Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин: «Римма Никитина – минем өчен карт, сөйгәнем аннан күпкә яшьрәк»

«Интертат» хәбәрчесе җырчы Ринат Рахматуллинның хәлен белеште.

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин: «Римма Никитина – минем өчен карт, сөйгәнем аннан күпкә яшьрәк»

«Бу хәлләр тагын бер биш елга сузылачак әле»

Ринат абый, күптән түгел генә микроинсульт булуы турында хәбәр иткән идегез. Хәлләрегез ничек?

Әйбәт кенә, Гөлназ. Бу арада кәефем аеруча да күтәренке әле. Чөнки Чистай һәм Алексеевск районы егетләре белән танк училищесы һәм «Казан-Экспо»га мобилизацияләнүчеләр янына барып килдек. Егетләр райондашларына гуманитар ярдәм җыю оештырды. Хәрбиләр өчен беренчел кирәк-яраклар – баулар, карабиннар, фонарь, компас кебек әйберләр алып, илтеп тапшырдылар. Без Винер Сәлимов белән концерт куйдык. «Казан-Экспо» да Илгәрәй белән чыгыш ясадык.

Концертларны егетләр ничек кабул итә?

Бик җылы. «Рәхмәт, хәрби рухыбызны күтәргән өчен», – диделәр. Анда бит инде алар көне-төне өйрәнүләрдә. Без килгәч бик шатландылар, кушылып җырладылар, биеделәр, сэлфилар ясадык. Бик канәгать калдылар. Хәтта руслар да кушылып җырлап утырды. «Ринат Рахматуллин, спасибо за твои песни, они такие жизненные», – диләр. Егетләрнең шатланганын күргәч, үземә дә бик рәхәт булды. Аларны 26сы алып китәргә тиешләр. 24-25ләре барып, тагын бер кат «заряд» биреп, гуманитар ярдәм оештырып, шәхсән озатып җибәрү ниятебез.

Үзегез хәрби хезмәттә булган идегезме, Ринат абый?

Миңа армиягә барырга туры килмәде шул. Мин ул вакытта башка җирдә булдым…

Мобилизация якыннарыгызга кагылмадымы?

Туганнар китмәде. Ләкин, җан дуслар ук булмасалар да, шактый гына якын танышларны алып киттеләр. Кайсы полигонда, кайсы «передовой»да ук инде. Кичә дә Буалылар яныма килеп: «О, Ринат», – дип кочаклаплар күрештеләр. Туган авылымнан да мобилизацияләнүчеләр бар.

Кайчанга кадәр барыр икән бу хәлләр?

Гөлназ, минем уйлавымча, бу – ким дигәндә тагын бер биш елга сузылачак әле. Бик катлаулы вазгыять бит. Егетләр дә төрле очракларны сөйләшеп утыралар. Анда киткәч, якыннары белән элемтә бөтенләй бетә икән. Видеошалтыратулар, ватсап аша аралашу тыелган. Шул рәвешле кайда икәнлегеңне ачыклап, бомба җибәрергә мөмкиннәр.

«Казан-Экспо»да да, полигонда да сораштырдым. Егетләр арасында алай төшенкелеккә бирелеп утыручылар юк. Барысы да: «Без барабыз, җиңәбез, һичшиксез әйләнеп кайтабыз», – ди. Үз-үзләренә шулай сүз биргәннәр. «Без кайтабыз», – дип, ныклы ышаныч белән әйтәләр.

«Үземне бүгенге көндә тулысынча сәламәт итеп хис итәм»

Концерт сезонын да башлап җибәрдегез. Микроинсульт кичергәннән соң сезгә табиблар җырларга рөхсәт иттеме?

Табиблар үземне сакларга кушты, әлбәттә. Әмма мин тик утыра ала торган кеше түгел инде. Гел хәрәкәттә, гел руль артында. Руслар әйтә бит «за любой кипишь» дип. Ходай мине саклый, барысы да әйбәт. Тернәкләнү өчен даруларны, уколларны алып торам. Үземне бүгенге көндә тулысынча сәламәт итеп хис итәм.

Сезгә инсультан соң нәрсәләр эшләргә ярамый?

Ашау мәсьәләсендә диета буенча гына тукланырга, борчылмаска куштылар. Ул инсультлар барысы да нервлар, баш мие белән бәйле. Кызу мунча керергә ярамый. Шундыйрак күрсәтмәләр булды табиблардан. Кайбер киңәшләрне тыңлап та бетереп булмый инде.

Әле менә 21 ноябрь көнне концерт белән Чаллыга, 22се Әлмәткә килергә җыенам. Чөнки минем октябрь аенда Ханты-Мансийск, Төмән, Курган якларында гастрольләрем планлаштырылган иде. Хастаханәгә эләгү сәбәпле, ул концертларны март аена күчерергә туры килде. Быелга шушы Әлмәт белән Чаллы җитеп торыр. Солянкалар бар әле анда, банкетлар күп. Туйлар, юбилейларга еш чакырып торалар.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Сәламәтлегегез какшау шәхси тормышыгыздагы проблемалар белән дә бәйледер.

Бардыр инде. Ул проблемалар җыелып-җыелып килә дә, аннан китереп суга.

Эчкә дә җыясыздыр.

Эчкә дә җыям, чыгарып та бәрәм инде шунда. Әйтәсе килгән сүзне әйтмичә калмыйм мин. Матур иттерепме, психланыпмы – барыбер әйтәм.

«Элекке тормыш иптәшем иҗатымны, артист булуымны аңламады»

ТМТВ телеканалына кунакка килгәч, «мин хәзер ялгыз» дип сөйләгәнсез. Хатыныгыз белән рәсми аерылыштыгызмы?

Әйе, 2018 елда ук аерылыштык. Шәхси тормышым турында интервьюларда сөйләп йөргәнем булмады. Бу юлы телевидениегә килгәч, серләрне ачарга булдым. «Прямо бәрәм» дә, шуның белән барысына нокта куям, дидем.

Араларыгыз өзелүдә, сезнеңчә, кем гаепле?

Әйтәләр бит «гаеп – атта да, тәртәдә дә» дип. Гаеп берничек тә бер якта гына була алмый. Гаилә булганда – бигрәк тә. Элекке тормыш иптәшем минем иҗатымны, артист булуымны беркайчан да аңламады. «Уйнап йөри» дигән кебек кенә кабул итте. Минем эшем, иҗатым аның өчен күңел ачу иде. Аның тарафыннан «поддержка» булмады.

Көнләшүләр дә булмый калмагандыр. Бер әңгәмәгездә сөяркәләр турында да сөйләгән булгансыз.

Теләсә кайсы артистның хатыны көнләшә. Җырчының бит фанатлары миллионлаган. Көнләшү дә төрлечә була.

Сөяркәләр дип түгел, «мине аңлаган, терәк булырдай дуслар күп» дип сөйләгәнмендер. «Сөяркәм» дип ачыктан-ачык сөйләгәнемне хәтерләмим. Бәлки, әйткәнемне дөрес аңлап бетермәгәннәрдер. Бик каты сүз бит ул.

Хатыныгыз белән ничә ел бергә яшәдегез?

1992дә өйләнешкән идек.

Ике бала үстердегез, дип беләм. Балаларыгыз хәзер кайда?

Кызларым икесе дә Казанда яши. Олысы инде тормышта, оныкларым бар –- ике малай үстерәләр. Кечкенә кызым Казан юстиция университеты көллиятендә укый, аннары укуын университетта дәвам итәргә җыена. Аңа һәр яклап ярдәм итеп торам. Ул – мине, мин аны бик яратабыз. Әти кызы ул. Кечкенә чакта минем белән җырлап та йөрде әле. Минем белән гастрольләргә чыга, мин аңа җырлар яза идем. 8 класста укыганда кисәк кенә башына уй килде дә: «Әти, мин башка җырламыйм», – диде дә. Үгетләмәдем. Чөнки җырчы булуын үзем дә теләмәдем. Кыз балага җырчы булуның ничек кыен икәнлеген, аларның нәрсәләр аша узганын мин күреп торам. Башка өлкәдә эшләсен. «Җырламыйм» дигәч, сөендем генә.

 

Фото: © Расих Фәсхетдинов

Балалар сезнең аерылышуны ничек кабул итте?

Нормаль кабул иттеләр. Нишлисең инде. Алар бит аралар суына барганны күреп тордылар. Балалар, оныклар белән очрашып, күрешеп торабыз. Әниләре белән аерылышу балалар белән минем мөнәсәбәтләрне үзгәртмәде, ничек булган – шулай булып калды. Аңлап кабул иттеләр. Ничек булса да мин алар өчен әти булып калам, аларга мин тәрбия биргән, үстергән.

Хәзер сез кайда яшисез?

Буада. Казанны яратам мин, әмма анда яшәргә беркайчан да теләмәдем. Андагы хәрәкәт, тынгысызлык, бөкеләр… Миңа анда илһам да килми. Артист кеше булгач, миңа бит җырлар язарга, иҗат итәргә кирәк. Аның өчен ирек, тынычлык булуы бик мөһим.

Хатыныгыз белән фатир бүлештегезме?

Бүлешмәдек, тулысынча аңа биреп калдырдым.

Уртак эшләп тапкан мал булгандыр. Кызганыч булмадымы?

Мин вакчыл түгел, хатын белән аш бүлмәсендәге кашыкларны бүлешеп йөрмим... Ул фатирны сатты да Казанга китте.

Аның да хәзер үз тормышымы?

Белмим анысын, кызыксынганым юк.

Ә үзегез кайда торасыз?

Мин туган авылым Буа районы Түбән Наратбашта торам. Төп нигезне 2014 елда ук яңадан ремонт ясап, төзекләндергән идем. Әнкәй безгә үләр алдыннан: «Балаларым, төп йортны ташламагыз, нигезне туздырмагыз, йортта утны сүндермәгез», – дип васыять әйтеп калдырды. Аның киткәненә 5 ел инде, мин бу сүзләрне гел кабатлыйм. Менә шул көннән башлап йортта ут сүнгәне, ишекнең бикләнгәне, өебезнең кешедән өзелгәне юк.

Абый да гаиләсе, үз йорты белән авылда тора.

Әнкәйнең васыятен үтәп яшәгән өчендер, дип тә уйлыйм инде, Ходай Тәгалә мине гел саклап, үз канаты астында йөртә. 28 авария генә кичердем мин. Барсыннан да исән-сау алып кала, тупиклы ситуацияләрдән алып чыга. Гомумән, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, мине ярата ул.

Тизлек яратасызмы соң сез, ничек шул хәтле күп авариягә юлыгып була инде?

Йоклап та китәм инде, тизлек тә яратам. Төп сәбәбе – тизлек, дөрес әйттең. Мин 17 машина алыштырдым. Авариядән соң берсен-бер юньләп сата алмадым. Кайсын эвакуатор белән алып киттеләр, кайсы үз хуты белән китте.

Бөтен эшләгән акчагыз машинага китеп барган икән.

Минем бөтен чыгым шул машинага. Машина алыштырасың гына – авария. Авариядән соң тагын алыштырырга кирәк.

«Янәшәмдә мине аңлый, ярата торган, миңа терәк булырлык кешем бар»

Бүген янәшәгездә башка кеше бармы?

Янәшәмдә мине аңлый, ярата торган, миңа терәк булырлык кешем бар. Шундый кеше белән таныштырып, очраштырганы өчен Ходаема мең рәхмәтлемен. Мин ничәмә-ничә еллар күрмәгән, тоймаган әйберләрне тоеп яшим хәзер. Язмышыма шундый кеше килеп керүе белән бик бәхетлемен. Мәхәббәт, аңлау, «поддержка» – миңа гомер буе җитмәгән әйберләрне, яшь булса да, барысын да бирә ул. Акыллы, уңган, булган. Әле бергә торабыз дип әйтмим мин, әмма җитди очрашабыз.

Күптән таныштыгызмы?

Күптән түгел. Ләкин мин, күзенә карау белән үк, кемнең кем икәнлеген аңлыйм. Мин – бик яхшы психолог. Кешенең холкын да, аннан нәрсә көтәргә булганлыгын да беләм. Кешегә шунда ук сыйфатнамә бирә алам мин. Залда утыручы тамашачыларның да һәрберсен үтәли күрәм.

Сөйгәнегезне яшь дидегез. Яшь аермагыз күпме?

Бик күп. Ләкин яшь аермасы безнең мөнәсәбәтләрдә, мәхәббәттә бернинди роль уйнамый. Ул үзен минем белән бер яшьтә, мин үземне аның белән бер яшьтә итеп хис итәм. Безнең яшьләрне мәхәббәт тигезләде. Бер генә килгән гомер, аны матур итеп үткәрергә иде инде.

Ул кыз тормыш юлыгыз, үткәнегезне беләме?

Белә, әлбәттә.

Сәнгать өлкәсендәге кеше түгелме?

Бөтенләй башка өлкә кешесе.

Ринат абый, сезне Римма Никитина белән еш күрәбез. Сезне нәрсә бәйли?

Без аның белән бер 20 елга якын дуслар инде. Мин – Римманың татар эстрадасындагы иң хөрмәт иткән җырчысы. Авырган вакытларымда да борчылып тора. Римма белән безнең бернинди мәхәббәт ише нәрсәләр булмады. Ир кеше белән хатын-кыз арасында була торган чын дуслык. Бер беребезгә ярдәм итәбез, уртак концертлар куябыз, дуэтлар җырлыйбыз. Безне бары тик иҗади дуслык бәйли. Кеше, бәлки, «Ринат Рахматуллин Римма Никитина белән «гулять итә» дип уйлый торгандыр.

 

Фото: © Владимир Васильев

Яшь кыз дип сөйли башлагач, күз алдына Римма килеп баса шул.

Римма минем өчен карт инде ул. Бу кыз аннан да яшь, күпкә яшьрәк (көлә).

Кызларыгыз яшендә булып чыга түгелме соң ул? Балаларыгыз белән таныштырдыгызмы әле?

Юк, таныштырмадым. Әле иртәрәк. Вакыйгаларны ашыктырырга ярамый, һәр нәрсәнең үз вакыты бар.

Тормышымдагы вакыйгалар турында яңа клип чыгарам, дип сөйләгән булгансыз.

Нәкъ менә шушы тормышымтагы кискен үзгәрешләр сурәтләнәчәк анда. Бик матур җыр ул. Үзем язган, «Мин сине яратырга тиешмен» дигән җыр. «Кинәт кенә килеп кердең күңелемә» дигән сүзләре дә бар. Клипның сценарие әзер, һава торышы җайланып бетү белән төшереп, тамашачыга тәкъдим итәчәкбез.

Уңышлар сезгә, Ринат абый.

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 30 ноябрь 2022
    Исемсез
    Эй,голкэем,узеннен кызына үзең яшендэге ир телэр иденме.комы көндә башлана ир кемгэ кирэк,акчан кирэк булса гына инде
  • 23 ноябрь 2022
    Исемсез
    Эй Ринат балакаем бер мэртэбэ микроисульт булган,тагы кабатланса ул яшь хатынсине карар микэн.Тормышнын алдын артын уйларга кирэк .Яшьрэк вакытта кая тыгарга белмисез аннан эзлэптэ таба алмыйсыз,яшь хатын эзлэп маташыо микэн
  • 22 ноябрь 2022
    Исемсез
    Узен дэ бик май булмагансындыр, аерылгансын икэн, балаларыннын энкэлэре белэн тел чайкама, картаймыш конендэ кабул итсэ шул хатынына кайтып егыласынны онытмаска кирэк
  • 20 ноябрь 2022
    Исемсез
    Бу буталчыклар (сугыш) биш елга сузыда дигэнсез.. Беркемгэдэ билгеле тугел... Аллах кушып тиз коннэрдэн туктар аллахобоерса... Алдан курэзэлек итеп булмый, яоамыйда...
  • 20 ноябрь 2022
    Исемсез
    Яшь кызның башын әйләндермә,үз кызың шундый бабайга чыкса ошармы соң? Хәзер соңдыр инде киңәш бирергә дә, әйләнәсе әйләнгәндер
  • 17 ноябрь 2022
    Исемсез
    Хатынын белэн яшэ. Син кемгэ кирэк?!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100