Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ялгыз торна» акты яшь булып» – Фирдүс Тямаев якташлары янына полигонга барган

news_top_970_100
«Ялгыз торна» акты яшь булып» – Фирдүс Тямаев якташлары янына полигонга барган
Солтан Исхаков

Фирдүс Тямаевның мобилизацияләнгән егетләрне игътибарсыз калдырганы юк. Әле 2 көн элек кенә аның мобилизацияләнгән нурлатлыларны концерт куеп озатуы турында язган идек. Икенче көнне ул, күчтәнәчләр төяп, якташларына рухи көч өстәргә, хәрби әзерлек урыны – «Казан-Экспо»га барган.

Егетләр Фирдүсне бик җылы каршы алганнар. Аның белән бергәләп җырлар җырлаганнар, татарча биеп җылынганнар. Хәрбиләрнең кәефләре дә күтәренке күренә. 

«Фирдүс чын күңеленнән барысын да кайгырта. Ул – бик юмарт, бөтен яктан килгән. Андый зур йөрәкле кешеләр бүгенге көндә бик аз»; «Рәхмәтем чиксез. Мондый терәк бүгенге көндә балаларыбызга бик тә кирәк», – кебек, рәхмәт сүзләре бихисап әлеге видео астында. 

«Фирдүс абый булдыра. Безнең артислар күп, ә ярдәм итүчеләре аз», «Син бар кеше өчен борчыласың, барысына булышырга тырышасың. Ә башка артистларны «ничек акча эшләргә, баерга» дигән сорау гына борчый», «Чыннан да, башка солдатларга ярдәм күрсәткән артистны белмим», – дип, Фирдүсне мактап, башка җырчыларны тәнкыйтьләгән комментарийлар да очрый. 

Бер социаль челтәрдә утыручы алдагылар белән килешмәгән. «Сез хаклы түгел. Бик күп артистлар ярдәм күрсәтәләр, барысы да бу хакта сөйләп кенә йөрми. Аларга моның өчен чиксез рәхмәт. Егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калам», – дип, аларга каршы төшкән ул. 

Шагыйрә Фәридә Хәсәнова комментарий урынына бик матур шигырен язып калдырган. 

«Чит җирләргә киттек, җырлый-җырлый,

«Ялгыз торна» акты яшь булып.

Яфрак җиргә сарылганда киттек,

Кайтсак иде илгә яз булып.

Көткәннәргә күркәм сабырлык бир,

Киткәннәргә кайтыр юлын ач.

Әй Ходаем, бәлаләрдән сакла,

Чит җирләргә киттек, ил кушкач.

Бабайлардан алган васыять бар,

Тезне чүгәр өчен тумадык.

Исән-имин кайту язсын безгә,

Балаларны сөеп туймадык.

Басу-кырлар көтәрме икән безне?

Күммәсме икән җирне балтырган?

Бирешмәбез, безнең нәсел-тамыр

Япанчадан, Алып-батырдан.

Чит җирләргә киттек җырлый-җырлый.

Өзелмәсен генә җырыбыз.

Киртәләрсез, сикәлтәсез булсын

Туган якка кайтыр юлыбыз».

Бу көннәрдә Фирдүс Тямаевның бер якташы белән кысып-кысып кочаклашкан видеосы таралгач, кайбер Интернет-пабликлар «Фирдүс Тямаев бертуган энесен хәрби операциягә озата» дип язды. Җырчы әлеге мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен әйтте. Энесе Фирзәр бүгенге көндә туган якларында, ул да Фирдүс белән бергә солдатларга ярдәм күрсәтүдә катнаша. Ул аның концерт автобусы белән Украинадагы егетләребезгә гуманитар ярдәм илтеп кайтуын сөйләгән иде.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 октябрь 2022
    Исемсез
    Эх....Ярдәм күрсәтүе бикмяхшы анысы.... Әмма... бу сөлек кебек ирләр сугышка китәргә җыена бит. Алда ни көтәсен дә,кире әйләнеп кайта-кайтмыйсын да белмиләр. Нишләп шушы кулларына стакан бн аракы тотарга. Туйга бармыйлар бит. Алып килгән кешеләре дә әзрәк уйлансын иде. Спиртлы эчемлекне бөтенләй алып килмәсәләр була бит. Аллаһка тапшырдым, стакан тотып теләк теләмиләр. Бу шайтан эше. Әзрәк уйланыйк инде җәмәгать,Аллаһ Тәгалә бу сынауларны юкка бирмәде бит инде.
  • 26 октябрь 2022
    Исемсез
    Молодец Фирдус Тямаев унышлар солдат егетлэргэ исэн сау эилэнеп кайтсыннар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100