Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада премьера – «Борһан йорты»: Борһан нәселенең исеме генә икән, бер гайрәте юк

news_top_970_100
Түбән Камада премьера – «Борһан йорты»: Борһан нәселенең исеме генә икән, бер гайрәте юк
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» пьесасы буенча премьера чыгарды. Бу – театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтованың баш режиссер сыйфатында Түбән Кама татар дәүләт театрындагы беренче эше.

«Борһан йорты» – драматург Илгиз Зәйниевның иң яхшы пьесаларының берсе санала. «Үземнең иң яраткан һәм татар драматургиясен алга сөрергә дип язылган әсәрләр ничектер читтә калды», – дигән иде Илгиз Зәйниев моннан 7 ел элек биргән интервьюсында. «Борһан йорты» – шундый читтә калган әсәрләрнең берсе, дип аңлыйм. Пьеса 10 еллап элек язылган, моңарчы Башкортстанда Туймазы татар театрында, Азәрбайҗан ТЮЗында куелган. Аны Казан тамашачысының бик аз бер өлеше моннан берничә ел элек Туймазы театры гастрольләре вакытында күргән булырга мөмкин. Шуның белән шул! Лилия Әхмәтова пьесаны Буа театрында да сәхнәләштерде, әмма ул чакта театр директоры Раил Садриев андый «караңгы әсәрне» кабул итә алмады, һәм ул бу театрда күп уйналмады дип беләм.

Ниһаять, әсәрне Түбән Кама театры чыгарды, һәм спектакль төрле катлам тамашачыга барып җитәр кебек. 24 майда ул Түбән Кама театры афишасында тора. Бәлки, кайчан да булса, Казанга да килеп җитә алыр, дигән өмет тә бар.

Спектакль нәрсә турында дисәгез, гадиләштереп әйткәндә, авылның авторитеты булган Борһан карт үлгәннән соң, зур гаиләсенең таркалып юкка чыгуы турында. Нинди генә акыллы һәм зирәк тоелмасын, нинди генә каты куллы булмасын, мәңге яшәрмен дип уйлаган Борһан агай, үлем алдында барыбызның да тигез икәнен дә, үз артыннан ук йортының таркаласын да күрә белмәгән. Югыйсә, балаларына төпле белем бирергә тырышкан, аларның аякларында нык басып торган кешеләр булуын теләгән, улларын-кызларын ата-баба йоласы буенча тәрбияләгән. Әмма нәтиҗәдә күз алдында йорт таркалды, ишелде, юкка чыкты, персонажлар әйтмешли, «этләргә калды».

Нигә шулай килеп килеп чыкты? Эш нәрсәдә? Сәбәп – Борһанның тормышны тираннарча алып баруындамы, балаларының тормышы барып чыкмавы – тиран кул астында тәрбияләнү нәтиҗәсеме? Спектакль дәвамында 2 сәгать ярым тамашачы шушы процессны күзәтеп уйлана ала.

Илгиз Зәйниев пьесасында вакыйгалар бүлмә уртасында Борһан мәетеннән башлана – аны күтәреп чыгып китәләр, һәм алга таба тамашачы шушы караңгы атмосферада яши: пьесаның пәрдәләре «Борһанның өчесеннән, җидесеннән, кырыгыннан, елыннан соң» дип бүленгән.

Режиссер мәет яткырмаган, вакыйгалар Борһан вафатының «өчесен» үткәргән аш мәҗлесенең азагыннан башлана.

Борһан, үзе вафатыннан соң, дөньяга 2 хатыннан 3 ул һәм 2 кыз калдырган – догачылары бар, дини күзлектән караганда. Саллы итеп салынган ныклы йорты да бар – мәңгелек итеп салынган диярсең. Өч улына да юнәлеш биргән: холкына караптыр, күрәсең, берсен (Байназар – Рафил Зәйнуллин) хәрби училищега урнаштырган, икенчесе – иң акыллысы – юристлык белеме белән бизнес юнәлешен алган (Байбулат – Раушан Әсәтов), өченчесен – төпчеген – «нигез ташы» итеп төп йортта калдырган (Баязит – Юрий Павлов). Ирсез бала тапкан кызын (Банат – Люзия Чупашева), йөзен кызартмас өчен, куып чыгарган. Хатыны үлгәч, яшь хатын алган (Әминә – Гүзәл Шәмәрданова) һәм үзе исән чагында тагын бер кыз бала (Фирүзә – Нурсәнә Хөсәенова) үстереп җитешкән. Бар да яхшы кебек. Ә нигә җимерелде соң йорт? Нигә улларының тормышы барып чыкмаган: нигә акыллы Байбулат эчкечегә әверелгән, нигә Банатның улы бөтенләй әби-бабасын күрмичә үскән, нигә Баязит өйгә «себерке» алып кайта? Себерке, дигәннән, монда өй җыештыру турында сүз бармый, әлбәттә.

Хәер, Борһанның тиранлыкка корылган йортына (нәселенә) үзе барында ук черек кергән була ләбаса: Борһан аны күрмәгәнме, күрмәмешкә салынганмы? Байбулат инде эчә башлаган, Байназар кайтып йөрүне бөтенләй ташлаган – чөнки атасы ул йөргән кызны яшь хатын итеп алган, Банатны атасы үзе куып чыгарган, Баязит өйләнә алмый, чөнки ул кызыккан кызны атасы «бозык» дип «браковать» иткән. Борһан нәселенең Борһан йортыннан качарга теләгән өлеше – улы һәм ике кызы да йогынтысыннан котыла алмый.

Спектакльдән эпизодлар: «Мин боларны әтигә сөйләдем. Ул, нишләргә җыенасың, дип сорады. Мин аңа, үземне атып өлгергәнче, дустымны аттырачагымны әйттем. Беләсеңме, ул нәрсә дип җавап бирде?

Банат. Нәрсә дип?

Байбулат. Бер сүз әйтмәде... Ә күзләрендә... соклану иде...

Банат. Әйткәнчә эшләдеңме?

Байбулат. Әйе инде... Әтиең күзендәге соклануны оныта алмыйм. Ә мин бит аңа мине туктатсын, башка юл тәкъдим итсен, дип әйткән идем... Шунда мин үземне әтидән дә акыллырак икәнемне аңладым».

Тагын бер эпизод:

Байбулат. Туктагыз әле, ник тавышланасыз соң сез? Өйләнсен.

Баязит. Әйе!

Байбулат. Айсылуга да кияүгә чыгарга кирәк бит инде!

Байназар. Әйтмә, подумаешь, беләт! Әйбәт кеше булсын главное!»

Тагын бер эпизод:

Айсылу. Әй, бу Борһан нәселенең исеме генә икән, бер гайрәте юк. Әйдә инде, бүлмәне генә күрсәтәм!

Бу диалогларны спойлер итеп кабул итәсе түгел, яме. Илгиз аны текст итеп язган, ә сез боларны, һичшиксез, Түбән Кама артистлары башкаруында ишетергә тиеш. Алар гаҗәеп яңгырый.

Спектакльнең рәссамы – Илшат Вилданов, тумышы белән Башкортстаннан, булмышы белән – Санкт-Петербургтан. Аның декорациясе масштаблы, дәһшәтле, шомлы.

Символик баганалар өйнең нык булуын күрсәтә, әмма шул багана да, персонажлар әйләндереп-тулгандырып йөрткән ныклы өстәл дә азактан авып төшә. Символик баганалар, символик урындыклар, символик мич, символик каргалар, символик бишек – спектакльдә барысы да драматург тарафыннан да, режиссер тарафыннан да, рәссам тарафыннан да уйланылган.

Артистларга килгәндә, күптән түгел генә шушы театр артистлары башкаруында «Әлепле артистлары» спектаклен карап кайткан идем. Комедия. Ә монда алар трагедия уйныйлар. Искиткеч кастинг, һәрберсе үз урынында. Фарил Вафиев башкаруындагы Кәлимулла җирәндерсә дә, артисты сокландыра. «Авыл себеркесе» Айсылуга борын җыерып карасак та, әлеге рольне башкарган Альбина Әгъләмова сокландыра. Ә Юрий Павлов аерым бер игътибарга лаек. Пьесада Баязит миңа җүнсез бер адәм булып тоелса, Юра башкаруында мин җүнсезне түгел, мескен, бәхетсез бер кешене күрдем. Театрның иң популяр артисты булган, буш вакытта кәмит блоглар ясаган актер гаҗәеп трагик образ тудыра алган. Аның: «Малай булса, Барый кушабыз! «Б»га булсын! Үзебезчә!» – дип йөрүләре, «Юк, ул мине өнәп бетерми иде... Ни өчен? Мин бит бөтен йортны җилкәмдә сөйрәп бардым. Үзенең әйтүе буенча фельдшерлыкка укыдым... Мин бит зарплатамны да 40 яшемә кадәр аңа алып кайтып тоттыра иде. Тәмәкегә дә аңардан сорап акча ала идем бит мин!» – дигән монологы ни тора! Баязит әтисе урынын алырга тели. Моңарчы, 40 яшенә кадәр, әтисе кул астында буйсынып яшәгән ир-ат, ниһаять, үзен хуҗа итеп тоя. Хуҗасын хуҗа да бит, нигә буйсынмыйлар соң әле аңа? Әнә бит ул хәзер үзе хәл итә ала, атасы рөхсәт итмәгәнне дә эшли ала – әйтик, авыл «себеркесен» алып кайта. «Юк бит син, Борһан, хәзер мин хуҗа» дип уйлагандыр яшь «хуҗа»… Үлдеме ул соңыннан? Әллә мәңгелек дип салынган матча сынып, Борһан баласын элмәкле үлемнән саклап калдымы?

«Нәсел көчлеләнә барсын өчен, үсеш булсын өчен, балаларың үзеңнән акыллырак булырга тиеш», – дигән Борһан. Ялгышканмы? Миңа калса, бу әсәрдә караңгылык күрәсе түгел, бу – уйланырга этәрә торган әсәр. Тиран астында яшәү яхшыга илтми, әмма котылу юлы да юк, тиран хәтта кабереннән дә идарә итә, Аллам сакласын!

Бу спектакльне гаилә тираниясе турында әсәр дип тә карарга мөмкиндер. Әмма, миңа калса, киңрәк алып буладыр – кешедә уй-фикер хөрлеге булмаса, гореф-гадәт, йолалар белән генә аның барлыгын саклап булмый.

Ни өчен кайбер тамашачыга бу спектакль авыр тәэсир итә? Хәтта түзә алмыйча чыгып китүчеләр дә бар. Бу – аларга әлеге теманың тормышта таныш булуыннан киләме? Сәхнәдәге «караңгылык»ны авыр кичерүләре – театрны күңел ачу чарасы итеп кенә кабул итүдәнме соң әллә?

Түбән Кама татар дәүләт театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтованы эшчәнлеген яхшы әсәрдән башлавы һәм уңышлы спектакль чыгаруы белән котлыйм. Ә театр директоры Рөстәм Галиевка шундый катлаулы әсәргә «яшел ут» яктыртуы өчен рәхмәт! Театрның киштәсендә ятмыйча, тамашачы җыя ала торган әсәр булсын иде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100