Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов Лилия Гатина белән төшкән фотосына: «Яратудан кемнәр туя алган»

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов Лилия Гатина белән төшкән фотосына: «Яратудан кемнәр туя алган»
Руслан Кираметдиновның телеграм каналыннан

Җырчы Руслан Кираметдинов бу көннәрдә Телеграм каналына «Күңел» радиосы алып баручысы Лилия Гатинаны кочаклап төшкән серле фотосын урнаштырып, интрига ясаган иде. Бу посттан соң күпләр, Ильмира Нәгыймова белән аерылышканнан соң, ниһаять, Руслан үзенең сөйгән ярын очраткан, дигән фикергә килде. Әлеге кыз белән бер-берләренә туры килүләре турында да сүз күп булды, халык яшьләргә гомерлек бәхет теләде.

Әлеге тарих (мәхәббәт тарихымы әллә инде дуслык кынамы) дәвамлы булырга охшап тора. Руслан бүген Лилия белән тагын бер фото куйган һәм, интриганы тагын да арттырып, фотоны мәхәббәт турындагы шигъри юллар белән бизәгән.

Фәрештәсен эзләп җаннар йөри,

Күпме хисләрсез югалган,

Мәхәббәттән кемнәр янмаган да,

Яратудан кемнәр туя алган.

Бер сәгать эчендә әлеге пост астында йөзгә якын комментарий калдырганнар. Халык гөж килгән. Күбесе Русланны ашыкмаска, уйлап эш итәргә, ялгышларын кабатламаска өнди.

«Матур кыз – сүз дә юк. Тик бу юлы, балакаем, уйлап өйлән. Мәңгелеккә бергә булырлык булсын! Сине ничек бар, шулай яратсын. Бәхет телим»;

«Дүрт аяклы ат та абына. Ныклап уйлагыз инде, яшьләр, ялгыш булмасын»;

«Татар халкында шундый мәкаль бар: «Чебешләрне көзен саныйлар». Алдан кычкырып кына булмый... Сабыр төбе – сары алтын. Сабырлык кирәк. Русланга бары бәхет телик», – дип язганнар аңа.

«Кайчанга хәтле сабыр итәргә микән, бәлки, әйтеп китәрсез? Ул да сәламәт, тулы акыл белән яши торган егет бит, җәмәгать. Әгәр дә дөрес булса, сезгә бәхет һәм хәерле гомер телим», – дип каршы төшкән аларга бер Интернет кулланучы.

 «Ильмира, «ишекләрне яптым» дип, халыкка үзе җиткерде. Руслан да – яшь ир-егет, аның бәхетле булырга хакы бар. Гомер бер генә бирелә», – дип җөпләгән аның сүзләрен тагын берсе. 

Кайберәүләр, Русланның бәхетенә күз тияр, дип борчылган. «Бәхет тынычлыкны ярата», – дип, мондый фотолар урынына матур җырларын куярга киңәш иткәннәр.

«Руслан, бәбкәм, ычкындырма! Шулкадәр пар килгәнсез! Бәхетле булыгыз!» – дип өйрәтүчеләр дә бар Русланны. 

Руслан Кираметдинов өчен Лилия Гатина кем соң? Бәлки, җырчы тиздән серләрен чишәр?  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100