Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа театрында премьера көтелә: «Авылыма алып кайт мине, улым!»

news_top_970_100
Буа театрында премьера көтелә: «Авылыма алып кайт мине, улым!»
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Буа театрының яңа сезондагы беренче премьерасы Миргазиян Юнысның шул исемдәге әсәре буенча куелган «Безнең өй өянкеләр астында иде» спектакле булачак. Мөгаен/бәлки, яңа сезон да шул премьера белән ачылыр. Әлегә ул фокус-группага күрсәтелде. Әлеге төркемдә Буа театрының дуслары һәм спектакль режиссеры Булат Гатауллинның Казаннан килгән дуслары һәм журналистлар бар иде.

«Безнең өй өянкеләр астында иде» – Тукай премиясе лауреаты, диңгезче-язучы Миргазиян Юнысның татарча язылган беренче әсәре. 1964 ел була ул. Әсәр «Казан утлары»нда басылып чыга. «Әлегәчә урысча сөйләшеп-аралашып яшәгән, көндәлекләрен һәм хатларын, беренче хикәяләрен дә шул телдә язган, профессионал язучылар тарафыннан да шактый гына югары бәяләнергә өлгергән яшь әдип-диңгезче әлеге хикәясен кинәт туган телендә иҗат итә. Сәбәбе нәрсәдә?» – дип сорау куя әдәбият галиме Равил Рахмани Миргазиян Юныс иҗатын тасвирлаган зур мәкаләсендә. «М. Юныс, 60-70нче елларда беренчеләрдән булып, кыю төстә, чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез язмышын яктыртуга алынды. Татар укучысына «Безнең өй өянкеләр астында иде...» (1964), «Энҗе эзләүчеләр» (1971) кебек гаҗәеп тирән кичерешле хикәя-новеллаларын бүләк итте», – дип яза галим. Монысы булды әсәр тарихы.

Хәер, тексттан тагын бер җөмлә ияреп чыкты. «Инде килеп, бу хикәя авторны урыс телле язучы булып китүдән саклап кала, туган теле аны самими балачагына һәм халык рухының саф сулы чишмә башына алып кайта. «Татар карчыгының каһәрле тәкъдире минем күземне ачты», – ди әдип».

Шул урында Миргазиян Юныска өлешчә бәйле бер мәгълүматны биреп китим әле: Миргазиян аганың племяннигы Тимати булуын белә идегезме? Миргазиян аганы хикәясе урыс телел язучы булудан саклап калгандыр калуын, ә менә Тимур племяннигы – ягъни, энесенең оныгы укый алмыйдыр аны.

Дәвам итәбез. Менә шушы әсәрне каяндыр Кариев театрының ул вакыттагы әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова «тартып чыгара» да проза буенча эскиз өчен әсәр эзләгән Булат Гатауллинга тәкъдим итә. Булат әсәрне бик яратып, Буа театрының «Буа талиясе» театраль лабораториясендә эскиз әзерли. Соңрак Буа театры Театр әһелләре берлеге грантын откач, театр директоры Раил Садриев әлеге эскизны спектакль итеп үстерергә тәкъдим итә. Ләйсән Фәизова белән әзерләнгән инсценировканы алып, Булат Гатауллин Буага юл тота һәм спектакльне куеп та чыга. Монысы булды эскиз тарихы.

Сюжет болайрак: «Безнең өй өянкеләр астында иде...» хикәясенең герое диңгезче Габдрахман Рахманкулов Генуя портында, атаклы Стальено зираты янында, «Италиянең халык герое – Рязань тимерчесе Федор Полетаевның каберенә чәчәкләр куярга баргач», бер татар карчыгы белән очраша. Әби туган авылы, иренең кайчандыр анда кибет тотуын, революция шаукымыннан качып Кырымга, аннан Төркиягә чыгып китүләрен, аннары Европада яшәп калганлыкларын сөйли. Инде ире вафат, балаларының үз тормышлары. Карчык туган ягын сагына, әледән-әле: «Безнең өй өянкеләр астында иде», – дип кабатлый. Икенче очрашуда диңгезче әбигә икмәк биргәч, бәлки, туган якта үскәндер, дип, ипиен дә төйнәп куя. «Алып кайт син мине, улым. Карамалымны күрәсем килә. Ык буен, өянкеләрне...» – дип ялына Гөлҗамал әби.

Гафу, әсәрдә әбинең исеме юк. Аңа исемне Булат биргән. Ә Ләйсән Фәизова, инсценировка авторы буларак, яхшы күрше һәм... ни өчендер, начар балалар уйлап тапкан. Бер хикәядән спектакль чыгарып булмый бит – сузарга да сузарга һәм геройларны ачарга кирәк. Мария күршесен Гөлҗамал әби «Мәрьям» ди. Мәрьям заманында Төркиядә яшәгән, татарлар арасында яшәгән, күрәсең, татарча сөйләшүе дә аклана.

Дөрес, миңа хикәядә булмыйча, спектакльгә өстәлгән өлешләр ямаулык булып тоелды. Пэчворк стилегез артык ясалма, егетләр-кызлар. Әмма, болай итсәгез әйбәтрәк булыр иде, дип киңәш бирә алмыйм икән, Булат белән Ләйсән версиясен кабул итәргә туры килә. Димәк, кабул итәбез.

Әби 3 бала үстергән. Өлкән кызы Америкада, кечесе – Европада, үзе төпчек улы белән яшәгән. Әмма улы забастовка ясаучылар арасында булып, зинданга ябылган. Әби хәзер кече кызы янында яши. Кызлары юньсез итеп тасвирланган: олысының бизнесы – аңа анасы кирәкми, кечесенең балалар үстерәсе бар – әбине карый алмый. Алар әбине картлар йортына бирмәкче. Азактан улы – әнисен ярата торган әйбәт егет кайта: аның гаепсезлеге ачыклана. Әмма соң инде...

Өстәмә персонаж күрше Мәрьям дигәннән, Мария-Мәрьям белән Гөлҗамал гомерләре буе шулай матур яшәгәннәрен күрсәтеп чөкердәшәләр дә бит... ә әбинең улы белән яшәгәнлеген, улы ябылгач кына кызы янына килгәнлеген кайда куясыз? Ә Мария – әбинең хәзерге күршесе.

Гафу итегез, спектакльдә шулкадәр күп матур табышлар бар, ә мин вак-төяккә бәйләнәм, әйеме? Табышлардан, әйтик, «Гөлҗамал» – татар халык җыры мотивлары һәм шушы җыр аша әбигә табылган исем. Гөлҗамалның яшьлеге – өянкеләр астындагы йорты, балаларының балачагы – болар гаҗәеп матур музыкаль-пластик композиция белән бирелгән.

Гөлҗамал ролендә – Гөлназ Гыйззәтуллина. Мәрьям – Рима Хәмидуллина. Диңгезче – Татарстанның атказанган артисты Илфир Солтанов. Әлегә спектакльнең программасы булмагач, бөтен артистларны танып бетерү мөмкин түгел.

Шулай да, артистлар дигәннән, колакны «тырнап торган» тел яңгыравын әйтми кала алмыйм. Аны, кызларның телне начар белүенә ишарә, дип алдарга була. Әмма Италиядә яшәгән кызларның акцент белән булса да татарча сөйләшүе мактауга лаек эш булыр иде. Миңа калса, авторларның максаты ул түгел. Монда без бары тик 2 телдә спектакль уйнап теле бозылган артистлар проблемасын гына күрәбез бугай. Ни кызганыч...

Буа театры, тәгәрмәч өстендәге театр буларак, зур декорацияләр белән мавыкмый. Гадәттә сәхнәдә аерым элементлар белән эшләүне хуп күрә. Биредә рәссам Дмитрий Солопов бөдрә ботаклы агач-өянке элементы белән Гөлҗамалның авылын тасвирласа, сәхнәнең уң ягында Европа йорты күрсәтелә. Ә алгы планда стилизацияләнгән сандык өстендә – Гөлҗамал. Хатирәләре тутырылган сандык белән ул зур юлга җыенган.

Ххх

Ә хәзер, бераз гына читкәрәк китеп, татар театрында мөһаҗирлек темасын күзәтеп алыйк. Мөһаҗирлек темасы – татар театрлары арасыннан Камал театрының актив һәм нечкә куллана торган темасы. Әйтик, Фәрит Бикчәнтәев 2017 елда халык шагыйре Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» драмасын куйган иде. Әсәр 1990 елда язылган, язучы Сан-Франциско белән Казан арасындагы «телевизион күпер»не тасвирлый. Шул ук елның көзендә Фәрит Бикчәнтәев, әлеге теманы тагын дәвам итеп, Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» пьесасын куя. «Килмешәк» спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр-яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый: бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча «Җаным» дип эндәшә.

Күренекле режиссер юбилеена да шушы тема белән килде: Мәхмүт Галәүнең дилогиясе буенча «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен чыгарды. Быел бу спектакль «Алтын битлек» тарафыннан «Елның иң яхшы спектакле» дип танылды.

«Әле мөһаҗирлек темасында әйтеләсе әйтелеп бетмәгән идеме?» – дип сорадым Буадан кайтканда Булаттан.

Булат Гатауллан: «Беренчедән, Миргазиян абый автор буларак кызыклы. Әлбәттә, темасы белән дә кадерле. Туган як темасы – калу, китү – ул һәрчак актуаль. Ә миңа килгәндә, Гөлҗамалның язмышы кызыклы. Монда аның каядыр китүе түгел, авырлыклар аша үтеп, ул матур яши башлый, ләкин күңел тартуы калган – миңа шул тарих кызыклы булды. Әсәрдә әбинең исеме дә юк. Ләкин минем өчен ул Гөлҗамал, чөнки шул җыр искә төшә. Гөлҗамал үзе кайтып җитә алмаса да, аның дәвамы – улы – әнисенең туган җиренә кайтып җитә.

Мин Гөлҗамалны бик яраттым. Мин аның спектакльдә яңгыраган һәр сүзен аңлыйм. Миңа аның бәргәләнүләре, язмышы кызыклы, ир кеше булса, мин аны үзем дә уйный алыр идем. Каядыр китеп яшәп караганым юк, әмма мине дә, мөгаен, туган як шулай тартыр иде».

Буа театры спектакльләре мозаикасында «Безнең өй өянкеләр астында иде...» үз урынын алачак, әлбәттә. Соңгы елларда татарлар яшәгән бөтен төбәкләрне йөреп чыккан Буа театры бу маршрутларын тиз генә кабатлый алырмы – билгесез. Әмма бу теманы театр яхшы белә, һәм ул аны театрның затлы сараенда да, каягыдыр нәни клубларда да, зур мәдәният йортларында да үзәкләрне өзәрлек итеп җиткерә алачак. Иң мөһиме – Буа театры яратканча, позитивта җиткерә алачак: әбинең дәвамы булып, улы кайта бит өянкеләр үскән йортка.

Татар язмышының моңлы-сагышлы бер битен ачкан спектакльгә уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100