Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатынын гаепләүләренә тещасы җавап биргән

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатынын гаепләүләренә тещасы җавап биргән
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтовның кичә «Татнефть Арена»да узган «Татар радиосы»ның юбилей концертындагы чыгышы өзелүе турында язган идек. Ул моның сәбәпләре турында үзенең телеграм-каналында язды. Ришатны зал ишек төбеннән борып, суд приставлары алып киткән. Җырчы барысына да элекке хатынын гаепләде. «Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче булган, мөгаен», - дип язды ул.

Ришатның әлеге посты астында элекке хатыны Гөлназның әнисе Исламия ханым Назирова җавап язган.

Ришат, син ник һаман кемнедер гаеплисең? Кирәкмәгән интерьюлар биреп, үзеңне аклыйсың? Мин аптырыйм синең безгә үпкәм бар дигәнгә. Мин үзем сиңа барысын да аңлаттым: «Ришат, аена 10 мең сум күп түгел, мин сина ай саен үзем биреп барам. Ләкин яңадан судка бирмә, Гөлназ белмәс тә. Аңа хәзер болай да авыр, балагыз бәләкәй, дидем. Юк, син бирдең. Ике адвокат ялладың. Шуңа судья сиңа алиментыңны арттырды, ике «минималка» ясады. Син ник алар турында язмыйсың?

Безнең гаиләнең нинди гаебе булды? Чакыргач, бала янына килмим, Гөлназны күрәсем килми, дидең. Гөлназ бер гаебе булмаса да аңлады, өйдән китеп торырга риза булды.

Кил дигән саен син сәбәп таптың. Әле авылда мин дидең, әле киләсем килми дип яздың. Исерек килеш килеп, урамда төне буе акырып та утырдың.

Җәй көне кил дип чакырдым. Син акчам юк дигәч, балага бер стакан җиләк ал да кил, дидем. Ә син миңа нәрсә дип җавап бирдең? Син хәтерләмәсәң, мин хәтерлим. «Мин үзем дә ятим бала, үземә дә җиләк алып бирүче юк», - дидең. Сиңа бит ул вакытта 30 яшь иде, акчам күп дип интервью бирдең, бер пачка акча тотып, фотолар куйдың.

Бала синнән 200 сумлык машина сорады, алып киләм дип алдадың. Ә мин биш машина сатып алып, «Улым, әтиеңнең вакыты юк, сиңа доставка белән җибәргән», - дип алдадым.

Нигә соң һаман без гаепле, синең безгә нинди үпкә хисең булырга тиеш? Аллаһы исеме белән сөйлисең, үзеңнең бер сүзең дә хак түгел. Бу постын алдында гына машинаңны полировать иткәнне күрсәттең. Аны приставлар күрә бит. Синең Гөлназны, аның гаиләсен гаепләргә хакың юк. Мескенләмә якыннарым үлде дип, үлү-туу бездән тормый. Якыннарның исән чакта кадерләрен белеп калырга кирәк.

Гөлназ синең хакта балага да, кешеләргә бер начар сүз дә әйтмәде. Синең кич 6да чәчтарашханәгә дип чыгып китеп, иртән 6да кайтканнарыңны да, безне анда бикләп калдырдылар дигән әкиятләреңне дә ул хәтерли. 17 декабрьдә репетициягә дип чыгып китеп, 12 гыйнварда гына кайтканыңны да онытмаган дип уйлыйм.

Тимати да аерылды, әмма балаларын, аларның аналарын хурламый, булыша, тырыша.

Син Искәндәрне бәләкәй дип уйлама, ул синең бөтен интервьюларыңны укып бара. Мыскыл итеп, аена 6 сум алимент җибәргәнеңне дә белер әле. Бездә бөтен смслар бар. Беркемне гаепләми, аңлап эш ит. Гаепсезләрне гаепләмә, ул зур гөнаһ.

Мин Гөлназга баланы үстерешәм, минем дә, хатыныңның да бернинди гаебе дә юк. Язасым килмәсә дә яздым. Ул, имеш, яратмаган, хатын-кызы назы җитмәгән дә өйләнгән. Аерылганыңа алты ел, оныт аны, ник һаман Гөлназ турында язасың? Бала бит укый! Алиментыңны түлә дә, яшә теләсә кем белән», - дигән ул Ришатка.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 28 май 2022
    Исемсез
    Дорес микэн бу язса..
  • 27 май 2022
    Исемсез
    Бу юньсезнен юньсезе
  • 27 май 2022
    Исемсез
    Менэ дигэн, ир-егет булып, усеп, кеше булгач, курэсе килер эле баласын. Бигрэк вакчыл эдэм икэн, эстэгьфирулла тэубэ! Бу ир кеше тугел инде, бер селэгэй. Рэхэт курмэс, узе дэ, гаилэсе дэ. Токерегез бу , узен кеше дип, йоргэн эдэм затына. Кеше кузенэ ничек куренергэ кирэк? Ирнен ин жунсезе хатынын гаепли, яраксыз тэре, дилэр бездэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100