Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев үзен тәнкыйтьләүчеләргә: «Минем солдатлар каршында намусым чиста»

Соңгы вакытта «илдә шундый авыр чакта концерт куясыз» дип, җырчыларны тәнкыйтьләүчеләр күп. Фирдүс Тямаев «Интертат» аша әлеге сүзләргә карата үз җавабын әйтте.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев үзен тәнкыйтьләүчеләргә: «Минем солдатлар каршында намусым чиста»
Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Фирдүс, илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә җырчыларга карата тәнкыйть артты. Интернет киңлекләрендә: «Мобилизация вакытында концертлар куймагыз, оятыгыз кая?», «Үзләре барсын», – кебек комментарийлар бихисап. Синең фикерне беләсе иде.

Соңгы арада чыннан да мондый сүзләрне бик күп ишетергә туры килә. «Тямай барсын махсус операциягә», – диләр. Минем бүген нәрсә әйтәсем килә: әгәр дә чакыру килә икән, беркая да барып булмый – китәчәкбез.

Әйе, мин, илдә авыр вакытлар булуга карамастан, концертлар бирүемне туктатмадым һәм туктатмаячакмын да. Ләкин минем безнең солдатларыбыз һәм аларның якыннары каршында намусым чиста. Чөнки концертларымнан кергән акчаларның бик күп өлеше бүгенге көндә илебез тынычлыгы өчен көрәшүчеләргә ярдәмгә китә. Хәрби операция башлану белән берәр хәйрия концерты куйган, гомумән, бу турыда искә алган артист булдымы? Мин, иң беренчеләрдән булып, Яшел Үзәндә хәйрия концерты уздырдым. Кабат шул концертны Казанда күрсәттек, бүгенге көндә дә концертларны куеп киләбез. Казандагы концертка үзебез ярдәм итә торган отрядтагы спецназ егетләрнең якыннарын да чакырдык.

Хәйрия концертларыннан кергән акчаларга егетләргә беренчел кирәк-яраклар һәм медикаментлар сатып алдык. Аксубай, Нурлат егетләре белән берләшеп җыелган гуманитар ярдәмне бертуган энекәшем Фирзәр ике тапкыр гастрольләр автобусым белән Луганск һәм Донецкига, ополченецларга илтеп кайтты. Кем – 100, кем 200 мең белән кушылды, кыскасы, һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте.

Луганскидагы госпитальгә миллион сумга якын акчага медикаментлар илттек. Егетләр анда дәваланучы татарстанлылар белән очрашып, аралаштылар. Бүгенге көндә яраланган солдатларга медицина ярдәме күрсәтү өчен бинтлар, дарулар бик күп кирәк. Шулай ук 30 балага 1 сентябрьгә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр әзерләп алып бардык. Петропавловск храмында җирле халыкка киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар калдырдылар.

Беренче тапкыр ярдәм күрсәткәндә, без солдатларга азык-төлек, җылы киемнәр туплап алып барган идек. Хәзер барысын да алар үзләре җибәргән исемлек буенча алабыз. Солдатлар бүген тепловизорлар, дождевиклар, спальникларга мохтаҗ. Алар берсе дә очсыз түгел. Мәсәлән, кулдан алынган бер тепловизор гына да 170 мең сум тора.

Октябрь башында гуманитар ярдәм белән өченче автобусыбыз китәчәк. Кирәк әйберләрне алу өчен миллион сумга якын акча таләп ителә. Акча җыешуны башладык инде. Шуңа күрә миңа бүген концертларны туктатырга түгел, киресенчә, куярга кирәк. Хәзер халык болай да шок халәтендә. Иҗатым белән дә тамашачыларымны тынычландырырга тырышам. Бик күп кешеләр концертларга бу вакыйгалардан аз булса да онытылып торыр өчен килә.

Илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезне искә алмыйча бер генә концертым да узмый. Махсус аларга багышлап «Гомер үтә» җырын башкарам, бу вакытта экранда спецназ егетләрнең фотолары күренә.

Шулай ярдәмнәр әзерләп, үзең дә шушы казанда кайный башлагач, әлеге вакыйгалар турыдан-туры кагылган кешеләр белән дә якынаясың. Әле Аскын районындагы концертымда бер ханым килде.Тормыш иптәше спецназ, Украинада шул без ярдәм күрсәтә торган 26 нчы отрядта хезмәт итә икән. Озаклап, үз итеп сөйләшеп тордык.

 

Фото: © Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан

Мобилизация үзеңә кагылмадымы?

Минем аягым имгәнгән. Шул аяк белән мине армиягә дә алмадылар инде. Белүегезчә, күптән түгел чит илдә катлаулы операцияләр дә ясатырга туры килде. Әмма, ватаныбызда тынычлык урнашсын өчен, минем дә үз өлешемне кертәсем килә, һәм моның юлы – иҗатым белән дә, матди яктан да солдатларга ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә, тагын бер кабатлыйм, әйе, мин концертлар куям. Күсе кебек качып өйдә ятканым юк һәм ятарга да җыенмыйм.

Башка артистларга да үзеңә кушылырга тәкъдим иттеңме?

Юк, итмәдем, чөнки бу – ихтыяр эше. Булышасы килгән кеше болай да булыша ул. Безнең гуманитар ярдәм җыйганны да, солдатларга әйберләр күп кирәк икәнне дә белеп торалар бит. Шалтыратсыннар да кушылсыннар.

Нәрсә әйтәсем килә: бүгенге көндә байлар күп, әмма шушы гуманитар ярдәмгә 1 мең сум өстәргә кызганып яткан кешеләр дә бар, дөресен әйткәндә. Әмма без кайгырмыйбыз. Киң күңелле егетләребез дә җитәрлек. Шул исемлекләр буенча берсе – бер, икенчесе икенче әйберне алып бирә. Үзем дә бу арада өч районда концерт куеп акча эшләдем. Шуның 100 меңен хәзер үк ярдәм акчасына күчереп куячакмын.

Ярдәм күрсәткән өчен дә тәнкыйть утына тоталар, дип беләм.

Бик күп тискәре комментарийлар язалар. «Нигә ярдәм итәсең?» – дип, ачыктан-ачык янап шалтыратучылар да күп. Әмма мин андый нәрсәләргә игътибар итмәскә тырышам. Дәүләт ярдәм иткән белән генә түгел бит әле ул, кирәк-яраклар бик күп кирәк. 

«ОМОН» егет сөйләгән иде. Ул бер җырчыдан 60 мең сумлык аптечка сораган булган. Тегесе «алып җибәрәм» дип вәгъдә иткән дә җибәрмәгән. Кем икәнен әйтеп торуны кирәк санамыйм.

Берни белмәгән килеш кеше турында сөйләү, «үзе барсын» дип комментарийлар калдыру – җиңел эш инде ул. Андый «диван критик»ларына гуманитар ярдәм җыючы егетләрнең номерларын бирә алам. Әйдәгез, акча җыешыйк, бергәләп илтеп тә кайта алабыз!

Фирдүс, үзеңнең мобилизациягә эләккән якыннарың, танышларың бармы? 

Бар: туганнарым, энекәшләрем, төркемемдәге егетләр дә икенче «заход»та китәргә дип исемлектә торалар. Операциянең иң кызу урынына энем Фирзәрне автобус белән җибәрдек. Борчылудан өч көн йокламадым. Бу турыда әнигә бөтенләй әйтмичә тордык. Икенче тапкыр барганында да, әнине: «Фирзәр Мәскәүгә аппаратура алырга китте», – дип алдадык. 

Нәрсә әйтәсең инде монда… Берни эшләп тә булмый. Сүз дә юк, авыр, бөтен кешегә дә бүген бик авыр. Әмма яхшы көннәр килер, дип уйлыйсы һәм шуңа өметләнәсе килә. Җиңү безнең якта булып, тизрәк ил-көннәребез тынычлансын иде.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 сентябрь 2022
    Исемсез
    Молодец энем,Аллаhым ташламасын барыбызныда,хэерле имин гомерлэр бирсен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100