Ильмира Нәгыймовага йөзек һәм зур чәчәк бәйләме бүләк иткәннәр. Бу хакта җырчы шәхси аккаунтында пост урнаштырган. Язылучылары «Ильмира кияүгә чыга» дигән нәтиҗә ясаган.
Җырчы зур роза бәйләме белән машинада утырган фотосын куйган. «Менә бу борылыш. Ничек көтелмәгәнен күз алдыгызга да китерә алмыйсыз», – дип язган.
Нәгыймованың аккаунтын күзәтеп баручылар түбәндәге комментарийларын калдырган.
«Котлыйм!»
«Бәхетле бул!»
Ул: «Мин уйлармын», – дигән.
Ул: «Мин анда булдым инде, анда чакырмагыз», – дигән.
«Марат Яруллин!»
«Бәхетле булыгыз».
«Клип кына төшерә бит алар».
«Аның ире бар бит».
«Кискән икмәк кире ябышмый».
«Эх, өлгермәдем мин», – диючеләр дә бар.
«Ильмира, син бәхеткә лаек» дип язучыга җырчы «рәхмәт» дип җавап биргән.
«Иии, бу чын булса бик әйбәт булыр иде дә... очередной клип кына шул..», – дип язучыга Нәгыймова: «Клип кына булса иде дә... ялгышасыз», – дип җавап язган.