Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юлъякшин – Элвин Грей: «Без, руслар, җиңәчәкбез»

news_top_970_100
Радик Юлъякшин – Элвин Грей: «Без, руслар, җиңәчәкбез»
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей (Радик Юльякшин) Украинадагы махсус хәрби операциягә карата үз фикерен белдергән. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.

– Күптән түгел өйгә кайтып җиттем. Командировка Николаев өлкәсе чигеннән Харьков өлкәсенә кадәр дәвам итте. Җентекләп сөйләп тормыйм. Сез, мөгаен, минем каналдан туйгансыздыр да, соңгы арада музыкаль контент кимеде. Әмма, гафу итегез, мин авызымны йомып кала алмыйм.

Үзем өчен нәрсә белергә теләгәнемне ачыкладым. Беркемне дә тыңларга теләмәдем. Кемнеңдер фикеренә буйсынасым килмәде. Барысына да үзем төшенергә булдым.

Минем ике иң якын дустым бүгенге көндә баррикаданың төрле ягында. Берсе «чит ил агенты» дип танылды, куштырнаклар эченә алам моны, чөнки дустым – үз Ватанының патриоты. Икенчесе Ватан өчен сугыша. Бөтен иминлеген, дәрәҗәсен, кәгазь йомарлап ташлаган кебек, чүп чиләгенә ыргытты. Сафка басты.

Сугышчылардан якын дустымны «чын ир-ат» дип атаулары бигрәкләр дә рәхәт булды! Без аның өчен йодрык йомарлыйбыз. Дустымның килүе белән барысы да иң яхшы якка үзгәрде. Моны тыңлап тордым да, бөтен тәнем чымырдап китте. Горурлык хисләрен тойдым.

Икенче яктан: матбугатта Россия шоу-бизнесының бу вазгыятькә карата мөнәсәбәтен күзәтәм. Үзем турында уйлыйм: «Тинтәкләр инде болар». Минемчә, ул «акыллы» кешеләр, илдән китеп, үз Ватанына пычрак ата. Мин һәрвакыт сәясәттән ерак тордым. Үземне кешеләрнең күңелен ачарга тиешле кеше итеп белдем. Һәм ничек ялгышканмын.

Безгә каршы якта кем сугышканын күз алдына да китерә алмыйсыз. Бер мең поляк кына түгел. Румын, венгр «туганнар» һәм алар яклылар. Ләкин бу «өчлек»нең ни сәбәпле бәргәләнгәне аңлашыла. Шау-шу аркасында җирләре артыр, дип өметләнәләр.

«Ни өчен шулай соң?» – дип сорадым. Советлар Союзы таркалганнан соң, Украина беркем белән дә чикләр билгеләү буенча бернинди килешүләргә кул куймаган. Шуңа күрә Украина белән чиктәш илләр Украина ягын үз территориясе дип саный (ул җирләр, чыннан да, аларның территорияләре булган).

Үз вакытында география һәм тарих фәннәрен начар өйрәнгәнмен икән. Ләкин шунда ук үз-үземне тынычландырдым. Без барыбыз да шундый. Моны кем белгән соң? Санаулы кешеләр генә. Дөресен әйткәндә, мин бу нечкәлекләрне белеп, шаккаттым.

Дөресен әйткәндә, Украинаны кызганам, ничә ел дәвамында аларга без дошман дип, башларын әйләндергәннәр. Әле дә башыма сыймый. Россиядә теләсә кемнән сорасаң да, ул Украина кешесен дошман дип саныймы? Хәтта 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә «юк» дип җавап бирәчәк. Ә ни өчен Украинада алай түгел? Кем монда эшләп бетермәгән? Бу сорауны кемгә бирергә һәм тулы җавап алырга? Ә ул арада...

Дөньяның 50дән артык иленнән хәрби көчләр шулай ук монда. Шулай ук аларны да күрдем. Ә теге якта окопларда, безнең егетләр кебек үк, украин егетләре туңып ята. Ни өчен мин «үзебезнекеләр» дип әйтәм? Минем өчен Украина – минем тормышымның бер өлеше.

Мин карьерамны Львовта башлаган идем (шуңа күрә мине Украина санкция исемлегенә кертте дә). Львовта беренче клипларымны төшердем. Минем анда бик күп дусларым калды. Ә анда – берничә йөз метр ераклыкта – окопта минем украин дусларым туңып, миңа автомат аша карауларын уйлау – җиңел түгел. Алар йә үләчәк, йә туңып үләчәк – асылда, бер үк нәрсә. Көнбатыштагы кешеләрнең планнары башка. Ә икенче, өченче линиядә поляк кешеләре күренә. Алар яхшы өйрәтелгән, кешене үтерергә дип өйрәтелгән.

Украина кешеләре беткәч, аннан соң поляклар калачак. Поляклар беткәч, Балтыйк арты илләре кешеләрен җәлеп итәчәкләр.

Асылда Украина җирендә өченче бөтендөнья сугышы бара. Ул ничек бетәр дип шикләнмим дә хәтта. Без, руслар, җиңәчәкбез. Татарстанда яшәүче башкорт буларак, без – руслар, дип әйткәч, беркемнең колагын ярып кермәгәндер бит? Мин чыннан да монда үземне рус итеп тойдым. Без хәзер барыбыз да – руслар (башкортлар, татарлар, чеченнар, марилар һ.б. бик күпләр).

Бу хакта, әлбәттә, ачык әйтмиләр, ләкин бу шулай.

Әйе, хәзер мин бер кешенең сүзен аңлыйм. «Сугыш котылгысыз икән, беренче булып сугарга кирәк». Әгәр дә без моны эшләмәсәк, мөгаен, (гомуми мобилизация вакытында) һәрберебез хәзер кайдадыр Курск дугасы тирәсендә окопта утырыр идек һәм Ватаныбыз өчен сугышыр идек.

Форсаттан файдаланып, сугышчылардан барлык әниләргә, аларның әти-әниләренә, апа-сеңелләренә һәм энеләренә, әби-бабаларын, сәлам тапшырам. Без тыныч йокласын өчен алар йокламый.

Чиктә (Украинадагы Россия һәм Украина гаскәрләре торган линия турында сүз бара) миңа шул бер үк сорауны бирделәр:

Без монда үләргә торабыз. Туган илдә моны ни өчен эшләвебезне аңлыйлармы? Әллә без алар өчен үз дәүләтенең чикләрен икенче бер дәүләт исәбенә киңәйтергә карар кылган басып алучылар булдыкмы? Туганнарыбызны һәм үзебезне юкка чыгарудан саклап калырга дип килмәдекме?

Аңлыйбызмы без моны? Зинһар, җавап бирегезче. Минем постны бер генә мең сугышчы укымый. Алар җавап көтә», – дип язган Радик Юлькшин – Элвин Грей.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 декабрь 2022
    Исемсез
    укымыйм да. кызык тугел фикерең, Грей
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100