«Аерылмагыз» һәм «Миләшләрем» җырларының хокуклары Лэйнада: калганнарга җырлау тыеламы?
Татар хитларының берсе булган «Аерылмагыз» белән «Миләшләрем» җырларын хәзер җырларга ярамый икән! «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов шулай дип әйтте. Җырны сатып алган «Лэйна» лейблындагы Лэйна дигән җырчының саунд-продюсеры Гүзәлия «Китап» радиосына шул хакта хат юллаган... «Интертат» «хокуклары сатылган» җырларның язмышын ачыклады.
Татарның иң яратып җырлаган мәҗлес җырларының берсе «Аерылмагыз» җырыннан ваз кичмәгәек...
«Аерылмагыз» җырының хокуклары «Лэйна» лейблында. Шуңа, башка җырчылар язмасын куймасагыз, рәхмәтле булыр идек», – дигән хат килеп төшә «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка. «Миләшләрем» җырының авторлык хокукларын да тулысы белән «Лэйна» лейблы сатып алган иде, дип язган идек.
Радиога ике җырны Лэйна башкаруында гына яңгыратырга рөхсәт ителә, дип аңларга була. Гомумән, бу – «Китап» радиосына гына түгел, башка радиочелтәр станцияләренә дә кагыла, дип аңларга кирәктер.
Җырның авторлык хокуклары сатып алынганнан соң җырны теләсә кем башкара алмый, дигән сүз дөресме? Бу хакта татар композиторлары, мәдәният эшлеклеләре белән сөйләштек.
Алмаз Миргаязов: «Күрәсең, бу – заманча шаукым яисә продюсерларның заманча хәйләкәр алымыдыр»
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов, татар халкы мәҗлесләрдә гармун-баянга яратып җырланыла торган «Аерылмагыз» җырыннан мәхрүм кала бугай, дигән шикләрен әйтте.
– Алмаз Таһирович, татар эстрадасы тарихында тагын кайсы җырларның хокукларын сатып алганнары бар иде?
– Мин татар шоу-бизнесы, татар эстрадасында 30га якын ел кайныйм. Андый хәлне күргәнем, ишеткәнем булмады. Күрәсең, бу – заманча шаукым яисә продюсерларның заманча хәйләкәр алымыдыр. Теге яки бу җырны күтәреп алып, халык күңелендә, табыннардан төшми уйналган, җырланган җырларны яңартып җырлау һәм яңартып җырланган вариантларга хокукларны теркәүгә мин каршы түгел.
Әмма ләкин моңа кадәр 20-40 ел буена җырлаган кешеләрнең бүгеннән алып ул җырларны башкарырга яисә ул җырларны кешеләрнең тыңларга хакы юк, дип әйтү, радиоларга кисәтү юллау берникадәр шок хәлендә калдырды.
Бу хәл «Миләшләрем» җыры белән булган иде. Зөфәр Хәйретдинов, шушы җырның авторы буларак, алга таба прецедентлар булмасын өчен, «Миләшләрем» җырына ниндидер карар кабул итәр, дип өметләнгән идем, ләкин ул бу карарны кабул итмәде. Күрәсең, шушы адымга бармаслык шартлары булгандыр. Аның ягыннан кискен кисәтү ясамауны мин хупламыйм, шуңа да карамастан, Зөфәр абыйга, аның иҗатына булган хөрмәтем кимеми.
Сишәмбе, 6 августта, иртә белән, продюсер Гүзәлиядән кисәтү килеп төште. 1989 елдан җырланган, һәр татарның, һәр татар җырын тыңлаучының, белүченең күңеленә, җанына сеңгән җырны Лэйнадан башка бүтән беркемнең дә җырларга, яңгыратырга хакы юк, дигәнгә минем берникадәр эчке протестым булды.
Әлбәттә, юридик яктан караганда, алар хаклыдыр.
Теге яисә бу җырны кемнеңдер теркәү очраклары бар иде. Ләкин «безгә кадәр җырлаган кешеләрнең ул җырны җырларга хакы юк» дип белдергән кешеләрне бер дә хәтерләмим. Мин моны берничә радио һәм телевидениедә эшләгән кеше буларак әйтәм.
Икенче яктан караганда, әйе, бу – җырның кыйммәте турында искәртү. Авторлар гомер буе кимсенү тойды. Эстрадада 90 процент җырлар – бүләк итеп бирелгән җырлар, алар өчен акча алган кеше юк, РАО (Россия авторлар җәмгыяте) яисә башка авторлык хокукларын яклаучы оешмалардан күчкән берничә тиен акчадан кала. Шуңа күрә бу җырларның, авторларның кыйммәтен арттыра.
– Шул ук «Аерылмагыз» җырын табында җырлап, видеога төшереп, YouTubeка элеп куйсалар, бу – авторлык хокукларын бозу булып чыгамы?
– Һичшиксез. Бер кеше бу җырны туган көнендә җырлап, видеога төшерә икән, аның бу видеоны YouTube һәм башка социаль челтәрләргә куярга хакы юк, чөнки әлеге җырның хокуклары якланган, бер кешегә теркәлгән. Һәм ул кеше бу җырны башка кешенең башкаруын теләми.
– Бу ситуация белән бөтенләй таныш булмаган бер кеше Интернетка үзе башкаруындагы язманы элеп куйса, аның язмасы алыначак, димәк?
– Әйе. YouTube һәм башка социаль челтәрләрдәге видеоагрегаторларның механикасы бар. Ягъни алар хокуклары якланган җырларны, әсәрләрне «ятлый» һәм аларга автоматик рәвештә теге яки бу урында килеп чыккан җырларны «бу җыр кулланылган видеоны сезгә куярга ярамый» дигән кисәтү килә, һәм материалыгыз алынып атыла. Бу җырларның кавер версияләрен башкаручыларга да кагыла. Әгәр каверың хокук иясенә ошый икән, әгәр дә кавер аның башкаруыннан яхшырак түгел икән, ул аны рөхсәт итәргә дә мөмкин.
Бер яктан караганда, бу – тәртип салу. Икенче караганда, күңелдә протест уята торган мәсьәлә. Ул җырның тулы хокуклы хуҗасы бар икән, без ул җырны эфирдан алачакбыз. Мин моңа каршы түгел.
«Теге яисә бу авторлык продуктларын куллануны чикләүчеләргә протестым, претензиям зур»
– Бу очракта, җырның сүзләре дә, көе дә сатып алына, шулаймы?
– Сүзләренә – аерым, көенә аерым хокук сатып алу практикасы бездә юк. Бездә авторлык хокуклары һәм арадаш хокуклар (смежные права) бар. Авторлык хокукларын (сүзләрен һәм музыкасын) – РАО, ә фонограмманы ВОИС (Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы) дигән оешма яклый.
– Әйтик бер бай күпчелек татар җырларының авторлык хокукларын үзенә сатып алса? Мондый хәл була аламы?
– Менә мин шуннан куркам да инде! Әйтик, «Китап» радиосында шлягерлар, татар эстрадасы хитлары яңгырый. Алар – еллар дәвамында кешенең күңелендә калган, татар халкының канына сеңгән җырлар. Әгәр бер миллиардер шушы җырларның авторлары буйлап «йөгереп» чыгып һәм һәрберсенә миллион доллар биреп, «бу җырларны башка җырларга, җырлатырга ярамый, аның хокуклары хәзер миндә» дип әйтә ала. Менә шул вакытта «Китап» радиосы музыкасыз, җырсыз кала.
Абсурд кебек, әмма халыкны ностальгия белән туендыручы, сөендерүче җырлар берәм-берәм эфирдан алына башласа, күңелле күренеш булмас. Теоретик яктан карасак, мондый хәл була ала. Татар эстрадасы тарихының нигезен тотып торган 30 гына җырны алып атсак та, радиода буш урыннар күп булачак.
– Лэйна башкаруында «Миләшләрем» һәм «Аерылмагыз» җырларын «Китап» радиосында куя аласызмы?
– «Китап» радиосында – юк. Чөнки алар ремейк рәвешендә башкарылган, ул радионың форматына туры килми.
– Башка радиолар?
– Теоретик яктан куя алалар, ләкин соңгы арада минем бу җырны ишеткәнем булмады. Лэйна – коммерцияле продукт, шуңа күрә аның башкаруында радиога җыр кертү, минем уйлавымча, коммерцияледер. Шуңа күрә ул радиоларда юктыр.
– Хокукларны сатып алган кеше үлеп китсә, хокуклар нишли?
– Хокуклар аның варисларына күчә. Варислары булмаган очракта, ул беркая да күчми, шушы җырга хокукларын таләп итеп килүчеләр барлыкка килгәнче, ул «эленеп» торачак. Ләкин бу җырны теләсә ничек, теләсә кайда кулланырга ярый, дигән сүз түгел. Җырның авторы вафат булып 70 ел узганнан соң, җыр автоматик рәвештә илкүләм байлык дәрәҗәсенә күчә. Татар эстрадасында андый җырлар бар микән?..
Мин гомер буена һәм аннан соң да татар халкының бер милләт булуын, татарча яздырылган, татар телендә татар музыка кануннарын кулланып язылган теләсә кайсы җырны милләтнең байлыгы, милке буларак кабул итәм. Шуңа күрә теге яисә бу авторлык продуктларын куллануны чикләүчеләргә протестым, претензиям зур. Татар телендә язылган теләсә кайсы җыр татарныкы булырга тиеш, һәм аны теләсә кем теләсә кайда җырлый алырга тиеш, – диде Алмаз Миргаязов.
Гүзәлия: «Яшь башкаручылар бу җырларны лейбл рөхсәтеннән башка җырлый алмый»
Лэйнаның саунд-продюсеры, директоры Гүзәлия белән элемтәгә кердек. Аңа иң элек шушы сорауны бирдек:
– «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, башка җырчылар язмасын радиода («Китап» радиосы турында сүз бара – авт.) кулланырга ярамый. Бу очракта Асаф Вәлиев белән Алсу Хисамиева башкаруындагы җырларны «Китап» радиосы яңгырата алмыймы?
Ул безгә: «Асаф Вәлиев һәм Алсу Хисамиева башкаруындагы җырларны куярга ярый», – дип җавап бирде.
– «Аерылмагыз», «Миләшләрем» җырларының авторлык хокукы «Лэйна» лейблында, – дип дәвам итте Гүзәлия. – Шуңа күрә бу җырлар телевидение, радиода Лэйна башкаруында гына яңгырый ала. Телевидение, радиода ротациягә бирергә ярамый. Җырның кавер версиясен җырлап, Интернетка урнаштырырга ярый, туйларда, мәҗлесләрдә дә җырларга ярый.
Элекке җырчыларга килгәндә, «Аерылмагыз» җырын Асаф Вәлиев җырлый иде, «Миләшләрем» җырын Алсу Хисамиева башкара иде. Аларга ихтирам, хөрмәт йөзеннән, аларны беркем дә ул җырларны җырлаудан чикли алмый. Анысы турында сүз бармый. Яшь башкаручыларны алганда, лейбл рөхсәтеннән башка, алар аны җырлый алмый. Әгәр җырларга телиләр икән, лейблдан рөхсәт сорап, килешү төзеп кенә җырлый алалар, – дип сөйләде ул.
Зөфәр Хәйретдинов: «Җырны сатсаң да, сатмасаң да, аны бер кеше дә рөхсәтсез җырлый алмый»
Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстандагы оешмасы җитәкчесе, композитор, җырчы Зөфәр Хәйретдиновка да мөрәҗәгать иттек.
– Коммерцияле проект түгел икән, теләсә кайсы җырны теләсә кемгә җырларга мөмкин. Кеше үзе өчен генә дә җырлый ала. Халык өчен сәхнәдән, телевизордан башкару хокукы юк. Интернетка шулай ук куярга ярамый.
– Бу ситуациядә авторга хөрмәт уянамы?
– Әйе.
– Җырның кавер версиясен башкара алмыйлармы?
– Юк, башкара алмыйлар. Җырны сатсаң да, сатмасаң да, аны бер кеше дә рөхсәтсез җырлый алмый. Һәр автордан рөхсәт алып булмаска мөмкин, чөнки бер автор – Мәскәүдә, бер автор Владивостокта яши ала, әйтик. Шуңа күрә РАО (Россия авторлар җәмгыяте) дигән оешма бар. РАОда бөтен авторларның хокуклары белән идарә итәләр. Кемнеңдер каядыр җырлау теләге туса, иң элек РАОдан рөхсәт алырга тиешләр. Авторның туры үзеннән түгел, РАОдан рөхсәт сорарга кирәк.
Җыр сатылган икән, димәк, җырның хокуклары белән идарә итү башка кешегә күчкән. Автор үзе түгел, ә башка кеше. Ул – хокукларның хуҗасы була. Ишеткәнсездерме-юкмы, җыр башка кешегә сатылса да, сатылмаса да, ул халык өчен яңгыраса, аны барыбер беркемгә дә рөхсәтсез башкарырга ярамый.
Кайбер очракта җырны бушка, рөхсәтсез җырларга мөмкин: өеңдә, машинаңда, гаилә бәйрәмнәрендә, туган көн, туй көнендә һ.б. Башка җирдә җырны «публично» рөхсәтсез башкарырга ярамый.
«Миләшләрем» җырына килгәндә…
Мин аны күпмедер елга гына саттым, бөтенләйгә түгел. Алар 4-5 ел эчендә шушы җырны минем рөхсәттән башка, хокукларын башка җырчыга биреп, шулар ул хокукка ия булып, идарә итәләр. Шул гына.
Әгәр кемнең дә булса җырның кавер версиясен җырлыйсы килсә, рөхсәтне миннән түгел, «Лэйна» лейблыннан алырга тиеш була. Алар рөхсәт итәме-юкмы – монысы башка мәсьәлә.
Гомумән, җырны рөхсәтсез башкарырга ярамый. Ул элек кенә, Советлар Союзы чорында, 1990 елларда, «нәрсә телим, шуны җырлыйм» дигән вакытлар бар иде. Беркемнән рөхсәт сорау юк иде. Бездә чит ил законнарының күбесе эшләми иде. Хәзер авторлык хокукларына караган законнар эшли башлады. Шуңа күрә күп кенә җырчылар өчен аңлашылмаучанлыклар, кыенлыклар туа.
Сәхнәгә чыгып, җырны җырлый башлар алдыннан, син башта азмы-күпме авторлык хокукларын белү буенча ликбез узарга тиеш, – диде Зөфәр Хәйретдинов.
«Чын автор ул – җыры белән тамак туйдыра торган автор»
– Шәхсән үзегез бу ситуацияне хуплыйсызмы? Һәр җыр белән мондый ситуация була калса?
– Автор җырны яза икән, ул җыр авторга файда китерә икән, әлбәттә, автор моны хуплый. Чөнки җыр бит ул – авторның хезмәте, – дип дәвам итте Зөфәр Хәйретдинов. – Ул ничек тели, шулай җыр белән идарә итә ала. Сатарга, җырларга биреп торырга мөмкин. Җырны бушка язып, ул җыр акча китермәскә тиеш дигән сүз түгел. Җыр – товар ул. Ул товар кебек үк кулланылырга, җырланырга, акча китерергә тиеш. Менә шул.
Кайбер авторлар: «Минем җырны җырласыннар, миңа бернәрсә дә кирәк түгел», – диләр. Алар бер җыр яза да, «ой, минем җырны җырлыйлар» дип, сөенеп йөриләр. Аларга аның акчасы кирәкми. Ул чын автор түгел. Чын автор ул – җыры белән тамак туйдыра торган автор. Аның хезмәте шул.
– Димәк, Асаф Вәлиев «Аерылмагыз» җырын берәр концертта җырлыйм дисә, ул аны җырлый алмый булып чыгамы?
– Җырның хокуклары «Лэйна» лейблында. Ул аңа рөхсәт бирә икән, җырлый ала. «Миләшләрем» җырының иң беренче башкаручысы Алсу Хисамиева иде. Алсу аны берәр кайда җырлыйсы килә икән, ул аны җырлый ала. Без бу хакта сөйләштек: кем моңа кадәр ул җырны җырлаган, рәсми рәвештә халык алдында чыгып җырлаган, аларга җырны башкару тыелмый. Алар бары тик җырлаулары алдыннан лэйблга әйтергә тиеш.
Мин үзем дә, композитор гына түгел, җырчы да. Мин «Миләшләрем»не үзем дә җырлый алам, бары тик «Лэйна» лейблыннан сорарга кирәк.
– Хокук иясе үлеп китсә, хокук аның варисларына каламы?
– Әйе. 70 ел дәвамында аның варислары хокуклары белән идарә итә ала.
Азат Хөсәенов: «Җырларымны җырлап, Интернетка видеоязмаларын куйсалар, хуплыйм гына, «ура!» дип кычкырам»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант, композитор Азат Хөсәеновтан сорагач, ул Ленин сүзләрен мисал итеп китерде: «сәнгать – халыкныкы булырга тиеш!»
– Без халык өчен җырлар язабыз, ә кемдер шушы җырга хуҗа була, җырның хокукларын сатып ала. Бу күренеш, минемчә, бөтенләй дөрес түгел. Владимир Ленин әйткән бит: «Сәнгать – халыкныкы», – дигән.
Мәсәлән, «Аерылмагыз» җырының сүзләрен Гөлшат апа Зәйнашева язган. Ул күптән исән түгел. Без аның белән дуслар идек. «Аерылмагыз» җырының ике куплеты гына Гөлшат апаныкы. «Мин язганы – ике куплет кына», – дип әйтә иде Гөлшат апа. Үзенең авызыннан ишеткәнем бар.
Өченче куплетның барлыкка килүе турында шундыйрак тарихны ишеткәнем булды: Чулпан Зиннәтуллинаның (җырның көй авторы) блокнотында язылган шигырьләрне берсе күреп алган, ошаткан һәм «Аерылмагыз» җырына өченче куплет итеп кертеп җибәрергә булганнар.
– Сезнең җырлар белән ситуация ничек: кемгә дә булса җырыгызның хокукларын сатканыгыз, тапшырганыгыз булдымы?
– «Син – минем чәчәгем» дигән җырымны сатып карадым, аның сүзләре дә, көе дә минеке. Шигырь язганым юк иде, әмма язып карадым. Шәмсия Җиһангирова укып чыкты да, «булган бу!» диде. Шулай итеп, җыр туды. Илназ Баһ җырлагач, сорап карадым, дүрт мең бирделәр. Бигрәк көлке икән, минәйтәм! Бүтән җырны сатканым булмады.
Җырларым күбрәк спектакльләрдә яңгырый, алар дәүләт фондында саклана. Гади халык җырларымны җырлап, Интернетка видеоязмаларын куйсалар, хуплыйм гына, «ура!» дип кычкырам. Җырласыннар, бер дә каршы түгелмен. Җырны син исән чагында ук күтәреп алалар икән, сөенәм генә. Бик уңай карыйм. Ошый икән җыр – җырласыннар. Сүз әйтмим.
Нәҗип Бәдретдинов: «Хокукларны сатып алганчы, алар аны баштан җырларга өйрәнсен»
«Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын оештыручы, Татарстанның атказанган артисты, баянчы-музыкант Нәҗип Бәдретдинов әйтүенчә, Лэйна «Җырлыйк әле» тапшыруында «Миләшләрем» җырын җырлаган булган.
– Нәҗип абый, «Аерылмагыз» һәм «Миләшләрем» җырының хокуклары хәзерге вакытта «Лэйна» лейблында. Ягъни аларны башкару өчен рөхсәт сорарга кирәк була. Шуңа охшаш ситуация белән очрашканыгыз булдымы?
– Булды. Җырлыйбыз аларның барысын да. Чөнки халык нәрсә тели, без шуларны җырлатабыз бит. Юридик яктан, мин аның законнарын белмим. Ләкин, минем уемча, башка автор иҗат иткән җырны икенче бер кеше сатып алу – дөрес күренеш түгел.
Безнең тапшыруда халык үзе теләгән җырын җырлый. «Тыңлачы, сандугач» җырын да җырлыйлар. Без һәр җырның авторларын язабыз, ул авторларга, җырны җырлаткан өчен, телевидениедән гонорар барырга тиеш.
Лэйнаның җырлау дәрәҗәсе дә түбән бит аның. «Миләшләрем» җырын иң беренче тапкыр Алсу Хисамиева җырлаган иде, без ул вакытта бергә эшли идек. Алсу белән чагыштырып булмый бит аны. Бәлки, аны хәзер Алсуга да җырларга ярамыйдыр? Белмим мин.
Минем фикерем шул: җыр халык арасына чыккан һәм ул популяр булган икән, ул җыр инде халыкныкы. Ул бит – халык мирасы, халыкның рухи байлыгы. Халык көйләренең дә һәрберсенең авторлары бар. Мәсәлән, «Арча көен» Усман Әлмиев иң беренче халыктан ишетеп җырлаган. Усман Әлмиев, Илһам Шакиров үз җырларын җырлауны тыйган булса, аннары нәрсә була? Алай дөрес түгел ул.
Кемнәрдер рус халкындагы кебек зур акчалар эшләп йөри башлыймы? Андый нәрсә була алмый. Бер җыр аркасында зур акчалар эшләп булмый. «Миләшләрем» белән дә әллә кая китә алмыйлар. Хокукларны сатып алганчы, алар аны баштан җырларга өйрәнсен, җырлау осталыгын шомартсын.
Лэйна «Миләшләрем»не минем тапшыруда да җырлаган иде. Җырлавы бөтенләй уртачадан түбән дәрәҗәдә. Тавышы да юк. Профессиональ яктан, җырны бозган өчен, Зөфәр Хәйретдинов аңа дәгъва белдерергә мөмкин. Җырны Лэйна үзе язып, башкаларга башкаруны тыйса – бер хәл.
Илгиз Закиров: «Минем җырны җырлап пиар ясый бит алар. Үзләрен кешегә күрсәтә»
Композитор, музыкант, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, авторларга ярдәм итүче юк, дип саный:
– Хәзер берәүгә дә бернәрсә кирәк түгел. Анда акча да килми җырлардан. Буш кына... Шаяру гына бу. «Тегеләр» җырлап, үзләре акча ала. Бу тема хәзер кемгә кирәк инде?
– Безгә, җәмәгатьчелеккә...
– Безгә берәү дә ярдәм итми бит. Җырларны урладылар... Авторларга ярдәм итүче кайда, кем бар соң?
– Сездән җыр хокукларын сатып алучы бар идеме?
– Булды бугай. Салават алды, Ришат алды кебек...
– Җырларны башкаралардыр бит, сүз әйтүче юктыр?
– Бер сүз әйтүче юк. Кем тели, шул җырлый. Минем фикер шул.
– Җырны башка кеше җырлаганга Сез...
– Сөенәм генә. Башкарсыннар. Минем җырны җырлап пиар ясый бит алар. Үзләрен кешегә күрсәтәләр. Шулай түгелмени? – диде композитор.
Айрат Фәйзрахманов: «Халык өчен бу үзебезнең җырлар, алар яңгырый-яңгырый хитка әйләнде»
ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахмановның фикерен дә сорадык:
– Минемчә, бу җырлар – халыкның мирасы, халык хитлары. Андый чикләүләр булу, бәлки, мораль яктан дөрес түгелдер. Хокукый яктан, әлбәттә, мин бу әйберләрне аңлыйм. Ә халык өчен бу – үзебезнең җырлар, алар яңгырый-яңгырый хитка әйләнде.
Асаф Вәлиевтан җавап көткәндә...
«Аерылмагыз» җырының беренче башкаручысы, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев бу хакта ни уйлый? Җырчы белән элемтәгә кереп, аның фикерен сорап карадык. Җырчы җавап бирергә вәгъдә бирде, әмма әлегә әзерләнеп бетмәгән дип аңладык.