга мөмкин. Чакыру өчен күздә тотылган кешеләр бар – театрның акчасы гына җитсен!

Рөстәм Галиев: «Дядя Ваня» планга кергән – аңа федераль акчалар каралган. Көзгә «Өч аршын җир» дип торабыз. Аннары комедия кирәк.

Рузилә Мөхәммәтова: Лилия, Рөстәм абый куйган спектакльләрдән кайсын яратасың?

Лилия Әхмәтова: «Нәзер»не яратам.

Рузилә Мөхәммәтова: Репертуар мәсьәләсендә тагын нинди теләкләрең бар?

Лилия Әхмәтова: Бүгенге репертуардагы спектакльләрдә артистларны тере тавыш белән җырлатыр идем. Әлегә Рөстәм абый моңа каршы.

Рөстәм Галиев: Каршы түгел, әмма «Искегә тотынма!» дигән әйбер бар.

Рузилә Мөхәммәтова: Артист сөйли-сөйли дә туктап кала, һәм, фонограмма кушылып, җыр китәмени?

Лилия Әхмәтова: Әйе.

Рөстәм Галиев: Бөтен җирдә шулай.

Лилия Әхмәтова: Беркайда да юк. Бетте инде ул.

Рөстәм Галиев: Бетмәде ул, бетәсе дә юк. Артистлар җырлый алмыйча азапланып бетәләр. Мин бит театрларга йөрим, бөтенесен карыйм. Куеласы яңа спектакльләргә ул фонограмманы кертмәскә кирәк. Искеләрдә кала инде. Искеләренә тотындырмыйм, тотына икән, репертуардан төшерсен! Бөтен артистлар җырлый алмый, азапланмасыннар. Хәзер Лилия җыр буенча белгечләр табар да яңаларын тере тавышка куяр.

Лилия Әхмәтова: Мин бергә эшләгән кыска гына вакыт эчендә шуны гына аңладым: мин нинди генә планнар корсам да, нинди спектакльләр куйсам да, аларның язмышы директор кулында. Аңа ничек кирәк – шулай итәчәк.

Рөстәм Галиев: Театрның язмышы беркайчан да директор кулында була алмый, ул бары тик иҗади көчләр кулында. Спектакльнең язмышы да директор кулында түгел, режиссерлар кулында. Алар ничек тудыралар, ничек театрның халәтен булдыралар – театр шулай яши. Минем режиссерлар куйган бер спектакльне дә тәнкыйтьләгәнем булмады. Үзем дә иҗат кешесе булгач, аларның иҗатын тирән аңлыйм. Директор театрны бары тик яшәтергә тырыша, иҗади көчләргә булыша. Театрның булмышы режиссерга корылган. Бу – минем шәхси катгый фикерем.

Рузилә Мөхәммәтова: Театрга уңышлар! Яхшы репертуар, тулы заллар, планнарның үтәлүен телим. Хәерле сәгатьтә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100