Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

2022 елда шоу-бизнес гаугалары: Мирзаянов һәм галош, бурычлы Фазлыйәхмәтов, аерылышулар

Узып баручы 2022 елда татар эстрадасы тормышында ниләр генә булмады. Сөенечле вакыйгалар фонында артистларны артык бизәмәгән ситуацияләр белән дә очраштык. «Интертат» шоу-бизнес өлкәсендәге гаугалы хәлләргә күзәтү ясады.

news_top_970_100
2022 елда шоу-бизнес гаугалары: Мирзаянов һәм галош, бурычлы Фазлыйәхмәтов, аерылышулар
"Татар-информ" архивы

Алмаз Мирзаянов – Миләүшә Хәбетдинова бәхәсе, яки Символик галош

Елның иң күп шау-шу тудырган, шоу-бизнеста гына түгел, ә башка өлкәләрдә дә яңгыраш алган вакыйгасы дип, артист Алмаз Мирзаянов һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Миләүшә Хәбетдинова бәхәсен атау урынлы булыр.

«Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова бер язмасында Пушкин картасы турындагы фикерләре белән уртаклашкан иде. Анда журналист баланы мәдәни яктан үстерү өчен бирелгән «Пушкин картасы»на татар эстрадасы артистлары «ау» оештыруын искәртте.

Язма социаль челтәрләрдә таралгач, аның: «Безнең балалар татар әдәбиятыннан шыр надан, һәм бу – алар гаебе түгел. Ә шул баланы мәдәни үстерү өчен бирелгән федераль акча хисабына без аңа Чулпан Йосыпованың яки Мирзаяновларның җырлавын тәкъдим итәбез икән, бу – җинаять үк булмаса да, яхшы гамәл түгел инде. Без аңа Фатих Кәрим, Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Лена Шагыйрьҗан һәм тагын күп шагыйрьләребез турында сөйли алыр идек ләбаса», – дигән өлешен тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова үзенең сәхифәсенә күчереп куйган. Алмаз Мирзаянов исә, бу язмага ясалган сылтамага игътибар биреп тормыйча гына, цитатаны Миләүшә Хәбетдинова фикере дип белеп, аңа скриншот ясаган (сайтка сылтамадан башка гына) һәм, шактый тупас сүзләр кулланып, Миләүшә Хәбетдиновага җавап язды.

Алмаз Мирзаянов белән Миләүшә Хәбетдинова үзара телефоннан аңлашканнан соң да гаугага нокта куелмады. Социаль челтәрләрдә комментарийлардан «төтен чыкты». Нәтиҗәдә Миләүшә Хәбетдинова һәм язма авторы Рузилә Мөхәммәтова, Алмазның концертын карап кайту нияте белән, Байлар Сабасына юл тотты. Миләүшә Хәбетдинова концерттан соң сүз алды һәм Алмазга символик рәвештә кызыл эчле галошлар бүләк итте. Әлеге вакыйгадан соң галош үзенә күрә бер символга әверелде.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Халык мобилизация вакытында концерт куйган җырчыларны тәнкыйтьләде

Илдә мобилизация башлангач, халык җырчыларга ябырылды. «Шундый авыр вакытта концерт куеп йөрисез», «Үзегезне дә фронтка җибәрергә кирәк» ише сүзләрдән бөтен социаль челтәрләр гөжләп торды. Нәтиҗәдә, кайбер җырчылар концертларын туктатып торды (ИлГәрәй), кайберләре концертлардан җыелган акчаның бер өлешен солдатларга гуманитар ярдәм җыючы оешмаларга күчерәчәкләрен белдерде (Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов). 

Фирдүс Тямаев солдатларга гуманитар ярдәм җыя башлады. Мобилизацияләнеп Казанда өйрәнүләр узучы якташларына терәк булачагын әйтте. Аның вәкилләре 4 тапкыр Украинадагы солдатларга ярдәм илтеп кайтты. Бу гамәлләрен мактаучылар белән беррәттән, махсус операцияне хуплауда гаепләп пычрак атучылар да күп булды. Ул үзен тәнкыйтьләүчеләргә усал гына итеп җавап бирде.

Бик күп артистлар, берләшеп, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итү өчен концертлар куйды.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Иркәнең ире мобилизацияләнде

Җырчы Иркәнең ире Артур Шабакаев беренчеләр рәтендә мобилизацияләнде. Артур армиядә диңгез пехотасында хезмәт иткән. «Без бөтенебез догаларыбызны укып, позитив нотада Артурны көтеп торачакбыз», – дип сөйләде Иркә «Интертат» хәбәрчесенә. 

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Радик Юльякшин – Элвин Грей Россиядә яшәүче барлык халыкларны «руслар» дип атады

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) Украинага барып кайтты һәм, махсус хәрби операциягә карата үз фикерен белдереп, илдә яшәүче төрле милләт вәкилләрен уртак халык – «руслар» дип атады.

«Без, руслар, җиңәчәкбез. Татарстанда яшәүче башкорт буларак, без – руслар, дип әйткәч, беркемнең колагын ярып кермәгәндер бит? Мин чыннан да монда үземне рус итеп тойдым. Без хәзер барыбыз да – руслар (башкортлар, татарлар, чеченнар, марилар һ.б. бик күпләр), – дип язды ул социаль челтәрләрдә. Аның бу чыгышына шактый тәнкыйть яудыручылар булды.

Шулай ук быел Элвин Грей татар һәм башкорт эстрадасыннан китеп, Мәскәүгә күченәчәген әйтте. Шуңа да карамастан, Элвин бүген дә татарча җырлар яздыруын дәвам итә. Яшәү урынын алыштыруы да сизелми.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Ришат Фазлыйәхмәтовның улына 1 миллион бурычы булуы ачыкланды

Ришат Фазлыйәхмәтовны «Татар радиосы» концерты алдыннан суд приставы алып китте. Җырчы концертта катнашмавы һәм үзен суд приставлары алып китүен оештыруда элекке хатынын гаепләде.

Җырчының элекке «теща»сы Исламия ханым Назирова Ришатка җавап хаты язды. Ришат Фазлыйәхмәтовның улына алиментлар түләмәве һәм бүгенге көндә 1 миллион сум бурычы булганы ачыкланды.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Илдар Хәкимов – Салават Фәтхетдинов конфликты

Салават Фәтхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган матбугат очрашуында: «Мин Илдарны начар җырчы дип әйтмәс идем. «Кияүгә чыгып» кына харап булды», – дип әйтте.

Илдар Хәкимов Салават Фәтхетдиновка җавап хаты язды. «Менә мин, нишләптер, Сезнең иҗатыгыз өчен борчылмыйм. Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый. Кем кияүгә чыккан, кем өйләнгән – барыбер. Минем анда эшем юк», – диде ул.

Гүзәл Уразова да, ирен яклап: «Сәхнәдә Уразова булсам да, тормышта мин Хәкимова» дип җаваплады.

 

Фото: © социаль челтәрләрдән

«Аерылмагыз» һәм «Миләшләрем» җырларын кем җырлый ала?

Яшь җырчы Лэйна тирәсендә узган ел да болытлар куерган иде. Быел исә Асаф Вәлиев һәм Алсу Хисамиева танытып, гомерлек хитларга әверелгән «Аерылмагыз» һәм «Миләшләрем» җырларын хәзер радио-телевидениедә бары тик Лэйна башкаруында гына куярга яравы ачыкланды. Чөнки «Лэйна» лейблы халык һәр җөмләсенә кадәр яттан белгән «Миләшләрем» һәм «Аерылмагыз» җырларына хокукларны сатып алган.

Лэйнаның продюсеры Гүзәлия сүзләренчә, җырларны башкарырга теләгән җырчылар лейбл белән килешү төзергә тиеш. Лэйнадан кала аларны җырлау, хөрмәт йөзеннән, Асаф Вәлиев белән Алсу Хисамиевага гына рөхсәт ителә.

Тыйнак хушлашу мәрасиме…

Ел азагында халыкны Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың кисәк үлеме тетрәндерде. Шулай ук җырчыны соңгы юлга озатуның бик тыйнак узуы җәмәгатьчелектә кәнагатьсезлек уятты. Хушлашу мәрасиме ачык һавада, җырчының туган шәһәре Чаллы янәшәсендәге Кече Шилнә авылы зираты янында узды. Мәрасимдә мәдәният министрлыгы һәм шәһәр хакимияте вәкилләре булмады. Халык фикеренчә, Эльмира хөрмәтләп соңгы юлга озатылырга лаек җырчы иде. Бу вакыйга «кеше кадере» темасына тагын бер тапкыр фикер алышулар башлауга сәбәпче булды.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Илмира Нәгыймовага тәкъдим ясадылар: чираттагы пиармы?

Илмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Моны шоу-бизнес өлкәсендәге күңелле вакыйгалар исемлегенә кертергә мөмкин булыр иде. Тик Илмираның әлеге хәбәре тамашачысында ышаныч уятмады. Өстәвенә, Нәгыймовага бүләк ителгән букет аның белән дуэт башкаручы Марат Яруллин сәхифәләрендә дә күзгә чалынды. Ире Руслан Кираметдинов белән шактый ямьсез аерылышкан, шул рәвешле кисәк популярлыгы арткан Илмира Нәгыймованы үзенә чираттагы пиар ясауда гаепләделәр.

Руслан Кираметдинов та бер кыз белән төшкән фотосын куеп, шактый интригалар тудырды.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдиновның улы өйләнде

Салават Фәтхетдиновның 19 яшьлек улы Рөстәмне өйләндерүен дә күңелле вакыйгалар исемлегендә кызыл белән билгеләп үткән булыр идек, әгәр дә бу яңалык социаль челтәрләрдә тәнкыйтькә дучар булмаса. Җырчы яшьләргә бик купшы туй мәҗлесе оештырды. Аның фото-видеолары социаль челтәрләрдә таралды. Озак та тормый, Рөстәм белән хатыны Рузия җылы якларда ял итеп кайттылар. Халык, иң беренче чиратта, Рөстәмнең артык яшь килеш өйләнүен тикшерде. Шулай ук аны әтисенең акчаларын юкка сарыф итүдә гаепләде. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Ринат Рахматуллинның сөйгәненә ничә яшь?

Җырчы Ринат Рахматуллин үзенең 26 ел бергә яшәгән хатыны белән аерылышуын хәбәр итте. Хәзер янәшәсендәге хатын-кызның үзеннән күпкә яшьрәк булуын әйтте. Үзе белән дуэтлар җырлаучы Римма Никитина түгелдер бит, дип сорагач: «Римма минем өчен карт инде ул. Бу кыз аннан да яшь, күпкә яшьрәк», – дип җавап бирде.

Ринат Рахматуллинга хәзер 52 яшь, Римма Никитинага – 34. Җырчының сөйгәненә ничә яшь? Анысын, бәлкем 2023 елда белербез.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Алинә Сафиуллина үзен гаепләүчеләргә җавап бирде

Җырчы Алинә Сафиуллина Интернет киңлекләрендә «минем ирем белән кунып йөри» дип таралган сүзләргә «Интертат» аша җавап бирде.

«Бу сүзләрне миңа да җибәрделәр. Әгәр дә миңа чәчәк бүләк итәләр икән, өйләнгәнме ул кеше, нинди акчага чәчәк алган, дип төпченмим. «Өеңнән урламадыңмы?» – дип сорамыйм. Әгәр Интернетта берәр егет миңа, иҗатыма карата комплимент ясый икән, рәхмәт, дип кабул итәм. «Паспортыгызны күрсәтегез», – дип сорамам бит инде. Берәр егет мине банкетта чыгыш ясарга чакыра икән, шулай ук баш тартмыйм. Хәзер дөньясы да шундый, банкетлар, концертлар әллә ни күп түгел. Җырлыйм, эшләгән акчамны алам, рәхмәт әйтәм дә кайтып китәм. Өйдә мине улым көтә. Ә менә бу язулар турында шуны әйтә алам: әгәр сезнең турыда берәр ни язганнар икән, язу югалганчы, нотариуска йөгерергә кирәк. Шушы язманы «фиксировать» итәргә кирәк тиз арада. Синең турыда начар язган кеше белән аралашып алырга да була. Язышуны да нотариуска күрсәтергә кирәк. Ә аннан соң судка бирергә була. Мин генә менә алай эшләмәдем», – диде җырчы.

Шулай ук Алинә Сафиуллина, белмичә, өйләнгән ир-ат белән очрашып йөргәне булуын, ләкин моның үзен кунып йөрүдә гаепләү очрагы булмавын әйтте.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Нияз Җәләлов тавыш операторы белән ызгышты

Тавыш операторы булып эшләүче Рамил Гарифуллин белән җырчы Нияз Җәләлов арасыннан кара мәче үтте. Бергәләп эшләгән концерттан соң ике сәхнәдәш арасында зур тавыш чыкты. Рамил Нияз Җәләловны саранлыкта, сүзендә тормауда һәм гонорарларны бик аз түләүдә гаепләп, «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә керде.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Гөлназ Асаева һәм Вилли аерылды?

Узган ел Интернет дөньясын Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова аерылышуы шаулатса, 2022 ел ахырында Гөлназ Асаева белән Виллиның юллары аерылу мәгълүм булды. Бу хакта аларның пиар-менеджеры хәбәр итте. Яшьләр 4 елдан артык бергә, кызлары Динәне тәрбиялиләр. Җырчылар үзләре бу ситуация буенча комментарий бирми. Социаль челтәрләрдә әлеге хәбәрне, Казан концертлары алдыннан эшләнгән пиар-адым, дип язалар.

 

Фото: ©  социаль челтәрләр

Мурат Гайсин да аерылышты

Җырчы Мурат Гайсин да хатыны белән аерылышты. «Кызымның туган көнендә аерылышу турындагы эшнең судка бирелгәнен белдем. Балакаем, бәхетле бул, мин сине беркайчан да ташламам. Минем башка гаиләм булмаячак», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге битендә.

 

Фото: © социаль челтәрләр

Лилия Хәйруллина «яңа күкрәк» ясатты

Җырчы Лилия Хәйруллина күкрәген зурайту буенча пластик операция ясатты. Сүз дә юк, татар эстрадасында пластик хирургларга мөрәҗәгать итмәгән ничә генә артист бар икән? Ясалма борын, ирен, күкрәк һәм башка әгъзаларга күзләр ияләшеп бетте инде. Тик Лилия – бу турыда ачыктан-ачык әйткән, хәтта интервью биргән беренче җырчы!

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Шәхзәт Разметов янә суд юлында йөри

Җырчы, автор-башкаручы Шәхзәт Разметовның яңадан суд юлын таптавы билгеле булды. 

Узган елны Шәхзәт Разметовны кыйнаганнар иде. Иҗади үсеш этабында, концертлар кую нияте белән йөргәндә, берничә үчле кеше һөҗүменә дучар булып, җырчы комага китә, чак үлемнән кала. Аның башына катлаулы операция ясыйлар. Бүгенге көндә Шәхзәт әлеге кешеләр белән судлаша. Аның сүзләренчә, әлеге кырын эшләрне оештыручы –кызы өчен якын кеше.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 декабрь 2022
    Исемсез
    Башка язар темаларыгыз беттеме әллә???
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100