Моңарчы күрелмәгән юмартлык: быел татар артистлары әзерләү өчен 30 бюджет урыны бирелгән
Миңа быел очраклы гына Россия театраль ВУЗларының берсендә «Ачык ишекләр көне»н читтән күзәтергә туры килде. Артист булырга теләгән яшьләрнең күплеге, малай... Барысы да матурлар... «Сез өйдә этегез, стеналар, башка предметлар белән сөйләшәсез икән, бу – «баш киткән» дигән сүз түгел, сезнең урыныгыз иҗади уку йортында», – дигән, ди, кайсыдыр бер педагог – булачак абитуриентлар сөйләшеп торды. Андыйлар хәзер бер уку йортыннан икенчесенә «прослушивание» дип аталган процедураларга йөриләр, мәсәлләр, шигырьләр һәм проза текстлары әзерлиләр...
Ә бит шушы фонда быел Татарстанда артист буласы килүчеләр өчен уңышлы ел – татар телле егетләрне һәм кызларны өч остаз өч төрле уку йортына чакырып тора. Башка елларда күрелмәгән юмартлык: барлыгы 30 бюджет урыны тәкъдим ителә. Аның 20се Татарстан көллиятләрендә булса, 10ысын ГИТИС бүлеп биргән. Әйдәгез, бергәләп, быелгы абитуриентларга тәкъдим ителәсе урыннарны барлап чыгыйк.
Караштыргалый торыгыз
Сүзне шуннан башлыйм: быел татар дәүләт театрлары өчен яңа артистлар килмәячәк. Чөнки Казан театр училищесын быел Фәрит Бикчәнтәев курсы студентлары тәмамлый, һәм аларның барысын да Камал театры алырга мөмкин. Яшь артистлар театрда «Мең дә бер кичә» спектаклен чыгарды. Алар шулай ук, «Казанга Тукай кайткан», «Башмагым» һәм башка спектакльләрдә катнашалар.
Ә башка театрларга тагын 1 ел Лилия Низамиева курсын көтәргә туры киләчәк. Ул курста да кызыклы егетләр-кызлар бар – алар куйган «Көз» спектаклен (Гаяз Исхакый повесте буенча) карадым. Кызыклы типажлар! Хөрмәтле театр җитәкчеләре, караштыргалый торыгыз!
Хәер, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте дә артистлар чыгара, һәм анда укыган артистлар Кама арты дәүләт театрларында эшли. Әмма аларның курс җитәкчеләре республиканың театр дөньясында кайнап тормагач, «фәләннең укучысы» дип һаваланып йөри алмагач, ничектер, читтә кала киләләр. Әйе, Казаннан читтә булуның тискәре тәэсире инде бу. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә җитәкче булып үткән чакырылышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» проекты кураторы Людмила Рыбакова килгәч, бу юнәлештә зур эш башкарылды – Чаллы татар театры белән шартнамә төзелеп, театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка курс җыю йөкләнде/тәкъдим ителде. Шулай итеп, Алабуга көллиятенең татар театры өчен актерлар курсы җыюы турында мәгълүмат киңрәк даирәләргә таралды.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә актерлык курсына студентлар җыюны игълан итте. Курсның остазы – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
9 нчы сыйныфлар базасында «Актерлык сәнгате» квалификациясе буенча уку срогы – 3 ел 10 ай. Укыту формасы – көндезге. Укып чыккач, театрга эшкә урнашу мөмкинлеге була. Иң мөһим мәгълүмат: бюджет урыннары – 10.
Олег Кинҗәгулов кызыклы уку программасы тәкъдим итә – студентлар 3 көн көллияттә, 3 көн театрда булачак. «Башта студентлар массовкаларда катнашса, аннары алар өчен аерым рольләр булырга мөмкин. Театр продукты иҗат ителүнең бөтен процессын күрерсез», – ди Олег Кинҗәгулов. Студентлар белән уку барышында шартнамә төзеләчәк.
Чаллы театры Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары белән эшли инде. Әйтик, «Без – 41 ел балалары» спектаклендә төп рольләрнең берсендә студент егет уйный.
Казан театр училищесында Түбән Кама театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова курс җыя.
Дипломлы артистларны Түбән Кама һәм Минзәлә театрлары көтеп торачак.
«Мин Түбән Кама һәм Минзәлә театрлары өчен актерлар укытачакмын. Безнең 10 бюджет урыны бар. Өч артист Минзәлә театрына булырга тиеш, җидесе – Түбән Кама театрына», – диде Лилия Әхмәтова.
Лилия Әхмәтова үзе белән эшләргә педагог итеп, Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗановны чакырган. «Мин кыю, ачык, куркусыз яшьләрне көтәм. Иң мөһиме – алар шәхес булырга тиеш», – диде Лилия Әхмәтова.
Лилия Әхмәтова курсына укырга килергә теләүчеләр өчен 29 апрельдә, 6 майда, 3 июньдә, 10 июньдә консультацияләр каралган.
Дөрес, бер борчылу бар. Быел Казан театр училищесы рус теллеләр өчен ике курс җыя. «Актерлык сәнгате (драма театры һәм кино актеры)» белгечелеге буенча бер төркемнең сәнгать җитәкчесе – Татьяна Корнишина, икенчесенеке – Александр Туманов. Туманов курсында педагоглар – Искәндәр Нуриҗанов һәм Елена Ненашева.
- Татьяна Корнишинага 11 бюджет урыны бирелгән, түләүле шартларда тагын 14 кешене укырга ала алалар. Александр Тумановка 10 бюджет урыны бирелгән, 5 түләүле урын да бар.
- Александр Туманов «Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе өчен артистлар әзерли, дип аңларга кирәктер. Чөнки Александр – аның режиссеры. ВГИКта Меньшов һәм Алентова остаханәсендә укыган, аннары Щукин исемендәге театр институтында Борисов остаханәсендә магистратура тәмамлаган. Диплом спектаклен Казан ТЮЗында чыгарды дип беләм. Башка спектакльләре турында мәгълүматым юк.
ГИТИС (Россия театр сәнгате институты) һәм Камал театры актёрлык-режиссёрлык курсына студентлар кабул итә. Курс җитәкчесе – Россиянең һәм Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты Фәрит Бикчәнтәев.
Уку формасы – читтән торып. «Драма театры һәм кино артисты» белгечлеге өчен – 4 ел, 6 ай; «Драма режиссёры» белгечлеге өчен 5 ел, 6 ай укырга кирәк булачак.
Бюджет урыннары – 10 (52.05.01 Актёрлык сәнгате, «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе – 6 урын; 52.05.02 Театр режиссурасы, «Драма режиссёры» квалификациясе – 4 урын). Түләүле урыннар саны – 23 (52.05.01 Актёрлык сәнгате, «Драма театры һәм кино артисты» квалификациясе – 15 урын; 52.05.02 Театр режиссурасы, «Драма режиссёры» квалификациясе – 8 урын).
Уку белем алу турындагы килешү нигезендә Казанда – Камал театрында (актёр һәм режиссура осталыгы, тулы көн) һәм Мәскәүдә – ГИТИСта (профильле һәм гомуми белем бирү предметлары, Сессия елына 2 тапкыр) оештырыла.
Сайлап алу татар телендә уза. Программа: шигырь, мәсәл, проза, шулай ук вокаль һәм пластик номерлар. Сайлап алуның өч турын узган абитуриентлар гомуми белем бирү имтиханнарына кертелә. Уку дәвамында белем алу татар һәм рус телләрендә бара. Кабул итү имтиханнары 1 июльдән 25 июльгә кадәр үтә (Казанда һәм Мәскәүдә).
Казан һәм Алабуга көллиятләренә 9 нчы классны тәмамлап килеп булса, Бикчәнтәев хозурына әлеге яки башка һөнәри уку йортларын тәмамлап яки 11 класс белем белән килеп булачак.
Иң мөһиме – бу уку йортларының имтиханнар һәм әңгәмәләр көннәре тәңгәл килмәсен иде. Бер үк абитуриент өч урында да бәхетен сынап караудан мәхрүм булмасын.