«Тумаган тайның билен сындырмыйк», яки Тинчурин театрын алда ни көтә?
Бүген Тинчурин театрында булачак премьерага багышланган матбугат конференциясендә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның алдагы көненә бәйле имеш-мимешкә җавап бирде. Аның сүзләренчә, Тинчурин театрының яңа сезонда кайда һәм ничек эшләячәге билгеле түгел.
Билгеле булганча, театраль җәмәгатьчелек арасында Тинчурин театрының үз бинасыннан күченәчәге турында расланмаган имеш-мимешләр йөри. Болар барысы да Камал театрының Татарстан урмындагы бинасына бәйле имеш-мимешкә барып тоташа. Сүз уңаеннан, бу хактагы мәгълүмат кайбер матбугат чараларында да күренде.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтовка яңа премьерага – «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасына багышланган матбугат конференциясендә театрның алдагы планнарына багышланган сорауларга да җавап бирергә туры килде.
Фәнис Мөсәгыйтов: 15 июньдә безнең бу сезонның соңгы спектакле – сезонны ябабыз, һәм 24 июльдән яңадан спектакльләр башланачак. Безнең 31 августка кадәр репертуар әзер. Бу – җәй көне дә уйныйбыз, дигән сүз, килегез. Былтыр җәй көне эшләп караган идек – уңышлы килеп чыкты. Шуңа быел да җәй айларында спектакльләр уйнарбыз дип уйлыйбыз.
Матбугат конференциясен алып баручы Ләйсән Сафина: Сорауны башка төрле итеп бирәбез: 31 августтан соң спектакльләр кайда куелачак?
Фәнис Мөсәгыйтов: 31 августтан соң да спектакльләребез театр бинасында уйналачак.
Ләйсән Сафина: Кайсы театр бинасында?
Фәнис Мөсәгыйтов: Анысын инде бер Ходай үзе белә. Без әле биредә эшлибез һәм әйдәгез, болай диик: «Тумаган тайның билен сындырмыйк».
Ләйсән Сафина: Димәк, каядыр күченергә планнар юк?
Фәнис Мөсәгыйтов: План бит бит ул төрлечә була: спектакльләр кую, гастрольләргә бару...
Ләйсән Сафина: Ул планнарда күченү бармы?
Фәнис Мөсәгыйтов: Әлеге вакытта кулыбызда «күченәсез» дигән рәсми язу юк. Бу бит дәүләт театры, без дәүләт театрында эшлибез. Дәүләттән хәбәр булса – без әзер. Пионер кебек. Безнең театр үзгәрешләргә әзер. Ә үзгәрешләр һәрвакыт яхшы якка кына.
Рузилә Мөхәммәтова: Тагын бер имеш-мимешкә сезнең комментарий сорала. Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновның контракт срогы беткәч, алга таба театрда эшләмәячәк, дип сөйлиләр.
Фәнис Мөсәгыйтов: Иҗат кешеләре белән контракт күп вакытта 1 елга төзелә. Туфан Имаметдинов белән контракт срогының көнен төгәл әйтә алмыйм – ялгышуым бар. Аның белән әле утырып, аяк терәп сөйләшү булмады, ул сорауны үзенә бирсәгез яхшырак булыр. Аның эшенә килгәндә, ул тик утыра торган кеше түгел. Аның өстендә ГИТИСка әзерлек тә, монысын да эшләргә, тегесен дә эшләргә. Бәлки, халыкка театрдагы быелгы эшчәнлеге азрак күренгәндер, эчке эшләр кешегә күренми. Китү-китмәү турында аның үзеннән сораргадыр. Без әле элеккечә эшлибез.
- Хәзерге вакытта театр Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасын чыгарырга әзерләнә. Режиссер – Рамил Фазлыев.
- Спектакльнең премьерасы 22-23 майда көтелә.
- 17 майда театрда эшләп килүче «Могҗиза» студиясе «Алтын алма» спектакле премьерасына чакыра.
- Сезон ябылганчы, чакырылган режиссер Зиннур Сөләйманов тагын бер спектакль чыгарачак.