Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов улын өйләндерде – туй видеолары

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов улын өйләндерде – туй видеолары
"БалМай" төркеменең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмнең никахы булуы турында «Интертат» хәбәр иткән иде. Рөстәм Чаллыдагы автоузышлар вакытында сөйгәне Рузиягә тәкъдим ясады. Озак та үтмәде, яшьләр никах укыттылар.

Бүген, 12 август көнне, Казандагы рестораннарның берсендә Рөстәм белән Рузиянең туй мәҗлесе гөрләгән. Бәйрәмнең фото-видеолары белән алып баручылары – «БалМай» төркеме егетләре социаль челтәрләрдә бүлешә.

Видеолардан күренгәнчә, туй зур залда уза, кунаклар да күп. Яшьләрне котларга Филүс Каһиров, Гөлназ Солтанова, Рифат Зарипов, Фирзәр Мортазин, «Ямьле» төркеме, Марат Яруллин, Азат Фазлыев кебек танылган татар эстрадасы артистлары чакырылган.

Яшьләр исә беренче парлы биюләрен әтиләре Салават Фәтхетдинов чыгышына биегән. 

  • Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгән кызына тәкъдим ясады

  • Салават Фәтхетдинов гаиләсендә никах мәҗлесе – җырчының улы Рөстәм өйләнә

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 август 2022
    Исемсез
    Уз туган телендэ сойлэшмэудэ башка кешелэрне гаеплэгэн кешенен малаенын туе рус телендэ алып барыла😏🤮
  • 13 август 2022
    Исемсез
    Татарның легендасы Салаватның малаеның туе русча?!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100