«Яшен»: Баш режиссеры читтә йөргәндә, Әтнә театры белән ГИТИС дуслыгыннан премьера туды
Әтнә театры А.Н. Островскийның «Гроза» пьесасы буенча «Яшен» драмасын чыгарды. Спектакльнең беренче тамашачылары арасында «Интертат»ның мәдәни күзәтүчесе дә бар иде.
Әтнә театрының бик шәп бер проекты бар – өченче ел рәттән ГИТИС белән берлектә спектакльләр куела. Ягъни, театр яңа диплом алган яшьләргә иҗат өчен мәйданчык тәкъдим итә дә, шуның нәтиҗәсендә үзе спектакльле була.
Шулай итеп, театр репертуарында үсмерләр өчен «Наташаның хыялы», балалар өчен «Фуня» спектакльләре барлыкка килде. Сүз уңаеннан, «Фуня»ны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев күреп, яшь режиссер Дана Афаунованы Камал театрына спектакль куярга да чакырды.
Быел ГИТИС белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, Әтнә театрында Анастасия Кудиярова «Яшен» драмасын чыгарды.
- Анастасия Кудиярова Евгений Каменькович һәм Дмитрий Крымов остаханәсендә белем алган. Курган драма театрында «Алый паруса» әкиятен куйган, «Ясная Поляна» музей-утарында «Дорога домой» спектакль-прогулка ясаган. Бу – аның кайбер эшләре.
- Евгений Каменькович һәм Дмитрий Крымов остаханәсе чыгарылышына Татарстанда игътибар зур. Камал театрында Аскар Галимов Гадел Кутуй повестена нигезләнеп «Тапшырылмаган хатлар» спектаклен, Дана Афаунова «Мең дә бер кичә» спектаклен чыгарды, Алибек Омирбекулы Әлмәт театрында, Ркаил Зәйдулла пьесасына нигезләнеп, «Явыз» спектаклен куйды.
Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин әйтүенчә, алар режиссер Анастасия Кудиярова белән бик озак әсәр сайлаганнар. Ярый ла, режиссер һәм аның командасы куяр да китәр, театрга бит әле ул әсәрне, беренчедән, тамашачыга «сатарга», икенчедән, фестивальләргә йөртергә кирәк булачак. Шуларның барысын да уйлап, Островскийга алынганнар. Анастасия театрга булачак спектакльнең әзер эскизлары белән килгән.
ххх
Режиссер Анастасия Кудиярова өчен авыл җирендәге театрда эшләү зур тәҗрибә биргән. Режиссерның телеграм-каналына караганда, ул эшчәнлеген режиссер кабинетында эленеп торган «Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә» дигән Тукай сүзләреннән башлаган. Әлеге сүзләр язылган картина фотосын телеграм-каналына куеп: «Татар авылында спектакль чыгарам. Кабинетымда театрның яктылыкка илтүе турында сүзләр язылган картина эленгән. Моңа иң шикләнгән вакытымда миңа юллама бу», – дип язган.
- «Гроза» – Островскийның иң популяр пьесаларының берсе. Фразеологизмга әверелгән «Луч света в темном царстве» сүзләрен Н.А. Добролюбов шушы әсәрне тасвирлаганда язган. Кабаниханың караңгы патшалыгына түзеп яшәгән Катерина, ягъни мәсәлән, шул якты нур.
Спектакль Әтнә театрының Кече залында куелган. Яшел калкулыклар ясалган зал. Калкулыклар матур кебек күренсә дә, аларда ниндидер шом бар – нидер (бәлки, кемдер) яшеренгән. Хәер, шомлы булачагын беләбез бит инде – «Гроза»ның эчтәлеге мәктәп программасын укыган һәр кешегә таныш: Катерина суга батып үләчәк. Бу – спойлер түгел, кемдер эчтәлекне белми икән – аның проблемасы.
Биредә без әнисе сүзеннән чыга алмаган Тихон һәм аның хатыны Катеринаның, өйдә хакимлек итүче Кабанованың язмышын яңа форматлы спектакль аша күзәтәбез. Чынбарлыкка туры килмәвен аңласа да, аз гына вакытта үзенең эчке иреген тою өчен гомере белән түләгән Катерина язмышы 1 сәгать эчендә күз алдыннан үтә.
Катерина роленә режиссер Әтнә театрының иң матур актрисаларының берсе Сиринә Хисмәтуллинаны алган. Борис – театрның яшь артисты Айзат Хәйруллин. Алар «Ай тотылган төндә» спектаклендә дә гашыйкларны уйнаганнар иде.
Кабаниха – Зөһрә Мөхәммәтгалиева. Кабаниха роленә чибәр актриса сайланган, дип сокланырга да өлгермәдем, Зөһрәнең беренче сүзләреннән үк өшетеп җибәрде. Актриса куркыныч киеренкелекне – давыл алды тынлыгын гаҗәеп оста бирә белә. Соңгы елларда мин Зөһрәнең уенын сокланып күзәтәм. Ул спектакльдән спектакльгә үсә.
Варвара ролен башкарган Алсу Зыятдинова да кызыклы актриса булып ачылып килә. Дамир Сидеев куйган «Тәкъдим» спектаклендә (А.П. Чехов) дә бердәнбер хатын-кыз Наталья Степановна ролен гаҗәеп башкарган иде.
Спектакльдә икенче пландагы 2 образ бар: Кулигин һәм Феклуша. Спектакль Кулигин белән башлана. Ул рольдә – Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин. Кулигин – иң уңай образларның берсе. Әңгәмәдәшен рәнҗетмәслек итеп ипләп кенә сөйләшә торган, затлы, зыялы, гадел, зирәк акыллы кеше, бик позитив, яңа карашлы.
Ә спектакльнең азагы мосафир Феклуша белән тәмамлана. Яшел булса да шом яшерелгән декорацияләр астыннан – җирдән калка ул. Тар карашлы, буш сүзле, ясалма, прогрессның «п» хәрефен дә белми торган надан карчык. Сюжетка тәэсир итмәсә дә, «Караңгылык патшалыгы»ның бер персонажы инде. Әлеге рольдә – театрның талантлы актрисасы Рәзилә Шәрифуллина.
Спектакль озак бармый – 1 сәгатьтән артык. Островский пьесасын ипле генә кыскартып, урыннарын буташтырып, кызыклы гына драма барлыкка килгән. Яңа тәрҗемә түгел, Габдулла Шамуков тәрҗемәсен алганнар.
ххх
Әтнә татар дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев Татарстан буенча традицион рәвешле халыкчан спектакльләр куеп йөргән арада (Түбән Кама татар дәүләт театры – «Әниләр һәм бәбиләр», Тинчурин театры – «Бәхет хакы») Әтнә театры әнә шундый кызыклы эксперименталь әсәр чыгарып куйган.
Бу сезонда театр аны башка күрсәтеп өлгермәс инде – гастрольләр, фестивальләр... Яңа сезонда «Пушкин картасы» белән күрсәтү өчен мәктәп программасында булган менә дигән әсәр.