Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманованы җирләделәр: Әнисе кызының исеме язылган тактаны кочаклап елады

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга озаттылар. Җырчы белән хушлашырга якыннары, сәхнәдәш дуслары һәм тугры тамашачысы килгән иде. Озату мәрасиме зур заллар, купшы чыгышлар, пафослы сүзләрдән башка, бик тыйнак узды. «Интертат» репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманованы җирләделәр: Әнисе кызының исеме язылган тактаны кочаклап елады
Гөлназ Хәбибуллина фотолары

«Кызым, тәннәрең җып-җылы, син бит исән-исән»

Эльмира Сөләйманованы, үз фатирында ремонт бару сәбәпле, әнисенең 28 нче комплекстагы фатирыннан озаттылар. Кичә моргтан туры туып-үскән фатирына алып кайтканнар аны.

Мин килеп җиткәндә, барлык ир-атларны чыгарып җибәреп, Эльмираны юарга әзерли башлаганнар иде. Подъезд төбендә һәм фатирга менә торган баскычларда халык вакыт узган саен арта барды. Күршеләре, танышлары, туган-тумача… Бүген Казанда «Татар җыры» бәйгесе уза, шуңа күпчелек сәхнәдәш дуслары Эльмираны соңгы тапкыр күрергә дип кичтән килгән. «Апам белән бәхилләшергә төне буе халык агылды», - дип сөйләде соңыннан миңа җырчының бертуган энесе Марат Кашапов. (Әтиләре белән аерылышкач, әниләре Фирдания ханым һәм Марат  әнисенең кыз чактагы фамилиясе - «Кашапов» фамилиясен алган. «Барыбер кияүгә чыгачакмын», – дип, Эльмира әтисе фамилиясендә калган һәм сәхнәдә дә шул фамилиясе белән чыгыш ясый иде).

Подъезд эчендә басып торганда, елаудан күз төпләре кызарып беткән бер хатын-кыз фатирдан чыкты. Ул Эльмираның энесе Маратның хатыны Дилүсә Кашапова булып чыкты.

«Марат таныштыргач та: «Нинди матур минем киленкәем, бердәнбер киленебез бит син безнең», - дип кочаклап, май кояшыдай ачык кабул итте Эльмира мине. Компаниянең җаны булды, безне һәрвакыт үзенә җыя иде. Берәр җиргә ял итәргә барганда да безне үзеннән калдырмады. Марат артыннан икешәр-өчәр пакет күчтәнәч төяп җибәрә иде. Теләсә кайсы вакытта шалтыратып, рәхәтләнеп сөйләшергә була иде үзе белән. Нинди ярдәм кирәк булса да булышырга әзер торды», - ди киленнәре җырчы турында.

Дилүсә Эльмираның соңгы мизгелләре турында да сөйләп алды.

«Кичә Марат иртән эшкә барырга тиеш иде.  Биштә будильнигы шалтырап озак та тормады, телефон тавышы ишетелде. Дима: «Эльмирка үлде», - дип әйткән... Ирем шунда ук үксеп елый башлады. Җайлап кына әнигә хәбәр иттек. Чабып әни янына килдек. Аны киендереп алып чыга башлаган идек, хәле начарланды. Ашыгыч ярдәм чакыртып, әнигә уколлар кадагач кына, алты тулганда Эльмираларга килеп җиттек. Эльмираны әле алып китмәгәннәр иде. Әни шунда ук: «Кызым, тәннәрең җып-җылы, син бит исән-исән», - дип елап, өстенә капланды…

Дима иртән хырылдаган тавышын ишеткән аның һәм уятырга тотынган. Ләкин берничек тә ярдәм итә алмаган. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәндә соң булган инде», - ди Дилүсә.

Киленнәре сөйләвенчә, Эльмира соңгы вакытта концертлары сирәгәйгәнгә, иҗаты пауза алганга борчылып йөргән. «Барысы да яхшы булачак, иң мөһиме - барыбыз да исән-сау, балаларың яныңда, ирең бар дип тынычландырып килдек. Барыбер эченә җыйгандыр», - ди ул.

«Бу атна ахырында кунакка киләбез дип вәгъдә биргән идек. Менә килдек...»

Урамга чыгып, җыелышып торган берничә хатын-кыз янына барып басам. Эльмираның якын иптәш кызлары икән. Иртә таңнан Казаннан үк килеп килеп җиткәннәр.

«Эльмира белән ун елдан артык аралашабыз. Элмираны без башта юбилейга, кабат Сабан туена чакырдык. Аннан тагын берничә бәйрәмгә килде. Шулай итеп йөрешеп киттек. Теләсә нинди темага сөйләшеп була торган, сабыр, төпле, акыллы, ярдәмчел иде Эльмирабыз.

Бик яшь бит әле, бик яшь. Балалары нихәл итәр. Кызына уналты яшь, әнинең иң кирәк чагы бит әле…Кемдер китә алмыйча тилмереп ята, ә кемдер менә шулай йоклаганда үлеп китә.

«Килегез әле, килегез, көтәм»,- дип язды әле күптән түгел генә. Бу атна ахырында кунакка киләбез дип вәгъдә биргән идек. Бер дә Чаллыда булганыбыз юк иде. Менә күрештерде язмыш, тик бу очрашуыбыз шушы сәбәпле булыр дип уйламаган идек», - дип сөйләде җырчының дус кызлары Фәридә Минсафина һәм Елена Никифорова.

Җырчының тормыш иптәше: «Җырлары моңсу булса да, үзе тормышта позитив рухлы иде»

Халык арасыннан Эльмираның тормыш иптәше Дмитрий Крапивинны эзләп табам. Ул әлеге мизгелдә шушы кичереп булмаслык хәсрәте белән бөтен дөньясында берьялгызы кебек. Зәп-зәңгәр күзләрендә менә тәгәрим, менә тәгәрим дип торган яшь бөртекләре. Эльмираны озатканда да, зират янындагы хушлашу чарасында да ул шушы халәтеннән чыга алмады.

Энесе белән үзен ялгызы тәрбияләүче әнисенә ярдәм итәм дип, Эльмира мәктәпне тәмамлау белән диярлек эшкә урнашкан. Кибеттә сатучы яшь, чибәр кызга Дмитрий шунда ук игътибар итә. 

«50 комплекста «Камилла» дигән бер кибет бар. Эльмира анда сатучы булып эшләде. Ә мин анда көн саен азык-төлеккә керә идем. Эльмираны карап йөрдем-йөрдем дә… Ул да миңа күз салган икән…2006 елда гаилә кордык. Башта кыз, аннан малай бүләк итте ул миңа (елап, читкә борыла).

Эльмира сәхнәдә җырчы булса, тормышта гап-гади хатын, гап-гади әни иде. Җырлавына аның сайлаган һөнәре итеп, хөрмәт белән карадым. Бу мәсьәләдә беркайчан да тавыш чыкканы булмады, бер-беребезне аңлап яшәдек. Эльмираның җырларын да тыңлый идем. Җырлары моңсу булса да, үзе тормышта бик позитив рухлы, шат күңелле иде", – дип сөйләде Дмитрий.

Ире әйтүенчә, моңа кадәр Эльмираның йөрәге белән проблемалары күзәтелмәгән. «Әйе, ул авырды, ләкин аңа салкын тигән иде. Температурасы булмаса да, йөтәлләде. Ниндидер вирус эләктергәннән соң, ютәлли башлады булса кирәк. Дәваланырга тырышты. Белмим, ничек килеп чыккандыр бу хәл. Нәтиҗәдә үлеме сәбәбен инфаркт дип әйттеләр.

Балалар әниләрен үлгәннән соң ашыгыч ярдәм килгәнче күреп өлгерделәр. Ә менә хәзер аны җирләргә әзерләгән мизгелләрне аларга күрсәтәсем килмәде. Эльмира балалар күз алдында матур килеш саклансын», - диде ул.

 

Фото: © Дмитрийны якын туганнары кочаклап юата

Киленнәре Дилүсә дә Эльмира тугыз яшьлек улы Артемның бу югалтуны әле аңлап та бетермәве, ә  кызлары – уналты яшьлек Диананың бик авыр кичерүе хакында әйткән иде. «Без Эльмираларга килгәндә, Артем телефонда уйнап утыра иде. «Артем, әниеңне сагыначаксыңмы?» - дип сорадым. «Бик тә», - дип җавап бирде. Артем әнисе малае, гел «әнием-әнием» дип кенә тора иде. Диана башта үзен бик сабыр тотты, Эльмираны моргка алып киткәч: «Әнием китте бит», дип бик каты елады», - диде ул. Артемны бүген әтисе ягыннан әбисе белән калдырып торганнар. Диана ахырдан зиратка килеп җитте. 

Башта Эльмира Сөләйманованы Чаллыда җирләячәкләр дигән хәбәр таралган иде. Соңрак аны Тукай районы Кече Шилнә авылына алып китәчәкләре билгеле булды. Кече Шилнә – Чаллыдан 4 км ераклыкта урнашкан һәм меңгә якын кеше яши торган авыл, аның яртысы татарлар, яртысы руслар. Эльмираның ире дә шул яклардан икән. «Якты, матур авыл. Шуңа күрә апамны Шилнәдә җирләргә булдык» , - диде энесе Марат.

Марат Кашапов сүзләренчә, алар Эльмира белән бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәгәннәр.

«Апам белән уртак серләребез бик күп булды. Чын күңелдән сөйләшә ала һәм мине аңлый торган кешемне югалттым. Белмим, без алга таба ничек яшәрбез…Әле пәнҗешәмбе көнне генә аларда ремонт ясадык. Кечкенә улларына балалар бүлмәсе ясарга теләде ул. Бүлмәгә обойлар ябыштырдык та, ялларда мебельне җыя башламакчы идек. Ә бүген аны җирлибез… Ышана торган түгел…

Апам соңгы елларда күбрәк гаиләсен кайгыртып яшәде. Ләкин аның бик популяр вакытларында кайтып кермичә гастрольләрдә йөргән чаклары да еш булды. Аның эшен аңлап түзгән, кабул иткән өчен Димага почет.

Әниебезгә бик авыр. Ул ничек кичерер бу хәсрәтне. Әбиебез: «Бала хәсрәте күрсәтмәсен Ходай», – дип тели иде. Менә ул көн килде», - дип сөйләде Марат.

Ул арада Эльмира яшәгән йорт тирәсе машиналар һәм халык белән тулды. Чәчәкләр күтәргән ханымнар да, яулык очы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә басып торган өлкән яшьтәге апалар да, җитди йөзле абыйлар да бар иде алар арасында.  «Кайчан алып чыгалар икән», - дип шаулашты халык. «Катафалкка урын җитмәс инде, машиналар бигрәк тыгыз баскан», - дип борчылды кайберәүләре. Чыннан да, катафалк йорт ишегалдына кермичә, ачык урынга, читкә барып туктады.

«Гел уйламадым Эльмираны җирләрбез дип»

Озату мәрасименә, яңа гына катлаулы операция кичерүенә карамастан, җырчы Дәниф Шәрәфетдинов та килгән иде. Аны тормыш иптәше култыклап торды. Дәниф абый, Ринас Әхмәтов һәм Сәрия Нәбиуллина барлык Чаллы артистлары исеменнән Эльмираның якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

«Югалту дигән сүз белән генә чикләнү авыр. Ул минем өчен бик якын кеше иде, безнең гаилә дустыбыз иде. Егерме ел элек гастрольләргә чыгып киткәндә танышкан идек. Яшь кыз иде, бик тырыш. Бер эштән дә курыкмады. Аннан соң зур сәхнәләргә чыккач, ул мине искә алып, һәрвакытта миңа ярдәм кулы сузып килде. Шуңа бик зур рәхмәтлемен. Туганнарына сабырлык. Тамашачыларга әйтер сүзем бар – искә алган саен, Эльмира Наил кызын догалар белән искә алыйк. Урыны җәннәттә булсын. Гел уйламадым Эльмираны җирләрбез дип», – диде Дәниф Шәрәфетдинов һәм нечкә күңелен тыеп тора алмыйча, сабый баладай үксеп елап җибәрде.

«Аллаһ Тәгалә биргән гомерне яшибез. Кемгәдер кырык, кемгәдер илле, кемгәдер сиксән, кемдер йөзгә кадәр яши. Эльмирабыз, кырыгын тутырып, безнең белән саубуллашты, арабыздан китеп барды, туганнарының, балаларының, тормыш иптәшенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны җәннәттә булсын», – диде җырчы Ринас Әхмәтов.

«Бу безнең өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен зур югалту. Киткәннәр китә дә бара, калганнарга сабырлык, исән-имин гомер белән яшәргә насыйп булсын. Иренә, әнисенә, балаларына– бәгырькәйләремә сабырлык. Зур югалту барыбыз өчен дә», – дип әйтте Чаллы артисты Сәрия Нәбиуллина.

Бергәрәк басып торган тагын берничә хатын-кызга сүз каттым. Алар да Эльмираның якын танышлары булып чыкты. «Бик чибәр, бик-бик-бик дип әйтеп була аны бар яктан да. Бергә үстек шушы комплекста. Бик зур югалту. Туганнарына, дусларына, якыннарына сабырлык телибез. Җырларын бик ярата идек. Үзенчәлек аның тавышы. Күңеле кереп ята иде җырларына, моңлы, тирән мәгънәле, аңа гына хас сагыш», – дип сөйләде алар.

«Аны кешесенә карап оештыралармы соң? Кайберәүләр белән бик зурлап хушлашалар»

«Аягыма салкын үтте, көне артык салкын булмаса да. Бер урында басып торабыз шул», - дип килеп басты янәшәмә бер ханым. «Миңа калса, Эльмира кебек җырчы белән хушлашу нинди дә булса матур залда, җылыда, тиешле дәрәҗәдә узарга тиеш иде. Эльмира бигрәк моңлы бала булды шул. Аның кебек моңлы җырлаучы берничә генә кеше калып бара инде хәзер.  Алып баручы Илфат Абдрахмановны да шулай тыйнак озатканнар иде бит. Аны кешесенә карап оештыралармы соң? Кайберәүләр белән бик зурлап хушлашалар. Бәлки биредә  Эльмираның җырлары уйнап тору да ярар иде», - дип үз фикерләрен җиткерде Эльмираның әнисенең танышы Кадрия апа (фамилиясен әйтергә теләмәде).

Кадрия апаның сүзләрендә азмы-күпме хаклык бар иде.Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга күп, бик күп халык килде. Матур залларга да, кочак-кочак чәчәкләргә дә, урыны белән әйтелгән «бөек» сүзләргә дә лаек, бик лаек җырчы иде ул. Тик, аңлавыбызча, җырчының якыннары хушлашу мәрасимен артык күперенке итеп уздырырга теләмәгән. 

Ул арада дүрт биш ир-ат Эльмираның җәсәден подъезд төбенә алып чыкты. Алар җырчының җәсәден күтәргән килеш берничә минут басып тордылар һәм Эльмира Сөләйманова үзенең мәңгелек йортына таба юл тотты. Җырчыга тамашачысы үзенең соңгы алкышларын бүләк итте. Кызы артыннан сыгылып төшкән әнисе Фирдания ханым, энесе Марат һәм башка туганнары атлады…

Бу урында ирексездән Эльмираның репертуарыннан:

Мәңге кайтмас җиргә китеп бара дуслар,

Күз яшьләре ага юл буйлап.

Маңгайга язылган язмыш сынауларын

Булмый икән, булмый шул сайлап», - дигән юллар күңелгә килде. 

Чара бик тыйнак һәм моңсу узды

Хушлашу мәрасиме Тукай районы Кече Шилнә авылы зираты каршында дәвам итте. Чаллыдагы дус-танышларының күбесе туры зират янына килгәннәр,  хушлашуга Шилнә авылы халкы да кушылды.

Эльмираның җәсәден зират капкасы алдына куйдылар. Фирдания апа кызын машинадан төшерүгә үк аның өстенә килеп капланды һәм ирләр җеназа намазына тезелгәнче баласы янәшәсеннән китмәде… Әлбәттә, Фирдания апа кызы турында сүз әйтерлек хәлдә түгел иде.

Эльмира белән иң якын дуслары, танышлары, хезмәттәшләре бәхилләште.

«Бер калакны икегә бүлеп ашадык. «Мин йолдыз» дип, күккә күтәрелмәде. Аерым бүлмә алып кермәде. Һәрвакыт безнең белән булды. Һәрвакыт безнең өчен эшләде, безгә эш тапты. Аның белән сәхнәгә чыгу минем өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булып калыр. Аның белән сәхнәдә басып тору – ул үзе яшәеш.

Аның җырлавын халык ярата. Халык кул чапканга без сөенеп туя алмый идек. Ничек кенә чирләгән вакытлары булса да, беркайчан да плюска җырламады. Без куркып тора идек, җырлый алыр микән, дип. Җырлап җибәрә, җәелеп китә. Моңлы, ургып аккан чишмә кебек. Тыныч йокла, Эльмира, тыныч йокла, матурым! Без сине беркайчан да онытмабыз», – диде баянчысы Фәйзелхак Хәлимов.

«Барс Медиа» компаниясе исеменнән кайгы сүзләрен Татар Радиосынын Яр Чаллы студиясенең баш мөхәрирре Лениза Гайсина җиткерде.

«Эльмира үзе киткәннән соң җырларын калдырды. Кеше китә, нуры кала. Ул безнең белән булмаса да, аның җырлары калды. Аның бу җырлары һәрвакыт безнең белән калыр. Җырчылар күп, күбесенең тавышы бар, әмма сирәгенең генә русчага тәрҗемә ителми торган «моңы» бар. Эльмира моңлы җырчы иде. Моңлы җырчы Эльмира Сөләйманова. Аның җырлары мәңге безнең белән калачак. Эльмира безне – кызларны бергә җыя иде. Ул шулкадәр позитив – «ыштансыз» дип әйтә торган беркатлы иде. Ул мәңге безнең күңелләрдә калачак.

Бүген Казанда – «Татар җыры». Эльмираны искә алачаклар. Ул – мәңге безнең күңелләрдә. Ул – безнең күңел кошыбыз», – диде ул.

Җырчы Диләрә Илалетдинова: «Без сәнгать юлыбызны бергәләп «Барс-медиа» компаниясендә башлап җибәрдек. Бергә эшләдек, бер коштабактан ашадык. Шундый ачык күңелле, эчкерсез иде ул. Гримеркага керсә, барсын үбеп: «матуркай» дип комплиментлар ясап... Аның кебек үзенчәлекле, моңлы җырчы эстрадада башка юк. Аның барлык җырлары елата торган, йөрәктән өзеп җырлый иде. Бик авыр. Урыннары җәннәттә булсын».

«Балаларны садикка бергә бирдек. Кызларыбызны бергә кияүгә бирербез, дигән идек. Күршедә яшәдек. Хәзер кызлар 9нчы классны бетерә. Авыр кайгыны уртаклашам. Безнең күңелдә шундый яхшы, матур булып калыр. Без сине бик яраттык, Эльмира», – диде аның администраторы Зәлия.

Хушлашу мәрасимендә шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге вәкилләре күренмәде. Чара бик тыйнак һәм моңсу узды.

Зиратка керү урыннан ерак та түгел яңа кабер казылган. Җеназа намазыннан соң Эльмираның гәүдәсен шул кабергә иңдерделәр. Догалар укылганнан соң, хатын-кызларга да зират эченә керергә рөхсәт бирелде.  Эльмира яткан каберне якыннары уратып алды. Бары тик хәзрәтнең: «Соңгы кеше 40 адым читкә китмичә, мәрхүмә тынычлана алмаячак», – дигән сүзләреннән соң гына, Эльмираның исеме язылган тактаны кочаклап елаган әнисен һәм кызы Диананы зираттан алып чыгып китә алдылар. Башка хушлашырга килүчеләр дә кайту юлына юнәлде. Кече Шилнә авылы зиратында аллы-гөлле роза чәчәкләренә күмелгән ялгыз кабер моңаеп калды…

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 декабрь 2022
    Исемсез
    Ерак Нурлат районынан рэхмэт сузлэремне юллыйсым килэ сезгэ. Беренче сузегездэн алып сонгы ноктасына кадэр елый елый укыдым хэм куйган видеолпрыгызны да карап баргач уземне шул халык арасвнда булгандай хис иттем. Бик авыр . Энилэрен югалткан ике баласы жэл, шул ике нарасыйны тотып калган ире дэ жэл, э инде шул югалту ачысы йорэгндэ калган ,бердэнбер кадерлэп устергэн газиз энисенэ шул авыр минутларында Аллахы Тэгалэ узенэ Жир Ана сабырлыкларын бирсен .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100