Кешегә шигырь кирәк! Мирзаянов өлгерәлми, «серванттагы» артистларны клубларга чыгарыйк!
Мәдәни күзәтүчебез Алмаз Мирзаянов белән Миләүшә Хәбетдинова бәхәсе темасына үзе өчен нәтиҗәләр ясый.
Халыкка шигырь кирәк! Шигъри сүз кирәк. Нәфис сүз кирәк: Хәбетдинова – Мирзаянов бәхәсе шуны күрсәтте.
Әлеге бәхәсне «әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова белән артист Алмаз Мирзаянов арасындагы бәхәс» дип билгеләвем өчен гафу үтенәм, катнашым булса да, дөресрәге, аның башлануына сәбәпче булсам да, «кайнар нокталары»нда актив катнашмадым. Бәхәснең актив фазасы үткәндер, бу юлы күзәтүләрем һәм үзем чыгарган нәтиҗәләр турында язам. Бәхәснең төп темасы «Пушкин картасы» булса да, ул теманы алга таба да дәвам итү ниятем булса да, әлегә сүз ул хакта түгел. Шигърият турында сөйләшик!
Чөнки эстрада артисты һәм элеккеге тамада («Пушкин картасы» чаралары аннотациясендә шулай язылган. – авт.) Алмаз Мирзаяновның берничә мең кешелек фанатлар армиясе егетне шигырь укый торган артист итеп таный икән. Нечкә күңелле, шигъри җанлы хатын-кызлар тәнкыйтемне үзләрен рәнҗетү кебек кабул итеп, Алмазны яклауда иң зур дәлил буларак, аның шигырь укуын китергәннәр: «Үзем вообще не дружу шигырь белән. Ләкин Алмаз сөйләгәнне җаным-тәнем белән мөкиббән китеп тыңлыйм», «Сезнең нәфис сүз остасы булуыгыз билгеле бит», «Бик шәп итеп күңелгә үтеп керерлек итеп сөйлисең икән бит» кебек комментарийлар күп иде.
Мин әлеге бәхәстән «халыкка шигъри сүз кирәк» дигән нәтиҗә белән чыктым. Шигъри сүз татар кешесенә шулкадәр кирәк, ул аңа талымсызланып ташланырга – уртакул әсәрнең уртакул сөйләнүен дә кабул итергә әзер. Иң мөһиме – ихлас булсын, җылылыгы булсын, гади булсын! Артист югарыдан карап түгел, тамашачыны тигез күреп сөйләшсен! Эстрада җырчысы халыкның шушы таләбен тоеп, үз кеше булып, хәл кадәренчә аларга кирәкне бирә.
Эстрада җырчысының көче шунда – ул тамашачы ихтыяҗын тиз арада канәгатьләндерә ала: кеше бүген сораганны бүген бирә. Сыйфат/профессионализм категориясе харизма/ихласлык/гадилек белән алыштырыла да, тамашачыга мәдәни хезмәт күрсәтелә.
«Халык шигырьгә сусаган» дигән сүзне шагыйрьләрдән дә ишетәбез. Сорау туа – нишләп безнең дәүләт оешмалары шушы сусауны басмый соң әле? Нишләп шушы сусауның «өресен» эстрада гына җыеп йөри?
Хәер, халыкка нәфис сүз кирәклеге темасын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе дә «тотып алган» иде. Филармония директоры Кадим Нуруллин белән филармониянең һәм ТР Дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм аның рәисе Марат Әхмәтов ярдәмендә, «Татар сүзе» бәйгесе оештырды. Әмма оештыру мәсьәләсендәге кайбер чатаклыклар, канәгатьсезлекләр... ничек дөресрәк итеп әйтим икән, кыскасы, бәйгенең оештыручылары алышты – хәзер аны «ТНВ-Яңа гасыр» телекомпаниясе үткәрә. Иске оештыручылар да, яңалары да катнашырга теләүчеләрне меңәрләп саный. «Әхмәтов акчалары» кермәгәч, ни кызганыч, филармония генә бу темадан тагын читләште. Әллә мин генә белмимме? Читләшмәдеме?
Игътибар итәсезме икән, элек «нәфис сүз остасы» дигән матур сүз бар иде. Бүген сәхнәдән шигырь/проза/мәзәк сөйләүчене «алып баручы» дибез. Аерманы сизәсезме – НӘФИС СҮЗ ОСТАСЫ һәм АЛЫП БАРУЧЫ. Бүген сәхнәдән нәфис сүз сөйләмиләр, алып кына баралар.
Әгәр халыкның нәфис сүзгә ихтыяҗы бар икән, нигә аның осталары калмады? Ярар, дөньяның асты өскә килгәндә, нәфис сүз дә аста калган икән, профессионалларыбыз нигә аны яңартмый соң әле, нигә өскә тартып чыгармыйлар?
Ә без, шул исәптән, мин дә, хәленнән килгәнчә эшләп йөргән популяр артистларга ябырылабыз. Чөнки алар, нәфис сүз белән бергә аралаштырып, нәфис булмаганын да сөйли.
Татарстанда татар телендә хезмәт күрсәтүче 9 дәүләт драма театры бар. Аларда 300-400 профессиональ артист эшли. Ягъни, алар басымын басымга куеп, дөрес итеп татар телендә текст укый белә. Аларның «драма артисты» дигән дипломы бар. Аларны укытканнар. Ә ул артистлар халыкның шигырьгә сусавын басуда кулланылмый. Матур театр биналарындагы грим бүлмәләрендә утыра алар матур гына. Режиссер яңа спектакльгә катнаштырса, сәхнәгә чыга. Катнаштырмаса, роль юклыгына зарланып утыра.
Татар гомер-гомергә кыйммәтле сервизны сервантта сакларга өйрәнгән бит инде ул, үзе яраткан иске чынаягыннан чәй эчкән. Театрлар белән эстрада арасындагы бу халәтне татар серванты белән чагыштырасы килеп китте.
Җәмәгать, бәлки, сервизларны серванттан алып көн саен чәй эчә башларга вакыттыр? Сәхнәгә кабат нәфис сүз дә кайтыр иде.
Әлбәттә, театрның һәр артисты халык яраткан эстрада артистын алыштыра алмый. Харизмасы да җитмидер, анысын бит диплом белән бергә бирмиләр, ул йә бар, йә юк. Әмма һәр театрда берничә популяр артист бар. Нигә әле аларны «паровоз» итеп куеп, җыйнак кына төркем төзеп, районнарга чыгарып җибәрмәскә? Әйе, килешәм, театрлар гастрольләрдән кайтып керми. Ләкин спектакль белән генә халыкның мәдәният-сәнгатькә булган ихтыяҗы канәгатьләндерелеп бетерелми, күрәсең. Халыкка шигъри сүз кирәк! Нәфис сүз кирәк!
Уңай мисаллардан башлыйм. Шигъри сүз дигәннән, Чаллы дәүләт театры бу юнәлештә актив кына эшли башлады – шагыйрьләрнең иҗатын һәм тормышын ачкан «Хәл бу ки» проекты барлыкка килде. Дөрес, стационар театр буларак, шигъри сүзне ул кече залында әйтә, республика буенча йөреп түгел.
Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Раил Садриев – шигъри моноспектакльләр күрсәткән кеше. Раилнең бетмәс-төкәнмәс энергиясенә коенып рәхәтләнеп карыйсың!
Әлмәт дәүләт театры, ел саен, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшырылу тантанасында шагыйрә иҗаты буенча кичә әзерли. Композитор Рәис Нәгыймов һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев истәлегенә багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дигән искә алу кичәсен дә хәтерлим. Дөрес, болар – бер сәхнәдә бер тапкыр күрсәтелә торган чаралар. Бу очракта шигъри сүзне һәр тамашачыга илтеп җиткерү турында сүз бара.
Мөгаен, халыкка ни кирәген иң яхшысы Әтнә дәүләт театры беләдер. Бу труппа әдәби-музыкаль кичә, гади генә әйткәндә, концерт белән Финляндияне дә, Кыргызстанны да урап кайтты. Спектакль белән түгел, андагы татарларга алар концерт алып барды! Хәзер шушы концерт белән Әтнә районының һәр клубы буенча йөриләр. «Әтнә районында бу концертны күрмәгән кеше калмаска тиеш», – диде алар, көлеп. Менә бу – дөрес юл, минемчә!
Театрның төп эше спектакль кую булса да, ул беркайчан да җыр һәм нәфис сүз сәнгатеннән өстен булмаган. Өлкән буын телевизордан «Камал театры артистлары җырлый» дигән тапшырулар каравын хәтерли. Театрның легендалары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләйләр гомер-гомергә эстрада белән бер булып яшәде. Артистлар үзләре дә, халык та канәгать иде. Бүгенге драма артистларының эстрада сәхнәсендә күренмәве аларга театр җитәкчелеге тарафыннан тыелганмы икән, әллә үзләре «бөек»ме?
Әйтик, йөзек кашы булган Камал театрында яшь буыннан яхшы вокаллы Ришат Әхмәдуллин бар. Үзе концертлар да алып бара, шигырь дә укый. Нишләп бу артистны халыкка шигъри сүз һәм халык көйләре җиткерүдә актив кулланмаска? Аны яшьләр дә ярата, дип беләм, аның йөзе мәдәният йортларындагы афишаларны бизи алыр иде.
Әлбәттә, театрның мактаулы исемле, дәрәҗәлерәк артистларын да файдаланырга кирәк. Мәсәлән, «Хөршидә һәм Мөршидә» пары буларак, эстрада белән эшләү тәҗрибәсе булган, соңрак эстрада концертларында режиссер буларак актив эшләгән Тукай премиясе лауреаты Радик Бариев төркеме төзеп, районнарга чыгармаска? Районнарга «Камал театры» бренды белән Тукай премиясе лауреаты килүе начармыни?
«Камал театры» дигәннән, театрның репертуарында шигъри композиция бар да бит инде. Үткән сезонда Илтөзәр Мөхәммәтгалиев «Киек Каз Юлы» шигъри композициясен чыгарды, быел ул нигәдер афишада күренмәде, гәрчә театр аның репертуарда булуын расласа да. Театраль утлар куеп эшләнгән бу композицияне, бәлкем, мәдәният йортларында ук күрсәтеп булмыйдыр, әмма республиканың Кама арты театрлары сәхнәләрендә күрсәтелсә, тамашачы өчен – затлы тамаша, яшь артистлар өчен дә менә дигән мастер-класс булыр иде кебек.
Кариев театрының урта буын артистлары Яшьләр театрының яңа концепциясенә туры килгән спектакльләрдә сирәгрәк катнаша. Нигә алардан бригада ясап, нәфис сүзле һәм җырлы программа төзеп, районнарга чыгармаска? «Кариев театры» бренды белән һәм «Пушкин картасы»на.
Театрның нәфис сүзле ул бригадалары үз яннарына берәр шагыйрьне дә алса, бу – татар әдәбиятына пропаганда да булыр иде. Театрлар дәүләт акчасына яши бит. Нигә андый экспериментлар ясамаска?
Әгәр «Пушкин картасы»на ия булган яшьләребездә татар концертларына ихтыяҗ бар икән, аларга шигъри сүзне – чын шагыйрь язган шигырьне профессиональ итеп җиткерү алымнарын кулланасы иде. Ул шигырь очсызлы юмор белән янәшә яңгырамасын иде!
Сүземне Алмаз Мирзаянов белән башлаган идем. Аңа уңышлар телим! Шигъри күңелле, үзе өчен калкан була алган аудиториясе бар икән – бу аудиторияне ул «чүп үләне» кушылмаган нәфис сүз белән дә тота аладыр, бәлки. Әллә бу – утопияме? Әллә ул ханымнар аудиториясенә юморның очсызы да кирәкме? Әлбәттә, үз акчасына программа әзерләгән Алмаз экспериментлар ясый да алмыйдыр. Ә беләсе килә: Алмаз Мирзаяновның аудиториясе чиста шигырь кичәләренә йөрер идеме икән? «Тегенди» юморсызына...